“Фигыль” темасын кабатлау
3 нче сыйныф
Гөлфрүз Залялиева
Тәтеш районы “Алабирде урта белем бирү мәктәбе” нең
1 нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Тема: “Фигыль” темасын кабатлау.
Максатлар:
- фигыль турында укучыларның белемен системалаштыру, фигыльнең заманнар белән төрләнүе, барлыкта, юклыкта килуе турындагы белемнәрне ныгыту; алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;
-иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;
-кышкы табигатькә соклану, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
фигыльне билгели, фигыль юклыкка куя белү, үткән, хәзерге, киләчәк заман фигыльләрен аера белү; аларны сөйләмдә куллана белү.
Төп төшенчәләр:
фигыль, барлык, юклык төре, үткән , хәзерге, киләчәк заман һәм аларның сораулары, кушымчалары
Предметара бәйләнеш:
әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья
Эшне оештыру төрләре:
фронталь, индивидуаль, парлап, командалап эш эшләү
Чыганаклар:
-Дәреслек “Татар теле”. 3 нче сыйныф. И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова.
- татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, 1 кисәктә, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013, 1 нче кисәк;
- презентация Power Point ;
- тест, күрсәтмә материал, карточкалар.
Универсаль уку гамәлләре:
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Дәрес барышы:
1. Оештыру- мотивлаштыру этабы
Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, уку материалын үзләштерүгә кызыксыну уяту, сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера тудыру.Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
- Исәнмесез, балалар!
Минем табышмакка җавап бирегез эле.
һәр җир карланган,
Сулар бозланган?
Уйный җил-буран, (укытучы кар бөртекләре чәчә)
Бу кайчак туган?
(Г.Тукай)
Дөрес.Т уган җиребезгә кыш килгән. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-бе¬ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен¬келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик. Ә теләкләребез кар бөртекләренә язылган, алып укыгыз.
Слайд 1.
-Минем дә сезгә теләгем
Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
(8 кар бөртеге-укучылар саны)
Укучылар теләкләр тели:
− Дуслашыгыз!!
- Шатланыгыз!
- Елмаегыз!
-Бәхетле булыгыз!!
-Тырышып эшләгез!
- 5 ләр алыгыз!
- Яхшы укыгыз!
-Бердәм булыгыз!
2 . Дәреснең темасын ачыклау
Максат: Белем , күнекмәләрне конкретлашу ситуациясен тудыру.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
- а)Укучылар кар бөртекләрен әйләндерегез.Нәрсә язылган?
- Уйлап карагыз, нинди сүз төзеп була?
- Ике укучыда хәреф юк , алар хәрефләрне тәртип буенча урнаштырсыннар.
Слайд.2
1)- Нинди сүз килеп чыкты? Дәресебезнең темасы нинди булачак?
-Безнең дәреснең темасы “Фигыль” темасын кабатлау була.
3 . Белемнәрне актуальләштерү
Максатларны әйтү, планы белән танышу
Максат: Үзләштергән белемне актуальләштереп, алар нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу аркылы дәрес темасын, максат- бурычлааны билгеләү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
-Укучылар, фигыль турында сез нәрсәләр беләсез?
-Ул нәрсәне белдерә?
-Нинди сорауларга җавап бирә?
-Ул нәрсә белән төрләнә?
(Укучыларның җаваплары тыңлана. Фигыль турындагы белемнәрне искә төшерү)
Җавап бирү вакытында модель төзү
ФИГЫЛЬ
ЗАМАННАР ТӨРЛӘРЕ ЗАТ-САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ
-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз?
- Дәресебездә түбәндәге сорауларга җавап әзләп, белемнәрне яңартырбыз.Слайд 3
План:
1. Җөмлә эчендә фигыльләрне ......(табу)
2.Фигыльләрнең өч ...(заманын).....билгеләү.
3. Фигыльнең барлык һәм.. .( юклык). төрләрен кабатлау
4.Фигыльләрне орфографик дөрес...(язу)., фигыльәр белән җөмләләр....(төзү)
5. Фигыльнең зат-сан белән ...(төрләндерү)
4. Танып белү эшчәнлеге
Укытучы өчен максат:
укучыларның фигыль турында белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укучылар өчен максат:
фигылньне таба белү, заманнарын билгели белү, юклыкка куя белү, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә белү.
