Сынаулардан гына торган язмыш.
Үткәрү вакыты: 14.02.2018
Язучы, драматург, шагыйрь – Ф.Яруллинга багышланган фәнни-гамәли конференция.
Дөнья матур, тормыш ямьле,
Күрә белергә кирәк.
Зарлансаң, зарлар күп лә ул,
Түзә белергә кирәк.
Ә бит Фәнис Яруллинга
Мең кабат кыен булган
Гомеренең һәрбер көне
Йөзләп сынаудан торган.
Яшик әле бу тормышны
Яратып- сөеп кенә
Саулык- сәламәтлекнең
Кадерен белеп кенә.
Г.Р.Кабирова
Укытучының кереш сүзе:
Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән? Үзенең матур- матур әсәрләре, йөрәкләрне җилкендерә торган шигырьләре белән күңел түренә кереп яшеренгән шәхес, дип атар идем мин аны. Кешеләрне ярату, тормышка гашыйк булу, бернинди кыенлыклар алдында да баш имәү кебек сыйфатлар бизи бу шәхесне.
Әйе, халкыбызның горурлыгы булып саналган язучы фидакарьләрчә хезмәт итеп, үзенең 40 китабын халыкка бүләк итеп калдыра. Тормыш бүләге бу.
“Минем матурлыгым очышта” дигән мәкаләсендә болай дип яза ул:
“Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, тыннарны куырып алырлык салкыннарны сулышым белән җылытып үз шигъри гөлемне үстерергә, ул шигъри гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде”.
Укучылар чыгышы: 6-7 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Баз бакасы” дип исемләнгән әкият – пьесаны карап узарсыз. (Ф.Яруллин. Сайланма әсәрләр, 2002 ел )
Укытучы чыгышы: “Сынаулардан гына торган язмыш” темасына фәнни-гамәли конференцияне ачып җибәрәбез (укучыларга сүз бирелә)
1 нче укучы.
Эчтәлек
Кереш өлеше
Төп өлеш
Авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу
“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренә анализ
Йомгаклау
Кулланылган әдәбият
Кереш
Тормышка мәхәббәт, яшәү көче, батырлык турында матур әдәбиятта күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителә. Табигать кочагында яшәү, ил буйлап, дөнья буйлап сәяхәт итеп йөрү, кешеләр белән теләгәнчә аралашу – язучы өчен зур бәхет, әлбәттә. Әмма бәхетнең башка дәрәҗәдәгесе, бүтән үлчәмдәгесе дә бар әле. Ул- нинди генә хәлдә дә, нинди генә шартларда да олы җаныңны, рухи көчеңне, корычтай ихтыярыңны кешеләргә үрнәк итеп куя алу, үлем кочагыннан ычкынып, язмышны җиңә алу һәм халкыңа рухи көч бирерлек әсәрләр иҗат итү. Мондый бәхетне Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин кичергән .
Фәнни эшемнең төп максаты: Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты белән тирәнрәк танышу һәм таныштыру.
Бурычлары : “ Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик әсәре аша ихтыяр көче сыйфатларын тәрбияләү;
авырлыклар алдында туктап , югалып калмау сыйфатларын тәрбияләү;
I нче бүлек
Корыч ихтыярның мисалы рус әдәбиятында Николай Островский булса, татар әдәбияты, хаклы рәвештә, үзенең Фәнис Яруллины белән горурлана.
Ф. Яруллин ( Фәнис Гатаулла улы Яруллин) 1938 нче елның 9 февралендә республикабызның Баулы районы Кызыльяр авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый.
Матбугатта аның беренче әдәби әсәрләре 1960 нчы елда Баулы район газетасында, аннан соң республикабызның үзәк газета- журналларында басылалар.
1964 нче елда “Мин тормышны яратам” исемле беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1971 нче елда нигезен автобиографик материаллар тәшки иткән “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен тәмамлый. Әсәр беренче тапкыр “Казан утлары” журналында басылып чыга.
«Аерылмас дустым» һәм “Сулыш” шигъри җыентыклары өчен М.Җәлил исемендәге премиягә лаек була.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучыга 1985 нче елда “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
1995 нче елда “Җан авазы” китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ф.Яруллинның үзен чынлап та хуҗа итеп хис итә торган тагын бер дөньясы – балалар әдәбияты.
II бүлек
Автобиографик әсәрен Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләгән. Бу әсәр кешенең гомере буе авырлыклар белән көрәшүе, җиңелмәве, ихтыяр көченең ныклыгы турында бара. Көн саен искән җилләр аның җилкәненең ныклыгын көчәйткәннәр генә. Фәнияр өчен яшәү- зур сынау була. Һәрбер яңа туган көн яңа сынаулар әзерли. Шигырьләр яза башлагач, аның бертөрле соры, озын көннәре мәгънәле үткәрелгән сәгатьләр белән алмашына. Шигырьләре, аларга бирелгән бәяләр аша Фәнияр үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Әлбәттә, авырлыкларны үзе генә җиңеп чыга алмый ул. Кешелекле, ярдәм кулын сузучы кешеләр шактый була. Аларның ярдәме , җылы сүзләре Фәниярга көч бирә. Шулар арасында, беренчеләрдән булып Илсөя исемле кыз анда тормыш чаткысы утларын тергезеп җибәрә. Язмышлар , чәч үреме кебек, бер- берсенә нык, гомерлеккә аерылмас булып бәйләнәләр. Кыз аны канатландыра. Күңел түрендә туган әсәрләрне дә алар җиһанга бергәләп “очыралар”. Халык та бу әсәрләрне яратып, үз итеп каршы ала. Фәниярның канатлары торган саен ныгый бара. Тормыш диңгезендә нык җилкәннәргә таянып йөзү – болар барысы да Илсөянең зур, тырыш хезмәте.
Илсөя мәхәббәттә тугры булган кебек, Фәнияр да үз девизына мәңге тугры калды. Ә девизы аның мондый иде:
Язмыш синең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә,- асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәләргә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Йомгаклау
Бу әсәрне укыгач, минем күңелдә яшәргә көч, дәрт уянды. Әдәбиятта һәм тормышта нык ихтыяр көченә ия булган шәхесләргә сокланам. Әсәрне уку барышында куелган максат-бурычларыма ирештем. Бу әсәр белән якыннан танышуыгызны телим. (китапка реклама ясау)
Кулланылган әдәбият
“Җилкәннәр җилдә сынала” китабы , Казан кит.нәшр.1970 һ.б