СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фән өлкәсендә эшләүче якташларыбыз

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фән өлкәсендә эшләүче якташларыбыз.

Просмотр содержимого документа
«Фән өлкәсендә эшләүче якташларыбыз»

Милл әт мәнфәгатендә  Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,  Танып була аны кылган эшеннән.  М.Дәрдмәнд

Милл әт мәнфәгатендә Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан, Танып була аны кылган эшеннән. М.Дәрдмәнд

Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин  Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин 1964 нче елның 5 нче октябрендә Мамадыш районы Зур Өске авылында колхозчы гаиләсендә туа. Биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Олыяз сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәни–агарту училищесында укый. Аннары - Армия. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәннән соң, Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Аның җырларын белмәгән, ишетмәгән кеше бар микән? “Туган көн “ , “ Көнләшмә “ ( Н.Камал сүзләре ), “ Булсын тик сөенеч “ (Алмаз Хәмзин ), “ Хушлашма “ ( Н. Галимов ), “ Тик син диеп “ (Илфак Шиһапов), “ Өч Пошалым” (Сания Әхмәтҗанова) һәм башкалар. Барысы 200дән артык җыр.  Композиторның җырларын Әлфия Галимова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Габделфәт Сафин, Фердинант Сәләхов, Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин – Зур Өскенең горурлыгы. Илфатның туган йорты

Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин

Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин 1964 нче елның 5 нче октябрендә Мамадыш районы Зур Өске авылында колхозчы гаиләсендә туа. Биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Олыяз сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәни–агарту училищесында укый. Аннары - Армия. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәннән соң, Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

Аның җырларын белмәгән, ишетмәгән кеше бар микән? “Туган көн “ , “ Көнләшмә “ ( Н.Камал сүзләре ), “ Булсын тик сөенеч “ (Алмаз Хәмзин ), “ Хушлашма “ ( Н. Галимов ), “ Тик син диеп “ (Илфак Шиһапов), “ Өч Пошалым” (Сания Әхмәтҗанова) һәм башкалар. Барысы 200дән артык җыр.

Композиторның җырларын Әлфия Галимова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Габделфәт Сафин, Фердинант Сәләхов, Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчылар бик теләп башкара.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин –

Зур Өскенең горурлыгы.

Илфатның туган йорты

   Ми ңгол Галиев  Вәгыйзь улы    Туган җире: Мамадыш районының Иске Комазан авылы.  Туган көне :1941 елның 27 августы .  Дәрәҗәле исемнәре : КДПУ доценты, КамАЗ төзелеше ударнигы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты.    Моң солтаны Миңгол .  Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев халкыбызның моңнарын йөрәге белән тирән тоемлап җырлый торган затлы җырчыларыбыздан. Аның тамашачасы-үзе кебек күпне күргән, ачлыкны татып, сугыш чоры михнәтләрен кичергән өлкән буын кешеләр. Миңгол Галиевның репертуарында 800ләп җыр бар. Һәрберсеннән гадилек, миһербанлылык, Ватаны, милләте өчен фидаилек, сагыш, горурлык, өмет бөркелә.  Ми ңгол Галиев гаиләсе белән  Халык алдында Остазлары нинди, шәкертләре дә шундый

Ми ңгол Галиев Вәгыйзь улы

Туган җире: Мамадыш районының Иске Комазан авылы. Туган көне :1941 елның 27 августы . Дәрәҗәле исемнәре : КДПУ доценты, КамАЗ төзелеше ударнигы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты.

Моң солтаны Миңгол .

Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев халкыбызның моңнарын йөрәге белән тирән тоемлап җырлый торган затлы җырчыларыбыздан. Аның тамашачасы-үзе кебек күпне күргән, ачлыкны татып, сугыш чоры михнәтләрен кичергән өлкән буын кешеләр. Миңгол Галиевның репертуарында 800ләп җыр бар. Һәрберсеннән гадилек, миһербанлылык, Ватаны, милләте өчен фидаилек, сагыш, горурлык, өмет бөркелә.

