СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.С. Сайфулина, Г.А. Гайсина ТГСПА им. Д.И. Менделеева, г.Тобольск Т.ГАЛИУЛЛИННЫҢ ӘДӘБИ -ТӘНКЫЙДИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЭШЛӘНЕШЕ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Т.ГАЛИУЛЛИННЫҢ

ӘДӘБИ -ТӘНКЫЙДИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЭШЛӘНЕШЕ

Тәлгать Галиуллинның матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү барышында аның әдәби-тәнкыйди юнәлештәге мәкаләләре аерым игътибарны тарта. ХХ гасыр ахырына талантлы, кабатланмас үзенчәлекле стиле булган язучы булып танылганчы, ул киң катлау җәмәгатҗчелеккә әдәбият белгече-галим, оста тәнкыйтьче буларак билгеле була. Татар әдәбиятының меңъеллык тарихы булган шигърият тарихын, аның төрле чордагы үзенчәлеген фәнни нигездә өзлекле өйрәнү өбъекты итеп алган галимнең ел саен иҗат колачы киңәя, кызыксыну предметы төрлеләнә баруына игътибар итәбез. Тиздән тәнкыйтьченең күз угы замана прозасында туктала. Инде үзе дә проза өлкәсендә каләм сыный башлаган язучы һәм тәҗрибәле тәнкыйтьче буларак, Т.Галиуллин татар әдәбиятының бүгенге көнен билгеләүче авторлар иҗатына бәя бирә, бу әдәби төр өлкәсендәге кыйммәтләрне билгели башлый.

Просмотр содержимого документа
«Ф.С. Сайфулина, Г.А. Гайсина ТГСПА им. Д.И. Менделеева, г.Тобольск Т.ГАЛИУЛЛИННЫҢ ӘДӘБИ -ТӘНКЫЙДИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЭШЛӘНЕШЕ»

Ф.С. Сайфулина, Г.А. Гайсина

ТГСПА им. Д.И. Менделеева, г.Тобольск

Т.ГАЛИУЛЛИННЫҢ

ӘДӘБИ -ТӘНКЫЙДИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЭШЛӘНЕШЕ

Тәлгать Галиуллинның матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү барышында аның әдәби-тәнкыйди юнәлештәге мәкаләләре аерым игътибарны тарта. ХХ гасыр ахырына талантлы, кабатланмас үзенчәлекле стиле булган язучы булып танылганчы, ул киң катлау җәмәгатҗчелеккә әдәбият белгече-галим, оста тәнкыйтьче буларак билгеле була. Татар әдәбиятының меңъеллык тарихы булган шигърият тарихын, аның төрле чордагы үзенчәлеген фәнни нигездә өзлекле өйрәнү өбъекты итеп алган галимнең ел саен иҗат колачы киңәя, кызыксыну предметы төрлеләнә баруына игътибар итәбез. Тиздән тәнкыйтьченең күз угы замана прозасында туктала. Инде үзе дә проза өлкәсендә каләм сыный башлаган язучы һәм тәҗрибәле тәнкыйтьче буларак, Т.Галиуллин татар әдәбиятының бүгенге көнен билгеләүче авторлар иҗатына бәя бирә, бу әдәби төр өлкәсендәге кыйммәтләрне билгели башлый.

Бу мәкаләдә безне Т.Галиуллинның проза төрен бәяләүгә караган әдәби-тәнкыйди мәкаләләренең үзенчәлекләрен билгеләү мәсьәләсе кызыксындыра. Башта ук мондый мәкаләләренең геройларын ачу ягыннан бик нечкә тоем белән эшләнгән, сюжеты оста корылган хикәяләрне хәтерләтүен билгеләп үтәсе килә. Тәнкыйть-бәя беренчелме боларда, яки бу – иҗатчы турында иҗатмы, кайбер очракта төгәл билгеләве дә кыен. Тел байлыгы, сурәтләү чаралары исә авторының, һичшиксез талантлы каләм остасы булуын раслап тора. Тәнкыйтьче әдәбиятны, аның үсеш-үзгәреш барышын тирәнтен белеп, аерым язучыларның бу әдәби процесста тоткан урынын, яулаган үрләрен төгәл билгели-бәяли алырлык кеше булуы ачык аңлашыла.

