СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гүзәл ханым-укытучы ветеран Нуриахметова Дания Ибраһим кызының юбилей кичәсе

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ветеран-укытучыларыбызның юбилей кичзләрен уздыру өчен үрнәк.

Узган саен гомер юлым һаман,

Борылам да карыйм артыма.

Иң кадерле чаклар шунда калган

Һәм манылган бар да алтынга...

Просмотр содержимого документа
«Гүзәл ханым-укытучы ветеран Нуриахметова Дания Ибраһим кызының юбилей кичәсе»


Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар!

Хәерле кич, газиз дуслар!

(Алып баручы “Тормышым мизгелләре” исемле стенд янына уза.)


Узган саен гомер юлым һаман

Каерылып карыйм артыма:

Иң кадерле чаклар шунда калган

Һәм манылган бар да алтынга.

Кайгы да юк анда хәсрәтләре дә,

Сагышлар да үзәк өзмәгән,

Күрелмәгән сагыш, мхнәтләр дә...

Гел гизелгән зәңгәр эзләрдән.

Нигә һаман шулар сагындыра,

Ник күңелем шунда тартыла?...

Гомернең шул газиз чагын гына

Бер күрәсем килеп,

Әйләнәм дә карыйм артыма...


Бүген без кеше тормышындагы зур бәйрәмгә җыелдык. Бездә – профессиональ осталык баскычының иң югары басмасына менә алучы, методик алымнарның иң нәтиҗәлеләрен, яңаларын кулланып, дәресләрен әкият дөньясына әйләндерә белүче, тел белеменең ачы тамырлары аша тәмле җимешләрен өлгертеп.татып карарга һәм тәмен аңларга өйрәтү сәләтенә ия була алучы, үзенең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алу бәхетенә ирешеп, анда мәңгелеккә яшәп калучы. Үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп, эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерү нәтиҗәсендә тылсымлы могҗизалар тудыра белүче тирән белемле, киң эрудицияле, кече күңелле, олы йөрәкле,әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм үз артыннан әйдәп баручы,гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы мөгаллимә-Нуриәхметова Дания Ибраһим кызының бәйрәм кичәсе.


Җиде могҗиза бар.

Сигезенчесе ни?-дип

Сорасалар әгәр.

-Туган тел һәм Аны

Кадерләүчеләр,-дип,

Һич тә икеләнми

Җавабымны бирәм.


Әллүки” көе уйналына.

34нче еллардагы хатын-кызларга хас итеп киенгән, кулына төенчек төткан бер әби ашыга-ашыга килеп чыга. Аның каршына тулы сулы чиләк-көянтә күтәргән яшь килен чыга.

--Әссәләмәгаләйкем, Кендек абыстай, ни хәлләдә яшәп ятасың? Кая ашыгасың, ул-бу хәл юктыр бит?

--И-и, балакаем, Фагыйлә апаң дүртенче балага авырып киткән бит,Ходайның рәхмәте яугыры...Барыйм әле шунда, ашыгыйм...

(Чыгып китәләр)

1 малай, 2кыз йөгереп чыгалар.Малай:

--Миңа энекәш кирәк!

Кыз:

--Кирәкми безгә синең кебек сугыш чукмарлары!Безгә сеңелкәш кирәк!

Биленә балта кыстырган ир уртасы кайтып килә,кендек әбисе чыгып сөенче ала:

--Ибраһим, улым,сөенче! Кыз балаң, таза-сау, тупырдап торган кызың бар!

Ибраһим:

__И, рәхмәт яусын, игелеге, бәхете, тәүфигы, гомере белән килсен!

Кендек әбисе:

--Тавышы бик көр, матур җырлар, матур сөйләр, илне данлар, дан иясе булыр, улым!

Ибраһим:

--Шулай, әбекәй, шулай, Дания-дан иясе булыр.

Чыгып китәләр.Бала елаган тавыш ишетелә.

Хак Тәгалә әмере белән

Җиргә раушан йолдыз иңде,

Бу сәгатьтә Яңгулда

Дөньяга бер кыз килде.

Үткәннәрдән киләчәккә барып

Җитте Хәтер нуры,

Кабындырды өмет шәмен

Йөрәкләргә үтеп туры...


Сәхнәгә Дания апаны чыгарып утырталар.


