СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Герой белән бер авылда тууым белән горурланам

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Авылның  һәр кешесе аның  белән горурлана.”

Просмотр содержимого документа
«Герой белән бер авылда тууым белән горурланам»

Министерство образования Республики Башкортостан

Башкирский институт развития образования

Башкирское отделение Общероссийской организации

Малой Академии Наук «Интеллект будущего»








Секция: "Быстрее в мысли, ярче в слове"

Герой белән бер авылда тууым белән горурланам.







Научно-исследовательская работа

обучающейся 9 класса

МБОУ СОШ с.Бакаево

муниципального района

Кушнаренковский район

Республики Башкортостан

Мамлиевой Гузель Флоридовны

Руководитель: Садыкова Валима Виловна












2020г.

Кереш

Мин Кушнаренко районы Бакай авылында яшим. Үземнең туган ягымны, туган авылымны яратам һәм шушы авылда туып – үсүем белән горурланам да.

Мине туган якка бәйле барлык нәрсәләр дә кызыксындыра. Без дәресләрдә үзебезнең районнан, авылдан чыккан танылган кешеләр турында сөйләшәбез. Аларның тормыш юлларын өйрәнәбез, төрле мәгълүматлар туплыйбыз.

Һәр халыкның тарихында игътибарны үзенә җәлеп итә торган чорлар, вакыйгалар була. Минем дә авылымнан чыккан танылган кешеләрне барлаган вакытта игътибарымны Бакай авылыннан чыккан бердән - бер Советлар союзы герое Абдулла Вәлиев шәхесе булды.


Үземнең алдыма түбәндәге максатларны куйдым:

1. А. Вәлиевның биографиясе белән таныштыру.

2. А.Вәлиевның илебез күгендә тыныч тормыш өчен керткән өлеше турында белешмә туплау.

3. А. Вәлиев турында төрле чыганаклардан күбрәк материаллар җыю.


Бурычлар:

А. Вәлиев турында түбәндәге юнәлешләрдә мәгълүмат бирергә.

А. Вәлиев турында материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш юлын киң яктырту.

Мин сайлаган темам бик актуаль дип саныйм. Чөнки үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк диләр бит. Минем бу сүзләрне болай дип үзгәртәсем килә: үзенең үткәне, тарихы белән кызыксынмаган милләтнең киләчәге юк.


Абдулла 1922 нче елда Бакай авылында, гаиләдә 2 нче бала булып туа. Бәләкәй чагыннан ук ул укуга бик үк әвәс булмаса да, эшкә бик уңган, тырыш бала була. Башлангыч классларны укып беткәч, ул колхозда эшли башлый. Абдулла ат яраткан, уналты яшендә колхозда ат белән башкарылган иң авыр эшләрдә катнашкан: сабан сөргән, лобогрейкада иген урган, салам, печән, кыш айларында Уфадан, Бөредән төзелеш материаллары ташыган. Ат белән дисәләр, Мәскәүгә кадәр барырга риза булган ул. Авыл хуҗалыгы институтында укып, агроном һөнәрен үзләштереп, туган авылының данын күтәрү теләге белән йөргән ул. 1940 нчы елда авылдан Ленинградка китеп эшкә урнашкач сине дә үз яныма алырмын дигәч, “бездәге кебек атлар булса, уйлап карарбыз”, - дип елмаюын һич онытмыйм” – дип яза Бакай тарихи хикәят китабы авторы Әхләм Вәлиев.

Сугыш... Шушы куркыныч сүз эченә күпме кайгы – хәсрәт, ятимнәрнең күз яше, күпме яшь – җилкенчәкнең якты киләчәккә хыялы, тыныч тормышка булган теләге челпәрәмә килә. Илебез өстенә кара болыт булып ябырылган һәм һәр гаиләне кайгы утында көйдергән сугыш башлана. Сугыш чыкканда уйнаклап торган япь – яшь егетләр булалар алар. “Урак чоры булуга карамастан иртәгә китәбез дигән көнне эшкә бармадык, төн буена урамда гармун уйнап, җырлап йөрдек. Чәрмәсән буенда озак итеп сөйләшеп утырдык, биедек, көлдек, бер – беребезгә хатлар язышырга вәгъдә биреп, дошманны җиңеп кайтырга ант иттек. Ул вакытта яшь егетләрнең йөрәгендә фашистларга карата нәфрәт тойгысыннан кабынган ут уйный иде. Таң ату белән авыл Советы янына җыелдык. Бу 1941 елның сентябрь азаклары иде. Хушлашуны озын – озакка сузмыйча, ике арбага төялеп юлга чыктык. Авыл җирендә халык йокысыз бит ул, безне озатырга йөзләп кеше килгәндер, билләһи. “Безне онытмагыз, хат языгыз!”, “Җиңеп кайтыгыз!”, дигән сүзләр, матур теләкләр әле дә колакта яңгырый кебек, - дип язган Әхләм абый Вәлиев. “Җиңеп кайтырбыз” – дигән теләк белән, егерме икенче елгы унбер егет, бер көнне авылыбыздан чыгып киткән.