Т. Галиуллинының әдәби тәнкыйть мәкаләләренең асылын, бу өлкәдәге эшчәнлегенең үзенчәлеген аңлау максатыннан аның «Шәхесне гасырлар тудыра» [Галиуллин 2003: 192] дип тирән мәгънәле исем белән атаган китабына тупланган әдәби-тәнкыйди мәкаләләренең берсен күздән кичерик. Бу җыентыкта болардан тыш авторның кечкенә һәм шактый күләмле булган хикәяләре дә тупланган.

Тәнкыйтьченең шушы җыентыкка кертелгән «Киләчәк кешесе» (2003) мәкаләсе замандашы – язучы Аяз Гыйләҗевкә багышланган [Галиуллин 2003: 66-76] Мәкалә авторның язучы турында уйлану-истәлекләреннән башлана һәм шуның белән синең игътибарны яулап ала да. «Аяз Гыйләҗев турында уйлаганда, әсәрләрен укыганда, ул бәгыръләрне тетрәндерерлек дәрәҗәдә якын булып күз алдына килеп баса. Шул ук вакытта ул буй һәм хыял җитмәс еракта, биеклектә торгандай. Ачык төнне күктәге йолдызлар шулай күренә, кулыңны суз да, үзеңә охшаганын тартып ал. Булмый шул, адәм баласы күпме омтылса да, әкиятләрендә, җырларында, ягъни сәнгать әсәрләрендә, хыялый метафорада гына күк җисемнәренә барып җитә алган. Аяз ага да ерактагы якын йолдыз кебек. Мин бу хисне ике сүз белән – Рухи Камиллек дип атар идем.» Шул рәвешле, беренче юлларда ук мәкалә авторының язучыга мөнәсәбәте төгәл билгеләнә, аның иҗатына, гомумән бөтен яшәү рәвешенә, кешелеклелек сыйфатына асыл бәясе бирелә. Шунда ук язучыны кабул итүдәге каршылыкның сәбәбе дә атала: болар язучының тормышчан гадилегеннән һәм «...үз чорын тирәннән сөреп, аңлап, киләчәкне тоемлап, иҗатында шуның чаткыларын чагылдырып кала алу сәләтеннән килә торгандыр.»

Официаль тәнкыйтьтән аермалы буларак, алга китәрәк тә мәкалә авторын язучы әсәрләрендә сюжет-композиция үзенчәлеге дә, геройларны төркемләү-бәяләү мәсьәләсе дә кызыксындырмый әле. Әсәрләре аша бер үк вакытта замана чынбарлыгын тәнкытыйди күзлектән чыгып бәяләүче кискен-кырыс реалист-язучы да, һәм мәхәббәтне олы, саф хис буларак сурәтли алырлык нечкә лирик та булып күз алдына килә торган язучы А.Гыйләҗевка тәнкыйтьченең үз мөнәсәбәте бар. «Җанр таләбенә буйсынып», автор язучы иҗатына бәясенә кадәр аны кеше буларак күз алдына китерерлек берничә истәлеге белән бүлешүне кирәк таба.

Мәкалә авторы белән аның бу очракта иҗаты өйрәнү объекты булып торган Я.Гыйләҗев – ярты гасырдан артык таныш булуы күп нәрсәгә ачыклык кертә: тәнкыйтьче аның иҗаты белән генә түгел, булачак язучының иҗатка килү юлы белән дә таныш, аны көндәлек тормышта да яхшы белгәне аңлашыла. Казан дәүләт университетында укыган студент елларында ук курсташы Нәкыя белән тормышын бәйләгән Аяз «җизни» булачак тәнкытьчедә тиз арада олы хөрмәт хисе уята. Үз вакытында Хәсән Туфан, Һади Такташ, Гадел Кутуй кебек талантлы шәхесләрнең тормыш юллары язмыш кушуы буенча Казан укытучылар институтында кисешүен гаҗәпкә калып укыганнар искә төшә. Кайдадыр өстә ни сәбәпледер йолдызлар янә якыная: киләчәктә әдәбиятка, әдәби тәнкыйтькә юнәлеш бирерлек көчле талантлар бер урынга туплана башлый: Аяз Гыйләҗев, Фәрваз Миңнуллин, Мидхәт Миншин, Тәлгать Галиуллин... Язмышлар кисешү урыны янә шул – Казан, урамы гына башка – атаклы Кремль урамы. Күрәсең, талантлар шулай бер-берсенә тартыладыр.