Җыр Моратова Фәридә. “Озата барма”.

Дания Ибраһим кызы 1934нче елның 25 январенда Балтач районы Яңгул авылында Ибраһим һәм Фагыйлә апа гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Әнисе Фагыйлә апа бик белемле, укымышлы хатын була һәм хәтта Оренбургтагы кызлар мәдрәсәсендә белем ала. Бик тырыш бик уңган кыз була Дания. Кечкенәдән йорт эшләренә катнаша, көчсез иңнәре белән чишмәдән 10шар көянтә су ташый. Үз авылларындагы 7еллык мәктәпне тәмамлагач, Балтач урта мәктәбенә укырга бара. Бу мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, кызның тагын да югарырак укыйсы килә.Ләкин әтисенең бу тырыш кызын бер дә читкә чыгарып җибәрәсе килми шул...Ничек кирәк, шулай юмалап, кыз әтисен күндерә һәм такта чемоданга арурак киемнәрен тутырып, аякка чабата киеп юлга кузгала кыз бала.


Ике егет 1 кыз сәхнәгә килеп чыга. Егетләр җырлый:

Сулар ага, сулар ага,

Сулар ага болганып.

Шул суларга карап калдым

Ялгыз башым моңланып...

Кыз:

Егетләр, тктагыз әле, мин бармыйм!

1 егет:

Ничек инде, бармыйсың?

2 егет:

Ни булды? Куркып калдың мәллә?

Кыз:

Чабатам тишелде.

Егетләр көлеп җибәрә.

Ярар, бер дә кайгырма. Әнә алда бер авыл күренә. Хәзер һәр өй саен кереп, сиңа чабата табып бирәбез. Безнең як халкы юмарт, киң күңелле ул, бер сыңар чабата бирми калмаслар!

(Сәхнәдә утырган кешеләрдән чабата сорыйлар. Алдан әзерләп бер кешегә чабата биреп куела.)


Әнә шулай, 2 көн, 1 төн бер белмәгән җиргә, пароходка утырып чыгып китә Дания. Иртәнге сәгать 3тә әлеге дә баягы такта чемоданны күтәреп, Алабугага килеп төшә. Тулай торакны эзләп табып, шунда урнаша. Алабуга педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, зур үҗәтлек һәм тырышлык белән гыйлем үрләрен яуларга керешә.

Беренче уку елында 3 кенә укучы стипендиягә лаек була. Шуларның берсе-Дания! Беренче стипендиясенә 1пар туфли, 1 күлмәк алып кия ул. Никадәр генә авыр еллар булмасын, яшьлек- яшьлек шул инде! Шау-гөр килеп, уйнап-көлеп, авырлыкларны җиңеп,1 шакмак шикәр белән ипине суга манып ашап. Уку еллары узган да киткән…

Менә дулкынландыргыч минутлар…Энә белән кое казыган, ягъни тырышып укыган егетләр кызлар кулларына диплом алу бәхетенә ирештеләр. Дания Ибраһим кызының билгеләре гел “яхшы” һәм “бик яхшы”!


Кояштан да якты

Гыйлем- башның таҗы,

Урланмас хәзинә,

Бәхетнең ачкычы.

Уңган кызыбыз-

Институтының

Тутыкмас көзгесе.

Асылташларга тиң

Тырыш кыз менгән

Дәрәҗә баскычы.

Табельләрне һәрчак

Бизәп торган

Аның тик “бишле” билгесе.


Диплом тапшырыла.


Үзбәк кызлары биюве. Башкаралар Г. Суфия кызы Зилә белән.


Алабуга педагогия институты үзенең иң тырыш талибәсен, уку дәверендә институтта профком рәисе булып эшләгән кызын, активисткасын Арча районы Субаш-Аты интернат – мәктәбенә юллый. 5 нче курста укыганда кыз үзенә тиң асыл егетне Мәскәү институтларын тәмамлаган миңле- моңлы Мәгъсүмҗанны яр итеп сайлый, икәүләшеп данлы-иманлы Арча якларына юлга кузгалалар яшьләр.

Ул чактагы җүләрлек

Уйласаң-искитәрлек,” — дип искә ала тормышның бу ачы-татлы елларын Дания апа.


Җыр: Хакимзянов Әхтәм.