“Аның белән элекке Черниковский шәһәрендә 26 нчы заводта очраштык, - дип сүзен башлады хезмәттәше Ханиф абый Аскаров. – Анда безгә күрмәгәнне күрсәттеләр: иртәнге алтыда торабыз, җидедә тамак туйдырып алабыз да укырга таралышабыз. Уку дигәнем – мылтык, пулемет, автомат, миномет дигән коралларны сүтеп җыярга өйрәнәбез, мина, граната, төрле калибрдагы снарядлар, бомбалар белән танышабыз. Ата – бабалар күрмәгән, ишетмәгән сугыш коралларын үзләштерәбез. Сәгать уннарда сафларга тезеп шәһәрдән читкә алып чыгалар. Анда атарга, траншея казырга, шуышырга өйрәтәләр.

Төштән соң тимер юл станциясенә алып китәләр. Анда кичке сәгать уннарга кадәр вагон бушатабыз. Сәгать уникеләрдә генә кайтып егылабыз. Өч ай буена шулай җилекне суырдылар. Адәм баласы чыдый икән, зарланмадык. Һәр эшкә “шулай кирәктер”, дип карадык.

Шушы вакыт эчендә Абдулла белән минем өчен ике шатлыклы вакыйга булды. Ноябрь һәм декабрь айларында Абдулланың әнисе – Фатыйма апа килде безнең янга. Авылдагы хәлләрне сорашып, елашып, алып килгән күчтәнәчләреннән авыз итеп төн буена сөйләшеп чыктык.

Икенче килүе декабрь азагында булды. Ул вакытта безгә солдат киеме биргәннәр иде инде.Фронтка китергә хәбәр көтеп йөргән чак. Көтә торгач безгә дә фронтка китәргә хәбәр килде. 1942 елның 1 гыйнварында эшелонга төялеп Уфадан чыгып киттек. Пензага җиткәч, төркемнәргә аердылар. Шунда Абдулла белән хушлаштык.” – дип, истәлекләре белән уртаклаша Хәниф абый Аскаров.

“Абдулладан хәбәр алу белән, бернәрсәгә карамыйча, аркама капчыгымны биштәрләдем дә Уфага киттем. Өченче көн дигәндә генә барып җиттем 26 нчы заводка. Ул заманда машина дигән нәрсә юк иде, җәяүләп йөрдек. Безнең авылдан Черниковскийга кадәр йөз чакрымнан артык булыр. Беркая да үткәрмиләр, бөтен җиргә сакчы куелган. Кая гына барып төртелсәм дә, начальникларына алып керәләр. Аларга үземчә аңлатам, кулымдагы адресны күрсәтәм. Йөри торгач, тәки эзләп таптым тегеләрне. Малайларның кыяфәтләре йончу күренсә дә, кәефләре күтәренке иде. Белгән кебек ике пар оекбаш алып барган идем. Берсен Абдуллага, икенчесен үз кулларым белән Хәнифкә кидердем. Аларның шатлануын күрсәң, сөйләп бетергесез.

Декабрьдә Хәсиятулла улымның вафат булуы турында хәбәр килгәч түзмәдем, тагын Абдулла янына киттем. “Юкка гына ашкынасың, хәзер ул әллә кайдадыр инде”, дип каршы килеп карадылар, тыңламадым. “Киткән булса, күңелем сизенер иде, мине көтә ул, тагын бер күреп кайтам әле үзен”, дип юлга чыктым. Бу юлы мине малайлар солдат киемендә каршы алдылар. Тагын күрештек, сөйләштек, Хәсиятулланы искә алып елаштык. Март аенда гына хат алдым улымнан. Ул анда “Воронеждан ерак түгел дошманны каршы алырга әзерләнәбез”, дип язды. Тагын берничә айдан “Сталинградтан ерак түгел, оборонада торабыз”, дигән хәбәре килде. Бер дә чигенәбез дип язмады. “Монда да эш күп, инәкәй, утырып хат язарга вакыт та, мөмкинлек тә юк”, дип андагы хәлне аңлата иде. Кем өйрәткәндер аны шулай шома язарга. Аннан соң Сталинград, Воронеж, Курск шәһәрләрен азат итүләре турында хәбәр итте. Бу 1943 ел була инде, онытырлык түгел. Шушы елда Абдулладан озак кына хәбәр булмый торды. Башка төрле уйлар килә. Әмма балаларга белгертмәскә тырышам. Көтә торгач, сентябрь башларында хат килде. “Мин исән – сау, Курск тирәсендә эшне бетердек, немец кача, инәкәй. Авыл хәлләрен күп итеп үзегез языгыз. Кемнәр кайтты, кемнәр китте, быел иген уңдымы? Барсында беләсе килә”, дип язган иде. Шуннан соң хат килүдән тукталды. Языпта килеп җитмәгәндер бәлки.” – дип искә ала әнисе Фатыйма апа.

