СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Государственная символика Республики Татарстан»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Можно использовать на уроке история Татарстана.

Просмотр содержимого документа
««Государственная символика Республики Татарстан»»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Малосуньская основная общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан















«Государственная символика Республики Татарстан»

Тема: «Татарстан Дәүләт символикасы»



























2019 г.



Эчтәлек.

1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.

2. Кереш: “Һәр мөстәкыйль ил үзенә хас байракка, туграга ия”.

3. Төп өлеш: «Татарстан Дәүләт символикасы».

  1. Туган илем – Татарстан.

II. Дәүләтебез әләме

III. Ак барслы герб.

IV. Тантаналы җырыбыз. Гимн.

V. Авылыбыз мирасы.

VI. Йомгаклау.

4. Файдаланылган әдәбият.

5. Кушымта.











































Тикшерү эшенең темасы: Татарстан Дәүләт символикасы.



Теманың актуальлеге: Татарстан Дәүләт символларын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.



Эшнең максаты: төрле чыганаклар ашаТатарстан Дәүләт символларының тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, Татарстан тарихы белән бәйләп авылыбызның мирасын өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

















































Кереш.

Дөньяда 170 тән артык бәйсез ил бар. Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә хас байракка, туграга ия. Мәсәлән,Төркия байрагы кызыл төстә, аңа айның соңгы чиреге һәм йолдыз сүрәте төшелгән. Америка Кушма Штатлары байрагында ак һәм кызыл тасмалар чиратлаша. Байракның югары сул почмагындагы зәңгәр квадрат эчендә штатлар (өлкәләр) санынча йолдыз рәсемнәре. Россия Федерациясе байрагы буй-буй ак, зәңгәр, кызыл өлешләрдән тора. Ә Франция байрагында бу төсләр аркылыга урнашкан. Кайбер илләрнең байракларына тугралар да төшерелгән.

Дәүләт байрагы – ул илнең йөзе, бәйсезлек билгесе. Шуның өчен дә әүвәл заманнардан ук дәүләт бәйсезлегенә куркыныч янаганда, бәйсезлекне яклап көрәшкә чыкканда үз илләре байракларын күтәреп барганнар. Байрак көрәшкә рухландырган. Байрак күтәреп баручы кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан. Байрак йөртүче егылса, байракны күтәреп алып, аның урынына икенчеләре басканнар. Иң авыр хәлләрдә дә дәүләт байрагын дошманга мәсхәрәләргә юл куймаска тырышканнар. Я кадерләп төреп, күмеп куйганнар. Я кием эченнән тәннәренә ураганнар. Байракның дошман иле өстенә эленүе ул җиңү, тантана билгесе булган. Көрәшчеләр азатлык өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшергә, президентлар илгә, халыкка тугрылыклы булырга байрак үбеп ант иткәннәр. Бәйрәм көнне илебез байрагын бөтен җирдә күрергә була.

Суверен Татарстан байрагын беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.




























Туган илем – Татарстан.

1990 елның 30 августы. Берничә көн башкалабыз Казанның Ирек мәйданы халык белән тулы була. Монда туктаусыз митинг бара. Консерватория бинасының биек баскычына менеп, ярсып-ярсып Татарстанга бәйсезлек, азатлык таләп итеп сөйлиләр. Чыгышлар гел бер кодрәтле сүз – “Азатлык!” белән тәмамлана.

Татарстан Югары Советы утырышы барган бина эчендә кызу бәхәсләр бара. Әмма ахырда барысы да бер фикергә килә.Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация кабул ителә. Зал аягүрә баса. Көчле алкышлаулар, ура кычкырулардан зал дерелдәп тора. Кичке 10 сәгать 40 минут.

Урамда бу хәбәрне зарыгып көткән халык читлектән иркенгә чыккан кош кебек була. Шатлыктан тыела алмый җилпенә, җырлый , бии, елый, бер - берсенә ягымлы сүзләр әйтә, кочаклаша. Татарстанның иң зур мәйданы күәтле җыр, бию сәхнәсенә әверелә. Гармуннар уйный, барча кеше – карты–яше бии. Хәтта милиционерлар да, мәйдандагы вазифаларыннан “онытылып”, биергә тотыналар.

