СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фәнни-эзләнү эше.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Фәнни-эзләнү эше.»



Тема: “Фоат Садриев хикәяләрендә троплар”

Фәнни-эзләнү эше.



ЭЧТӘЛЕК


  1. Кереш........................................................................................................3

  2. Төп өлеш. ............................................................................................4

2.1. Троплар турында кыскача мәгълүмат....................................................4

2.2. Фоат Садриев хикәяләрендә троплар- чагыштыру, метафораларның кулланылышы..........................................................................................................5

III. Йомгаклау..................................................................................................7

IV. Әдәбият исемлеге......................................................................................8
















Кереш.

Фәнни-эзләнү эшебездә без язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриевның хикәяләрендә троплар- чагыштыру, метафораларның кулланылышын карап үтәрбез. Эшебезнең төп максаты – Фоат Садриевның хикәяләрендә чагыштыру, метафораларның кулланылышын системалы рәвештә өйрәнү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1) Фоат Садриевның хикәяләре белән танышу;

2) хикәяләрдә кулланылган тел-сурәтләү чараларын ачыклау;

3) метафора һәм чагыштыруларның куллану дәрәҗәсен билгеләү.

Тикшеренү методлары. Эшебездә эзләнү, анализлау, чагыштыру методлары кулланылды.

Эшнең методологик базасы. Югарыдагы бурычларны чишү өчен Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев, Н. М. Йосыпова, Ф.Садриев хезмәтләренә таянып эш ителде.

Фоат Садриев татар әдәбиятында үзенчәлекле урынны алып тора. Аның иҗаты кабатланмас стиле, идея-тематикасы белән аерылып тора.

Белгәнебезчә, матур әдәбиятның төп коралы - сүз. Язучы аны уйлап тапмый; ясамый, нигездә, билгеле бер телдә сөйләшүчеләр өчен уртак булган тел хәзинәсеннән ала. Ләкин бу сүзне әдип ничек итеп куллана? Нинди мәгънәдә куллана? Аны ничек итеп, кая урнаштыра? Хезмәтебезнең актуальлелеге дә шушы сорауларга җавап табу.

Эшнең структурасы. Хезмәтебез кереш, төп һәм йомгак өлешләрдән тора. Төп өлеш ике бүлектән тора. Хезмәтебез ахырында файдаланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде.






Төп өлеш.

2.1. Троплар турында кыскача мәгълүмат.

Троплар- әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату [5: 40]

Тропларга чагыштыру, метафора, метонимия, эпитет, аллегория, гипербола, литота, сынландыру, персонификация, ирония, сарказм, юмор керә.

Фәнни-эзләнү эшебездә без язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриевның хикәяләрендә троплар- чагыштыру, метафораларның кулланылышын карап үттек.


Чагыштыру- нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау- охшату.

Күрсәткечләре:
- -дай/дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары;
- кебек, төсле, шикелле бәйлекләре;
- бәйлек ролендә килгән сүзләр.


Метафора- яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә. [5:40]

2.2. Фоат Садриев хикәяләрендә троплар- чагыштыру,

метафораларның кулланылышы.

Тропларны тикшерү өчен Ф. Садриевның 8 хикәясен укыдым. Әдипнең хикәяләрендә метафораларны һәм чагыштыруларны табып, аның ни дәрәҗәдә сүзгә бай булуына ышандым.

