СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"География-биология атналыгы"

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка предметной недели по географии и биологии, на татрском языке, для учаәихся 5-9 классов.

Просмотр содержимого документа
«"География-биология атналыгы"»

Татарстан республикасы Чирмешән районы Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе биология укытучысы Шигапова Рәмилә Вәлиәхмәт кызы һәм география укытучысы Сагирова Ландыш Мөҗип кызы үткәргән

География - биология” атналыгы эшкәртелмәсе.















Туймәт - 20015





ГЕОГРАФИЯ БИОЛОГИЯ АТНАЛЫГЫ ПРОГРАММАСЫ:



I көн “Географик – биологик викторина”



II көн “Табигать һәм без” Плакатлар һәм рәсемнәр конкурсы.

  1. Авылымның экологик проблемалары (5 - 9 сыйныфлар)

  2. Табигатьне рәнҗетмик (2 – 4 сыйныфлар)



III көн “Синең аша беләм мин, табигатьнең серләрен”

  1. Кроссворд, чайнворд, ребуслар чишү.

  2. Табышмаклар, кызыклы сораулар.



IV көн Ачык дәрес һәм дәрестән тыш чаралар.

Биология – география фәннәрендә татар халык иҗаты” (5 – 9 сыйныфлар) дәрестән тыш чара.



V көн “Табигатьнең җан авазы” (5 – 6 сыйныфлар) ачык дәрес.

VI көн КВН.

Йомгаклау.

Күңел ачу.









I көн “Географик – биологик викторина”

Без һәммәбез табигатьнең

Бер бөртеге, бер гөле,

Туып гомер итәбез дә

Җиргә китәбез кире...

Хәерле көн кадерле укучылар, табигатьне сөючеләр! Бүген безнең җыелуыбызның сәбәбе, бу атнаны биология – география атналыгы итеп игълан итәбез! Атналыкта табигать турында, аның күп кенә серләре турында белербез, биология, география фәннәренең бик тә кызыклы һәм үз өстендә күп эшләүне сорый торган, көчле рухлы кешеләрне яратучы фән икәненә тагын да ышанырсыз.

“Географик – биологик викторина”бызны кызыклы мәгълүматлар белән танышудан башларбыз.

Без барыбыз да беләбез, җирдән, җир астыннан бик күп төрле казылма байлыклар чыгарыла. Тыңлап карагыз әле, аларны кешеләр күпме алалар икән:

Беренче укучы:

Галимнәрнең исзпләвенә караганда кешелек тарихында җир астыннан 180 млрд.т күмер, 85 млрд.т нефть, 40 млрд.т тимер рудасы, 1,5 млрд.т бокситлар, 280 млн.т бакыр рудасы, 100 мең т алтын, 60 мең т уран чыгарылган. Шуларның 50 – 85 % ы соңгы 30 елга туры килә. Җир астыннан 1 елда чыгарылган минерал чималны тияргә 700 мең км га сузылган тимер юл составы кирәк булыр иде. Ә андый состав җир шарын экватордан 17 тапкыр урап алырга җитәр иде.

Икенче укучы:

Бүгенге көндә Иделгә 314 урыннан пычрак су ага. Әгәр бу хәл шулай дәвам итсә, тагын 20 елдан, АКШ галимнәре исәпләвенчә, безне Арал язмышы көтә. Идел белән Дон арасында үле территория барлыкка каләчәк, андагы халык экология качакларына әверелеп, төрле яктан яшәү урыны эзли башлаячак. Хлорлаганда су фенол белән кушылып диоксин дигән агу барлыкка китерә, һәм без аны теләсәк тә, теләмәсәк тә эчәчәкбез. Диоксинның 0,1 граммы гына да 45 куб метр суны агулый. Шулай итеп, су да үлә. Шуңа күрә аны сакларга кирәк. Без бүген тәүлеккә 315 л су тотабыз. Ә аш – су өчен 2 – 3 л су җитә ләбаса?!

Безнең каныбызның 90 % ы, мускулларыбызның 75 %, һәм хәтта сөякләребезнең 28 % ы судан тора. Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлегенең 40 % ы – әйләнә – тирәнең чисталыгына бәйле. Сәламәтлегебезнең 10 % ы гына ходай биргән сәламәтлек.

Өченче укучы:

“Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине тасвирларга мөмкин түгел, синең нәрсә икәнеңне дә белмичә, синнән рәхәтләнеп файдаланалар!” Сине яшәү өчен мөһим дип әйтеп булмый, син үзең яшәү, син үзең тормыш! Син безне әйтеп аңлата алмаслык шатлыклар белән тулыландырасың. Синең белән бергә, безнең күптән югалткан көчебез әйләнеп кайта. Синең ярдәмең белән безнең йөрәкләребезнең кибеп барган чишмәләре яңадан шаулый башлыйлар. Син җир йөзендәге иң зур байлык, җирдәге иң чиста, иң саф байлык!

Дүртенче укучы:

Чишмә. Әхмәт Исхак.

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Чишмә ничаклы тирәннәнрәк күтәрелсә, аның суы шул чаклы тәмлерәк, сафрак һәм салкынрак була. Тирән җир катламыннан бәреп чыккан бәрәкәтле чишмә суы кешенең тәнен сихәтләндерә, көчен дәрманын арттыра, кәефен күтәрә. Шуңа күрә дә андый чишмәләргә халык олы ихтирам белән карый, аларны сакларга тырыша.