А).Җөмлә эчендә фигыльләрне ......(табу)
-Тәрәзәгә игътибар итегез. Нәрсә күрәсез?
-Кем ясаган аларны?
- Нәрсә дип язган безгә Кыш бабай?
(тәрбияви момент).
Табигать - туган йортыбыз.Ләкин кешеләр табигатьне сакламыйлар
Аның урманнарын кистеләр, суларын пычраттылар.
Кеше кошларга,хайваннарга тия,чүпләр ташлый.
Җир анабыз елый.
Табигатьне саклагыз!
Елый торган планета рәсемен элү.
Б)Матур язу. Җөмлә эчендә фигыльләрне табу. Җөмләдә фигыль хәбәр булып килүен билгелү
Максат: хәрефләрне каллиграфик дөрес язу күнекмәсен булдыру
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Тт тт ттт
Табигатьне саклагыз!
-Дәфтәрләрнене ачыйк, числоны язып, соңгы җөмләне кучереп языйк.
(Матур язу өстендә эш)
-Кайсы хәрефне сез матур яздыгыз,кайсы хәреф сезгә бик ошады, аны тугәрәк эченә алыгыз.
-Укучылар, бу җөмләдә нинди фигыль бар, табыгыз.
- Шушы җөмләдә баш кисәкләр астына сызыгыз.Җөмләнең баш кисәкләренә нәрсә керә?
- Бу җөмләдә ия бармы?
- Хәбәр астына сызыгыз. Ничә сызык сызабыз?
- Нәтиҗә ясыйк, җөмләдә фигыль хәбәр булып килә.
- Без нишләдек?
В)Үзбәя битен алып, планыбызның беренче биременә дөрес эшләгән булсагыз + куегыз , хатагыз китсә ? билгесе куегыз, эле сез у материалны кабатларга тиешсез.
Үзбәя
| | Эш төрләре | Дөрес җавап + | Кабатларга кирәк ? |
| 1 | Җөмлә эчендә фигыльләрне табу | | |
| 2 | Фигыльләрнең өч заманын билгеләү | | |
| 3 | Фигыльнең барлык һәм юклык төрләрен кабатлау | | |
| 4 | Фигыльне зат-сан белән төрләндерү | | |
| 5 | Фигыльләрне орфографик дөрес язу, фигыльләр белән җөмләләр төзү | | |
Г).Фигыльләрнең өч заманын билгеләү Слайд 6,7
-Саклагыз сүзе нинди сорауга җавап бирә?Нинди заманда килә ул?
Әйе , хәзерге.Тагын нинди заманнар бар?
-Үткән заман нинди сорауга җавап бирә?
-Киләчәк заман нинди сорауга җавап бирә?
МОДЕЛЬ төзи бару
ФИГЫЛЬ
ЗАМАННАР ТӨРЛӘРЕ ЗАТ-САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ
Үткән Хәзерге Киләчәк
нишләде? нишли? нишләячәк?
нишләгән? Нишләр?
Д) Группада эш. Конэрс структурасы.
-Җирбезне чүп-чарлардан арындырыйк, карточка өстендә фигыл язылган,заманын билгеләгез, кирәкле заман янына барып басыгыз , 30 секунд эчендә киңәшләшегез. Тикшергәч кенә, савытларга салырбыз.
(Балалар сүзләрне чатлардагы язмаларга сүзләрне заман буенча урнаштыралар)
Киләчәк з.
Үткән заман Хәзерге заман
булыша сипкән куйды җыячак
тырмалый салмаган
Утыртыр чистарта
8 Карточка
(Балалар биремнәрне үтиләр.Фигыльләрне заманнарга аералар,нәтиҗә ясыйлар)
Слайд буенча тикшерү
Слайд 8
-Нәтиҗә ясыйк, без нишләдек?
