ТЕМА: Гаиләдә өй икътисадын (экономикасын) алып бару. Керемнәр һәм чыгымнар
МАКСАТ:
Өйрәтүле:Укучыларны өй экономикасын алып бару серләренә төшендерү.
Белемнәрне киңәйтү:Анализларга, чагыштырырга өйрәтү. Гаилә бюджетын исәпләргә өйрәтү.
Тәрбияви:Укучыларда сак караш, әйберне кирәкмәгәнгә исраф итмәү сыйфатлары тәрбияләү. Азыкны экономияләп тоту алымнары б-н танышу. Электр энергиясен, суларны экономияләү алымнарын өйрәнү.
ДӘРЕСНЕ ҮТКӘРҮ МЕТОДЫ: дәрес аңлатма - әңгәмә рәвешендә бара.
ДИДИАКТИК МАТЕРИАЛ: дәреслек, схемалар, таблица, компьютер, интерактив такта.
ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ: география-9 класс, икътисад һәм бизнес-10-11 класс,базар икътисадыннан 20 дәрес-10 класс.
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
I. Оештыру өлеше.
А)укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшереп чыгу.
Б) укучыларга психологик юнәлеш бирү.
В) үткәннәрне кабатлау
нинди төр тукымаларны беләсез?(табигый, ясалма)
ни өчен ясалма һәм табигый дип аталалар?
II.Танып белү активлыгын формалаштыру
Укытучы әңгәмәсе:
Укучылар бүген без сезнең белән яңа бүлеккә “Өй икътисады” бүлегенә керешәбез. Курс хәзерге кризис шартларында иң актуаль темаларның берсе булып тора. Икътисад – экономика- грек сүзе- эйкос -хуҗалык, номос – закон дигәнне аңлата. Димәк, икътисад- өй хуҗалыгын алып бару турындагы закон булып чыга.
Безнең һәркайсыбыз аерым гаиләләрдә яши. Без анда тәрбия алабыз, ял итәбез, эшлибез, үзебезнең якын кешеләребез белән тормыштагы уңышларыбыз-уңышсызлыкларыбыз турында сөйләшәбез, кичерешләребез белән уртаклашабыз.
Гаилә - җәмгыять тормышының иң мөһим социаль һәм икътисади чыганагы, аның хәрәкәтчел ячейкасы, һәр кеше өчен гаилә - башлангычның да башлангычыбулып тора.
Белгәнебезчә гаилә бик күп функцияләрне үти, аларның иң мөһимнәре: репродуктив (җәмгыятьне кабат җитештерү), регулятив (гаилә әгъзаларының аралашуы) коммуникатив (гаилә әгъзаларын тәрбияләү), социаль һәм икътисади функцияләр.
Гаиләнең икътисади функциясе түбәндәге состав өлешләреннән тора:
Гаиләдә куллануны оештыру, индивидуаль яки шәхси җитештерү хуҗалыгын алып бару; боларга гаилә әгъзаларына көнкүреш хезмәте күрсәтү, шәхси, ярдәмче хуҗалык, индивидуаль хезмәт эшчәнлеге, шәхси эшмәкәрлек, шәхси гаилә предприятияләре төзү, шәхси гаилә милеген туплау һәм аны мирас итеп тапшыруны тэимин итү керә.
Гаилә бюджетын булдыру һәм файдалану буенча финанас эшчәнлеге акчаның килеп керүеннән башлап, аны товар (хезмәт күрсәтү) өчен тотуга кадәр хәрәкәтен һәм акча туплануны үз эченә ала.
Гаилә әгъзаларының иҗтимагый һәм кооператив җитештерүдә катнашуы.
Кешене шәхес һәм хезмәт иясе буларак тудырып үстерүгә - балаларны гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хезмәткә хәзерләү, алачак профессиясенә юнәлеш бирү, икътисади тәрбия, хуҗа кеше формалаштыру.
Гаиләнең әле генә санап киткән функцияләрен “Гаилә икътисады”өйрәнә
Гаилә икътисады ул - гаиләнең үз әгъзалары ихтыяҗын канәгатьләндерүгә, әйләнә-тирә белән эшлекле бәйләнешләр урнаштыруга, ресурсларны кабат торгызуга, товар һәм хезмәт җитештерүгә юнәлтелгән көндәлек икътисади тормышы турындагы фән.