Бишенче укучы:

Агачтан 20 меңнән артыграк төр продуктлар һәм эшләнмәләр ясала. Исәпләүләргә караганда, бер кеше үз гомерендә чама белән 200 ләп агачның юкка чыгуына сәбәпче була. Ул агачлар торак, мебель, уенчыклар, дәфтәр, газета, китап, шырпы һәм башкаларга тотыла. Шырпы итеп кенә дә безнең планета кешеләре ел саен 1,5 млн. Куб метр агач яндыралар.

Әйдәгез, исәпләп карыйк, табигатькә бурычыбызның бер өлешен генә түләр өчен булса да, без үз гомеребездә ел саен ничә агач утыртырга тиеш булабыз?

12 яшьтән утырта алабыз дип саныйк, якынча 70 кә кадәр яшәү тирәсен алабыз. 58 елга 200 агач утыртырга кирәк. Ә 1 елга 200:58=3,4. 3 яки 4 агач һәр ел саен.

Алтынчы укучы:

Җәнлекләр, кош – кортлар нигә юкка чыга соң?

Кешеләр кошларны, хайваннарны ит, тире, мех өчен аулыйлар, үсемлекләрне күпләп тамырлары белән җыялар, урманнар яна һ.б.

Машиналардан, завод – фабрикалардан агулы газлар, табигать дөньясын һәлакәткә китерә торган ташландыклар чыгарыла. Алар тереклек өчен зарарлы. Кешеләр төзегән сусаклагычлардан ясалма диңгезләр барлыкка килә. Никадәр сөрү җирләре, болынлыклар су астында кала. Никадәр киек – җәнлекләр, кош – кортлар, үсемлекләр һәлак була. Кешеләр төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерә. Бичара киек – җәнлекләр, кош – кортлар гомер буе яшәгән сулык – сазлыкларыннан мәхрүм ителә. Җәнлекләргә яшәр өчен, бала үстерергә һәм нәселен дәвам итәргә урын калмый.

Кешеләр басуларга миллионнарча тонна ашлама чыгара. Җәнлекләр һәм кошлар, аларның балалары, үсеп җиткәнче үк, шул ашламалар белән агуланып үлә.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?



Кешеләргә матурлыкны,

Сый – хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да –

Санап бетерерлек түгел . . .

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар,

Белмим, нәрсә белән бетәр?



Теләсә кайсы фән казанышлары кешегә файдага да, зыянга да юнәлтелергә мөмкин. Фән белемнәрне туплый һәм билгеле бер тәртипкә сала, ә менә шул белемнәрдән дөрес файдалану безнең үзебездән тора.

Хәзерге заманда кешелек биология, география, химия фәннәре казанышларыннан һич кенә дә баш тарта алмый. Шуңа күрә фәннәргә каршы түгел, ә культурасызлыкка каршы көрәшергә кирәк. Культура – ул күпъяклы төшенчә, әмма аның һәр өлеше белемлелеккә нигезләнә. Димәк, фәнне һәм аның казанышларын өйрәнү көннең мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

II көн “Табигать һәм без” Плакатлар һәм рәсемнәр конкурсы.

  1. Авылымның экологик проблемалары (5 - 9 сыйныфлар)

  2. Табигатьне рәнҗетмик (2 – 4 сыйныфлар)



Укучылар, ҖИР ни өчен елый?

Чишмәләр кипкән, кешеләр агачларны кискәннәр. Шуңа күрә ҖИР елый.

Әйе, балалар, табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош – кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз – үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.

Бу китап нигә кызыл төстә?

Кызыл төс сак булырга кирәклекне белдерә. Шуңа күрә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга кирәк. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә тәмам юкка чыгып баручы хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калу мөмкин түгел. Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән.

Әмма алар да бик аз сада гына сакланып калган, сирәк урыннарда гына очрый. Аларның да тәмам юкка чыгу куркынычы бар. Китапның яшел битләренә кайчандыр кызыл,сары, ак битләргә теркәлгән булып та хәзер сакланып калган җәнлек һәм үсемлекләр кертелгән.

Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең куллда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.

Әйдәгез бергәләп табигать сагына басыйк!

Җыр башкарыла : “Әбием әкиятләре.”

Киләчәктә үземнең торак пунктны ничек күз алдына китерәм:

- авылның бөтен урамнарына да асфальт җәелгән;

- кырлардан нефть алуны туктатырга, чөнки киләчәктә зур фаҗигаларга китерергә мөмкин;

- чишмә чистартылган һәм төзекләндерелгән;

- буа суы чистартылган, күп төрдәге балыклар үрчетелгән;

- әрәмәдә җиләк – җимеш бакчасы, ял итү өчен махсус урыннар ясалган;

- тирес түгү өчен кырга махсус урыннар казылган;

- фермалар төзекләндерелгән һәм чистартылган, механикалаштырылган приборлар кайтарылган;

- гараж тирәләре читартылган, яңа тракторлар, комбайннар кайтарылган.



III көн “Синең аша беләм мин, табигатьнең серләрен”

  1. Кроссворд, чайнворд, ребуслар чишү.

  2. Табышмаклар, кызыклы сораулар.

Фәнгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, тормышның география, биология фәннәре белән тыгыз бәйләнешен ачып бирү максатыннан атналыкның өченче көнен шулай атадык. Бүгенге ярышларда укучыларның дәресләрдә, түгәрәкләрдә алган белемнәре бәяләнә, нәтиҗә ясала. Төрле сыйныф укучылары катнашканга күрә, биремнәр укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып сайланды, балаларның актвлыгын үстерүдә, белемнәрен тирәнәйтүдә, ныгытуда, мөстәкыйльлекне үстерүдә мондый биремнәрнең әһәмияте зур.