Зур тарихлы, күп ятимнәрне тәрбияләп, тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән данлы интернатлы Субаш-Аты авылына килеп төшә яшь парлар.

Эшкә урнашырга килгән белгечләргә мәктәп директоры йортын да тиз күрсәтәләр. Кешелеклелек, изгелекнең сакчысы, гәүдәләнеше булган директор Гыйниятуллин Нурулла Гыйниятович 5 баласы-газизләре белән җыелышып ашап утырган вакыт була ул. Киң күңелле Нурулла абый аларны тыңлый һәм өстәл янына чакыра. Бик тәмле итеп ярып пешерелгән бәрәңгенең тәмен әле дә оныта алмыйм,- ди Дания ханым.

Ә хәзер сүзне Илсум ага Хәким улына, бергәләп театр – концертларны куйган, хезмәттәшенә бирәбез.


(Ильсум абый сөйли.)


Тәҗрибәле, тирән белемле укытучылардан торган эшчән, дус, көчле, бердәм коллективка эләгәләр алар. Аның шифалы җиле белән җилләнә, нечкә иләгеннән иләнә, кайнар иҗат казанында кайный һәм үзе дә сәләтле педагог, тирән белемле мөгаллим, уникаль хезмәтләр тудыручы галим дәрәҗәсенә күтәрелә.


Нәфис сүз. Башкара Миләүшә Гомәр кызы.


Җиң сызганып эшкә керешә яшь укытучы. Үзенең бөтен яшьлек дәртен туган телебезнең бөеклеген, күркәмлеген матурлыгын, гүзәллеген тоярга, аның байлыгына сокланырга, горурланырга, эдәбият дәресләре аша туган җиребезгә, халкыбызга телебезгә укучыларда мәхәббәт булдыруга, тирә-ягыбыздагы матурлыкны тою, кешеләрне аңлый белү, гаделлек, намуслылыкны күрү, игелеклелек, тәвәкәллек, батырлык һәм кыюлык тәрбияләүгә бирә.

Аның дәресләре методик алымнарның үзенчәлекле, кызыклы булуы һәм өстәмә материалларның татар теле һәм әдәбиятын яңача укытуга юнәлдерүгә ярдәм итүче бай хәзинә булуы белән аерылып тора. Шәкертләрен татар телен- назлы гөлне сакларга, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

Педагогик хезмәтенең

35 елы —

Әйтерсең лә, серле тартма

Могҗизалар тулы:

Профессиональ осталык,

Яңалык дәрестә.

Телне сөяргә өйрәтү,

Кызыклы чаралар аша

Төрле, төрле төстә.

Ә хәзер сүзне Дания Ибраһим кызының хезмәттәше, кулдашы, бергәләшеп укучыларны туган телне хөрмәтләүгә өйрәтүче укытучы-остаз Нурания ханымга бирәбез.


(Нурания апай сөйли)


Сүз Ахмадуллина Миңлегөл апага бирелә.


(Миңлегөл апай сөйли)


Җыр:Башкара Ахтямова Ләйсән. “Гомернең асылын аңлагыз”.


Эшли башлаганнан алып, хезмәтенең соңгы көннәренә кадәр класс җитәкчесе, ата-аналар университеты ректоры, август кинәшмәләрендә класс җитәкчеләренә ел саен үз эш тәҗрибәсе буенча докладлар белән чыгыш ясаучы да ул Дания апа.

Класс җитәкчесе буларак, ул балаларның икенче әнисенә әверелә.Билгеле, бу җиңел генә бирелми: иртәнге сәгать җидедән кичке тугызга кадәр шул балалар белән: башта дәресләрдә, аннан соң дәрестән тыш эшләрдә, әдәбият, драма түгәрәге, әдәби кичәләр, викториналар уздыра. язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар уздыра.

Республика буенча белемен күтәрүгә килгән пионервожатыйларга “Беркем дә онытылмый”, дип аталган ачык пионер сборы, ә комсомол оешмасы секретарьларына “Дуслык, иптәшлек тәрбияләү “ буенча диспут рәвешендә ачык комсомол ңыелышлары үткәрә.

Сүз Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Надия Равиловнага бирелә.

Җитәкчеләргә сүз бирелә.


Җыр. Башкара Гайнуллин Илгиз.


