СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 04.06.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г.Г. Баттал - Таймасның "Бертуган Максудилар" китабы -шәхесләр турында хәтер китабы". 2 кисәк. Реферат.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа о жизненном пути М.Максуди.

Просмотр содержимого документа
«Г.Г. Баттал - Таймасның "Бертуган Максудилар" китабы -шәхесләр турында хәтер китабы". 2 кисәк. Реферат.»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ









ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ШӘХЕСЛӘРЕ ӘХМӘТҺАДИ ҺӘМ САДРИ МАКСУДИЛАРНЫҢ ИҖАДИ МИРАСЫН ӨЙРӘНҮГӘ БАГЫШЛАНГАН II РАЙОНАРА ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ







Г.Г.БАТТАЛ-ТАЙМАСНЫҢ “ИКЕ БЕРТУГАН МАКСУДИЛАР КИТАБЫ – ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА ХӘТЕР КИТАБЫ”. ӘХМӘДҺАДИ МАКСУДИ. 2 НЧЕ КИСӘК

(реферат)













Эшне башкарды: 8 нче Б сыйныфы укучысы

Җәләева Камилә Алмаз кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиәхмәтова Резедә Илгиз кызы







БИЕКТАУ 2020







ЭЧТӘЛЕК



  1. Кереш 3-6 б.

    1. “Ике бертуган Максудилар” китабы һәм авторы Г.Г. Баттал-Таймас турында 3-6б

  2. Төп өлеш: 6-13б

    1. Әхмәдһади Максуди. Чыгышы һәм белем алуы 6-7б

    2. “Ысуле җәдид”че 7-8б.

    3. Журналистикада эшчәнлеге. “Йолдыз”чы 8-9б.

    4. “Йолдыз” газетасы турында истәлекләрем. Газетада

ничек эшли башладым 9б.

    1. “Йолдыз”дан китүем 10б.

    2. “Очрашу” 11-12б.



  1. Йомгак 14б.

  2. Кулланылган әдәбият 15б.























«Төрки телнең бөек хадимнәреннән булган галим

Һ. Максудиның эшчәнлеге төрки мохитта, шөбһәсез,

көчле бер тәэсир яндырмыштыр»

М.Фәйзи – Тогай



  1. Кереш

Һәр төбәкнең гаҗәеп бай тарихи мирасы бар. Ул мирас югалмаска, үткәннәрне истә тотарга ярдәм итәргә тиеш.

Биектау районы - Казан артындагы әнә шул бай тарихи тормышның чишмә башы. Татар халкының бик күп танылган уллары һәм кызлары Биектау районының уңдырышлы туфрагында туып-үстеләр, фән, мәдәният һәм сәнгать, сәнәгать, икъдисад өлкәсендә танылу алдылар. Аларның күбесенең тарихта үз урыны бар. Тәкъдим ителгән эшемнең актуальлеге – бай тарихи мирасны укучыларга җиткерүдә һәм фәнни-эзләнү эшләре башкарырга өйрәнүдә.

Максудиларга багышланган I республика фәнни-гамәли конференциясендә без Г.Баттал-Таймасның “Ике бертуган Максудилар” дигән китабыннан Садри Максуди турындагы истәлекләргә тукталган идек. Бу хезмәтебез исә шул китапта автор тарафыннан бәян ителгән Әхмәдһади Максуди турындагы истәлекләргә багышлана.

Максатым – шушы китапта язылган Әхмәдһади Максуди нинди ул, аның нинди ачылмаган яклары бар, Әхмәдһади Максуди һәм автор арасында нинди бәйләнеш булган дигән сорауларга җавап табу һәм башкаларга да җиткерү. Өйрәнү объекты һәм чыганак материал булып күренекле галим Әбрар Кәримуллин тарафыннан төрекечәдән татарчага һәм русчага тәрҗемә ителгән, 1999 нчы елда Татарстан Фәннәр академиясе советы карары белән “Фән” нәшриятында бастырылган Г.Г.Баттал-Таймасның “Ике бертуган Максудилар” китабы тора.