Гаилә икътисадының бурычлары:
Гаилә әгъзаларының ихтыяҗ һәм теләкләрен мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү, алмашулар һәм файдалы килешүләр ясау.
Гаилә ресурсларыннан рациональ файдалану.
Акча һәм вакытны планлаштыру,экономияле тоту.
Өй эшләренә хуҗалык исәбен һәм хезмәтне фәнни оештыруны куллану.
Ихтыяҗ ул- аңлы рәвештә нәрсәне булса да үзеңдә булдыру теләге. Без һәрвакыт ашау-эчү, җылылык, саклану, хезмәт, аралашу ихтыяҗларын кичерәбез. Ресурслар – кешенең үзендә, гаиләдә, предприятиедә, җәмгыятьтә, дәүләттә булган барлык әйберләр ул. Бу- техника, технологияләр, материаллар, кешеләр. һ.б.
Ата-аналар гаиләне тоту өчен эшли, ә абый-апалар аларга булыша. Гаилә бюджетында синең өчен тотылган чыгымнар да шактый зур. Боларга ашу-эчү, өс, аяк киемнәре, уку, төрле түгәрәкләр, класстан тыш чаралар керә. Билгеле, бала өчен тотылган чыгымнар - әти-әни бурычы ул, әмма ул бала да ата-анага булышырга тиеш. Әле күптән түгел генә гаилә дә төп чыганак ата-ананың хезмәт хакы торса, хәзер сез үзегез дә өйгә табыш китерә аласыз. Сезгә эшләргә мөмкинлекләр бар. Укучыларның керемнәре төрле чыганаклардан торырга мөмкин: Ресурс ул- акча кереме, кыйммәтле кәгазьләр, тупланган байлык, гаилә әгъзаларының физик һәм интельлектуаль байлыклары
Ата-аналардан – көндәлек кирәк-ярак өчен бирелгән акча.
Индивидуаль хезмәт эшчәнлегеннән – гамәли сәнгать иҗаты, уенчыклар ясау, видео-радиоаппаратуралар төзәтү.
Сатып алу эшчәнлегеннән – газета - журналлар сату, базар конъктурасын(хәлен) өйрәнү.
Эшкә алынып эшләүдән-дәүләт яки гаилә предприятиясендә.
Төрле хезмәт күрсәтүләрдән – вакытлыча бала карап тору, пенсионер һәм инвалидларга продуктлар сатып алу, аларның өйләрен җыештыру һ.б.
III.Практик эш №1
Гаилә ресурсларын тасвирлагыз, арттыру чараларын ачыклагыз.
Гаилә әгъзаларының иркен борчылуларсыз яшәве өчен кирәк булган товарлар, хезмәт күрсәтүләр, төрле шартлар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе муллык дәрәҗәсе дип атала. Гаилә дәүләт учреждениеләре, төрле предприятияләр, фирмалар белән тыгыз элемтәдә яши. Табигатьтә мәтдәләр алмашы барган кебек ил икътисадында да акча средстволары әйләнеше бара
Гаилә бюджеты – билгеле бер вакыт аралыгындагы барлык керем һәм чыгымнарның суммасы, икенче төрле итеп әйткәндә акча янъчеге.
Керемнәр- ул гаиләгә кергән акча, байлык, табыш. Барлык керемнәр алда әйткән муллык дәрәҗәсен билгели.

Чыгым – ул нәрсәгәдер тотылган, туздырылган акча, байлык. Чыгым төрләре берничә төркемгә бүленә.
Гаиләдә керем белән чыгымны үлчәү тәлинкәләре итеп күз алдына китереп карыйк: үлчәү тәлинкәсенең бер ягында керемнәр, икенче ягында чыгымнар булсын, әгәр
к ерем |


ч ыгым |


Бу гаилә бурычка яши. Бу гаилә өчен уңайлы түгел билгеле, моны булдырмас өчен гаиләгә күп көч куярга кирәк. Әйдәгез әле хәзер керем һәм чыгымнарны бүлеп карыйк. Сезгә сүзтезмәләр бирелгән, шуларны таблицага дөрес итеп урнаштырырыга кирәк.