Искиткеч тырышлык һәм үҗәтлек белән яңалыкка омтылучан, заман сулышын тоеп эзләнүчән Дания Ибраһим кызы үзенең алдынгы эш тәҗрибәсе белән район һәм хәтта республика укытучылары белән уртаклаша. Биргән ачык дәресләре, оештырган семинарларында һәм үзе катнашкан фәнни-гамәли конференцияләрдә, республика укытучылары сьездында, вакытлы матбугатта актуаль темаларга чыгыш ясый.

Татар теле һәм әдәбиятының ролен күтәрү өчен күп тырышлык, көч куя Дания апа. Районда беренчеләрдән булып, класс-кабинет оештыра, дәресләрдә техник чараларны куллануның “беренче карлыгачы” булды дисәк, һич тә хата булмас.

Үз көче белән 100гә якын фонохрестоматия әзерли. Һәм бу тәҗрибәләрен уртаклашу өчен РОНО тарафыннан 1964нче елда районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары оештырыла.

Башта Субаш-Аты, аннан Утар-Аты урта мәктәпләрендә иң актуаль темаларга күп санлы семинарлар, ачык дәресләр, класстан тыш эшләрне район һәм республика укытучыларына, мәктәп директорларына җиткерүче дә ул булды.


Сүз ветеран укытучы Әминә Ахун кызына бирелә.


Нәфис сүз рус теле һәм әдәбияты укытучысы Загидуллина Кадрия Вакказовнага тапшырыла, ул котлау телеграммаларын да укый.


1964 нче елда Әлмәт шәһәрендә уздырылган Бөтенсоюз фәнни-гамәли конференциядә ул “Татар теле, әдәбияты дәресләре аша хезмәт тәрбиясе бирү” дигән темага доклад ясый. Зал аны алкышларга күмә.

Шушы ук 1964 нче елда Арча мәгариф бүлеге оештырган семинарда “Салих Сәйдәшев иҗатын татар телен укытуда куллану” темасына лекция-концерт оештырып, ул район укытучыларын таң калдыра. Һәр ике эше өчен дә Мактау грамотасына лаек була.

1968нче елда Дания Ибраһим кызын алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Татарстанның 4нче укытучылар сьездына делегат итеп чакыралар. Ул анда доклад белән чыгыш ясый.1970нче елда Дания Ибрагимовнаны “В. И. Ленинның 100 еллыгы “ юбилей медале белән бүләклиләр. Педагогик, тәрбия, җәмәгать эшләрендә катнашуын искә алып, 1970нче елда республиканың Хезмәт даны китабына кертелә. 1974нче елда социалистик ярышта җиңүче дип табыла һәм таныклык белән значок тапшырыла.


Сүз хезмәттәше Дамира Габделбаровнага һәм Дания Кабировнага бирелә.


Укытучыбыз Минһаҗев Алмаз татар егетләре биювен башкара.


1982 нче елда Дания Ибраһимовна Татарстан Республикасы һәм СССРның башка төбәкләрендәге татар теле укытучыларына алдынгы эш тәҗрибәсен җиткерү максаты белән белем күтәрү институтында чыгыш ясый.

1983 нче елда Чаллы шәһәрендә үткәрелгән республика конференциясендә Дания Ибраһимовна ясаган доклад “Татар теле, әдәбияты дәресләрендә сочинение язу өстендә эшләү” рус телендә чыккан “Вопросы преподавания родного, русского языков и литература в татарской школе” исемле җыентыкта дөнья күрә.

Дистәләгән язучылар катнашында үткәрелгән китап укучылары конференцияләре... Иң истә калганы Арча районының йөзек кашлары булган Г.Ахунов һәм М.Мәһдиев әсәрләре буенча “ Без бит Арча яклары” дип исемләнгән конференция. Бу очрашуга килгән язучылар турында хәзер дә җылы хисләр белән искә алалар. “Бу кичәне Гариф абый һәм Мәһдиевләр белән еллар буе элемтәдә торып әзерләргә туры килде,”- дип искә ала мөгаллимә.

1980-1983 нче елларда республиканың “Мәгариф” журналы Дания Ибраһимовнаның эш тәҗрибәсен киң яктыртты.

Хезмәтләрен искә алып, 1983 нче елда аңа “Укытучы-методист”, 1992 нче елда “Татарстанның әйдәп баручы укытучысы” исеме бирелде.