Үзләреннән беркүпме олырак булган А.Гыйләҗев чыннан да олы тормыш сынаулары узган кеше икән, бу хакта язганда тәкныйтьченең әлегә кадәр курсташ кызының туен сурәтләгәндәге нечкә юмор берара язучының гомере буена тирән яра булып кереп калган, киләчәктәге иҗатының юнәлешен билгеләгән тормыштагы гаделсезлекләргә ризасызлык белән алмашына: «Аның башыннан узганнарны Ходай Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен. Дарелфөнүндә белем өстәп, киләчәктә язучы булырга хыялланып, антик дөнья, гарәп, кытай фәлсәфәләренең серенә төшенеп, дөнья матурлыгына сокланып яшәгәндә, сине төнлә, җылы ятагыңнан тартып төшереп, тузга язылмаган гаепләр тагып, судсыз-нисез, дөресрәге ясалма мәхкәмә белән салкын Караганда ягына озатсыннар, ди. Холкың, фигылең, дөньяга карашың үзгәрер бу кычкырып торган гаделсезлектән. Усалланырсың!» – дип яза Т.Галиуллин бу турыда. Алда язучының бөтен иҗатын бәяләргә, аның стиль үзенчәлеген аңларга да ярдәм итә бер яктан караганда үтеп барышлый әйтелгән кебек кенә тоелган бу фикер.

«Аяз агага үтәргә туры килгән тормыш баскычлары, күмер «приискалары» турында мәгълумат безгә соңрак килеп иреште. Ил ыңгыраша-шыгырдый булса да, ике адым алга, берне артка атлап, сталинизм чорын узып бара. Азмы-күпме фикерләү, сүз иреге килде, пәрдәнең бер чите күтәрелде. Әмма күптән түгел булып узган кыргый хәлләр хакында ачыктан-ачык, әйтик, «Йәгез, бер дога» романындагы кебек бәян итү куркыныч. Күсәк башындагы тәмуг уты пыскып янган вакыт узмаган иде әле,»- дип дәвам итә фикерен тәнкыйтьче бераз вакыйгалардан алга китеп.

Шунда ук замана, ил язмышы хакындагы җитди фикерләре тагын да нечкә юмор белән эретелгән истәлекләргә барып тоташа: «...Студентның боламыктай сыек гәүдәсенә, ярым ач корсагына күп кирәкме? Мәҗлес башында әтәчләнеп утырган гаярь егетләр берәм-берәм бәдән ныклыгын югатла тордылар. Хуҗа буларак үзен саклаган «җизни», ачуы килеп, тез аслары йомшарган агай-энене чоланга чыгарып, кайсын андагы диванга, кайсын авыл келәме җәйгән идәнгә әрдәнәләп өя торды... Мәҗлес кызган саен, Аяз ага кулы аша узган «чолан классиклары» арта барды... Ярый әле туй узган урыннан ерак яшәмибез икән, Киров урамына сызылып таңнар атканда, саба җилләре искәндә кайтып җиткәнбез. Аң төпкелендә ул чорда чая, чибәр, татар бүлеген утлы табада биеткән Диләрә Тумашеваның «Тел белеменә кереш» лекциясенә барсаң шәп булыр иде дигән уй-ниять яши. Әмма башны калкытуга, җиңел эчелгән сыекча уянып, иңнәрдән басып яткыра. Без дәрескә бармаганнан гына тел белеменә зур зыян килмәс дип, кичкә чаклы ятакларны бизәдек».

