СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фанис Яруллин (биография)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эта презентация предназначена для уроков родной литературы на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Фанис Яруллин (биография)»

Җилкәннәр җилдә сынала. Авторы: 17 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәшфиева Рәмзия Әнвәровна

Җилкәннәр җилдә сынала.

Авторы:

17 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәшфиева Рәмзия Әнвәровна

Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре,  Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры . Ул 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа.

Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре,

Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”,

Халыклар дуслыгы ордены кавалеры .

Ул 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа.

Әтисе–Гатаулла белән әнисе –Бибигафифә  һәм туган йорты.

Әтисе–Гатаулла белән әнисе –Бибигафифә һәм туган йорты.

Тормыш девизы:    “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү”     Дөньяда һичбер җиңү дә  Бирелми җиңел, ансат.  Акны ак дип әйтергә дә  Батырлык кирәк кайчак .

Тормыш девизы:   “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү”

Дөньяда һичбер җиңү дә Бирелми җиңел, ансат. Акны ак дип әйтергә дә Батырлык кирәк кайчак .

1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый,шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә,турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый,шунда спорт белән мавыга.

Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә,турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү  теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез.  Ләкин башы эшли, зиһене ачык. Әнисе белән апасы . Тормыш иптәше-Нурсөя.

Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү

теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез.

Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

  • Әнисе белән апасы .
  • Тормыш иптәше-Нурсөя.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә:  Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә. 1970 нче елда КДУн тәмамлый.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә:

Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә. 1970 нче елда КДУн тәмамлый.

Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист.  Гомер буе җыйган күкрәк көчен  Сынар чакта эшнең зурында,  Канатлары сынган бөркет кебек  Ятамын мин дуслар урында.

Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист.

Гомер буе җыйган күкрәк көчен Сынар чакта эшнең зурында, Канатлары сынган бөркет кебек Ятамын мин дуслар урында.

1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла.  1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм  яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый.    

1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла.

1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы —

«Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм

яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь

җыентыгы басылып чыга. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый.    

 Фәнис Яруллин 2011 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.    Кеше дигән бөек исемне гел  Йөреттең Син горур күтәреп.  Яшәмәдең юкны бушка иләп,  Бер дә юкка гомер үткәреп.  Шигырь дисәң - өзеп шигырь яздың,  Әкиятен, хикәя, повестен.  Милләтемнең алтын баганасы  Булырга син һәрчак тырыштың.   Гөлнур Айзетуллова

Фәнис Яруллин 2011 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Кеше дигән бөек исемне гел Йөреттең Син горур күтәреп. Яшәмәдең юкны бушка иләп, Бер дә юкка гомер үткәреп. Шигырь дисәң - өзеп шигырь яздың, Әкиятен, хикәя, повестен. Милләтемнең алтын баганасы Булырга син һәрчак тырыштың.

Гөлнур Айзетуллова


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!