Абдулла абый Дон белән Идел арасындагы мәхшәрне үтеп, Воронеж өчен каты сугышларда да катнаша. 1943 елның 25 гыйнварында бу шәһәр фашистлардан азат ителә. Ул хезмәт иткән 60 нчы армия, хурлыклы җиңелүдән һушына килә алмаган дошманны эзәрлекләп, аңа тын алырга да ирек бирмичә, 8 февральдә Курск шәһәрен азат итә.

Шушы елның җәендә дошман Сталинградта җиңелгән өчен үч алу хыялы белән Курск янында зур һөҗүмгә әзерләнә. Икенче Бөтендөнья сугышы чорында иң зур сугышларның берсе була бу. Өч миллион кеше катнаша анда. 12 июльдән 23 августка кадәр дәвам иткән канкоешта Абдулла абый яралана.Санчастьтән чыккач,21 сентябрьдә Чернигов шәһәрен азат итүдә катнаша һәм тагын бер көннән Днепр ярына аяк баса.Тиешле әзерлек алып барганнан соң, 24нән 25 сентябрьгә каршы төндә Абдулла абыйлар төркеме сал белән Днепрның уң ягына чыга. Көне-төне утка тотылган елганы ничек кичүләре,уң як ярда нинди каршылыкка очраулары, фашистлар белән йөзгә-йөз килеп плацдарм яулап алулары һәм аны 42 сәгать буена саклаулары турында төрлечә язарга булыр иде. Ләкин үз күзләре белән күргән кешеләрдән башка андагы хәл-вакыйгаларның агышын беркем дә тасвирлый алмый.Тарихка таянып шуны гына өстик: Днепрны беренчеләрдән булып кичкән солдатларның бик азы гына исән кала. Алар арасында каты яраланган Абдулла абый да була.

Хәзер Подольск шәһәрендәге РФ Оборона Министрлыгының Үзәк архивында сакланган Абдулла Вәлиевның “Наградной листына”на күз салыйк. Бу документның күчермәсе ничек бар шул килеш бирелә.

Абдулла Вәлиев 1944 елның 4 нче гыйнварында һәлак була. Ленинград өлкәсенең Туганицы авылында җирләнә. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1943 елның 17 нче октябрендә бирелә. Ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Авылыбыз халкы Абдулла Вәлиевны онытмый. Исемен мәңгеләштерү йөзеннән Бакай урта мәктәбенең пионер оешмасына һәм авылыбызның үзәк урамына аның исеме бирелде, мәдәният йорты алдына бюсты куелды.

















Йомгаклау


Абдулла Вәлиев шәжәрәсен төзүче, аның эшләгән батырлыклары белән горурланучы туганнары авылыбызда бик күп әле. Шулар арасында иң нык кызыксынучан ике туган энесе Радик абый Вәлиев, безнең белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптә һәм авыл советы үткәргән төрле чараларда катнаша, туганы турында бик күп мәгълүмат бирә. Эшем барышында мин Радик абый янына барып, шушы мәгьлүматларны тупладым. Ул мине үзе төзегән Абдулла Вәлиевның шәжәрәсе белән таныштырды.

Ерак бабаларбызның буыннан – буынга күчеп килгән “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән кеше үзенең үткән көннәрен белсен һәм тарих белән дус булсын!” дигән васыятьләрен онытмасак иде. Бөек Ватан сугышы һәрвакытта да йөрәк сызлауларын кузгатып тора. Шул ук вакытта канкойгыч сугышларда авылдашларыбыз күрсәткән батырлык күңелләрдә горурлык тойгысын уята. Хәрби бурычларына тугры калып, җиңү хакына корбан булган авылдашларыбызның исемнәрен дә онытмыйбыз. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр өчен уелып калган һәм тарих сәхифәләрендә алтын хәрефләр белән язылган.





Кулланылган әдәбият:

1. Әхләм Вәлиев. “Бакай, тарихи хикәят” китабы. – Уфа. 2007 г. 313с.

2.“Несокрушимые”. Составитель-редактор Хазиахметов Р.З. Уфа Башкирское книжное издательство. 1985 г.

3. Газета «Авангард». №81(8985). 13.07.2004 г.

4. Гаилә архивыннан фотолар.