Шул рәвешле, мәкаләсендә автор сюжет элементлары хронологик тәртибен югалткан әсәр кебек, кайта-кайта я язучының иҗат асылын аңлата, бәяли, я аңа карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә, истәлекләре белән бүлешә. Мәкаләнең интонациясе дә сөйләгән вакыйгасына, әйтергә теләгән фикергә бәйле рәвештә үзгәрә, теле дә камилләшә, тел-сурәтләү чараларына байый бара.

Язучының иҗатына бәягә кадәр тәнкыйтьче укучыга тагын бер кат аның холкы-фигыле турында искәртеп куя, болар, һичшиксез, киләчәктә Аяз Гыйләҗев дип аталган иҗади дөньяны аңларга-тоярга ярдәм итәчәк. Мәкаләнең табигый агымы дәвам итә: «Аннан килеп, Аяз Мирсәет улы теләсә кем белән изүне чишеп, галахланып, кочаклашып, дуслашып йөри торган арзанлы кеше түгел иде. Ул рухына, интеллектына туры килгән, гамәли эше белән милләтенә хезмәт иткән кешеләрне генә таныды, шулар белән генә аралашты...» Язма барышында мәкалә авторының А.Гыйләҗевны үзе хөрмәт иткән Г.Бәширов, Х.Туфан, Ә.Еники, С.Хәким, С.Баттал кебек олыларның дәвамы, ММәһдиев, Г.Ахунов, Г.Афзал кебек яшьтәшләре арасында олы хөрмәт һәм лаеклы урын яулаган талант буларак бәяләве ачыклана. Я.Гыйләҗевнең әдәбият өчен борчылып яшәвенә соклануын яшерми мәкалә авторы: «Аның каләменнән төшкән башлам яки соңгы сүздә фикерләү киңлеге, әдәбиятка хуҗаларча карап, аның көчләрен барлап, юнәлеш биреп, киләчәк үсеш юлларын тамгалап баруы искитмәле. Ул әлбәттә, теләсә нинди әрсезнең китабына кереш язмый, каләмле кешене генә хуплый, күтәреп ала. Мин аның урта кул язучы белән аралашып, дуслашып йөргәнен хәтерләмим».

Шулардан соң гына мәкаләнең төп асылына килеп җитә тәнкыйтьче: иҗаты өйрәнү объекты итеп билгеләнгән авторының күпкырлы талант иясе булуына басым ясый, бер уңайдан, аның иҗатының әлегә кадәр тиешле, әтрафлы бәясен алмавына да үкенеч белдерә, аңлашыла ки, мондый иҗатны аңлау-бәяләү өчен, әдәби тәнкыйтьнең дә җитлеккән, тирән, фәһемле булуы зарур. Шул ук вакытта хикәя, публицистика, мемуар кебек “кече җанр”да да, повесть, роман өлкәсендә, драматургиядә дә үз сүзен әйтеп калдыра алган олы мирас иясе А.Гыйләҗев иҗаты нәкъ менә Т.Галиуллин бәясе аша укучыга якыная дип әйтә алабыз. Аеруча яшь буын укучы өчен бер укыганда гына аңлашылып та җитмәгән тирән мәгънәле «Җомга көн кич белән», «Өч аршын җир» әсәрләренә бәя-анализ дә шушы мәкаләдә урын ала. Герой-каһарманнарының калку, рельефлы булуын, фикерен төгәл, ачык әйтү осталыгын тәнкыйтьче язучының үз холкы-фигыле, фикер ныклыгы, дөньяны һәм рухи халәтне шәхси аңлавыннан дип аңлата.

Фикерне йогаклап шундый фикергә килергә мөмкин: Т.Галиуллинның тәнкыть мәкаләләре беренче чиратта үзләре әдәби әсәр дип каралырга хаклы, чөнки алар эшләнеше һәм идея-эстетик кыйммәте ягыннан шул дәрәҗәдәге әсәрләр.

Әдәбият:

  1. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.- 192с.