СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.К?рим. Дошманга ялкын сиб?че.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес эшк?ртм?се.

Максат.

1. Дидактик:  Фатих К?римне? сугыш чоры и?атында лирик геройны?  хисл?рен,  х?р?к?тл?рен  ?йр?н?.

2. ?стерешле: Укучыларны?  лирик ?с?рг? анализ  ясау к?некм?сен ?стер?.

3. Т?рбияви:  Патриотик  т?рбия бир?.

Метод: ??г?м?,  ?лешч? эзл?н?.

Алымнар: т?ркемн?рд? эш, м?ст?кыйль эш (тест), лирик ?с?рг?  анализ.

Д?рес тибы. Белемн?рне тир?н?йт? ??м системалаштыру.

Просмотр содержимого документа
«Ф.К?рим. Дошманга ялкын сиб?че.»

Кайбыч муниципаль районы

Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе










Дошманга ялкын сибүче

(7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес)


















Иске Тәрбит урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Васильева Римма Николаевнаның

дәрес эшкәртмәсе







2009 ел



Тема. Дошманга ялкын сибүче.

(Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик геройның бирелеше)

Максат.

1. Дидактик: Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик геройның хисләрен, хәрәкәтләрен өйрәнү.

2. Үстерешле: Укучыларның лирик әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү.

3. Тәрбияви: Патриотик тәрбия бирү.

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Алымнар: төркемнәрдә эш, мөстәкыйль эш (тест), лирик әсәргә анализ.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһаз.
  1. Ф.Кәрим портреты.

  2. Китаплар күргәзмәсе.

  3. Мультимедиа проекторы. Слайдлар.

  4. Эпиграф.

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

Дәреснең барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк.

Үткән дәресләрдә без Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм аның кайбер шигырьләре белән таныштык. Ә хәзер үткән дәрес материалын искә төшереп китик.Алдагы дәрестә ук сезгә өч төркемгә бүленергә кирәклеген әйткән идем. Башта төркемнәргә Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча бирем үтәргә кирәк булыр.

II . Актуальләштерү. 1. Төркемнәрдә эш.

I төркем. Фатих Кәримнең балачагы.

II төркем. Сугышка кадәрге иҗаты.

III төркем. Сугыш чоры иҗаты.

2. Тест. (Сораулар һәм җавап вариантлары экранда чыгып бара)

  1. Фатих Кәримнең тормыш даталары

а)1909-1945

ә)1919-1944

б)1909-1942

2. Туган җире

а)Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылы

ә)Татарстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылы

3.Фатихка шагыйрь булып тәрбияләнергә нинди шартлар ярдәм итә?

а) Махсус мәктәптә белем алган.

ә) Әтисе, апасы һәм абыйсы шигырьләр язган.

б) М.Җәлил ярдәм иткән.

4. Шагыйрьнең беренче шигыре ничәнче елда басылып чыга?

а)1930

ә)1927

б)1917

5) Беренче шигыре ничек атала?

а)”Ант”

ә)”Ватаным өчен”

б)”Хәзер сезнең белән”

6. Бу сүзләр Ф.Кәрмгә карата кем тарафыннан әйтелгән?

“Шагыйрь берзаман ачыла, һәм син үзең дә соңыннан аптырап каласың. Тукта, бу ничек икенче баскычка, иҗатында бөтенләй икенче баскычка күтәрелә алды, менә алды?..

а)Ф.Хөсни

ә)М.Җәлил

б)Сибгат Хәким

7. Фатих Кәримнең шигырьләре булган вариантны тап.

а)”Сибәли дә сибәли”, “Кайгы”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Җырларым”

ә) “Сибәли дә сибәли”, “Кайгы”,”Окоп”, “Ант”, “Ватаным өчен”

б) “Сибәли дә сибәли”, “Кайгы”,”Кызыл ромашка”, “Бер үгет”

8. Фатих Кәримнең без өйрәнә башлаган әсәрләре нинди жанрга карый?

а) күңел лирикасы

ә) пейзаж лирикасы

б) сәяси лирика

Экранда тест җаваплары.

1.а

2.а

3.ә

4.ә

5.б

6.б

7.ә

8.б

(Укучылар бер-берсенең эшләрен алыштырып тикшерәләр, бәялиләр)

III. Укытучы. Бүген дә без Ф.Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты - Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик геройның бирелешен ачыклау, әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү.