хезмәт хакы(80%)
торак өчен тәләү, салым(25%)
пенсия, степендия, төрле пособияләр(9%)
туклану(40%)
шәхси хуҗалык керемнәре(4%)
көтелмәгән чыгымнар(5%)
кино-театр, музейларга бару(10%)
өй өчен кирәк-яраклары, мебель, кием-салымнар (20%)
башка чыганаклар(2%)
туплап бару,җыю(5%
Гаилә бюджеты структурасы
Димәк гаиләдә бюджет баланста булсын өчен без үз дәүләтебезнең яшәү рәвешен төгәл белергә тиешбез. Бу эшне бухгалтерлар алып бара. Гаилә бухгалтерлары гадәттә әниләр булалар.
Без сезнең белән керемнәрне карадык, сезнең җавапларыгыз белән без чыгымнар өлешенә килеп кердек. Санап карыйк әле, нинди чыгымнар була икән: мәҗбури түләүләр, туклану, промышленность әйберләре, сәнгать-көнкүреш түләүләре
Чыгымнарны якынча ике төркемгә бүләргә мөмкин: даими, үзгәрүчән (сезонлы, озак вакытлы, көтелмәгән).






Бирелгән таблицадан карыйк әле, кайсы чыгым нинди төркемгә керә?
Чыгымнар классификациясе
Чыгымнар | Чыгымнарның эчтәлеге |
Салым, мәҗбури түләүләр | Салым, торакка түләү, телефон, электр энергиясе, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбендә укулар, кредит, ссуда. |
Туклану | Азык-төлек сатып алу, кышкы запаслар, ашханәдә туклану, кафе, бар, ресторан. |
Хуҗалык кирәк-яраклары | Кием, аяк киемнәре, техника, радио-телеаппаратура, квартира ремонтлаулары, шәхси гигиена әйберләре, химчистка, өчен түләү. |
Шәхси куллану әйберләре | өс киеме, эчке кием, аяк киемнәре, урын-җир әйберләре. |
өй кирәк- яраклары | Мебель, яктырткычлар, паласлар, картина, сәгать, хрусталь. |
Көнкүреш техникасы,өй хуҗалыгын алып бару кирәк-яраклары | Электр миче, газ плитәсе, суыткыч, кухня кирәк-яраклары, савыт-саба, тузан суырткыч, кер юу, тегү, бәйләү машиналары. |
Информацион, мәдәни чыганаклар | Телевизор, радиоалгыч, видеомагнитофон, фотокиноаппаратуралар,аудио-видеокассеталар, китап, газета-журналлар, кино-театрларга барулар |
Спорт,туризм,шәхси шөгыльләр, ял. | Туризм, спорт әйберләре, шәхси шөгыльләр өчен кирәкле инструментлар |
Транспорт | Җәмәгать транспортында, шәхси машиналарда, мотоциклда, велосипедта йөрү,техник хезмәт күрсәтү салоннарында түләүләр |
Төрлеләр | Балалар уенчыклары, медицина түләүләре һ.б. |
Бирем: таблицада бирәлгән чыгымнарны төркемнәргә бүләргә:
1 бригада - даими һәм сезонлы
2 бригада - даими һәм озак вакытлы
3 бригада - даими һәм көтелмәгән чыгымнар.
Хәзер әйдәгез карыйк әле, без теләгән әйберне бүгенге кризис вакытында алмыйча торып буламы икән? (укучылар җавабы тыңлана)
Практик эш№2:кызлар төркемнәрдә эшлиләр
1 Әниегез сезгә кесә акчасы бирүгә каршы, чөнки син аны тота белмисең, дип саный, ә әтиегең сезнең яклы. Сез үзегез ничек уйлыйсыз? Ни өчен?(Җаваплар тыңлана)
2.Әти-әниегез сезгә атна саен 300 сум акча биререгә карар кылдылар. Ул акчаны нәрсәгә тотасыз?(Җаваплар тыңлана)
Мәҗбури түләүләргә тулырак тукталып китик әле: безгә иң таныш булган торак өчен түләүләр (укучыларның аңлатмалары)
а)җылылык өчен түләү башлыча ягулык чорында күбрәк түләнә. 77% җылы өчен булса, 23% җылы су өчен, шул 77% күп өлешен без исраф итәбез. Ләкин бит экономияләү юллары бар: тәрәзә,балкон, ишекләрне җылыту, мебель куйганда җылылык чыганагын томаламау, батареяларны артык буямау,
б) газ өчен түләү,
в) су өчен түләү: хәзер күп кеше счетчик куйдырды һәм суны мөмкин булганча экономияләргә тырышалар
г) радио өчен түләү даими,
д) телефон өчен түләүләр, хәзерге вакытта телефон өчен түләү сөйләшкәнгә карап түләнә,
е) электр энергиясе өчен түләүләр. Счетчик буенча түләнә. Хәзерге вакытта без телевизордан күп ишетәбез ут өчен түләргә күп килә, дип. Шулай булса да без утны экономияли алабыз. Кирәкмәгән лампочкаларны сүндереп, яки сәгать 11дән соң эшләп.