Күренекле тарихчы, тел-әдәбият белгече, журналист, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Габделбари Баттал-Таймасның бу хезмәте 1957 нче елда Истамбулда төрек телендә басылып чыга. Әсәрнең беренче бүлеге Россиянең 2 нче һәм 3 нче Дәүләт Думасы депутаты, төрки-татар “Милли-мәдәни мөхтәриятенең Милли идарәсе рәисе, Сорбонна, Истамбул университетлары профессоры, тарихчы галим, Төркия Президентының киңәшчесе, Төркия мәҗлесе депутаты Садри Максудиның тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышланган. Максудиларның икенчесе - Әхмәтһади – тел галиме, педагог, журналист, нәшир, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның тормышы Татарстан җирлегендә үткән. Минем өчен Г.Баттал-Таймасның, Әхмәдһади Максуди белән берничә ел эшләгән кеше буларак, аның эшчәнлегенә нинди бәя бирүе кызыклы.

Кем соң ул Гаделбари Габдулла улы Баттал-Таймас? Аның Максудиларга ни катнашы бар?

Габделбари Самара губернасы Бузулук өязе Яңа Атау авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә, башлангыч белемне авыл мәктәбендә алганнан соң, укуын Троицкида, Мисырда дәвам итә. 1908 нче елда туган иленә кайта, Оренбургта “Вакыт” газетасында эшләп ала. 1910 елда Троицкига килә һәм үзе укыган “Рәсулия”дә гарәп теле, татар тарихы һәм әдәбияты буенча сабаклар бирә.

Фәндә беренче адымнары шәкерт елларында ук башлана. Акмулла шигырьләрен туплап, әдип турында мәкалә язып бастыра. Гарәп дөньясы, ислам тарихы белән кызыксына. Г.Баттал мәдрәсәдә гади укытучы гына булмый. Ул татар тарихын укытуны оештырган беренче педагог була, “Төрек-татар тарихы” дигән дәреслек яза һәм 1912 елда аны үз хисабына бастырып чыгара. Г.Баттал татар әдәбияты буенча Г.Ибраһимов белән махсус “Яңа әдәбият” исемендә дәреслек әзерли, аның беренче басмасы 1914 елда басыла.

1913 нче елда Казанга килеп, дүрт ел “Йолдыз” газетасында эшли. “Төрек дили курумы” институтында эшләүче, чыгышы белән Урал якларыннан булган Габделкадыр Инан бер мәҗлестә ясаган чыгышында Габделбари Батталның “Йолдыз” газетасында эшләве турында болай ди: ”Г.Баттал-Таймас 1913 елда Казанга килү белән “Йолдыз” газетасында секретарь булып эшли башлады. Һәм шул заманнын бу газетаның гамәли редакторына әйләнде. Басманың нәшире вә мөхәррире, атаклы педагог Һади Максуди “Йолдыз” битләрендә сәяси, милли мәсьәләләргә урын бирүгә караганда ысулы җәдид, халык мәгарифе мәсьәләләренә урын бирде, матбугат өлкәсендә цензура кануннарына туры килмәве мөмкин булган әйберләрне басудан качарга тырышты. Габделбари исә газетага яңа рух, яңа юнәлеш бирде. Атаклы педагог-редактор, як-якка карап эш итә торган Һади Максуди белән кыю, тәвәккәл эш алып барырга яратучы Таймас арасында, күрәсең, фикер ягыннан каршылыклар аз булмый. Аның 1917 нче елда газетадан китүенең сәбәбе дә шуңа барып тоташты булса кирәк...”

