СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Галимҗан Ибраһимов һәм матбугат. ( Әдипнең эшчәнлегенә багышланган теоретик материал)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Галимҗан Ибраһимов  һәм матбугат. ( Әдипнең эшчәнлегенә  багышланган  теоретик  материал)

Просмотр содержимого документа
«Галимҗан Ибраһимов һәм матбугат. ( Әдипнең эшчәнлегенә багышланган теоретик материал)»

Галимҗан Ибраһимов һәм татар матбугаты.

Галимҗан Ибраһимов - күпкырлы шәхес. Ул - ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, прозаик, тел галиме, җәмәгать эшлеклесе.

Заманында “Галия” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре татар дөньясына бик күп зыялы шәхесләрне тәрбияләп чыгара. Нәкъ шул мәдрәсәләрнең берсендә Галимҗан Ибраһимов та төпле гыйлем туплый. Шунда укып, аның рухи дөньясы байый һәм фикер офыгы киңәя. Әдәбиятны тормыш кыйбласы итеп сайлап ала. Бу вакытта ул күбрәк повесть һәм хикәя жанрына өстенлек бирә. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” повесте (1907), “Гыйшык корбаннары” (1908), “Борынгы ислам мәдәнияте” (1908-1909) дигән тарихи хезмәте чагыла.

Язучылык эше белән беррәттән матбугат эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Газета һәм журналларда сәнгать, әдәбият, әдәби тәнкыйть, милли театр өлкәсенә караган мәкаләләре даими бастырыла. Үз чорының яңалыкларыннан алып, хәл ителергә тиешле милли мәсьәләләргә кадәр күтәреп чыга. “Ирек” исемле авыл халкы һәм җир турында пропагандалаучы газета чыгара башлый. Соңрак “Безнең юл” исемле газетаның баш мөхәррире була. Бу газета журналга әйләнеп, безнең көннәрдә “Казан утлары” исеме белән чыгып килә. Димәк, әлеге журналга быел 100 ел була. Журналның чишмә башында үз заманында ук танылган талантлы шәхес Галимҗан Ибраһимов тора. Беренче санында ук аның “Иҗтимагый- әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы “ дигән мәкаләсе басыла. Бу зур күләмле хезмәт булганга күрә, мәкаләнең дәвамы киләсе санда чыга. Журнал укучылар тарафыннан яратылып кабул ителә. Журналның беренче саны май аенда чыга, шуннан соң ул ике айга бер чыга башлый. Баш мөхәррир Галимҗан Ибраһимов 1922 нче елның 27 июнендә “Татарстан” газетасында “Татар җөмһүриятенең икенче елында әдәбиятыбызның язмышы” дигән мәкаләсендә “Безнең юл” журналының тиражын арттырырга кирәк, дигән фикер әйтә. 1926 нчы елда партия өлкә комитетының матбугат бүлегенә журналның эчтәлеген үзгәртергә рөхсәт бирүен сорый. Моның нәтиҗәсе буларак , 1926 нчы елның 25 гыйнваренда бу мәсьәлә махсус тикшерелә. Журналга тагы бер бурыч куела: язучыларның төрле агымнарын җәлеп итәргә. Аларны 1925 нче елдан пролетар, крестьян, юлаучы язучы дип бүлеп йөртәләр. Галимҗан Ибраһимов мөхәррирлек иткән дәвердә басма тирәсенә төп каләм көчләрен туплый. Журналда төрле тәнкыйди бәхәсләр кузгатыла. Әлбәттә, аларда Г.Ибраһимов та катнаша. “Безнең юл” журналы - татар әдәбияты, аның тарихын яктырткан үз вакыты өчен әһәмиятле вызыйфалар башкарган басма. Шушы журналда басылып чыккан мәкаләләрнең берсендә Г.Ибраһимов “Татар совет язучылары” оешмасын төзергә кирәк дигән катгый фикер белдерә.

Г.Ибраһимовның 1907 нче елда “Әльислах” газетасында “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” исемле әсәре дөнья күрә. Яза башлауны шушы елдан санап, 1927 нче елда язучы иҗатының 20 еллыгын билгеләп үтәләр. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә моңа багышланган чараларның узуы – Галимҗан Ибраһимовның танылган шәхес булуын раслый. Чараларның барышы журналда яктыртылып барыла.

Мәктәп программасына Галимҗан Ибраһимов әсәрләре кергән. 6 нчы сыйныфта “Алмачуар” хикәясен , 7 нче сыйныфта “Кызыл чәчәкләр” әсәрен укучылар яратып укыйлар, анализлыйлар. Моннан тыш тагын әле ел саен Г.Ибраһимовка багышланган “ Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты” темасына фәнни – гамәли конференцияләр уза. Татар теле һәм әдәбияты атналыкларында әсәрләреннән өзекләр алынып, “Кызыклы башваткыч”, “Тамчы шоу” кебек уеннар оештырыла. Бу үз чиратында, автор әсәрләрендәге идея – проблемаларны ачарга ярдәм итә. Шулай ук китапханәләрдә әдип иҗатына багышланган хезмәтләр табып, “Агач – җимеше белән, кеше – эше белән”, “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”, “Хезмәт төбе – хөрмәт” темаларына укучылар тарафыннан мәкаләләр языла һәм район, республика газета - журналларында бастырыла. 8-9 нчы сыйныф укучылары “Татар хатыны ниләр күрми ?”, “Көтүчеләр” әсәрләренә таянып, тел галимнәре белән онлайн рәвештә диспут – очрашуларда катнашалар. Алар үзләренең фикерләрен дәлилләр китереп раслыйлар, вакыйгаларга күзәтү ясыйлар, чагыштыралар. Бу киләчәк тормышка әзерлек булып тора. Ел ахырында укучылар Галимҗан Ибраһимов тормыш юлына һәм иҗатына багышланган проект эшләрен яклыйлар. Ә бу эшләрнең чишмә башында туган тел мөгаллимнәре тора. “Кендек каны” тамган туган җиребезгә, әдәп – әхлак сагында торучы динебезгә, әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү дә нәкъ менә аларга йөкләнгән. Бу максатка ирешү өчен туган телләргә бирелгән сәгатьләрнең тиешле күләмдә булуы зарур. Туган тел сәгатьләренең кыскартылуы – максатчан юнәлештә эш алып баруга киртә булып тора.

Мәгариф даирәсенең туган тел сәгатьләрен саклап, үз урынында калдыру – аларның намус һәм хезмәт бурычы булып калыр, дип өметләнәбез!

Г.Ибраһимов - әдәбият тарихында үз сукмагын салып, зур мирас калдырып киткән шәхес. Әдәби әсәрләре, фәнни хезмәтләре, тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре, тел һәм әдәбият буенча дәреслекләре зур әһәмияткә ия, әле һаман да өйрәнелә.