Әйдәгез башлыйбыз.

Табышмаклар:

  1. Үзе шар, үзен беркемдә тәгәрәтә алмый? (Җир шары.)

  2. Кыш буе йоклый, җәй буе эчә. Бу нәрсә? (Җир.)

  3. Ипи түгел, су түгел, авыр түгел, аз түгел, ансыз яшәү мөмкин түгел.(Кислород.)

  4. Булмаган җир сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су.)

  5. “К”дан башлап укысагыз, җир ашларга китә.

“Г”дан башлап укысагыз чәчәк атып үсә. (Көл, гөл.)

  1. Яфракларын чәйгә салалар, җимеше кызыл да, кара да, сары да, беләсезме, балалар? (Карлыган.)

  2. Агач бөгә, кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил.)

  3. Мичкә салсаң җеби, суга салсаң корый.(Балавыз.)

  4. Саз төбендә сары энҗе.(Ком.)

  5. Үзе шушында, үзе беленми, тышта беленә, күзгә күренми.(Һава.)

  6. Ятса таш, яксаң утын. Ул нәрсә? (Ташкүмер.)

  7. Диңгез суүсеме ламинария нинди химик элементка бай? (Йод.)



Кызыклы сораулар:

  1. Татарстандагы бер күл кыргый дуңгыз исемен йөртә. Ул кайсы күл? (Казандагы Кабан күле.)

  2. Күгәрчен сөте буламы? (Юк.)

  3. Республикабызның нинди шәһәре суда йөзә? (Алабуга.)

  4. Кайсы кошның сөте була? (Пингвин.)

  5. Дөньяда иң зур күл? (Каспий диңгезе 371 мең кв.км)

  6. Каргалар колониясе кайда яши? (Авыл янында.)

  7. Икмәк мичтә генә пешми, ә агачта да үсә. Икмәк агачының кайда үсүен беләсезме? (Һиндстанда.)

  8. Нинди бөҗәк диңгезне янгыннан саклап калган? (Күбәләк.)

  9. Су кайда коры була? (Географик картада.)

  10. Нәрсәнең мыегы аягыннан озынрак? (Таракан.)

  11. Кайсы материкны 4 ярымшарга урнашкан дип уйлыйсыз? (Африка.)

  12. Винни Пух үзенең болыт булуына нинди бөҗәкне ышандырмакчы булган? (Бал кортын.)

Өченче көнгә гомуми йомгак ясап шуны әйтергә кирәк. Әлеге биремнәрдә күргәнегезчә ныклырак белемле, җитезрәк укучыларыбыз төгәл җаваплар бирделәр. Хәзер шушы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Әлбәттә инде җиңгән укучыларыбызны бүләкләр көтә, рөхсәт итегез шушы истәлекле бүләкләрне тапшырырга.

IV көн Ачык дәрес һәм дәрестән тыш чаралар.

Биология – география фәннәрендә татар халык иҗаты” (5 – 9 сыйныфлар) дәрестән тыш чара.

Биология – география фәннәрендә татар халык иҗаты

Татар халык иҗатының төп факторларыннан берсе – туган тел, ягъни сүз. Туган телебезнең ифрат бай хәзинәсе үсеп килүче шәхескә әхлакый һәм хисси йогынты ясый. Бу гаять зур әһәмияткә ия.

Халык әйтсә, хак әйтә. Күп санлы табышмакларда, мәкаль һәм әйтемнәрдә, гыйбарәләрдә һәм сынамышларда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, аның көндәлек күзәтүләре чагылыш тапкан. Нәкъ менә үткер сүзнең чынбарлык күренешләренә нигезләнгән булуы халык җәүһәрләрен тудырган. Әлбәттә, мондый бай хәзинә элек – электән яшь буынны тәрбияләүдә киң файдаланылган.

Халык педагогикасының тагын бер тәрбия чарасы – табигать һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте. Әле борынгы бабаларыбыз ук тормышка акрынлап табигатьтән өйрәнгән – күзәткән, нәтиҗәләр ясаган, файдаланган. Боларның барысы йолалар, гореф – гадәтләр, халык иҗатында чагылыш тапкан. Ә алар үз чиратында үтә тәэсирле тәрбия чарасына әйләнгән. Уйлап карыйк әле, түбәндәге җәүһәрләр әйтелгәннәрнең төгәл дәлиле түгелме? Мәсәлән:

Суда туа, суга керсә үлә. (тоз)

Кар түгел – ак, боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри. (шикәр) һ.б.

Халык иҗатының бетмәс – төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу әдәби җәүһәрләр әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Шулай булгач, аны мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк.

(Татарстан республикасында үсемлекләр дөньясы турында өстәмә мәгълүмат.)

Сезнең игътибарыгызга “мәкаль – әйтем” уены тәкъдим итәбез. Мәкаль һәм әйтемнәрнең беренче өлешен игътибар белән тыңлап торасыз, ә аннары икенче өлешен дәвам итәсез. кул күтәреп җавап бирәбез, тыныч кына тыңлагыз:

  1. Су агып китә, (ком һаман кала).

  2. Коега төкермә, (кайтып суын эчәрсең).

  3. Суны учта (саклап булмый).

  4. Тимерче кулында тимер, (балавыз кебек эри).