Нәрсә хакында әйтелә соң бу Декларациядә? “Татарстан Автономияле Совет Социлистик Республикасы Югары Советы:

1.Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социлистик Республикасын - Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.

2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары һәм башка ресурслары бары тик аның халкының милке булып тора.

3.Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга нинди милләттән булуларына , социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, һәр кешегә тигез хокуклар, ирекләр гарантияләр һ.б.

Декларация кабул ителгәннән соң шактый эшләр башкарыла. Элекке Татарстан ССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелә. Республикада урнашкан күпчелек завод, фабрикалар Татарстан карамагына күчә.

Үзенең мөстәкыйльлеген алганнан соң, Татарстанның башка илләр арасында абруе шактый артты. Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр, транспорт багланышлары урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан мәнфәгатьләрен күздә тоткан Конституция кабул ителде. Ул демократик дәүләт төзү өчен хокукый нигез булып тора. Конституция-республикабыз халыклары өчен үзара килешү законы да. Татарстан җирендә яшәүчеләрнең бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, милли мәдәниятләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне үстерү бурычы да Төп Законда билгеләнгән. Конституция республикабызның Россия Федерациясе һәм башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә кирәк.

1991 елның ноябрендә - Татарстан флагы, 1992 елның февралендә- гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.


Дәүләтебез әләме.

Флаг - дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Шуңа күрә элекке заманнарда ук илне дошман басып алу куркынычы янаганда, сугышчылар байракны үзләре белән алгы сафта алып барганнар да инде. Бөек Ватан сугышы елларында да бит безнең сугышчыларыбыз, байракны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, аны үз гәүдәләренә урап йөрткәннәр, җиргә күмгәннәр, яна торган биналардан алып чыкканнар.

Татарстан Республикасы Конституциясендә “Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1\3 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләр арасында урнашкан. Яшел буй - өстә,”- дип язылган. Флаг проектын төзегәндә Татарстан Республикасының халык художнигы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов шушы өч төс ярдәмендә әләмебезгә зур мәгънә салган:

- Яз җитү белән табигать яшеллеккә төренә. Безнең бер урыннан икенче урынга күченеп яшәүче ерак бабаларыбыз өчен яшел басу, урман, дала, болыннар тормыш чыганагы булган. Димәк, яшел төс-тормыш, тере табигать төсе. Флагтагы ак төс исә - сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. Кызыл төс элек – электән көчле, колачлы булуны белдергән. Кызыл төс - кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе.

Республикабызның Дәүләт флагы беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәгән булса, хәзер әләмебез безнең Президент һәм Хөкүмәт, Дәүләт Советы җитәкчеләре чит илләргә визит белән барган вакытта, чит ил делигацияләрен каршы алганда, озатканда, якташларыбыз катнашында дөнья күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында уздырыла торган симпозиум, конференция биналарында, халыкара күргәзмәләрдә җилферди. Диңгез, океаннар буйлап сәяхәт итүче якташларыбыз да яхталарына Татарстан Республикасы флагын эләләр. Шулай итеп, хәзер Республикабыз флагын барлык мәмләкәтләрдә дип әйтерлек таныйлар.












Ак барслы герб.

Ге́рблар, төгәл кагыйдәләр нигезендә ясалган һәм югары хакимият тарафыннан расланган символик (шартлы) сурәтләр. Герблар нәсел һәм җир билгеләренә бүленәләр, дәүләт герблары аерым төркемгә керә. Җир яки дәүләт герблары, үз чиратында, 2 төркемгә бүленә: кайчандыр патша сараена беркетелгән (уделда булган) шәһәрләрнең герблары (аларның сурәтләре өлкә яки шәһәрләрнең мөһерләренә охшатып геральдик формада эшләнә) һәм Герольдия тарафыннан ясалган һәм расланган герблар. Алардагы сурәт шәһәрнең тарихи әһәмиятенә, анда булып узган күренекле вакыйгаларга, географик һәм икътисади урынына нигезләнеп ясала.

