| I..Оештыру.-мотивлаштыру этабы 1.Уңай психологик халәт. Максат:дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру. 2.Актуальләштерү. Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру II.Уку мәсьәләсен кую. Максат:яңа белемнәр кабул итүе оештыру,үзләштерүгә юнәлеш бирү. | 1.-Исәнмесез ,укучылар! Әйдәгез,бер-беребезне сәламлик һәм бүгенге дәрестә уңышлар телик.Үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик. 2. -Сыйныф тактасында нәрсәләр күрәсез? - Алар турында сез нәрсә уйлыйсыз? 3.-Телдән исәпләү алымнарын искә төшереп аңлатмаларны чишәргә. Эшне парлап башкарырга. -Таблицалардагы саннар турында нәрсә әйтә аласыз? -Нинди җөмлә килеп чыкты? -Уникаль сүзен ничек аңлыйсыз? -Чыннан да,” Әгерҗе-уникаль төбәкме?” -Сез ничек уйлыйсыз” Ни өчен шулай уйлыйсыз? Нәрсәсе белән уникаль ул? Уй-фикерләрегезне “Фикерләр кәрзине”нә салыйк.Сорауларга җавап эзләп табу өчен сәяхәткә чыгарбыз. Ә безгә математикадан алган белем-күнекмәләребез ярдәм итәр. -Тема һәм максатны билгеләрбез | 1.Исәнләшәләр.Кагыйдәләрне чиратлап әйтәләр: 2. -Акбур, кәгазь битләре, биремле карточкалар. - Белмим, беләм.., дәрес өчендер , чишәргә кирәктер, серне табаргадыр. 3. 1нче парга бирем. (18+32):2= г 80:5+28= е 4х16-38= е 18+32:2= р 100-18х3= - 68:(13-9)= Ә (100-18):2= җ | 17 | 25 | 26 | 34 | 41 | 44 | 46 | | Ә | г | е | р | җ | е | - | - Икеурынлы саннар,үсү тәртибендә тезелгән. 2 нче парга бирем (15х2+510):6х90= у (1х6+4)х14= а 450:15х6-120+36= к (10+990):100х55 = н 100-360:90+204= и 27х3+49= л 49х0+50х2= ь | 810 | 550 | 300 | 150 | 140 | 130 | 100 | | у | н | и | к | а | л | ь | -Өчурынлы түгәрәк саннар,кимү тәртибендә куелган. 3нче парга бирем (71-19):13= т (58+26):14= ө 2х(23+17):10= б 42:3-20:10= к (60-3-75:5)х2= ә -Җөп саннар,үсү тәртибендә,2гә артып бара. -“Әгерҗе-уникаль төбәк” - Мөһим, әһәмиятле,бик кирәкле,үзенчәлекле һ.б. -Халкы, урманы, табигате, йортлары, эшләре... -Мисал-мәсьәләләр,биремнәр аша туган төбәгебезнең уникаль икәнлеген раслау |
| III. Уку мәсьәләсен чишү. | 1.Разрядлар һәм класслар. -Бу сан 1берәмлек меңнән,6 йөздән, 4дистәдән,6 берәмлектән тора. -Нәрсә әйтә аласыз бу сан турында? - 6 гына йорты булган кечкенә Әгерҗе 1646 елда үткәрелгән халык саны алу елъязмаларында беренче тапкыр искә алына. Шуннан чыгып,Әгерҗенең барлыкка килү елы билгеләнгән дә инде. 2. Мәгълүмати текст белән эш. -Әгерҗе төбәге-ТРның төньяк-көнбатышында, урманнарга һәм сулыкларга бай үзенчәлекле мәйданда урнашкан.Төбәктә Кама,Иж,Чәҗе,Бима,Барҗы,Җөри,Әҗәү кебек елгалар ага. -Карточкада язылганнарны файдаланып, елгаларның озынлыклары турында диаграмма төзергә. 3.. Таблицада Әгерҗе районы авылларының төрле елларда исәпкә алынган халык саны бирелгән.Бирелгән саннарны файдаланып сорауларга җавап бирергә. | | Халык саны | | 1958ел | 1970 ел | 1989 ел | 2002ел | | Салагыш | 1323 | 1138 | 768 | 611 | | Исәнбай | 1312 | 1593 | 1117 | 1001 | | Кичкетаң | 574 | 458 | 759 | 642 | | Кырынды | 1156 | 990 | 723 | 643 | 1) 1970 нчы елда халык саны кайсы авылда иң күбе ? 2) Кайсы авыл халык саны буенча 2нче урынны алып тора? -Таблицага карап,тагын нәрсә әйтә аласыз? 4. Салагыш авыл җирлегендә, 2002 елгы Бөтенрәсәй халык санын алу мәгълүматларына караганда, 1188 кеше гомер кичергән. Шуларның 558е-хезмәткә яраклы, яшьләр хезмәткә яраклы кешеләрдән 337гә кимрәк, ә калганы өлкәннәр. Өлкән яшьтәге кешеләр күпме? -Ничә ысул белән чишә аласыз? Аңлатыгыз. 