  5. Каты таш ватылыр, (каты агач шарт сынар).

  6. Кул пычранса, су белән юарсың, (су пычранса: ни белән юарсың).

  7. Яңгыр яуса, (җиргә май).

  8. Кыртышы черегән агач бүрәнәнең (үзәге дә тиз чери).

  9. Сусыз бакча – (анасыз бала).

  10. Җил җилләми, (томан ачылмый).



Сезнең җавапларыгыздан күренгәнчә, татар халык иҗаты белән сез барыгыз да кызыксынасыз икән. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, әлеге биремнәр сезнең фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итте, тагы да белемнәрегезне арттырдыгыз һәм өстәмә чыганаклар белән эш итү алымнарына өйрәндегез.

Ә хәзер дәресебезнең икенче өлешенә күчәбез.



V көн “Табигатьнең җан авазы” (5 – 6 сыйныфлар) ачык дәрес

Максат:

Балаларда табигатькә мәхәббәт хисе, игътибарлы мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Балаларда зур иҗат көче, канатлы теләк, хыял, омтылыш, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Катнашалар: Тузганак, Кеше, Үги ана яфрагы – хөкемдар, Энҗе чәчәк, Яран гөле – яклаучы, Сары башмакчык, Кыңгырау чәчәк, Бака, Каен, Чыршы, Табиб, Судья, Бака яфрагы, Кычыткан,

Дәрес барышы:

Салмак кына көй ишетелә. Уенда катнашучылар пәрдә алдына чыгып тезелә, җыр башкарыла. (Әбием әкиятләре.)

Алтын нурлы кояш кисәкләп бүленми,

Мәңгелек Җир – Ана бүленми һич тә.

Без бәхет чаткысы өләшик дусларга,

Елмаю өләшик бу якты кичтә.

Тузганак: Исәнмесез, дуслар,

Исәнме, Табигать!

Ефәк яшел чирәм,

Җиләкле алан.

Ямь – яшел урманнар,

Чәчәкле болыннар,

Иркен утлавыкта

Уйнак колыннар!

Көн саен кешеләр якыннары, дус – ишләре, таныш – белешләре белән түгел, ә бөек зат – Табигать белән дустанә исәнләшсә, аның белән дөрес мөнәсәбәттә булса, җир йөзеннән мәңгелеккә югалган үсемлекләр дә, җәнлекләр дә, кошлар да бүген исән – имин яшәрләр иде. Кешеләр үсемлекләрне рәхимсез корыта, җәнлек һәм кош – кортларны үтерә, табигатьнең гүзәллеген җимерә, андагы матурлыкны чәлпәрәмә китерә.

(Кеше керә. Аның күкрәгенә “Кеше – табигать патшасы” дигән сүзләр язылган.)

Кеше: Мин – табигать патшасы. Куе урманнар, яшел аланнар, мул печәнле иркен болыннар. . . – барысы да минем биләмәләрем. Баһадир имәннәр, сылу каеннар, зифа чыршылар... – минем колларым! Ничек эшләргә теләсәм, ни генә кылансам да үз иркемдә минем.



(Күке бераз гына кычкырып ала, аннары тына.)

Үги ана яфрагы: ишетәсеңме, Кеше? (Набат.) Гүзәл табигатьсыкрый әрни, сызлана, яшь коя. Ул яшьләрдән океаннар хасил була, ул тула, ярларыннан аша. Аңыңа кил, Кеше! Табигатьтән башка-чиста саф һавасыз, көмештәй салкын сусыз, җырчы кошларсыз, лепер-лепер сөйләшүче агачларсыз....ничек яшәрсең син? (Пәрдә ачыла. Сәхнәдә хөкемнәр чыгару,законнар кабул итү залы күренеше. Катнашучылар алдан билгеләнгән урыннарга утыра).

Үги ана яфрагы: Игътибар! Сүз төп гаепләүчегә бирелә.

Энҗе чәчәк: Миңа сөйләргә бик кыен. Безне һәм безнең дусларыбыз- башка үсемлекләрне кешеләр һич кызганмыйча өзә, йолкый. Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм. Кеше табигатьне төзүсе, иҗат итүче булса да, нигә ул аңа аның язмышына битараф икән? Кечкенә генә бер үсемлекне бетерү, юкка чыгару табигатьтәге үзара бәйләнешне җимерә бит Мине өзәләр, ә минем орлыгым, шытып чәчәк ату чорына кадәр үскәнче ун ел вакыт кирәклеген күз алдына китерә микән соң алар? Ул чорда 1- сыйныфка укырга кергән сабый 10 га күчеп өлгерә бит, Хөкемдар иптәш! Үзегезне дә кочак-кочак җыялар, чәчәкләрегезне өзәләр, кулларында кысып сыталар, аннары ташлап китеп әрәм итәләр. Вакытын һәм чамасын белеп кенә өзс, сездән дә никадәр файда күрерләр иде.

Яран гөле: Үги ана яфрагы – файдалы үсемлек бит! Өзсәләр ни булган? Кешеләр чирләрен дәваларга уйлыйлар.

Үги ана яфрагы: Чама белән өзсеннәр иде. Яз көне минем чәчәкләремнән умарта кортлары да бал җыя. Аны уйлыйлармы соң?

Яран гөле: Хөрмәтле Энҗе чәчәк! Кешеләр сине дә дәвалану максатыннан гына өзәләрдер инде. Йөрәк өянәген дәвалаучы дару составына керергә кирәк булмаган сиңа!

