СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Географическая викторина

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Географическая викторина с юмором.Состоящий из 8 конкурсов.Ученики разделяются на две команды и участвуют  на конкурсах,выполняя задания по географии.

Просмотр содержимого документа
«Географическая викторина»



Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Альметьевская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района.




Географическая викторина: География + юмор










Автор: Газизова Гульнара Мирсаетовна , учительница географии первой квалификационной категории























Викторинага әзерлек ел дәвамында, “Яшь географ”түгәрәгендә алып барыла.Кызыклы сорауларга җаваплар эзләнелә,төрле табышмаклар чи-

шелә,башваткычлар төзелә,карта белән эшләнелә.Ел ахырында түгәрәк

эшенә нәтиҗә буларак,түгәрәк членнарының алынган белем һәм күнекмә-

ләренә контроль сыйфатында викторина үткәрелә.

Викторинага командалар алдан бүленми,бары тик уенны башлар алдын-

нан гына түгәрәк членнары 2 командага бүленә.

Викторина үтәсе залга дөньяның физик һәм политик карталары эленә.


Уенның максаты:

“Яшь географ” түгәрәгендә алынган белемнәрне гомумиләштерү,ныгыту.

Топографо-картографик белемнәрне тирәнәйтү.Туган илгә,география фәненә мәхаббәт хисе тәрбияләү.


Җиһазлау:

Түгәрәк членнары тарафыннан чыгарылган стена газетасы”Мередиан”,

Укучылар белән бергә туплаган материаллардан төзелгән папкалар:

“Әлмэтем- гүзәл бишегем,”Ватаным Татарстан”,”Казанга-1000 ел”,

“Чал тарихлы Алпарым.”һ.б., дөньяның физик һәм политик карталары.


Уенның төре: Шаян географик викторина.(Кызыклы,шаян сораулар.)






1.Исем сайлау һәм исемне яклау.


Командаларга үзләренә исем сайларга һәм исемне якларга тәкъдим

ителә.


2.Кызыклы география .

-Нинди континет “А” хәрефеннән”Я” хәрефенә хәтле сузылган?

(Австралия)

-Нинди елга “А” хәрефеннән”Я” хәрефенә хәтле ага? (Аму-дәрья)

-Кайсы елганы диңгездән тоталар? (Треска елгасын)


-Кайсы шәһәр суда йөзә ? (Алабуга,Кальмар-Норвегия,Судак-Кырым)


-Таш атлас буламы? (була Африкадагы Атлас таулары)


-Кайсы шәһәрне башка кияләр? (Понама шәһәрен)


-Иделдә ком нинди? (юеш)


-Дөньядагы һәрбер поселокта нәрсә яши? ( по+Осел)


-Дөньяның бер генә диңгезендә дә андый таш юк. Ул нинди таш? (Коры)


-Германиянең кайсы урнында һәркемне дә авария көтә?(Б+авария)


-Нинди борын белән тегәләр?(мыс Игольный –инә борны)


-Нинди диңгездә йөзеп булмый? (картадагы)


-Диңгездә океанга караганда нәрсә күбрәк? (сүзендә 1 хәреф)


-Мәктәптә укучылар нинди тау токымын кимерәләр? (Гранит)


-Ком диңгезе? (Чүл)


-Бакыр тавы ул? (Анд)



3.Географик контурлар.


Дөнья картасына карап андагы географик обьектларны төрле әйберләр-

гә охшату.(Командалар кем күбрәк булдыра алганчы төрле әйбер контур-

лары күрсәтә)


4.Тәмле география.


-Кайсы чүлне яратып ашыйлар?(Каракум чүле-конфеты)


-Нинди шәһәрне чәй янына куялар? (Прага-торт,Прага-Чехия башкаласы)


-Карбызның туган иле? (Тропик Африка)


-Пиццаның туган иле? (Италия)


-Үзбәк ипие? (Нан)


-Кавказ милләтеннән булган ипи? (Лаваш)


-Нинди шәһәрне кыяр маринадлаганда салалар? (Специя-Италия)


-Бу ипинең исемен французчага тәрбемә итсәң таяк дигәнне аңлата.Бу

нинди ипи? (Булка)


-Йогурт кайсы илнең милли ризыгы?(Болгария)


-Майлы ипи сүзен немецчага тәрҗемә итегез.(Бутерброд)


5.Тәгәрмәчләрдәге география.


-Кайсы чит ил машинасы тропик мәче исемен йөртә?(Ягуар)


-Италиянең нинди шәһәрендә бөтенләй автомобильләр юк?(Венеция)


-УАЗ машиналары Кая җитештерелә?(Россия.Ульяновск.)


-Каманың нинди кушылдыгы автомобиль адашы?(Иж)


-Кайсы утрау мотоциклда җилдерә?(Ява)

-Кайсы машина елга ярлары буелап ага.(Волга, Ока)


-“Фольксваген” автомобиле нинди милләттән? (Немец )


-“Тайота” автомобиле милләте? (Япон)


6. Иң-иң биектә,тәбәндә


Картадан 5 материкның беренче командага иң биек, икенчесенә иң түбән

ноктасын күрсәтергә кушу.


7.География табышмакларда


-Беренче иҗегем төс,икенчесе сыеклык,өченчесе муллык билгесе? (Аксубай )


-Беренче иҗегем төс,икенчесе дуслык билгесе.(Ак+таныш)


-Беренче иҗегем төс,икенчесе йорт хайваны.(Ак+тай)


- Беренче иҗегем милләт ,икенчесе сыеклык (Урыс+су)


-Кеше кайчан елга булып ага? (Исеме Нил,Лена булса)


-Кеше кайчан шәһәр була?(Ольга-Приморс.край,Лида –Белоруссия,

Измаил-Украина,София-Болгария,Ермак –Казахстан,Милана-Италия.)


8.География+хайваннар дөньясы.


-Азиянең кайсы дәүләтендә кит яши? (Китай)


-Азиянең кайсы дәүләтендә пони яши? (Япония)


-Азиянең кайсы дәүләтендә рак яши?( Ирак)


-Европаның кайсы тавында карп балыклары бар?(Карпат)


-Кайсы материкта еланнар юк?(Антарктида)


-Кайсы шәһәрне казлар коткарган?(Римны галлардан)


-Индиядә нинди хайванның хезмәт кенәгәсе бар?(Фил)


-Индиянең изге хайваны?(Сыер)


9 Йомгаклау.Җиңүчеләрне билгеләү.