1857 нең 10 июнендә Герольдия департаменты каршында Герб бүлекчәсе оештырыла, аңа герольдика кагыйдәләре буенча территорияләрнең гербларын һәм шәхси гербларны төзү йөкләте-лә. Казан ханлыгы җирләрен Россия үзенә кушканнан сон, бу җирләр махсус оештырылган, Россиянең үзәк дәүләт органнарынын берсе булган Казан сарае Приказы тарафыннан идарә ителә башлыйлар. Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60 нчы еллары — 1708) үз гербы булуы-булмавы хакында мәгълүмат әлегә табылмаган. Казан ханлыгының һәм аның башкаласы Казан шәһәренең дәүләт герблары булмавы да ихтимал. Урта гасыр татар дәүләтләрендә — Әстерхан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларында да, — гомүмән, герблар чыгару традициясе турында әлегә мәгълүмат юк. Алдарак Карлус Алярд тарафыннан тасвирланган Казан ханнары флагындагы аждаһадан һәм ябалактан башка бер символ да билгеле түгел. Казан губернасының (1708 — 1920) гербы, 1856 елның 8 декабрендә гали раслануынча: «Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа, канатлары һәм койрыгы кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтын, теле кызыл. Император таҗы белән зиннәтләндерелгән калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратылган». Казан шәһәренең гербы, 1781 елның 18 октябрендә гали раслануынча: "Ак җирлектә алтын Казан таҗы кигән кара төстәге елан, канатлары кызыл".

XIX гасырда Казан гербы сурәтен янарталар, андагы елан Казан губернасы гербындагы таҗлы аждаһа кыяфәтенә кертелә һәм янәшәсендә кайчандыр шәһәребез төзелә башлаган Елан (Җылан) тавы турындагы риваятькә ишарә рәвешендә, русча Зилант дип атала башлый.
Герб сүзенең мәгънәсен эзләп сүзлеккә күз салсаң, ул немецча “мирас” дигән мәгънәне аңлата. “Герб” белән “мирас” арасында нинди уртаклык бар соң? Герб-ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Ул буыннан буынга мирас итеп тапшырыла.

Республикабызның Дәүләт гербы - аның дәүләт суверенлыгы символы. Ул кояш җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, татар халык орнаментлары белән уратып алынган, нәкыш үзәгенә “Татарстан” дип язылган. Герб байрагыбыздагы төсләрне кабатлаган: кояш-кызыл, барс-ак, тышкы кыса-яшел, кысадагы бизәк һәм язу гына алтынсу төстә.

Герб гадилеге һәм шул ук вакытта, серлелеге белән дә аерылып тора. Серле, чөнки монументаль сәнгать остасы, рәссам Риф Фәхретдинов үзенең хезмәтендә тарихи фантастик образларны куллана. Гербтагы “канатлы барс” бүгенге көнне бик борынгы заманнардагы барс кабиләсе белән бәйли. Борынгы болгар бабаларыбызның мөһерендә дә барс сүрәте булуы билгеле. Барс - ирек сөюче җанвар. Аны читлектә үрчетеп булмый. Димәк, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп яшәгән халыкка бу символ белеп сайланылган.

Барсның канатлы булуы да безнең халык иҗатына бәйле. Халкыбыз әкиятләрендә канатлы елан, канатлы ат образлары бар. Канатлы итеп тасвирлап, ул аларга ниндидер өстен, сихри көч биргән. Гербтагы барс сүрәте дә шундыйларның берсе. Барс – уңыш һәм үрчем символы. Ул, поэтик - символик образ буларак, халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы. Гербта барсның алгы уң аягы күтәрелгән булуы - югары хакимияткә хөрмәт белдерү билгесе. Элекке заманнарда хөкемдарга хакимлек итү хокукы Алла тарафыннан бүләк ителә, дип санаганнар... Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның кирәк вакытта үз буйсынуындагы җөмһүриятебезне, аның халкын көч белән яклый алачагын аңлаталар. Ул - кояш фонында. Бик борынгы бабаларыбыз кояшны Алла дип санаганнар. Кояш кызыл төстә ясалган. Ул төс көчле, энергияле булуны, өлгергәнлекне аңлата, матур, аяз көннәр киләчәген белдерә.

Гербка игътибар белән карасак, барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәтләнгән. Бу халкыбызның явыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата.

Калкан тышында - сигез таҗ яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме. Бу озын гомерле булуны белдерә. Борынгылар язып калдырганча, сигез - җөп сан, хатын-кыз затын аңлата. Кешелек тормышында бары тик хатын-кыз заты гына нәселне мәңге дәвам итүче, гомер бирүче.