Энҗе чәчәк: Чама белән генә өзсәләр, сүзем дә юк иде, анысы. Чама белмәүләренә аптырыйм! Ә кайчандыр кешеләр мине хйрмәт итә, минем турында риваятьләр чыгара иде. Минем белән табиблар да кызыксына иде. Үземнең шундый яхшылыкларым өчен мин нәрсә алдым соң? Минем дустым – болан мүге (ягель), кешеләр таптап киткәннән соң “сөяк - санакларын” да җыя алмый 30 ел газаплана, мескенем, ә чылбырлы трактор изеп китсә, 100 ел үз кыяфәтенә керә алмый. Шаһитлар, сез нәрсә әйтер идегез?

Ромашка: Ромашка минем исемем.

Минем чәчәкләрне җыеп

Чәчегезне юсагыз.

Хеден – Шолдерс шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләрем төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

“Смекта”, “Ренни” урынына

Мине эчсәң дә ярый.

Сары башмакчык: И минем газиз башкаем! Ниләр генә күрми дә, ниләр генә кичерми ул. Кешеләр мине дә кызганып тормый. Миңа чәчәк ату чорына җитәргә 18 ел вакыт кирәк.

Кыңгырау чәчәк: Безнең илдә 18 мең төр үләнчел үсемлек үсә. Аларның күбесе Кызыл китапка кертелгән. Шулар арасында кыңгырау чәчәк тә, умырзая, энҗе чәчәк, лалә, сары мәтрүшкә, чалма чәчәкләр һ.б. да бар.

Бака: Кешеләрнең рәхимсезлегенә чик – чама юк. Без – бакаларны бер дә сөймиләр, төрлечә рәнҗетәләр. Югыйсә, без зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгарабыз.

Бака яфрагы: Урманчының юлдашы мин.

Бәлага ул юлыкса,

Ярдәм кулымны сузамын,

Киселсә, я егылса.

“Бальзам Битнер”дан калышмый

Тырышам дәваларга.

Чәйгә салып эчерегез,

Авырган балаларга.

Кычыткан: Кычыткан усал, диләр,

Кычыткан чага, диләр.

Минем витаминнарымның

Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашаганыгыз бармы?

“Галина Бланка”, “Кубик Магги”

Минем кебек витаминнарга баймы?

Каен, Чыршы: Безнең хәлебез дә бик авыр.

Чыршы: Һәр яңа ел алдыннан куркудан дерелди үк башлыйм. Ә синең хәлең ничек соң, ахирәт?

Каен: И дукаем, Сылукаем! Мин яз көне зар елыйм. Минем тәнемне нәрсәләр белән генә тишмиләр дә ничек кенә җәрәхәтләмиләр. Бәйләп, ярамны дәвалап китәргә дә оныталар тагын.

Табиб: Җир планетасын күз алдына китерик. Әйдәгез, аның үпкәләрен, ягъни урманнарны тыңлап карыйк. Анда никадәрле кара таплар.бу куркынычлы һәлакәттән Җирне кемнәр генә саклар да, кемнәр генә яклар? Һәр минут саен 20 га тропик урман киселә, һәр атнада 1 төр үсемлек юкка чыга. Җир – Ана куркыныч астында! (Суд, киңәшкәннән соң, сүзне Кешегә бирә.)

Кеше: Мин үземнең гаебемне таныйм. Үземнең кылган явыз гамәлләрем өчен гафу үтенәм. Изге эшләрем, кылган яхшы гамәлләрем хакына кичерегез мине, хөкем җәзасын киметегез, зинһар. Явыз эшләрем өчен тәүбә итәм. Җир – йортыбызны, Һава – атабызны, Су – анабызны сакларга сүз бирәм.

Шигырь: “Гөлләр бакчасында.”

Бер көн шулай, гөлләр бакчасында

Чәчәкләрне кылдым тамаша;

Хуш исләре белән җан шатлана,

Нурларыннан күзләр камаша.

Нәфис төсләренә, буйларына

Хәйран калып, кызыгып карадым;

Әй, чәчәкләр, сезгә кемнәр дуслар?

Кемнәр дошманнар? – дип сорадым.

Гүя алар шунда җанландылар,

Нурлар чәчеп җем – җем көлделәр,

Әкрен генә искән җил аркылы

Миңа болай җавап бирделәр:

  • Кемнәр эшли, кемнәр җирләр казый,

Кемнәр безгә сулар сибәләр...

Кемнәр чәчкә кебек саф күңелле,

Шулар безгә дуслар... диделәр.

Кемнәр кара эчле, тар күңелле,

Кемнәр чын эшкә кул бирмиләр.

Кемнәр килеп безне хаксыз өзә,

-Шулар безгә дошман! - диделәр.

Чәчәкләрнең шушы җавапларын алгач,

“Дөрес” дидем аларга.

Эшсез кешеләрнең хаклары юк

Сезне түшләренә кадарга...

Күңелле эш, матур тормыш белән

Ел артыннан еллар агалар...

Эшчән егет белән эшчән кызлар

Сезне түшләренә кадарлар.



Судья: Материалларны өйрәнеп, без шундый нәтиҗәгә килдек: Җир йөзендәге җәнлекләргә, кош – кортларга куркыныч яный, 25 мең төр үсемлек югалу алдында. Соңгы 60 ел эчендә генә дә планетабызда 77 төр хайван, 26 төр кош – корт юкка чыккан. Идел елгасына, Кара диңгезгә, Байкал күленә куркыныч яный, Төп законның 67 нче матдәсе бозыла. Билгеле, бүген без кешеләргә салым да түләтмибез, аларны хөкем дә итмибез. Шундый карар чыгарабыз: ЯЛГЫШЛАРНЫ ТИЗ АРАДА ТӨЗӘТЕРГӘ!