Нәгыймова Сәриягә сүз бирелә.

Рәдифә Гаязовна сүз ала.

Җыр. Башкара Фәнис Мостафин.


Дания Ибраһимовнаның энҗе бөртекләредәй, Татарстанның төрле төбәкләренә сибелгән шәкертләре-егетләре һәм кызлары аны бүген дә зурлап, хөрмәтләп искә алалар.

Серле, тылсымлы, сихри ак нурны

Шәкертләре күңеленә,

Оста тылсымчылар кебек,

Сиздерми сибә-сибә,

Ана телен-иркә гөлне

Сак тотып җылы кулларда,

Заман үрләренә менә

Белем бакчасына керә

Татар телен-назлы гөлне

Мәгърур , көчле, матур телне,

Тукай телен,

Дөньядагы иң изге телне-

Курсави, Мәрҗәни телен

Иркәләп, назлап үстерә.

Шәкертләре бүген Аның,

Хезмәт уңышлары белән,

Нурга төрә күңеле түрен!

Дәрәҗә биеклегенең

Иң түбәсе түгелмени

Мондый Бәхет Остаз өчен?!

Ә хәзер “Таң җилләре аша” тапшыруының видеоязмасын тәкъдим итәбез.

Сүзне Түбән-Атыдан килгән кунакларга тапшырабыз.


Дания апа әле һаман укытучы-педагог һәм тәрбияче буларак, авыл һәм район халкына билгеле. Кешеләрдәге уңай якларны – шәфкатьлелек, миһербанлылык эшләрен күрә белә, үрнәк шәхесләр турында, илебез кичергән тарихи шартларга бәйләп, республика һәм район газетасы битләрендә саллы гына мәкаләләре белән бүгенге яшьләрне тәрбия ләүгә өлеш кертә. Авыл халкы да аны үз итә, хөрмәт итә, киңәшкә йөри. Аның үзе генә белгән бик тәмле, серле ризыклар әзерләү рецептлары бар, бакчасында шаулатып аллы-гөлле чәчәкләр үстерә.

Ул әле һаман да укый, үз өстендә эшли. Арча мәчетенә йөреп, гарәпчә укырга өйрәнә. Яшьләрне, балаларны тәрбияләүдә ислам диненең барлык бозык күренешләрдән саклаучы илаһи ббер көчкә ия булуын аңлап, авыл мәчетендә балалар укыта, исламның 5 баганасын өйрәтүгә нигезләп, әхлакый тәрбия дәресләре алып бара.


Сүз авылыбызның дин эшлеклесе Хакимҗанов Габделфәрт абыйга бирелә.

Укучыларыбыз чыгышын карап үтик.


Озак еллар Утар-Аты мәктәбе ддиректоры булып эшләгән ире Мәгьсүмҗан Нуриәхмәт улы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр.Балаларның олысы-Резида- районда табибә-терапевт, Булат-подполковник, Гөлнара-укытучы булып әти-әниләренең якты нурлы юлларын дәвам итәләр.


(Сүз юбилярның гаиләсенә бирелә.)


Исмагилова Гөльяз башкаруында “Чабата” шаян биюве.

Гөлләр аланында

Тылсымчы бакчачы,

Назлы телебезне

Иркәләп ашлаучы,

Шаулы, данлы, санлы,

Саллы булсын диеп,

Даими саклаучы.

Хезмәтләре аша

Тарихка керүче

Гүзәл Дания апа.

Һәр сабый күңеленә

Мәңгелеккә кергән.

Гыйлем-кош аркылы

Очар канат биргән.

Галим – мөгаллимәгә

Бурычлы һәр кеше

Һәм рәхмәтле Аңа!

Баш ияләр зурлап

Яше-карты Сезгә!

Озак Сез яшәгез

Хезмәт чаткыларын

Бүләк итеп безгә!

Милләтебез бүген

Мең рәхмәтле Сезгә!


Сүз юбилярның үзенә бирелә.


(Дания апаның чыгышы)


Йомгаклау сүзе мәктәп директоры – Сафин Булат Фәһимовичка бирелә.


(Йомгаклау сүзе белән директор чыгышы.)


Кичәнең икенче өлеше табын өстәле артында дәвам ителә.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!