Канатлы барс илаһи көчкә ия. Ул үз канаты астындагы халыкны бөек идеалларга турылыклы булып яшәргә өнди һәм гражданнарга бәхетле яшәргә хокуклы булулары белән бергә, аларның бурычлары барлыгын да искә төшерә. Герб үзәгендәге барс, икенче яктан, Татарстан җөмһүриятенең үзен дә искәртә: зирәк карашлы ак төстәге барс изге ниятле, көчле, ирекле, җитез, гадел һәм алга омтылучан. Дәүләтебез гербы, беренче карашка гади генә булып күренсә дә, ул тирән мәгънәгә ия, борынгы бабаларыбыз болгарлардан килә торган дәүләтчелек традициябезне раслап тора һәм аның билгесен эстафета итеп ала.

Республикабыз гербының сурәте Татарстан Республикасы Югары Советы, аның Президиумы, Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе, Министрлар Кабинеты, аның буйсынуындагы министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм башка судлар, халык депутатларының җирле Советлары һәм аларның башкарма органнары эшли торган биналарга, Татарстан Республикасы законнары нигезендә мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә герб сурәте төшерү хокукы бирелгән Республика буйсынуындагы предприятие һәм оешмаларның мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә урнаштырыла.








Тантаналы җырыбыз. Гимн.

“Гимн” грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 елның 14 июлендәге карары тарафыннан расланган.

Гимнның авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында положениедә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү - һәр гражданинның бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны:

- Татарстан Республикасында билгеләп үтелә үтелә торган бәйрәмнәргә багышланган тантаналы җыелышларны һәм утырышларны ачканда һәм япканда;

- Дәүләт органнары тарафыннан уздырыла торган церемонияләр һәм башка тантаналы кичәләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәргәндә;

- Татарстан Республикасына рәсми визит белән килүче дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын, БДБ илләренең һәм чит илләрнең рәсми делегацияләрен каршылаганда һәм озатканда;

- Татарстан Республикасы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгаларны билгеләп үтү йөзеннән, һәйкәлләр, монументлар, обелисклар һәм башка корылмалар ачканда башкарыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2013 елның 18 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән расланды.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны - Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү Татарстан Республикасының һәр гражданинының мөһим бурычы.















Авылыбыз мирасы.

Герб сүзе “мирас” дигән мәгьнәне аңлата, дидек. Һәрбер халыкның, авылның, хәттә гаиләнең үз мирасы бар. Безнең Кече Сон авылын гына алыйк. Нинди кызыклы үткәне бар бит аның! Менә шул тарихыннан чыгып нишләп әле авылыбызның гербын булдырмаска?!

Кече Сон авылы 1680 елдан Байгильдин Починок исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Кулущи, Покровский исемнәре белән дә билгеле. Халкы һөнәрчелек, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. ХХ йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, биш кибет эшли.

Түбән, Урта һәм Кече Сон авылларыннан 400 дән артык крестиян Пугачев фетнәсендә актив катнаша. Фетнәче гаскәрләрнең яртысыннан артыгын татарлардан торганлыгын белеп алган Әби патша Уфада Диния нәзарәте, авылларда исә мәчет һәм мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Кече Сон авылында да мәдрәсә Пугачев явыннан соң эшли башлый. 1785 елда нәкъ шушы авылда атаклы Таҗетдин Ялчыголның әтисе – Ялчыгол хаҗи вафат була. Аның әманәтен үтәү йөзеннән, Таҗетдин үзе дә, 1785 елдан соң Кече Сон мәдрәсәсенә килеп, өч ел чамасы укыта. Бераздан хәзерге Зәй районына кайтып китә һәм вафатыннан соң Имәнлебаш зиратына җирләнә.