Ул “Корылтай” газетасын оештыра. Кызыллар тарафыннан кулга алынып, төрмәгә утыртыла. Аннан чыгарылгач, Петропавелга китә, Г.Исхакый белән берлектә “Маяк” исемендә газета чыгаруда катнаша. 1920 елда Бакуга килеп чыга, анда болганышлар булу аркасында, кире Әстерханга кайта. Соңыннан Г.Баттал яшерен генә Казанга кайта, гаиләсе белән очраша. 1921 елда чикне яшерен үтеп, милләттәшләре ярдәмендә Финляндиягә барып чыга, анда 3 ел тора, балалар укыта. Германиягә барып, С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән очрашып кайта.

1925 елда Г.Баттал Төркиягә килеп урнаша. Истанбулда төрек телендә “Казан төрекләре” исеме астында китап бастырып чыгара. Төркиядә Ататөрек заманында “фамилия” бирү шаукымы вакытында ул үзенең чын фамилиясенә өстәмә итеп “Таймас” кушаматын ала. Ул кайда гына эшләмәсен, фәнни-тикшеренү эшен ташламый. Аның төрек теленә караган хезмәтләренә Ататөрек дә игътибар итә. Туган халкы, аның әдәбияты, күренекле кешеләре турындагы хезмәтләре Голландиядә атаклы Брилл нәшриятында чыга торган журналларда басыла. Төрек телендә “Ризаэтдин Фәхретдин оглы”, “Галимҗан Баруди”, “Муса Ярулла Биги”, “Ике бертуган Максудилар” дигән китаплар бастырып чыгара. 1969 нчы елда вафат була.

Төп өлеш эчтәлектә китапта китерелгән бүлекләр исеме белән бирелде һәм шул бүлекләргә анализ ясалды.


  1. Төп өлеш

2.1 Чыгышы һәм белем алуы

Октябрь инкыйлабыннан соң 5-6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең — төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган» Һ.Максудиның совет властена кирәге калмый. 1927 елда аңа Совет хөкүмәте тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Һ. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була.

Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 январенда алына. Ул ВСФП-Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет властена каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар — НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә жибәрелә

1938 елның 10 январенда Һ.Максудига ачылган «Эш», сәләмәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февральдә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.

Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында Төркиянең Анкара шәһәрендә чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә Г.Баттал - Таймасның (1941 ел 17 декабрь) Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга. Анда: «Һ.Максуди төрки дөньяның танылган фикер адәмедер. Ул Анкара хокук факультеты профессоры Садри Максуди Арсалның олы туганыдыр, һәм С.Максудиның бу дәрәжәгә житүендә олы туганының да роле, тәэсире зурдыр” дигән юллар да бар.

Г.Баттал бертуган Максудиларны якыннан белгән. “Миңа аларның тормышлары да, иҗтимагый –сәяси карашлары да, югары әхлаклы затлар булуы да бик яхшы билгеле иде”,- дип яза Г.Баттал-Таймас.

Б бүлегенең бу өлешендә Г.Баттал –Таймас Ә.Максудиның тумышына һәм белем алуына кыскача гына туктала. “Низаметдин Максуди олы улы Әхмәтһади ны Казанга алып барып, Күл Буе исемле мәдрәсәсенә укырга китереп куя. Ул бик зиһенле бала булып чыга. Иске мәдрәсә диварларына гына бикләнеп, иске ысуллар белән генә чикләнми. Шәһәрне икегә бүлгән, мөселманнарны урыслардан аерып торганБулак елгасының урыслар ягына да барып чыга, алар дөньясы белән дә таныша башлый. Казан университеты һәм урыс җәмгыятенең хәлләре хәлләре белән дә кызыксына. Урыс телен үзлегеннән, аннары укытучы яллап өйрәнә башлый. “Тәрҗеман “газетасын, Истамбулда басылган китапларны яратып укый, тормыш , яшәеш турында уйлана, дөньяны тирәнрәк аңлый, таный башлый, күзләре киңрәк ачыла бара,”- дип яза.