Барысы бергә: Кеше, соңлый күрмә!

Акылыңа кил!

Яңгырый экологик набат.

Кеше, уйлан кабат – кабат!

Укучылар, без бүген сезнең белән дару үләннәрен, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне таный һәм куллана белергә, аларның файдалары турында күп нәрсәләр белдек. Бүгенге белгәннәребез безнең беркайчан да онытылмасын иде. Үзебезнең алдагы тормышыбызда кулланыйк, файдалана белик һәм табигатебезнең тиңсез хәзинәсенә рәхмәт әйтеп баш иик.

Җыр башкарыла: “Үсемлекләр турында”.

Җырлыйбыз сезгә бер җыр, үсемлекләр турында

Игътибар белән тыңлагыз. Безне шушы урында.

Тузганак ул, тузганак, бик файдалы үсемлек

Тузганактан күп салатлар, әзерлибез без җыеп.

Кычытканның төрлесе, ямьләндерде болынны

Кычытканның ашлары, органнарга файдалы.

Эх, ромашка, ромашка “Хеден - Шолдерс”тан яхшы

Ромашканың төнәтмәсе чәчләргә бик файдалы.

Бака яфрагы, бака яфрагы чирләгәндә файдалы

Чәйгә салып эчерегез, авырган балаларга.

Үги ана яфрагы, үләннәрнең патшасы

Әрем, ромашка, тузганак; җыелганнар барчасы.

Гап – гади әче әрем, үсә болын – тугайда

Әйтик әле дәвалый ул бөтен төрле чирләрдән.

Рәхмәт сезгә, дускайларым, барыгыз да кадерле

Сез дусларым беләсездер, инде безнең кадерне.

Мәңге яшәсен табигать, сабыйлар сау булсыннар

Күкләребез аяз булсын, игенкәйләр уңсыннар!

Шифалы яңгырлар уясын, ачылмасын яралар.

Табигатьне саклаучылар, сау булсыннар балалар!



Әй, кешеләр! Зур игътибар белән

Күз салыйк та тирә – якка.

Бүгеннән үк газиз Җир – Ананы

Кертик әле “Кызыл китап”ка!

Кочсын иде Җир – Ананы

Тын таңнарда карлыгачлар

Иркәләсен иде аны

Җыры белән сандугачлар.



ҖИР – АНА!

Ул безнең бердән – беребез, газизебез, юанычыбыз, куанычыбыз, яшәү бишегебез. Таңда торасы иде дә гүзәл гөлчәчәк таҗларындагы саф чык бөртекләрен барсын – барсын җыйнап, шул чык суында юындырасы иде Аны. Кайтсын иде ҖИР – АНАбыз яшьлегенә!



Ана сүзе.

Урманнарга, улым, балтасыз бар.

Үзең белән алма, шырпы да.

Урманнарга, улым, пычкысыз бар,

Табигатьне салма куркуга.

Шул вакытта сиңа бер җәнлек тә

Сискәнеп һәм өркеп карамас.

Туган күрер һәрбер җан иясе,

Рәхмәт кенә әйтер һәр агач





VI көн КВН.

Йомгаклау.

Күңел ачу.

КВН ның темасы: “Без – табигать балалары”.

Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү; эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.

КВН барышы.

Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт – бик җитди мәсьәлә. Укучылар табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучылар һәм яклаучылар да булырга тиеш.

Күп еллар буе табигать байлыкларын аңсыз һәм аяусыз файдалану урман, болыннарның коруына, үсемлек, җәнлекләрнең юкка чыгуына, елга – сулыкларның кибүе яки агулануына, чүлләрнең артуына китерде. Җирдә тереклек бетүне бары тик ике юл белән булдырмый калырга мөмкин: берсе хөкүмәнең катгый, кырыс кануннары ярдәмендә табигать чисталыгын саклау булса, икенчесе – кешеләрдә экологик культура тәрбияләү. Икенчесе тулысы белән диярлек безнең җилкәләребезгә төшә.

Укучылар, без бүген “Табигать нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез һәм әйләнә – тирәнең кеше белән бәйләнешен ачыкларбыз. Табигый ресурсларны файдалану ничек гамәлгә ашырыла? Кеше белән табигать арасында бәйләнеш нидән гыйбарәт? “Табигать” диюгә, без үзебезнең түган – үскән җирне, әйләнә – тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез.

Әйе, халык туган якны, аның табигатен ямьле булганга, рухи һәм матди азыкка (эчәр суы, туеныр азык, киенергә кием, җылынырга агач, нефть - газга) юмарт булганга ярата, мәхәббәт хисен җырларына салып җырлый. Димәк, Табигать – анабыз безне туендыручы, яшәргә көч – дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, ул табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен, ҖИР, СУ, ҺАВА, КОЯШ кирәк!

“Рәхим итегез” ,- дип эндәшәбез

Бүген кем генә килсә дә,

Чөнки, дуслар, бу залга

Җыелдык КВН га.

Барыбызның җиңүен теләп,

Классташлар килгәннәр.

Оттырмасы, көч биреп

Торыйк әле, дигәннәр.

Судьяларга сүзебез шул:

Гадел хөкем итегез.

КВН ны башлап җибәрдек,

Әйдә, рәхим итегез.