1870 елда салынган агач мәдрәсә яна. Тәбәрде Чаллысы авылыннан килгән Шәйдулла оста аның урынына 1898 елда таш мәдрәсә төзи. Мәдрәсәнең дүрт бүлмәсе була. Башмак, кәвеш сала торган бүлмә “әчелек” дип атала. Ике зур бүлмә дәресханә буларак хезмәт итә. Урам яктагы бүлмәдә Данмулла хәзрәт, эчкесендә хәлфәләр шәкертләргә дәрес бирә. Шул ук эчке бүлмәдә шәкертләр өчен кечкенә генә ике бүлмә була. Уртадагы дүртенче бүлмәдә шәкертләр дәрескә әзерләнгәннәр, төннәрен шунда йоклаганнар. Мендәр, юрган кебек әйберләр дивардагы шүрлеккә куелган. Азык-төлек, кием-салымнарны саклау өчен, Кече Сонда һәр шәкертнең билгеләнгән аерым йорты булган. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан агач бина шәкертләргә ашханә буларак хезмәт иткән. Фәсхетдин карт шәкертләргә чәй кайнатып, ашарга пешереп торган, мәдрәсәнең мичләренә яккан.

Мәдрәсәдә белем бирү традицион методикага нигезләнеп алып барылган. Кече Сон мәдрәсәсе абруйлы уку йортларыннан исәпләнгән. 1898-1908 еллар арасында мәдрәсә шәкертләренең саны 42 дән 110 балага кадәр арта. Укучылар саны күбәюнең сәбәбе – уку-укытуның югары дәрәҗәдә булуы һәм яңа иркен бина төзелү дип уйлау урынлыдыр.

Мәдрәсәгә Мамадыш төбәгеннән, Лаеш, Чистай, Спас өязләреннән килеп укыйлар. Мәдрәсә эшләгән дәвердә 300 дән артык шәкерт указ алып Казан губернасының төрле авылларында муллалык һәм мәзин вазифасын башкарган. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә Кече Сон мәдрәсәсендә Фәхретдин хәзрәттән дәресләр алган укымышлы Чистай мулласы Хәсән хәзрәт турында язган.

Мәдрәсәдә укулар сентябрьдә башланып, апрель аенда тәмамланган. Мәдрәсә каршындагы Чүче тавы кардан ачыла башлагач, шәкертләр авылларына ялга киткәннәр. Татар галиме Риза Фәхретдинов үзенең «Асар» дигән хезмәтендә Кече Сон мәдрәсәсенең мөдәррисләрен санап китә. Фәхретдин бине Мөхәммәтсадыйк бине Габдерәфикъ әс Суни 1803 елда туа. Ул Кече Сонда имамлык һәм мөдәррислек итә. 1868 елда 65 яшендә вафат була. Фәхретдин урынына имам һәм мөдәррис булып улы Юныс кала. 1900 елның 25 маенда, 58 яшендә дөньядан китә. Юныс урынына улы Госаметдин (1870-1920) имамлык һәм мөдәррислек итә. Госаметдин хәзрәтнең Мәүләххан һәм Габдрахман исемле уллары кала.

1917 елгы Октябрь борылышыннан соң, Госаметдин хәзрәт гаиләсен гомер иткән йортыннан куып чыгаралар. Мәүләххан, Алматыга качып, 1984 елга кадәр гомер итә. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан йортта колхоз идарәсе, авыл Советы һәм почта урнаша. (Йорт соңгы елларда гына сүтелгән). 1918 елда мәдрәсә биналары Совет мәктәбенә бирелә.

1917 елның 15 сентябрендә Кече Сонда I баскыч татар бердәм хезмәт совет мәктәбе ачыла.

Таш мәдрәсә бинасында ун яшьлек Заһидулла Яруллин да белем ала. Алар нәселеннән Кәләй атлы бер карт мәшһүр скрипкачы булып танылган була. Заһидуллага да музыкага сәләт тумыштан бирелгәндер. Биш яшендә тома ятим калып, 12 яше тулгач, үз тамагын үзе туйдыру өчен, Чистай каласына күчкән яшүсмердәге талантны уен коралларын төзәтү остасы булган Шнейдер атлы немец күреп ала. Заһидулла шуның ярдәмендә пианино һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Егет булып җитеп, 1908 елда Казанга күчкәч, Заһидулла - музыкант инде башкалада мәйдан тота башлый. Кече Соннан чыккан гап-гади авыл егете Габдулла Тукай белән дуслаша, Казан каласында кыллы уен коралларында уйнаучылардан беренче милли оркестр төзи, милләтнең йөзек кашына әвереләчәк Салих Сәйдәшевка тәүге дәресләр бирә, бөек шагыйрь вафатыннан соң “Тукай маршы”н язып дан казана.