    1. Ысуле җәдид”че

Бу өлештә автор Ә.Максудиның педагог буларак эшчәнлеген яктырта һәм аңа үз бәясен бирә. Әхмәдһади Максуди иске, кадими мәдрәсәләрдә укытуның тормыштан ераклашкан, артта калуын күрә, яңача, җәдидчә укыту, тормышка файдалы белем бирә торган уку-укыту юлын сайлый. Шуңа күрә дә ул “учительлек” юлын сайлый. Шушы вакытта аңа Бакчасарайдагы Зинҗәрле мәдрәсәсеннән гарәп теле укытучысы сыйфатында чакыру килеп төшә. Бирегә килгәч, ул Исмәгыйль бәй Гаспралы илә таныша, аннан яңача укыту методикасын өйрәнә. Гаспралының “Хуҗа-и- сыбьян” исемле яңача ысул белән язган китабына ияреп, Казанга кайткач, “Мөгаллим әүвәл”, “Мөгаллим сани” исемле уку китаплары яза. Бу китаплар танылу алалар һәм моның белән канатланган Әхмәдһади Максуди “Ысулы җәдид” мәктәпләре өчен яңа төр дәреслекләр язуга керешә.

Ул бу метод буенча укытучылар тәрбияләүгә дә, яшь муллалар арасында бу методны тормышка ашыручылар әзерләүләргә дә күп көч куя. Хәтта татар байлары, сәүдәгәрләре арасында да аңлату эшләре алып бара, аларның ярдәмнәрен дә күрә.

Бу чорда ысуле җәдидчә укыту түбәндәге юнәлешләрдә үсә барды:

  1. Туган телдә язарга һәм укырга өйрәтү

  2. Дин нигезләре буенча белем бирү

  3. Гарәп теле нигезләрен үзләштерү

  4. Дәүләт теле буларак урыс телен җиңел методлар белән укыту һәм үзләштерү.

Ул бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча да китаплар яза, мәктәп китабы һәм педагогикасына зур өлеш кертә.

Аның дәреслекләре бик популярлаша һәм бер-бер артлы басылып чыга. Алда әйтелгән дәреслекләренә “Сарыфи төрки”, “Нәхүи төрки” дигән китаплары грамматика һәм синтаксисны укытуда яңа төр дәреслекләр булды. Җамал Вәлиди,” бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгънәсендә фәнни хезмәтләр дә булды”, дип язды.

Казан шивәсенә нигезләнгән бу телне Әхмәдһади Максуди “татар теле” дип тә, “төрек теле” дип тә атамый, аны үзенчә “төрки тел” дип билгели. Әгәр мин аны “төрек теле” дисәм, патша цензурасы миннән пантюркизм эзли башлавы бар дип карый. Ә “төрки” дигән термин бездә, Урал, Казан якларында борын-борынгыдан таралган, шуңа күрә ул безнең милләтебез өчен ят сүз түгел, ди. Телебезгә нинди исем бирү мәсьәләсенә Ә.Максуди әнә шулай сак килгән.

Өстә күрсәтелгән икенче юнәлештә ул дистәгә якын китап яза. Ә гарәп теле укыту буенча аның “Истифак”(Башлангыч уку), “Истикмаль»(Төгәлләүче уку» исемле китаплары бар. Моннан тыш бу өченче юнәлеш буенча аның “Шифаһия” исемле китабы да булган.

Дүртенче юнәлеш- урыс телен укыту буенча аның яңа метод белән язылган, “Русистан” исеме астында чыккан 4 китаплы дәреслеге бар. Моның өстенә ул француз телен өйрәтү буенча “Френжистан»исемле китап та язган.

Автор бу бүлекне төгәлләп, Әхмәдһади Максудиның мәдәният һәм педагогика өлкәсендәге хезмәтләре турында “... күп кенә төрки халык укучыларының юлбашчысы, дөньяви белемнәр бирүдә юлдашчылар булдылар”, дип бәяли.