Лирик герой төшенчәсен ачыклап китик әле. Лирик герой дип кемгә әйтәбез?

Укучы. 1.Шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүчене лирик герой диләр.

2. Лирик әсәрләрдә хис-кичерешләрне сөйләүче “мин” образы.

Укытучы. Дөрес. “Әдәбият белеме”сүзлегендә лирик герой төшенчәсе турында тулырак итеп менә болай бирелә:

Слайд.

ЛИРИК ГЕРОЙ –лирикада автор образын, автор аңын белдерүче ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре, эчке халәте чагылыш тапкан, шагыйрь хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерүче, бәян итүче образ.







(Дәфтәрләргә язып куялар)

Бөек Ватан сугышына Фатих Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә. Бу чордагы иҗатының төп темасын әйтегез.

Укучы. Сугыш, халык, ил, шагыйрь язмышы. Ул корал белән генә түгел, каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә. Иҗаты Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының иң югары казанышларыннан берсе булып санала. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза.

Укытучы. Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. “Ант” шигырен искә төшерик.

Экранга “Ант” шигыре чыга.

Бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

Укытучы. Биредә лирик герой хисләренең сәбәбе нидә?

Укучы. Туган илгә дошманнар басып кергән, аларга каршы көрәшкә китү мәҗбүрилеге.

Укытучы. Беренче юлларда ук нинди хис чагыла? Җавабыгызны дәлилләп бирегез.

Укучы. Беренче юлларда ук дошманнарга нәфрәт хисе күренә:

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Бу хисне дошманга карата “юлбасар” сүзен куллану һәм “таптый” фигыле тудыра.

Укытучы. Икенче строфада нәфрәт хисен нинди хис алмаштыра?

Укучы. Икенче строфада ант тексты килә, ул ышаныч хисе белән әйтелә.

Укытучы. Лирик герой нәрсәгә ышана?

Укучы. Лирик герой баласы, гаиләсе, нәселе, иле өчен чигенмәскә ант итә, үзенең ныклыгына, дошманның җиңеләчәгенә ышана.

(мультимедиа экраны аша Ф.Кәримнең хатыны Кадрия, балалары Ада һәм Ләйләнең фотосы күрсәтелә)

Укытучы. Өченче һәм дүртенче строфалардагы хис-кичерешләрнең үзгәреше турында сөйләгез.

Укучы. Өченче строфада геройның яраткан кешеләреннән аерылуы, саубуллашу моңсулык, сагыш тудыра. Ләкин соңгы строфа итеп ант өлешенең кабатлануы әлеге сагышны ышаныч хисе белән алыштыра.

Укытучы. “Ант”шигырендә лирик герой безнең алда нинди образда гәүдәләнә?

Укучы. Лирик герой кыю, илен-җирен яратучы, үз эшенең хаклыгына инанган шәхес булып гәүдәләнә.

Укытучы. Ә ни өчен лирик герой белән янәшә шагыйрьнең үзен дә күрәбез?

Укучы. Чөнки шигырь көчле лирика белән сугарылган. Лирик геройның кичерешләре, хисләренең үткенлеге, дулкынлану һәм ярсулары, өмет һәм ышанулары шулкадәр ачык, көчле, әйтерсең шагыйрь аларны үзе сөйләп тора, аның хисләре безгә дә күчә.

Укытучы. Ә хәзерВатаным өчен” шигырен искә төшерик. Биредә лирик геройның хис-кичерешләрен күзәтеп китик.

(Бер укучы шигырьне яттан сөйли.)

Шигырь экранга чыга.

Укытучы. Беренче строфада лирик геройның хисен ачыклагыз.

Укучы. Беренче строфада үкенеч хисе сурәтләнгән, чөнки ул сугыш утының иң дәһшәтлесенә керә һәм, бәлки, кояшны – яшәү, тереклек символын соңгы тапкыр күрәдер.

Укытучы. Бик дөрес. Икенче строфада нинди хис урын алган?

Укучы. Биредә лирик геройның үз-үзенә ышаныч, горурлану хисләре урын алган. Бу хис өченче строфада да дәвам итә.

Укытучы. Нәрсә дип горурлана?

