СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Геройлар плащлар киеп йөрми...

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Геройлар плащлар киеп йөрми...»

Тема: «Геройлар плащлар киеп йөрми...»

















Башкарды: Минязева Минзифа Зарифовна,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучы







Максат: Патриотлык һәм гражданлык формалаштыру: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм аның тарихын өйрәнү, гражданлык позициясен һәм актив тормыш позициясен формалаштыру; Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү: Россия һәм Татарстан хәрби хезмәткәрләре батырлыклары, СВО геройлары белән таныштыру, героик гамәлләр кылучы кешеләргә ихтирам һәм рәхмәт хисләре белдерү; әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру: бурыч, батырлык һәм каһарманлык хисләрен тәрбияләү, Россия Федкрациясе Кораллы Көчләре гамәлләренә уңай әхлакый бәя бирү.

Җиһазлау : “Батырларны барлар чак“ күргәзмәсе, видеоязма, фильмнар “Кеше приюты”, “Кыр кухнясы тарихы”

Чара барышы : 1. Оештыру моменты.

2. Чараның төп өлеше.

3. Кулланылган әдәбият.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Без "Геройлар плащлар киеп йөрми" дип аталган очрашуда барыгызны да сәламләргә шат. Бу метафора, чын геройлар - игелекле гамәлләр кылучылар, үз гомерләрен куркыныч астына куючылар, супергеройларның плащларын киеп йөрмәсәләр дә, башкаларга ярдәм итә дигәнне аңлата. Без бүгенге кунакларны горурланып сезнең белән таныштырырга телибез: Чаллы эшкуары, махсус хәрби операция зонасында кыр кухнясын оештыручы, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр һәм катлаулы тормыш хәлендә калучылар өчен "Кеше приюты" проектын оештыручы, безнең мәктәпне тәмамлаган Һәм бик яхшы кеше - Рөстәм Равильевич Гатин! Аның дусты, медицина хезмәте лейтенанты, хәрби госпиталь начальнигы, ортопед, 25 еллык стажлы травматолог, зур йөрәкле кеше - Марсель Илгир улы Хәкимов. Рөстәм Равильевич, Марсель Илгирович, вакыт табып, укучыларыбыз белән очрашуга килүегезгә без бик шат. Минемчә, бүген һәрберебезнең чын геройлар турында, кешенең җанын һәм тәнен коткару турында тарихны беренче авыздан ишетү мөмкинлеге булачак. Максим Горький язганча: «Кеше - горур яңгырый!». Хөрмәтле егетләр, бу шәп очрашу сезнең хәтерегездә озакка калсын. Бүген хөрмәтле кунакларыбыз сөйләячәк һәр сүзне игътибар белән тыңлагыз (сүз кунакларга бирелә).

Сүз Рөстәм Равильевич Гатинга бирелә.

Укучыларның кунакларга кызыксындырган сораулары бар.

- Сез бенең Ватанны саклауда махсус хәрби операциягә үз өлешегезне кер-

тергә кирәк дигән карарны ничек кабул иттегез?

- ”Ватанны саклау” дигән һөнәр бар, сез һәр егет яки ир-ат кулында корал

тота белергә тиеш дип саныйсызмы? Әллә моны прфессионалларга эшләү

яхшыракмы?

- Куркыныч минутларда сез үз тормышыгызның бәясе турында уйландыгызмы?

“Кыр кухнясы тарихы” фильмын карау.

Сүз Марсель Илгир улы Хәкимовка бирелә.

Экспонатлар белән танышу.

Бүгенге очрашуыбызны Н. Островскийның сүзләре белән тәмамлыйсы килә : “ Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк : үлгән вакытта , бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын .”

Очрашу истәлеге.