2.3 Журналистикада эшчәнлеге. “Йолдыз”чы

1905 нче елгы революция Русиянең төрки халыкларына да вакытлы матбугат оештыру хокукын бирде. 1906 нчы елның 15 нче январенда Әхмәдһади Максудиның “Йолдыз” газетасы дөнья күрә.””Йолдыз” газетасы төрки газетадыр, “Йолдыз” газетасы милли газета буларак оештырылды”, дип язып чыга мөхәррир һәм шундый гомуми сүзләр астында газетаның мәсләген билгеләүдән качарга тырыша. “Хәзер мәсләкләр чуалган заманда, бер генә мәсләккә таяну, безнең карашча, мөмкин түгелдер”,-дип язган Максуди. Аның бу сүзләреннән заманында, “һәр газетаның үзенә бер мәсләге булса, “Йолдыз” ның мәсләге мәсләксезлектер”, дигән сүзләр йөри.

Газетаның беренче саннары кече форматта, юка журнал булып чыга башлый, соңыннан ул көндәлек газета булып нәшер ителә башлый. Февраль революциясеннән соң, бернинди басымнарга дучар булмыйча, газета үзеннән-үзе ябыла. Заманында ул “Кояш” исемле газета белән ярышкан.

Автор билгеләвенчә, Әхмәдһади Максудиның журналистлык эшчәнлеге педагоглык эшчәнлеге кебек зур булмый. “Әгәр ул матбагачылыкка кермичә, журналистикага үзен бәйләмичә, бары тик педагогика, дәреслекләр язу, җәдидчелек өлкәсендә генә эшләсә, яхшырак та буласы булгандыр, чөнки анда журналистларга хас кыюлык, үткенлек юк иде, ул сугышчан публицист була алмады”,- дип, үз фикерен белдерә.


2.4 “Йолдыз” газетасы турында истәлекләрем. Газетада ничек эшли башладым

Г.Г.Баттал-Таймас бу бүлектә Әхмәдһади Максуди белән якыннан белешлеге һәм аның белән бергә булган эшчәнлеге турында сөйли.

Газетага эшкә килгәнче үк Г.Баттал Максуди белән таныш була, чөнки Троицкида укытучы булып эшләгәндә үк газетага мәкаләләр яза башлый. “Төрек-татар тарихы” исемле китабын бастыру нияте белән Казанга килгән Г.Баттал Ә. Максуди белән шәхси таныша. 1912 ел була бу. Бул елны “Йолдыз” газетасының 1000 нче саны чыгу уңаеннан мәҗлес оештырыла һәм анда Габделбари Батталны да чакыралар.

1913 нче елда автор хатыны белән Казанга сәяхәткә чыга. Кайбер дуслары, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов та Габделбари Батталны Казанда калырга һәм “Йолдыз” газетасының секретаре булырга кыстый башлыйлар. ”Син укытучы булуга караганда, табигатең белән мөхәррир кеше. Троицк кебек бер провенциаль җирдә сүнеп китсәң, бу безнең өчен дә югалту булыр. Һади абыйның газетасы коры сүз басу белән мавыга башлады. Бар да, шул газетаның секретарьвазыйфасын кабул ит тә, газетаны тәртипкә китер”,- дияләр иде ди ул.

Һади әфәнде, һичшиксез, акыллы, дәрәҗәле һәм күп белемле кеше булса да, аңа тәвәккәллек җитми иде, артык сак, шикләнүчән иде. Билгеле булганча, яхшы газетчы-журналист булу өчен кыюлык һәм тәвәккәллек тә, үткенлек һәм батырлык та, вакыты белән оятсызрак булу да кирәк ди Баттал истәлекләрендә.

Тик газетага яңа рух өстәргә теләгән Габделбари Баттал Әхмәтһади Максуди белән каршылыкларга, бәхәсләргә дучар була, чөнки икенчесе ул-бу була күрмәсен дип элеккеге позицияләреннән чигенмәскә тырыша.

“Үзен тәҗрибәле һәм күпне белә торган кеше дип санаган Һади әфәнде белән миңа аерым мәкаләләрне басу, газетаның йөзен, юнәлешен яңарту турында еш кына бәхәсләшергә, үземнең тәкъдимнәремне фактлар белән дәлилләргә туры килә һәм бу кайбер очракларда бушка китми, ул минем сүзләремнең дөрес һәм файдалы икәнлеген танып, аларны кабул да иткәли иде”,-дип яза автор.