Рөхсәт итегез сезне жюри әгъзалары белән таныштырып үтәргә:

Мәктәп директоры Шәрифуллина Рәзилә Вәлиәхмәт кызы.

Завуч Кәримова Рушания һәм Сафина Рузалия апаларыгыз.

Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез.

Кристалл” командир: Кәримова Ландыш (9 сыйныф)

Девиз: “Кристалл кебек саф, чиста булырбыз без һәрчакта”.

Сәламләү: Жюри комиссиясенә

Чын дөреслек иясенә

Һәм дә көндәш “Кислородка”

Бездән кайнар сәлам сезгә!

Җыр: Атомнар күп, бик күп дөньяда

Углерод күп, бик күп дөньяда!

Углеродны үстерсәң әгәр

Ясалма кристалл алырга була.

Кристалларны ташламыйлар бер дә

Аны бары саклыйлар гына

Кристаллар йөзек кашында да

Алкада, беләзектә дә була.



КИСЛОРОД” командир Мортазина Гүзәл (8 сыйныф)

Девиз: “Үзе шушында, үзе беленми, тынга беленә, күзгә күренми.”

Сәламләү: Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә очкан кошлардан,

Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

Сәлам сезгә якын дуслардан!

Җыр: Кислородтан башка кадерлем

Җир кечкенә утрау кебек

Кислородтан башка кадерлем

Тормыш һәм яшәү юк кадерлем.

Һаваны пычратма син,Кеше

Сакла син, чистарт син аны Кеше

Ләззәт тоярсың иркен суларсың

Кислород белән дус булсаң, Кеше

Кислородсыз калып кара әле син

Яшәү юк, тормыш юк беләмсең

Кислород яшәтә, яшәртә

Кешене, Тереклекне, Дөньяны.

Кристалл командиры:

КВН барышында да

Булгалый төрле хәлләр

Ләкин инде үпкәләшмик

Җиңелсә беребез әгәр.



Кислород командиры:

Хәзер бара КВН,

Гаҗәп кызыклы уен,

Командалар ярыша,

Менә булыр тамаша.

Көндәш командага һәм жюрига бүләкләр тапшыру.

Сүзне жюрига бирәбез. Ә хәзер беренче ярышны тәкъдим итәбез.

I уен “ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ”

(Командалар табигать күренешләре, табигатьне саклау, үсемлекләр, ха йваннар, таулар, елгалар турында җырлар башкаралар.)

II уен. “БОЛАН ТОТУ”

Якутия. Кыйммәтле металлар, асылташлар чыганакларына бай. Төп халкы – якутлар. Болан асраучылык белән шөгыльләнәләр. Якутлар төрки халыкларның бер тармагын тәшкил итә. Нишләп соң әле якутлар гына болан тота, әйдәгез без дә бүген болан тотып карыйк әле. Кем күбрәк “Эләктерә” шул команда җиңүче була.

Музыкаль тәнәфес. Музыка астында Р.Вәлиевның “Уйнадылар” шигырен бер укучы укый.

III уен “КЕЛӘМ ТУКУ”

Сәяхәт итүләрнең нинди күңелле булуын күрдегезме, укучылар. Әйдәгез, бергәләп тагын юлыбызны дәвам итәбез. Башкаласы әкиятләрдә, легендаларда макталган, нефть ятмаларына бай булган ил, нинди ил ул?

(Ирак. Башкаласы Багдад шәһәре).

Халкы ислам динен тота. Илнең халыкара блокадада булуы биредәге тормышка авыр йогынты ясый.

922 нче елда Идел буе Болгар дәүләте Багдад хәлифәлегеннән ислам динен рәсми рәвештә кабул итеп ала. (Командаларга төрлечә киселгән рәсем кисәкләре бирелә. Кисентеләрне төгәл, тиз җыйган команда җиңүче була.)

IV уен “СОК ҖИТЕШТЕРҮ”

Бу ил диңгез буена урнашкан. Ул зур дулкыннардан дамбалар ярдәмендә саклана. Безгә аннан матур – матур чәчәкләр алып кайтып саталар. Бу нинди ил? (Голландия.)

  1. Голландия халкы Европаада беренче булып буржуаз революция ясый. Дөньяда җан башына исәпләгәндә иң зур табыш алучы илләрдән санала.

  2. Татарстанда Голландия ысулы белән бәрәңге үстерү эшләре алып барыла.

  3. Бәрәңге согы ашказаны һәм ашказаны асты бизе авыруларыннан файдалы. (һәр командага пычак, бәрәңге, марля, тәлинкә бирелә. Бәрәңгене әрчиләр, кыргыч аша үткәрәләр, марля ярдәмендә согын сыгып алалар. Билгеләнгән вакыт эчендә иң күп сокны сыгып алган команда җиңүче була.)

Музыкалҗ тәнәфес. Бию 9 нчы сыйныф кызлары.

V уен “МӘРҖӘН ЭЗЛӘГӘНДӘ”

Бу җирләр рухыма нинди генә җылылык бирмәсен. Чүлдән искән эссе һава мине урынны алмаштырырга, сәяхәтемне дәвам итәргә мәҗбүр итте. Мин мәңге яшел джунглилар, тау итәкләрендә җәелеп үскән чәй куаклары, диңгез төбендәге мәрҗәннәре белән танылган илгә очтым.

Һиндстан.