Ми ңгол Галиев гаиләсе белән

Халык алдында

Остазлары нинди,

шәкертләре дә шундый

Ә лф ә т М ә гъсум җ ан улы Закир җ анов

  • 1989 нчы елда Мәскәү Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый.1993 елда “Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазифаларын башкара. 1995 нче елдаН Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы.

  • Ә. Закирҗанов мәктәптә һәм вузда татар әдәбиятын укыту проблемалары белән ныклап шөгыльләнә.Ул рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 һәм 11 нче классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре авторларының берсе

Әлфәт Закирҗанов 1959нчы елның 7нче октябрендә Мамадыш районының Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән мәктәбендә белем ала. Әнисе яшьли үлү сәбәпле, тормыш авырлыклары белән дә тиз очраша 1978-1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту,әдәби процесс үзенчәлекләре белән кызыксына башлый.

Хәлил Зәки улы Мәхмүтов

Татарстанның халык артисты Мәхмүтов Хәлил Зәки улы биографиясен болай дип башлый: “1939 нчы елның 15 нче мартында Мамадыш районының Катмыш авылында дөньяга килгәнмен. 1939 нчы елны, фин кампаниясе тәмамлангач, әти гаиләгә “бәхет” күрсәтү теләге белән безне Карелиягә алып китә. 1941 нче елны шунда каршыладык. Безне югалткан әни 1942 нче елның азагында безне Уржумнан барып таба. Беренче “чыгыш ясавым” мәктәптә чыршы янында булды. Аннан берничә мәртәбә хорда катнашканымны санамаганда, әлләни шаккатыра алмадым. “Талантым” беренче мәртәбә Урыссуда тау эшләре мастеры булып эшләгәндә “Умырзаяны” “суеп салудан” башланды. Агитбригада белән йөргәндә минем номерларым “иң яхшы” дигән билгеләр генә ала иде ..

Ахырында бу “җыр” дигән нәрсәдән туеп, “драма” дигән нәрсә белән кызыксына башладым. Менә шулар мине 23 яшемдә урнашкан, акчалы “җылы урынымны” ташлатып, инде башта Казан театр училищесына, соңыннан Татар дәүләт драма һәм комедия театрына алып килде. Беренче уйнаган спектаклем – М. Шәрифуллинның “Туганнар”ы. Шул спектальдә төп рольне миңа һәм Исламия Мотыйгуллинага тапшырдылар, шул вакыттан башлап мин гаилә башлыгына әверелдем, ә Исламия исә тормыш юлдашым һәм сәхнәдә гомерлек партнерым булып китте.

Назыйм Салихҗан улы Габбасов

Якташыбыз, күренекле галим

вә милләтче, профессор, физика-математика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Назыйм Салихҗан улы Габбасов Мамадыш районының Дусай авылында туа. Урта белемне Түбән Тәкәнеш мәктәбендә ала.

ТУГАН ЙОРТ

Ул - күренекле милләтче, милли профессор. Татар математика галимнәре арасында беренче булып үз туган телебездә югары уку йортлары өчен дәреслек язып, аны нәшер итеп чыгарды. Якташыбыз Назыйм Габбас төгәл фәннәр өлкәсендә халыкара “Сорос” белем бирү программасы конкурсында катнашып 2001 нче елгы конкурс нәтиҗәләре буенча “Сорос профессоры” исемен алган галим. Бик тә абруйлы, бик тә хөрмәтле,Тукай премиясе лауреатыннан да ким булмаган исем ул. Бу дөньякүләм дәрәҗәле, мәртәбәле исем иясе дөньяның теләсә кайсы илендә, үзе теләгән югары уку йортында профессор дәрәҗәсендә укыта ала. Тик Назыйм әфәндедә хәзергә ак бәхетләр эзләп, туган Татарстаныннан читкә китү нияте юк. “Күңелең пакь булса, доллар, евроларсыз да яшәп була”, - ди ул.