Газета хезмәткәрләре арасында яңа секретарьне яклаучы табылмый, чөнки алар Әхмәдһади Максуди мәктәбен үткән кешеләр була. Хәтта газетага эшкә килгән драматург Г.Камал да бернәрсәгә катнашмый торган була. Дөресрәге, бу вакытта Галиәсгар Камалның сәламәтлеге какшаган һәм ул инде иҗат эшеннән дә аерыла башлаган була.

Бу өлешкә нәтиҗә ясап, Г.Баттал-Таймас Ә.Максудины асылы белән яхшы, хуш табигатьле булса да, ара-тирә, сәбәпле-сәбәпсез мактанырга, үзен зур кеше итеп күрсәтергә тырыша торган кеше итеп күрсәтә. Бу аның газетага язган мәкаләләрендә дә чагылган. Моны күргән башка газета хезмәткәрләре бу нәрсәне үз матбугатлары битләрендә мәзәк итеп яктырта торган булганнар.


2.5 “Йолдыз”дан китүем.















  1. Йомгак

Г.Г.Баттал-Таймас, бу китабы басылып чыкканнан соң, күп кенә хатлар ала. Шуларның берсен генә мисал итеп китерәм.“Халкыбыз өчен зур хезмәтләр күрсәткән бөек кешеләребез турында китаплар язып чыгаруыгыз Сезнең зур хезмәтегездер. Аллаһы тәгалә Сезгә саулык,бәхет һәм озын гомерләр насыйп итсен”. Хәмит Рәшит. Нью-Йорк, 27 декабрь, 1958 ел.

Г.Г.Баттал-Таймасның икенче бер күренекле шәхесебез Галимҗан Барудига багышланган “Галимҗан Баруди” дигән китабы белән танышу теләге дә зур.

С.Максудиның без белмәгән, Төркия китапханәләрендә яткан хезмәтләре күптер дип уйлыйм. Ул хезмәтләр дә халыкка кайтарылыр.Аның тормышы һәм хезмәтләре зур бер эпоханы үз эченә ала. Ул , беренче чиратта, зур гыйлемгә ия зыялы татар, икенчедән, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, милләт өчен армый - талмый эшләүче (бигрәк тә Россиядә яшәгән чоры), өченчедән, төрек халкының телен, мәдәниятен үстерүче. Шулай ук миндә олы галим , төбәгебезнең бөек шәхесе, милләттәшем буларак горурлык һәм соклану хисләре уята.

Китапның Әхмәтһади Максудига багышланган өлеше дә кызыклы мәгълүматларга бай. Шулай ук китапның ахырында С.Максуди турында 1990 нчы елдан башлап Татарстан матбугатында басыла башлаган материаллар исемлеге туплап бирелә. Бүген исә аларның саны күпкә артык.

Татарның күпме бөекләре туган илдән читтә яшәп, читләргә хезмәт итәргә мәҗбүр булган, читләр өчен “безнеке” гә әверелгән. Эшемә татар халык җыры “Бик еракта идек без” не эпиграф итеп алуым очраклы түгел. Сагынабыз, Сезне, татарның бөек уллары! “Ай әле бик еракта идек без...”дип бер генә җырламагансыздыр Сез. Табылдыгыз , илгә кайттыгыз, онытылмадыгыз!



  1. Кулланылган әдәбият


  1. Г.Г.Баттал-Таймас. “Ике бертуган Максудилар” .Тормышлары, иҗатлары вә әсәрләре. Төркекчәдән татар һәм рус телләренә тәрҗемә, кереш сүз, библиография, шәрехләр Ә.Г.Кәримуллинныкы. Казан: “Татарстан фәннәр академиясенең “Фән” нәшрияты, 1999. 139б




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!