5. Әгерҗе районының Салагыш ягыннан данлыклы бик күп шәхесләр чыккан. Менә шуларның кайберләре: Венера Шәрипова- РСФСР һәм Татар АССР халык артисты, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты. Максудова Зәйнәп- галим,архиограф һәм текстолог. Маһира Максудова- профессор,медицина фәннәре кандидаты. Гыйззәтуллин Мөсавир Ясавиевич- Казан шәһәре КИСИ мөгаллиме. Һ.б. Юныс Әминев- язучы, драматург. “Әминев” сүзенең көзгедәге чагылышын язарга: | Әминев | | | 5. Әгерҗе ягы халкы, нигездә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балык тоту, урман кисү , гөмбә җыю белән шөгыльләнә. Мәсьәлә. Сөләйман әти-әнисе белән ак гөмбә җыйган.Әнисе 8 гөмбә, әтисе 14 гөмбә, ә Сөләйман әнисенә караганда күбрәк, ә әтисенә караганда кимрәк тапкан. Сөләйман ничә ак гөмбә тапкан? 6.1913 елда Әгерҗе аша үтүче Казан-Екатеринбург тимер юлы төзелгән.Әгерҗе-Горький тимер юл узелында урнашкан зур станция. Товар һәмм пассажир поездлары илебезнең көнчыгыш һәм төньяк юнәлешләрдә ерак араларга хәрәкәт итәләр. Мәсьәлә. Мәскәү-Екатеринбург поезды Мәскәүдән җомга көнне 16сәг.20минутта кузгалып китә.Юлда 1тәүлек 2сәг. баруы билгеле булса,Екатеринбургка кайчан һәм сәг.ничәгә барып җитәр? 7.1997 елда Әгерҗе төбәгенең көньяк-көнчыгыш өлешендә,9795га мәйданда, “Кичке-Тан” заказнигы оештырылган. 99 төр кош исәпкә алынган. Шуларның 12 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән. Әгерҗе районының “Кичке-Тан” заказнигында исәпкә алынган аккойрык бөркетнең (орлан-белохвост) канат җәеме озынлыгы 230 см. 90 аккойрыкның канат җәеме озынлыгы күпмегә тигез? Кайсы озынлык берәмлекләрендә күрсәтә аласыз? | -1646 - 4урынлы,җөп,... - Әгерҗе белән бәйледер,шул елда нигез салынгандыр. -1646 елда Әгерҗегә нигез салынган. Быел 372 ел. -Чагыштырмача борынгы икән. 2.Карточкада бирем. Барҗы елгасының озынлыгы 30 км,Бима-60км,Җөри-35км,Иж-240 км ,Чәҗе-50км. 3.- Әгерҗе төбәге авылларга бик бай. 1) Исәнбай авылында. 2) Салагыш авылы -Авыллардагы халык саны кимүгә бара икән. 4. 1нче ысул.1188-(558-337)-558=409(ө.) 2нче ысул. 1)558-337=221(я.) 2)221+558=779(я.,х.) 3) 1188-779=409(ө) 3нче ысул... -2002 нче елда хезмәткә яраклы кешеләр күбрәк булган. -Туган ягыбыздан бик күп танылган кешеләр чыккан: артист,язучы,галим,текстолог һ.б. Без алар белән горурланабыз һәм лаеклы алмаш булып үсәсебез килә. 5. 1. (14+8):2= 11(г.) 2.14-8=6 6:2=3 8+3=11 14-3=11 -Әгерҗе халкы тырыш,эшчән. 6.-Әгерҗе аркылы зур тимер юл уза. -шимбә,18сәг.20 мин 7. -Төбәкнең табигатен саклау максатыннан заказник та төзелгән. 230х90=20700(см) -20700см=2070дм=207м |
| IV. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау,аларны киләчәктә куллану. | 1.Рефлексия. -Нәрсә эшләргә тиеш идек?(УМ искә төшерелә). -Ничек эшләдек? Ничек ирештек?(чишү юллары искә төшерелә) -“Фикерләр кәрзине”нә нәрсәләр өсти аласыз? Нинди нәтиҗә ясадык? 2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя. Үзбәя өчен критерий бирелә: -бирелгән эшнең 91-100% эшләдем-“5” -76-90%- “4” -51-75% - “3” Мин бүген дәрестә.... өйрәндем. Кызыклы булды:... Мине гаҗәпләндерде... Мин ... билгесенә лаек булдым. 3.Өйгә эш алу -Әгерҗе төбәге буенча кызыклы мәсьәләләр төзергә. -Төбәкнең экономикасы буенча диаграммалар төзергә. Туган төбәгебезнең үзенчәлекле булуы белән горурланыйк,лаеклы алмаш булып үсик.Дәресебез тәмам.Рәхмәт сезгә,укучылар! | -“ Әгерҗе-уникаль төбәкме?” -Математикадан алган белем-күнекмәләребез аша. -Әйе, “Әгерҗе-уникаль төбәк”,чөнки: Чагыштырмача борынгы; Авылларга бик бай; 2002 нче елда хезмәткә яраклы кешеләр күбрәк; Күренекле төрле һөнәр ияләре бик күп; Халкы тырыш; Тимер юл уза; Табигате чиксез бай; Төбәкнең экологиясенә игътибар көчле һ.б. |