СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.Садриев иҗаты

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фоат Садриев иҗаты белән таныштыру, аның китапларын укучыларга тәкъдим итү, һәм китап укуны пропагандалау йөзеннән әлеге материал бирелә.

Просмотр содержимого документа
«Ф.Садриев иҗаты»

Китап укучылар атналыгында”

Ф.Садриев иҗатын тәкъдим итү

Максат:

1. Ф.Садриев иҗаты белән таныштыру, аның китапларын укучыларга тәкъдим итү. 2.Татар язучыларының әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, китап укуны пропагандалау. 3.Матур әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап укуга омтылыш һәм теләк булдыру.

Җиһазлау: укучылар өчен оештырылган китап күргәзмәсе. Киштәдәге китаплар арасында Ф.Садриевның “Ике икең – ундүрт” һәм “Аппаккай” китаплары. Проектор, компьютер. Музыкаль бизәлеш.

Үткәрү формасы: рус мәктәпләренең 3-6нчы сыйныфларында укучылар өчен “Китап укучылар атналыгы” кысаларында үткәреләчәк сыйныфтан тыш чара.



Чара барышы.

1нче слайд.

Укытучы: Укучылар, “Китап укучылар атналыгы” дәвам итә. Без бүген 3-6нчы сыйныф укучылары өчен китаплар тәкъдим итәбез. Сезнең каршыгызда Китап белгече, Күпбеләм, Эксперт һәм Реклама агенты эшли. Шулай ук, “Театр сөючеләр” төркеменнән махсус бүләк тә булачак. Сүзне Китап белгеченә һәм Күпбеләмгә бирәбез.

Китап белгече: Безнең китап киштәсендә бик матур ике китап урын алган. Әлеге китапларның авторы – Фоат Садриев.

2нче слайд.

Күпбеләм: Фоат Садриев –хикәяләр, повестьлар, романнар язучы прозаик. Аның сәхнәдә куяр өчен язган пьесалары да күп. Алар театрларда уңышлы куела. Ф.Садриев балаларны бик ярата. Балалар өчен махсус хикәяләр, әкиятләр, кечкенә пьесалар яза.

Китап белгече: Китап киштәсендәге бер китапны Экспертка тапшырыйк.

3нче слайд.

Эксперт: (китапны ала, күрсәтә-күрсәтә сөйли) Ф.Садриевның балалар өчен язылган китабы “Ике икең – ундүрт” дип атала. Китапның тышлыгында күңелле рәсемнәр. Әмма китап нык таушалган. (Халатының түш кесәсеннән зур лупа алып, тикшерә) Күп укылган китап икәне күренә. Күп укылган китап булгач, ул бик кызыктыр, дип, нәтиҗә ясыйбыз. Китапханәдә 6 данә бар, алып укый аласыз.

Китап белгече: Рекламага бүленеп алыйк.

Реклама агенты:

Иске диеп әйтмәгез сез,

Китап иске була алмый!

Бу китапны күргән бала

Алып укымый калмый.

Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Тыңламыйча калмагыз!

Фоат абый Садриев язган

Бу кызыклы китапны

укымыйча калмагыз!

Күпбеләм: (Экспертка мөрәҗәгать итеп) Ни өчен Ф.Садриев ике икең – ундүрт дип исәпли, шул хакта әйтә аласыңмы?

Эксперт: Юк шул, һич тә белмим.

Китап белгече: Сез белмисез, ә менә иң күп китап укучыбыз, 4 “Б” сыйныфы укучысы Сөмбел Галләмова бу сорауга җавапны белә. Ул сезгә “Ике икең – ундүрт” хикәясен укып күрсәтер.

4нче слайд.

Сөмбел Ф. Садриевның “Ике икең – ундүрт” хикәясен сәнгатьле укый. (Ф. Садриев, “Аппаккай” китабы, 9 бит)

Китап белгече: Рәхмәт, Сөмбел! Икенче китап белән таныштыру өчен сүзне Экспертка бирик.

5нче слайд.

Эксперт: Ф.Садриевтан укучыларга зур күчтәнәч – аның өр-яңа китабы. Китап “Аппаккай” дип атала, каты тышлы, матур рәсемнәр белән басылган. Китапка 9 хикәя, 2 әкият, 5 сәхнә уены тупланган. Китапханәдә 3 данә бар, укырга тәкъдим итәм. Ә хәзер реклама минуты!