Ә хәзер чагыштыруларга мисаллар китерәм:

“Тургай нәрсә дип җырлый?”хикәясендә:

Күктә әйтерсең лә көмеш кыңгыраулар чылтырый... [3: 4]

Көрән нокта булып... [3: 4];

“Белемле әби” хикәясендә:

Исе дә әремнеке кебек зәһәр түгел... [3: 15];

“Алып тавы” хикәясендә:

Күктә- мамык өемнәре төсле кабарынкы ак болыт... [4: 218]

Пыяла кебек асфальттан... [4: 219]

Суы көмештәй җемелдәгән Ык... [4: 219]

Үгез, черки кунгандай, койрыгын гына селкетте... [4: 220]

Туп төсле бер урында сикергәләп... [4: 220]

Снаряд тигән авыр танк кебек... [4: 221]:

“Аппакай”хикәясендә:

Булатныкы төсле киез итеге юк... [3: 32]

Энә белән чәнечкәндәй... [3: 32];

“Боз өстендә”хикәясендә:

Боз пластмасса кебек сыгыла... [3: 36]

Гел дулкын өстендә йөргән төсле... [3: 36]

Мондагы боз, инешнеке белән чагыштырганда, пыяла кебек иде...[3: 36];

“Арышлар сөйләшкәндә”хикәясендә:

Мәче койрыгы төсле... [3: 42]

Җир ул шар кебек... [3: 43]

Кояш шар төсле... [3: 43]

Аннары сарай астыннан помидор төсле кып-кызыл шар тәгәрәтеп алып чыктылар... [3: 48]

Бик зур түбәтәй төсле булып... [3: 48]

Болытлар мамык кебек... [3: 49]

Шулчак үгез төсле мөгезле бер болыт... [3: 52];

“Көнбагыш чәчәге” хикәясендә:

Ул яшел сабак эчендә алтын иләк төсле балкып киткән... [3: 55];

“Ә елга һаман ага...” хикәясендә:

Баздагы бәрәңге кебек... [4: 198]

Хәле җиңеләеп киткәндәй булды... [4: 199]

Бибигайшәнеке кебек орчыктай бөтерелүче... [4: 199]

Кашкарый таҗы төсле... , хатын- кыз кебек... [4: 199]

Алыптай җилкәсе... [4: 199]

Шушындый ук җилле яз иде, көмештәй тын иде... [4: 200]

Кызып киткән кебек... [4: 200]

Орлык чәчкән төсле... [4: 201]

Сын кебек хәрәкәтсез калды... [4: 202]


Метафораларның кулланышына мисаллар:

“Тургай нәрсә дип җырлый?” хикәясендә: боз сөңгеләрен елата, урам башы, күз ташладык, җир тәмен алган үлән, яңгыр тамчыларының җирдә биегәнен һ.б.

“Белемле әби” хикәясендә: алабута башы

“Боз өстендә”хикәясендә: җил сызгыра, бер уй килде

“Арышлар сөйләшкәндә”хикәясендә: уҗым кар юрганы астында йоклый, кояш чыга, кич Алып басуы артына тәгәрәп кереп китә, арышлар сөйләшә, җырлый һ.б.

“Көнбагыш чәчәге” хикәясендә: җир йөзе, тәгәрәп йөри торган кояш, җил иркәли һ.б.

Йомгаклау.

Ф. Садриев хикәяләре белән танышып чыкканнан соң, без шундый фикергә килдек:

- авторның теле бай, троплар һәм стилистик фигуралар оста кулланылган;

- метафораларга караганда чагыштыруларны аеруча күп кулланган, шулар ярдәмендә укучыга җиткерергә теләгән фикерләрен үтемлерәк итүгә ирешкән.






















Файдаланылган әдәбият исемлеге.

  1. Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Өченче китап = Писатели нашего детства: Биобиблиографический справочник. Книга третья.- Казан: Мәгариф, 2005.- 335 б.

  2. Илһам чишмәләре / Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә 50 ел = Родники вдохновения / Альметьевскому отделению Союза писателей РТ 50 лет.- Казан: Рухият, 2013.- 472 б.

  3. Садриев Ф. М. Аппакай: балалар өчен хикәяләр, әкиятләр һәм сәхнә уеннары.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.- 95 б.

  4. Садриев Фоат. Шаһзаманов эше: Повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.- 223 б.

  5. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н. М. Йосыпова.- Тулыл. 2нче басма.- Казан: Мәгариф, 2006.- 319 б.





3