Хәзерге вакытта Назыйм Салихҗан улы Яр Чаллы шәһәрендә яши, КамПИ да кафедра мөдире булып эшли. Алабуга дәүләт педагогия университетында һәм Казан дәүләт университетында аспирантлар әзерли.

Зиннәтуллина – Гусамова Чулпан Фазулрахман кызы Чулпан Зиннәтуллина 1969 нчы елда Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. 1976 нчы елда Түбән Сон сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укып, 1986 нчы елда Түбән Сон урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының филология факул ь тетына укырга керә. 1992 нче елда университетны тәмамлап, Түбән Кама шәһәренә китә һәм мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Кечкенәдән үк җырга, иҗатка омтылышы булган Чулпан Фазулрахман кызы хәзерге вакытта да Түбән Кама шәһәрендә яши һәм җырлар иҗат итә.  Тормыш иптәше Рузил белән җырга-моңга гашыйк ике кыз үстерәләр.Киләчәктә балалар өчен җырлар иҗат итү теләге белән яши. Бүгенге көндә Чулпанның “Елгалар саеккан чагында”, “Өр-яңа җырлар”, “Әйләнеп кара әле” дип исемләнгән 4 аудио һәм 1 видеокассетасы дөнья күрде.

Зиннәтуллина – Гусамова Чулпан Фазулрахман кызы

Чулпан Зиннәтуллина 1969 нчы елда Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. 1976 нчы елда Түбән Сон сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укып, 1986 нчы елда Түбән Сон урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының филология факул ь тетына укырга керә.

  • 1992 нче елда университетны тәмамлап, Түбән Кама шәһәренә китә һәм мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Кечкенәдән үк җырга, иҗатка омтылышы булган Чулпан Фазулрахман кызы хәзерге вакытта да Түбән Кама шәһәрендә яши һәм җырлар иҗат итә.
  • Тормыш иптәше Рузил белән җырга-моңга гашыйк ике кыз үстерәләр.Киләчәктә балалар өчен җырлар иҗат итү теләге белән яши.

Бүгенге көндә Чулпанның “Елгалар саеккан чагында”, “Өр-яңа җырлар”, “Әйләнеп кара әле” дип исемләнгән 4 аудио һәм 1 видеокассетасы дөнья күрде.

Нурмөхәммәтова – Мөбарәкшина Раушания Сәг ъ дәтҗан кызы

1968 нче елның 12 нче октябрендә Мамадыш районы Түбән Сон авылында дөньяга килә. 1976 нчы елда Түбән Сон урта мәктәбенә укырга керә. 1986 нчы елда шушы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Мәктәпне бетергәч, шунда ук бер ел пионервожатый булып эшли. 1987 нче елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1992 нче елда университетны кызыл дипломга тәмамлап, “Филолог. Татар теле укытучысы” белгечлеге ала. Университеттан соң бер ел “Мәгърифәт” газетасында корректор-тәрҗемәче булып эшли. 1993-2003 нче елларда Казан педагогия көллиятендә татар теле укыта.

  • 2004 нче елда Казан дәүләт педагогия университетына эшкә килә. 2005 нче елда “ XX гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының үсеш тенденцияләре (татарча-русча сүзлекләр буенча)” темасына кандидатлык диссератциясе яклый.
  • Хәзерге көндә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының гомуми һәм чагыштырма филология кафедрасының доценты, татар филологиясе факультеты деканының уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары вазифаларын башкара.
  • Филология фәннәре кандидаты. Тормыш иптәше Фәрит белән бер кыз үстерәләр.

Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәтович

1933 нче елда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туган.

Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгат ь институты баш гыйл ь ми хезмәткәре. Филология фәннәре докторы (1996), профессор (2004).