Укучы. Лирик герой матурлык кала, эзем кала, җырым кала дип горурлана

Укытучы. Дүртенче строфадагы “Үләм икән, үкенечле түгел” дигән сүзләр беренче куплеттагы кичерешкә каршы килә. Ни өчен?

Укучы. Гомереңне халкың, туганнарың, илең өчен файдалы эшчәнлектә уздырсаң, гомер өзелми, җыр булып дәвам итә.

Укытучы. Димәк, укучылар, Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик герое кем булып күзаллана?

Укучы. Фронтка китүче солдат, шагыйрь үзе...

Укытучы. Фатих Кәримнең сугыш чорындагы язган башка шигырьләрен дә карап киткән идек. Ул шигырьләрендә дә лирик герой Ватанны яклаучы солдат булып гомумиләштерелгән образ буларак кабул ителә. Ул шагыйрь генә дә, ялгыз солдат кына да түгел, сугышка китүче миллионнарның берсе, ул шулар исеменнән сөйли, шуларның хис-кичерешләрен белдерә.

Укытучы. Ф.Кәрим кебек кебек зур батырлыклар күрсәткән кемнәрне беләсез?

Укучы. Үз танкында янып үлгән, әмма дошманга бирелмәгән танкист, коммунист – комиссар Михаил Кузьмин – шундый зур батырлыклар күрсәткән. Үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Мәктәбебез аның исемен йөртә.

Укытучы. Мондый батырлыкларга ия булган тагын бик күп якташларыбызны әйтеп булыр иде. Ләкин бүген без күбрәк Фатих Кәрмнең лирик герое хакында сүз алып барабыз.Нәтиҗә ясап куйыйк. Фатих Кәримнең лирик герое кем? Аңа нинди сыйфатлар хас?

Укучы. Үлемнән бер дә курыкмаган һәм үлем турында уйламаган лирик герой ул. Чөнки аның теләге ─ кадерле кешеләрнең киләчәктә азат, бәхетле булулары. Шагыйрь иңендә ил язмышы.

Укучы. Фатих Кәрим үзенең шигырьләрендә лирик геройны иле, халкы өчен, гомерен дә кызганмыйча утка кергән батыр сугышчы, сөйгән ярын уйлаучы саф йөрәкле егет һәм туган авылын, балаларын, газиз әти-әнисен сагынган гади кеше итеп тә сурәтли.

Укучы. Фатих Кәримнең лирик герое батыр да, кыю,тәвәккәл дә.

Укытучы. Бик дөрес әйтәсез. Бу лирик геройның уйлары һәм хисләре аша без шагыйрьнең кеше буларак никадәр югары торуын, саф йөрәкле, гадел, турылыклы, тирән кичерешле һәм шул ук вакытта кыю сугышчы булуын күрәбез.

Әкрен генә “Кайту” җыры (Луиза Батыр-Болгари көе, М.Галиев сүзләре) яңгырый.

Укытучы музыка астында сөйләвен дәвам итә. Эпиграфка карагыз әле. Үзе дә бит ул әнә ничек ди:

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

Фатих Кәрим үлде, ләкин аның якты эше калды. Димәк, ул үлемсез. Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра. Безгә аңардан бары тик үрнәк алырга кирәк, чөнки хәзерге заманда, тыныч тормышта кайберәүләр аз гына авырлыкларга түзә алмыйлар, әти-әнисен, туганнарын олы кайгыга күмеп, муеннарына элмәк киеп, җиңел юл эзлиләр. Көчле ихтыярлы, кыю, таза булып үсү өчен бик күп шартлар бар. Тыныч тормышта да зур батырлыклар күрсәтеп була. Уку өлкәсендә дә, спорт өлкәсендә дә. Быел исә бигрәк тә моңа игьтибарны көчәйтергә кирәк. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында матур күрсәткечләргә ирешегез. Нык,таза, сау булып үсегез.

Ә сугышта никадәр күп һәм берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь Фатих Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби әсәрләр бирмәс иде! Тик гомере кыска булган икән шул..

Шагыйрь язган шигъри юллар аның үзенә бик тә туры килә.

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда;

Сагынган саен, без аны

Бик биеккә, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.

Өй эше. “Дошманга ялкын сибүче” темасына сочинение язып килергә.