Шулай итеп без сезнең белән гаиләдә булган керем һәм чыгымнарны карап үттек.
IV.Йомгаклау. Дәрестә алган белемнәрне кабатлап, гомумиләштереп үтик әле.
Гаилә бюджетын сез ничек аңлыйсыз? (гаилә бюджеты ул билгеле бер вакыт аралыгында керем һәм чыгымнарныңструктурасы, берләшмәсе)
Керем һәм чыгымнар турында нәрсәләр белдегез? (керем – гаиләгә кергән байлыклар җыелмасы булса,чыгым – билгеле бер максатка акча тоту, сарыф итү)
Сезнең өчен гаилә бюджеты нәрсәне аңлата? (әти-әнинең хезмәт хакы, бакчадан кергән табыш, җәй кәне минем эшләвем, апам, яки абыемның эшләп тапканы, степендия, әби-бабамнарның пенсия акчалары)
Нинди мәҗбури түләүләр беләсез? (торак өчен түләү, кредит, ипотека,музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе өчен, бабалар бакчасы өчен, электр, газ, телефон, транспорт, бакча хуҗалыгы өчен, юл өчен тәләүләр)
V. Рефлексия
Дәрес сезгә ошадымы.
Нәрсәләр белдегез.
Билгеләр.
VI.Өй эше. Әти-әниләр белән сөйләшеп түбәндәге сорауларга җавап хәзерләп килергә:
1). Туклануга күпме акча китә?
2). Төрле вак-төяккә күпме акча тотыла?
3). Сезнең гаиләдә акчаны ничек итеп азрак туздырырга мөмкин?
4). Январь аенда, ашаудан башка, күпме акча тотылган, нәрсәгә тотылган?
5). Коммуналь түләүләр нәрсә ул, ничек итеп чыгымнарны киметергә мөмкин?
Дәрескә анализ
Класс уртача белемле гуманитар юнәлештә. Көчле укучылар математик класска тупланды. Төркемдә 12 кыз, бер укучы санаториядә булу сәбәпле катнашмады.
ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ: Гаиләдә өй икътисадын (экономикасын) алып бару. Керемнәр һәм чыгымнар
КУЕЛГАН МАКСАТЛАР: Укучыларны өй экономикасын алып бару серләренә төшендерү. Гаилә бюджетын исәпләргә өйрәтү. Укучыларда әйбергә, байлыкка сак караш, әйберне кирәкмәгәнгә исраф итмәү сыйфатлары тәрбияләү. Азыкны экономияләп тоту алымнары б-н танышу. Электр энергиясен, суларны экономияләү алымнарын өйрәнү.
ДӘРЕСНЕ ҮТКӘРҮ МЕТОДЫ: дәрес аңлатма - әңгәмә рәвешендә бара.
ДИДИАКТИК МАТЕРИАЛ: дәреслек, схемалар, таблица, проектор.
ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ: география-9 класс,икътисад һәм бизнес-10-11 класс,базар икътисадыннан 20 дәрес-10 класс.
Дәрескә куелган максатларыма ирештем, кызлар теманы аңладылар. Тема 2 сәгатькә каралган, кызганычка каршы бу бик аз, билгеле.
Дәрескә горизонталь анализ
Этаплары буенча анализ ясау:
оештыру өлеше ничек үтте оештыру өлеше методик таләпләргә туры килде, озакка сузылмады
өй эше ничек тикшерелде, укутучы куйган уңай бәягә игътибар бирү ул объектив булдымы, нинди алымнар белән тикшерелде. өй эше оператив рәвештә тикшерелде, укчыларга уңай бәя куелды, сорау-җавап рәвешендә тикшерелде
укутучы яңа материал өйрәнүгә әзерләндеме, проблемалы ситуация тудырылдымы, метод-алымнар уңышлы сайланганмы, яңа материала аңлатканда үзәк булдымы, яңа материал ничек ныгытылды? Яңа материал өйрәнүгә әзерлек булды, дәрестә проблемалы ситуацияләр тудырылды, алымнар дөрес сайланды, яңа материал практик эш ярдәмендә ныгытыла барылды
укытучының өй эшен аңлатуы. Өй эше вакытында аңлатып бирелде
йомгаклау нинди формада оештырылды.Йомгаклау рефлексия-укучыларның үзләреннән нәтиҗә ясау юлы белән оештырылды
Вертикаль анализ.