Реклама агенты: Игьтибар! Игътибар! Ф.Садриевның китабын укып, Аппаккайның кем икәнен белерсез. Бары тик Ф.Садриев хикәяләрен укыгач кына, тургайның нәрсә дип җырлаганын, арышларның ни дип сөйләшкәнен аңлый алырсыз. Азат ни өчен төнлә ботка ашый алмаган? Кем ул Белемле әби? Боз өстендә ни булган? Бу хәлләрне белү өчен дә Ф.Садриевның “Аппаккай” китабын укырга тәкъдим итәм.

Китап белгече: Ф.Садриев әсәрләре бик кызык. Ә менә китапларын башка балалар да укый алсын өчен бик саклап тотыгыз. Реклама агенты: Ф.Садриевның китапларын укырга теләүче барлык дусларыбызга “Театр сөючеләр” түгәрәге махсус бүләк тәкъдим итә. Карагыз! Карагыз! Сезнең өчен Ф.Садриев язган “Кәбестә” спектакле.

6нчы слайд.

(Ф.Садриевның “Кәбестә” сәхнә уены күрсәтелә. “Аппаккай” китабы, 73-76 битләр)



“Кәбестә” сәхнә уены.

Катнашалар:

Кәҗә, Сарык, Әтәч, Үрдәк, Каз, Сыер, хуҗа хатын.

Ишегалдында бер кәбестә ята. Кәҗә, Сарык, Әтәч, Каз килеп керәләр дә кәбестәне күрәләр һәм иснәп карыйлар.

Кәҗә. Ми-ки-ки, ми-ки-ки, бу кәбестә минеке!

Сарык. Бә-бә-бә, миңадыр бу мәммә”

Әтәч. Кикрикүк,кикрикүк, якын килмәгез берүк!

Каз. Ка-ка-ка, каплап куям табакка.

Көтүдән Сыер кайтып керә.

Сыер. Му-у-у, мине көтәсезмү-ү-ү?

Кәҗә. Ми-ки-ки, тимә, Сөтбикә түти, кәбестә минеке!

Сыер. Му-у-у, базардан сатып алдыңму-у-у?

Сарык. Бә-ә, бә-ә, җавап бир!

Әтәч. Кикрикүк, Сөтбикә түти, үземә, диген берүк!

Сыер (Кәҗәгә). Му-у-у, тагын сорыйм: каян алдың мону-у-у?

Кәҗә. Мә-э-э, мә-э-э, күктән төште бу мәммә.

Әтәч. Кикрикүк, тимәгез берүк.

Сыер. Му-у-у, алдамау-у-у! Күктән яңгыр белән пар гына төшәү-ү-ү!

Каз. Кыйгак, кыйгак, мин үзем тыйнак.

Сыер. Му-у-у, хуҗа өйдәмү-ү-ү?

Нәрсә, кайттыңмы, Сөтбикәм?

Сыер. Му-у-у, каян чыккан бу?

Ми-ки-ки, ми-ки-ки, әллә синеке, әллә синеке.

Сарык. Б-ә-ә-ә, б-ә-ә-ә, без сакладык менә.

Каз. Кыйгак, кыйгак, мин үзем тыйнак.

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, барыбызга да җитәр, моның яфраклары күп!

Хуҗа хатын. Ай рәхмәт төшкерләре! Күршеләргә кертеп бирәсе әҗәт кәбестәсы бит бу. Онытып калдырганмын. Кертеп бирим әле.

Сыер. Му-у-у, күңелсез булдыму-у-у? Тамагыгыз туйдыму-у-у?

Кәҗә. Ми-ки-ки, ми-ки-ки, иһи-һи, иһи-һи!

Сарык. Бә-ә-ә, сабак булсын безгә!

Каз. Кыйгак, кыйгак, мин үзем тыйнак!

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кешегә сөйләмик берүк!

(Артистлар барысы да тамашачы каршына тезелә)



Китап белгече: Китап укучылар атналыгына махсус бүләк әзерләгәннәре өчен “Театр сөючеләр” түгәрәге артистларына зур рәхмәт һәм алкышлар! Рольләрне башкардылар:

Кәҗә – ...... (Ф.И.)

Әтәч – .......(Ф.И.)

Сыер – .......(Ф.И.)

Каз – .......(Ф.И.)

Үрдәк – .......(Ф.И.)

Хуҗа хатын – .......(Ф.И.)

Сарык – .......(Ф.И.)

7нче слайд.

Укучылар, бүген сез танышкан китапларны укырга алу өчен дәресләрдән соң китапханәгә рәхим итегез! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!