-Үзбәя битен алып, планыбызның икенче биременә дөрес эшләгән булсагыз + куегыз , хатагыз китсә ? билгесе куегыз, эле сез у материалны кабатларга тиешсез.
Е) Фигыльнең барлык һәм юклык төрен ныгытуга күнегүләр үтәү
Максат: Укучыларның игътибарлыгын тикшерү, күнегүне мөстәкыйль башкару
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.
Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү
Коммуникатив эшчәнлек: сораулар кую, фикереңне әйтә белү, тикшерү,коррекция, информация табу.
-Балалар, шушы сүзләр арасында берсе аерлып тора, кайсы сүз икән ул?
-Сорау куегыз?
-Эш үтәлгәнме яки үтәлмәгән?
-Нәрсәдә килгән ул?
-Эш үтәлсә фигыль нәрсәдә килә?
-Эш үтәлмәсә?
Димәк фигыльнең нинди төрләре бар?
Модельне тулыландыру
ФИГЫЛЬ
ЗАМАННАР ТӨРЛӘРЕ ЗАТ-САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ
Үткән Хәзерге Киләчәк Барлыкта
нишләде? нишли? нишләячәк? Юклыкта
нишләгән? Нишләр?
Парлап эш.
-Кыш көне нәрсәләргә азык табуы кыен?
-Кошларга җим биреп, киләсе биремне үтик.
Бу фигыльләр барлыкта һәм юклыкта килгән.
Слайд
Юклыкта
Барлыкта
эзли
чүпләми
очмыйлар
оча
утыра
утырмый
-Тикшерик.Кем юклыкта килгән фигыльләрне укый?
-Барлыкта.
- Юклыкта нинди кушымчалар ялгана?
-Нәтиҗә ясыйк, фигыльшләнең барлык юклык төрләрен кабатладыкмы? Биремне дөрес эшләсәгез үзбәя битенә + дөрес булмаса? билгесе куегыз.
Ж).Күрмә диктант. Фигыльләрне орфографик дөрес язу, фигыльләр белән җөмләләр төзү
Укучыларның оператив хәтерне үстерү, орфографик язу күнекмәләрен үстерү, йөгерек укырга өйрәтү
Укучылар өчен максат: сүзләрне орфографик дөрес язу
ТБУУГ: үз-үзеңә сүзләрне әйтеп барып язу
КУУГ: бер-береңнең эшен тикшерү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы гамәлләрен бәяләү
-Укучылар, кошларга ярдәм иттек,чүпләрне җыйдык, тагын нинди эшләр башкара алганыбызны сүзтезмәләрдән укып белерсез һәм без бусүзтезмәләрне күрмә диктант итеп язачакбыз.
-7-8 сек вакытэчендә эчтэн укыйсыз, язасыз.
чишмәне чистарту
чәчәкләр утырту
-Тикшерәбез.Дәфтәрләрне алышабыз.Хатасыз булса иптәшегезгә 5, хата булса 4 куегыз.
-Шушы сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.
-Сез җөмләне төзегәндә фигыльләрне нәрсә белән төрләндердегез?
-Зат-сан белән.
З).Фигыльнең зат-сан белән төрләндерү
Укучылар өчен максат фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү
Үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү,
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү\
-Берлектә нинди затлар була,әйтеп чыгыз?
-Күплектә нинди затлар була, әйтеп чыгыз?
-Кешелекнең изге бурычы – мөмкин кадәр табигатьне саклау, үзеннән соң килгән буыннарга калдыру. Урманны саклауда безнең ролебез зур.Чөнки күпчелек вакытта урманнарга зыян кеше тарафыннан килә: саксыз учаклар ягу, тәмәке төпчеге тондырып калдырудан, шырпы белән уйнаудан янгын чыгу.
-Киләсе биремне дөрес үтәсәгез, без урманның янгынын сүндерүдә булышлык күрсәтер идек.
