Просмотр содержимого документа
«Г.Тукай."Безнең гаилә".»
Г.Тукайның
“ Безнең гаилә”
шигыре
Максат:
1) Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, “Безнең гаилә” шигырен уку;
2) Укучыларда тыңлап аңлау, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү;
3) Укучыларда әти-әниләргә, туганнарга карата хөрмәт хисен уяту.
Габдулла Тукай – татар
халкының
бөек
шагыйре.
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
Г. Тукайның балачагы.
Сабыйга биш ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.
Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»:
аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар .
Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә Кырлайның роле зур була.
Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә.
Г.Тукай рус классында укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса.
Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә.
2011 ел – Татарстанда Тукай елы.
2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлады.
Г. Тукай музейлары.
Кушлавычта Тукаевлар музей-йорты.
Өчиледә Тукай музее.
Казанда Габдулла Тукай музее.
Габдулла Тукай һәйкәлләре.