СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фәнни-тикшеренү эше "Иске-Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Без барыбыз да экзотик илләр табигате, борынгы шәhәрләрнең мигъмариятенə сокланабыз. Тик шундый сәяхәтләргә бару өчен каян вакытын, чарасын, акчасын җиткерергә? Бүгенге көндә һәркемнең уе уңышлылык, байлык, бертуктаусыз шуларны куллану гыйбадәте белән уралган. Бу томанда әкият борыныбыз астында икәнен онытабыз ахрысы. Без табигать могҗизаларына бай, күп миллəтле, мәдәният төрлелеге hәм мигъмарият hәйкәлләре белән тулган бөек илдә яшибез.

Без юк-бар мәшәкатьлəр белəн бер-ике сәгатьлек ераклыкта урнашкан хәзинәләр турында онытабыз. Бу Кама тамагы да, Семиозерка да, Раифа да, аның янында урнашкан уникаль Дендрарий да, Планетарий да, Зәңгәрсу күлләр дә, Мари урманнарында югалган Яльчик, Мушан-Ер, Диңгез күзе күлләре дә... Бертуктаусыз исәпләп була...

Тик бүген мин сезгә уникаль тарих hәйкәле булган Иске Казан турында сөйлисем килә. Бу болгар татарларының иң мөhим тарихи җирләренең берсе.

1980 нче елда, Арча педагогик училищесын бетергәч, мине Биектау районы Татар Әйшәсе авылына укытучы итеп җибәрделәр. Мин бу җирләргә беренче көннәрдән үк гашыйк булдым. Ул вакытта күренекле археолог-тарихчы Равил Фәхретдинов инде ун елдан артык җирлекнең казылмалар эше белән җитәкчелек иткән булган. Ул вакытларда булачак ирем дə казу эшләрендә актив катнашкан. Мин дә бу тема белән бик кызыксына башладым. Төрле чыганаклар укып өйрәндем, изге урыннарга йөрдем.

Иске Казан – хәзерге Татарстанның башлану ноктасы булып санала. Бу – мөселманнарның изге табыну җирләре. Бу – болгар татарлары тарихының күп сорауларына җавап бирүче җирләр, калкулыклар hәм борынгы ташлар.

Бу фәнни хезмәтнең максаты: укучыларда hәм балалар тәрбиясенә җаваплы олы буында үз халкыбызның тарихы белән кызыксынуны яңадан торгызу.

Эшне әзерләгәндә мин нигездә Иске Казан музее сайтында мәгълүмат эзләдем, Wikipedia сайтын кулландым.

Тикшеренү объекты: Дәүләтəбезнең тарихи-мәдәни һәм табигый Иске-Казан музей-тыюлыгы.