БУЛГАН МИРАСНЫ САKЛЫЙ БЕЛЕРГӘ KИРӘK”

Хуҗи абый, яшь галимнәр арасында фольклорны өйрәнүчеләр, Сезнең эшегезне дәвам итүчеләр бармы?

— Бар, нишләп булмасын?! Мәсәлән, Лилия Мөхәммәтҗанова китаби дастаннар буенча фәнни хезмәт язды. Мәктәп укытучыларыннан да күп нәрсә тора, балаларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уята алсалар, бу фән өлкәсе белән шөгыльләнүчеләр күбрәк булыр иде.

Сез “Мәдәни җомга” газетасында аерым бер сәхифәдә татар халык мәкальләрен, аларның килеп чыгышын, төрле канатлы сүзләрне бастырып киләсез. Үзегез ничә мәкаль беләсез?

— Аны санап бетереп булмый. Чыгарган китабымда 20 меңнән артык мәкаль бар, аларның барысын да беләм. Әгәр дә темасын әйтсәләр, шундук дистәләгәнне яудыра алам.

Хуҗи абый, кулыгыз җитмичә башкарылмаган эшләр бармы?

— Булганына шөкер итәм. Кулымнан килгәнне башкардым, тырышып эшләдем. Бүгенге көндә дөнья күргән китапларым — хезмәтемнең иң зур ноктасы. Яшьләргә дә эш калдырырга кирәк.

 Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйповна   1972 нче елда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа.   Татарстан фәннәр академиясенең  Г. Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгат ь институты халык авыз иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Филология фәннәре кандидаты.

Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйповна

1972 нче елда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа.

Татарстан фәннәр академиясенең

Г. Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгат ь институты халык авыз иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Филология фәннәре кандидаты.

Абдуллина Равия Самат кызы Равия Самат кызы 1949 нчы елның 12 нче октябрендә Мамадыш районы Баскан авылында дөньяга килә. Баскан башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Усали урта мәктәбендә дәвам итә. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының татар теле кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең белем күтәрү отличныгы, Хезмәт ветераны. Кечкенәдән үк әдәбиятны, тарих фәннәрен ярата. Казан дәүләт университетының тарих –филология факультетында белем ала.  Укудагы уңышларын исәпкә алып, академик Д.Г.Тумашева аңа укуын аспирантурада дәвам итәргә тәк ъ дим ясый. Аспирантураны уңышлы гына тәмамлап, хезмәт юлын Алабуга дәүләп педагогия институтында башлап җибәрә. 29 ел студентларга төпле белем бирү өстендә эшли. Равия Саматовна татар теле морфологиясе, стилистика һәм сөйләм кул ь турасы өстендә эшли. Шушы өлкәдә аның 12 китабы дөнья күрә.  Йөзләгән фәнни мәкалә авторы.

Абдуллина Равия Самат кызы

Равия Самат кызы 1949 нчы елның 12 нче октябрендә Мамадыш районы Баскан авылында дөньяга килә. Баскан башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Усали урта мәктәбендә дәвам итә.

Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының татар теле кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең белем күтәрү отличныгы, Хезмәт ветераны.

  • Кечкенәдән үк әдәбиятны, тарих фәннәрен ярата. Казан дәүләт университетының тарих –филология факультетында белем ала. Укудагы уңышларын исәпкә алып, академик Д.Г.Тумашева аңа укуын аспирантурада дәвам итәргә тәк ъ дим ясый. Аспирантураны уңышлы гына тәмамлап, хезмәт юлын Алабуга дәүләп педагогия институтында башлап җибәрә. 29 ел студентларга төпле белем бирү өстендә эшли.
  • Равия Саматовна татар теле морфологиясе, стилистика һәм сөйләм кул ь турасы өстендә эшли. Шушы өлкәдә аның 12 китабы дөнья күрә. Йөзләгән фәнни мәкалә авторы.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!