  1. Биредә сыер иң изге хайван булып санала. Халыкны касталарга бүлеп йөртәләр. Халкы буддизм, ислам диннәрен тота. Сәнгатьнең иң гүзәл үрнәге – “Таҗ Мәхәл.”

  2. Идел буе Болгар дәүләте чорында сәүдәгәрләребез товарларын бирегә алып килгән.

(Командаларга чәчәк рәсемнәре, клей, кайчы, альбом бите бирелә. Шулардан букет әзерләргә.)



VI уен “ЮГАРЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР”

Табигате йомшак, рухи тынычлыкны алга куйган ил бар безнең планетабызда. Утрауларда чыга торган кояш та иң беренче нурларын аңа сибә. Бик биек изге таулары да бар. Әйе, ул Япония.

Ул җитештерү өлкәсендә алдынгы технология ирешкән. 1945 нче елда атом коралы афәтен үз җилкәсендә татыган. Файдалы казылмалары юк дәрәҗәсендә.

Алабуга шәһәрендә япон әсирләре яшәгән. Хәзерге көнне аларның каберлеге саклана.



(Командаларга төрле зурлыктагы кәгазьләр бирелә. Алардан бөкләү юлы белән төрле фигуралар ясарга.)



Музыкаль тәнәфес. Кызлар биюе.



VII уен “ПОЕЗДЛАР ЭСТАФЕТАСЫ”

Командирлар ярышы. Без сезнең белән бергәләшеп Якутиядә булдык. Иракның баш шәһәре Багдад; аннан Голландия, Һиндстан, Япониядә сәяхәт иттек. Хәзер кайсы командир үзенең поездын командасы белән Туган илгә исән – имин кайтарып җиткерә. Уенның тәртибен тыңлагыз. Командир уенчының берсен “вагон” итеп үзенә “тага” һәм “кайта”, “вагонны”өзеп калдырмый, икенче уенчы артыннан китә. Соңгы уенчыны “тагып” әйләнеп кайтканчы уен дәвам итә.



VIII уен “ТЕРМИН - ТӨШЕНЧӘЛӘР”.

Хәзер без сезгә сораулар бирәбез, сез шул сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Дөрес җавапка 1 очко.

1 “Кристал” командасына сораулар.

1. 3 страус очып бара иде. Аучы аның берсен атып төшерде.ничә страус калды.(очмыйлар)

2. Нәрсә өстән аска таба үсә?(сакал.)

3. Ашка сала торган матдә.(тоз.)

4 .Этнең тавыш бирүе.(өрү.)

5. Якын иптәшлек.(дуслык)

6. Җир өстенең тигезсезлекләрен ничек атыйлар?(рельеф)

7. Нәрсә ул литосфера?(җирнең тышкы катламы)

8. Компас ни өчен кирәк?(горизонт якларын билгеләр өчен)

9. Җирнең моделе ничек атала?(глобус)

10.Шартлагыч мадтә.(дары)



Кислород” командасына сораулар.

1. Алманың яртысы нәрсәгә ошаган?(икенче яртысына)

2. Шәһәр икенче төрле ничек була?(кала)

3. Су буйларында үсә торган агач.(тал)

4. һавада хәрәкәт итү аппараты.(очкыч)

5. Җир өстенә агып чыккан магма ничек атала?(лава)

6. Тәгәрмәчле җайланма.(арба)

7. Тешнең тышкы катламы.(эмаль)

8. Яна торган тауларны ничек диләр?(вулкан)

9. Җирнең нинди сүрүләре бар?(атмосфера,гидросфера,биосфера,литосфера)

10.Машинаның кайсы тәгәрмәче тәгәрәми?(запас)

Музыкаль тәнәфес: Ильясова Илүзә башкаруында җыр.

Исәп-хисап өчен сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирәбез.

Табигать – кешенең яшәү урыны. Әйткәнебезчә, ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.

“Табигатьне саклау”, дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Бу завод-фабрикаларны туктатырга, җәяү йөри башларга, игеннәрне кул көче белән игәргә кирәк, дигән сүзме?

Юк, табигатьтән аңлы, рациональ файдаланырга кирәк. Заводлар табигатькә зыян китерми торган итеп эшләргә тиеш. Агач киселә икән, урынына икенчесе утыртылсын. Нефть алына икән, бу эш саклык белән, табигатькә зарар китерми торган итеп башкарылсын. Кеше җәнлекләргә, кошларга дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш.

Әйе,без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Рәхмәт сезнең барыгызга

Кунак булып килдегез

Рәхмәт сезгә дусларым

Безне аңлый белдегез.

Хөрмәтле дуслар!

Рәхмәт сезгә барыгызга да, утырып безне караган өчен. Рәхмәт сезгә укучылар. Менә күпме вакыт безнең алда уйнап җырлаган өчен.



















Кулланылган әдәбият:


  1. Экология дәреслеге, Б.М.Миркин, Л.Г.Наумова Мәскәү,АО

МДС, Юнисам 1995


  1. География дәреслеге, В.П.Максаковский Казан “Мәгариф”

нәшрияты 2012


3. Безнең Чирмешән газетасы, 1998 ел 23 нче декабрь саны.


  1. Рахмай Хисмәтулла шигырьләре.


  1. Экология” папкасы, Сагирова Л.М.


  1. Никитин Д.П. Новиков Ю.В. «Окружающая среда и человек». М.1986

  2. Протасов В.Ф. «Экология, здоровье и охрана окружающей среды».

  3. Новиков Ю.В. «Природа и человек»,М: Просвещение,2011

  4. Интернет-ресурслар.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!