1914 елда туган Фәрит Яруллин тугыз яшенә җиткәнче Казанда яши. Әтисе 1923 елда Уфа каласына күченгәч, Нәкый Исәнбәтнең шәхсән үзеннән туган тел буенча тәүге сабаклар ала. Казанга кабат әйләнеп кайтканнан соң, 1930 елда сәнгать техникумына укырга керә. 1934–1939 елларда Мәскәү консерваториясендә белем ала. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән танышканнан соң, Фәрит Яруллинда инде Г.Тукайның “Шүрәле” шигыренә нигезләнгән милли балет тудыру хыялы яши башлый. 1941 ел язында ике талант иясе балетны тулысынча язып тәмамлыйлар. Балетмейстер Л.Якобсон аны сәхнәгә әзерли башлый һәм август аенда Мәскәү каласында аның премьерасы куелырга тиеш була. Әмма 22 июньдә канлы сугыш башлана. 24 июльдә үк инде Фәрит Яруллинны фронтка озаталар. Гаҗәеп музыкаль талантка ия булган Фәрит взвод командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә. Бер мәртәбә авыр яраланганнан соң, Казанга, савыктыру ялларына кайту бәхетенә дә ирешә. Әмма 1943 елның 17 октябрендә, Белоруссия фронтындагы Яңа Тухиня авылы өчен барган аяусыз сугышлар вакытында батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллин һәлак булган урынны һәм ул җирләнгән туганнар каберлеген аның бертуган энесе Мирсәет Яруллин 1985 елда, сугыш тәмамлануга 40 ел узганнан соң гына эзләп таба. Менә нинди атаклы композиторлар чыккан безнең авылдан!

Нинди булыр иде соң ул безнең авыл гербы? Авылның бер ягында яшел урман, икенче ягында Чүче тавы булганлыктан, гербка яшел җирлек урнаштырыр идем. Җирлекнең бер башында Таҗетдин Ялчыгол укыткан атаклы Кече Сон мәдрәсәсе символы итеп каләм, икенче башында композитор Яруллиннар символы итеп скрипка ачкычы куяр идем. Тау ягыннан Сон елгасы акканлыктан, елга агышын билгеләр идем. Ә каймасын башаклар белән әйләндереп алсак, бу Кече Сон халкының игенчелек белән шөгыльләнгәнен аңлатыр. Менә шундый эчтәлекле һәм үзенчәлекле Кече Сон гербы. Үзенең ягын чын күңелдән яратучы, тыйнак холыклы, киң күңелле, хезмәтне үз иткән тырыш халык яши безнең авылда.

Дәүләтебезнең символлары үз илебезгә мәхәббәт тәрбияли, илебезнең тарихын, мирасын белергә омтылу теләге уята. Ә илебезнең үткәнен белеп, аны үз гаиләбез, туган авылыбыз тарихы белән бәйләп карасак нәселебезгә, авылдашларыбызга булган мәхәббәтне тагын да ныгытыр идек. Бүгенге көнне үткән белән чагыштырып авырлыкларны җиңәргә, бер-беребезне кичерә белергә өйрәнер идек.






























Йомгаклау.

Бу эшне башкару барышында мин Татарстан Дәүләт символикасы турында булган белемнәремне тирәнәйттем, символикада бирелгән һәрбер билгенең мәгънәсенә төшендем, туган авылыбыз Кече Сонның үткәнен дә төрле символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкинлеген исбатладым.

Татарстанда барлык кешеләр хокуклары тигез, ә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Республикабызда төрле милләтләр тату көн итәләр. Туган илен яраткан, башка халыкларны хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала. Символлар халыкның буыннан-буынга килгән традицияләрен гәүдәләндерә. Шуңа күрә дә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, аны кадерләп сакларга кирәк.







































Кулланылган әдәбият:



1. Низамов Р.А. “Көч һәм рух тамырлары”.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

2. Харисова Л.А. “Культура народов Татарстана”.- Казань: издательство

“Мәгариф”, 2005.

3. Солтанбәков Б.Ф. “Татарстан тарихы”.- Казан: ТаРИХ, 2001.

4. Харисов Ренат “Татарстан символлары”. - Казан: “Мәгариф”, 2005.





















































Кушымта.

Казан шәһәре гербы

Татарстан дәүләт символлары








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!