дәреснаң гыйлемлелеге һәм аңлату дәрәҗәсе. Дәрес балаларга методик таләпләргә туры китерелеп аңлатылды. Укучылар белән тыгыз элемтә урнаштырылды
системалылык Аңлату системалы рәвештә алып барылды
теория белән белемнең бәйләнеше.Теория практикага бәйләнеп алып барылды, аңлатканнар практик эшләр ярдәмендә ныгытылып алып барылды.
теория белән практиканың бәйләнеше.Теория белән практик өлеш тыгыз бәйләнгән
күргәзмәлелек, техник чаралар. Таблица, комьютер
классның оешканлыгы, тәртибе, укучыларның дәрестә хезмәте, эш төрләрен чиратлаштыру Укучылар тәртипле укытучыны тыңлый беләләр, эш төрләре күп каралды.
укытучының класс белән контакты Укучылар укытучыны күз карашынна ук аңлыйлар, элемтә тыгыз, дустанә
педагогик такт.
укучының сөйләве, дикцияе, лексикасы, тышкы кыяфәте, үзенең тотышы.
укучыга индивидуаль яктан килү.Укытучы укучыларга индивидуаль якын килеп эшли
дәреснең темпы. Дәреснең темпы кызу, шулай булса да укучылар укытучыга күнеккәннәр, өлгерәләр
белемнәрнең ничек үзләштерелүе.Белемнәр канәгатьләнерлек.
бәя кую дөреслеге, бәяләрне әйтеп кую. Бәяләр укучылар белән сөйләшеп куелды
Текучев анализы
дәреснең максаты дөрес куелганмы.дәрестә максат дөрес куелган
дәреснең темасы дөрес куелганмы Дөрес
өйрәнелә торган бүлекнең , бу дәреснең тоткан урыны Дәрес бирелгән курста беренчесе
тәрес тибы, аның төзелеше, уңышылмы Аңлатмалы- кәрсәтмәле
дәрестә читкә китүләр булдымы Юк
дәреснең фәннилеге нинди дәрәҗәдә (дөрес булмаган билгеләмә, термин һ.б. әйткәндә хата китмәдеме, тема белән максат туры киләме)Барлык билгеләмәләр дәрес темасына туры килә, дәресән читкә китхләр булмады.
дәреснең теоретик материалы артык катлаулы, күнегүләр артык күп түгелме, дәрес материалы аңлашыламы, яңа материал ныгытыр өчен теория җитәрлекме, план үтәлеп бетелгәнме. План үтәлеп бетте, теория тиешле дәрәҗәдә бирелде,материал укучыларга аңлаешлы иде
укучының уйлау сәләтләре Уртача
күнегүләр дәрестә кулланылганмы, төрләре, формалары телдән, язма, фикерләү сәләтләрен үстерүгә нимгезләнгән иде
күргәзмә әсбапларга игътибар булдымы Булды
дәреслек ничек һәм нинди этапларда, формаларда кулланылды
дәреснең үткән материал белән бәйләнеше, аны аңлату нинди дәрәҗәгә куелган. Яңа бүлек үткән, темалар белән бәйләнеше юк
өй эшенең күләме, дәрес белән бәйләнеше, аны аңлату нинди дәрәҗәдә куелган Өй эшенең күләме СаНПиН таләпләренә туры килә.
укучыларнаң дәрестә активлыгы, мөстәкыйль эшләре, дәрес белән кызыксынуы, тәртипләре ничек Барысы да нормага туры килә
укытучыга характерристика, үз-үзен тотышы һ.б.
дәрес йомгагы, укучыларның белеме нинди күнекмәләр белән ныытылды, өйрәнелү дәрәжәсе, максатына. Дәрестә максатыма ирештем, үтелгән тема сораулар ярдәмендә ныгытылды, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе яхшы