Балаларга карточка таратыла.Бирем: фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә (карточка бер укучыдан икенчегә күчә, һәр укучы бер затта фигыльне төрләндереп яза)
Парлап эшләү.Райт-Раунд Робин
-Сүндерәм фигыльләрне табыгыз.Карточкада зат-сан белән ул фигыльне төрләндереп языгыз
-Берегез берлектә яза, икенчегез күплектә
Берлек санда
зат_______
2 зат______
3 зат______
Күплек санда
1 зат_______
2 зат________
3 зат________
Нәтиҗә ясыйк, фигыльнең зат-сан белән төрләндерүне кабатладыкмы,кемнең дөрес булды үзбәя битенә +,? Билгсен куегыз
5. Рефлексия. Бәяләү. Өй эше.
Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
-Укучылар, чишмәләрне чистарттык. Чәчәкләр утырттык.Табигатебезне ямьләндердек.
- Урманның кешелек өчен әһәмияте нәрсәдә?
-Әйе, агачлар безнең һаваны сафландыра. Тирә-юнебезне матурлап тора.Урманнарны саклап калыр нишләргә кирәк?
-Элбәттә, агач утыртырга кирәк. Әйдәгез, без дә агач утыртыйк.
-Дәрестә алган белемнәр сезгә фигыльне тикшерергә ярдәм итәр.
-Агачларда утыртырбыз, команда да фигыльләрне дә тикшерербез.
Команда белән эш. Агач рәсеменә фигыль язылган. Балалар 2 командага бүленеп, бергәләшеп, фигыльне тикшерәләр, яфракларга аерым затын-санын, заманын, барлыкта, яисә юклыкта килуен язалар.
устерәбез
-Безнең Җир анабыз елмайды. Без аңа буген ярдәм иттек.
Укучылар без сезнең белән нинди теманы кабатладык?
-Максатларга ирештекме?
-Кемнең 5 плюсы булды торып басыгыз.Сезгә 5.
- Кемнең биштән әзрәк плюс сезгә 4 билгесе куям.
Өй эше
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
1 нче бирем –тест, 2 нче бирем “ Табигатьне саклыйк “ дигән темага хикәя язырга.
Слайд.
-Балалар, дәресебезне матур теләк белән башладык шулай итеп төгәллик тә.Табигать белән бергә булыйк, сәламәтлекне саклыйк шулай итеп төгәллик тә.
2 нче вариант. Агач рәсемендә тест. Фигыль (3нче сыйныф)
“Фигыль” темасы буенча тест
3 сыйныф
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметны
ә) предметның билгесен
б) предметның эшен, хәрәкәтен
2. Фигыль җөмләдә:
а) ия булып килә
ә) хәбәр булып килә
3. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?
а) өч
ә) дүрт
б) биш
4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары:
а) нишләр? нишләячәк?
ә) нишләде? нишләгән?
б) нишли?
5. Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары:
а) нишләр? нишләячәк?
ә) нишләде? нишләгән?
б) нишли?
6. Киләчәк заман хикәя фигыльнең сораулары:
а) нишләр? нишләячәк?
ә) нишләде? нишләгән?
б) нишли?
7. Язасың фигыле ничәнче затта, нинди санда килгән?
а) I зат, берлек санда
ә) II зат, берлек санда
б) III зат, берлек санда
8. Эшлиләр фигыле ничәнче затта, нинди санда килгән?
а) I зат, күплек санда
ә) II зат, күплек санда
б) III зат, күплек санда
9. Укымады фигыле:
а) юклыкта килгән
ә) барлыкта килгән
6.Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.
Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
-Укучылар, безнең Җир анабыз елмайды. Без аңа буген ярдәм иттек.Ничек ярдәм иттек?
Укучылар без сезнең белән нинди теманы кабатладык.
-Максатларга ирештекме?
- -Җир шарыбызны чәчәкләр белән бизик
Яшел чәчәк-Дәрестәге тема аңлашылды,биремнәрне җиңел эшләдем
Сары чәчәк-Дәрестәге теманы аңладым, ләкин кайбер биремнәрне эшләү кыенрак булды.
Кызыл чәчәк- Дәрестә теманы аңламадым,биремнәрне эшләмәдем.
Слайд.
- Балалар, дәресебезне матур теләк белән башладык шулай итеп төгәллик тә.
Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.
Табигатебезне саклыйк.