СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын өйрәнү

Просмотр содержимого документа
«"Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе"»

Дәреснең темасы: Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын өйрәнү.

Дәреснең максаты:

1. Һади Такташ иҗаты белән якыннанрак танышу.

”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының эчтәлеген ачу һәм анализлау.

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.Фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү.Лирик әсәрне анализлау күнекмәләрен булдыру.

3.Укучыларда сафлык,тугрылык,намуслылык сыйфатлары тәрбияләү.Тормышта очраган сынауларны аек акыл белән чишү юлларын өйрәтүгә юнәлеш бирү.

Җиһазлау:

1)язучы портреты,

2) Дәреслек:Әдәбияттан хрестоматия:”Татар урта гомуми белем бирү мәкт.10нчы с-фы өчен/ төз.А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин.-3нче басма.-Казан:Мәгариф,2005.-511б.:рәс б-н.,

3)”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.Өч томда, IIIтом. /И.А.Абдуллин, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова,Л.Р.Гайнанова,Ф.Ә.Ганиева,М.Г.Мөхәммәдиев,Ш.С.Ханбикова, Р.Г.Әхмәтьянов-Казан:Татарстан китап нәшрияты:1981.-832б.

4)”Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге” К.З.Хамзин, М.И.Махмутов, Г.Ш.Сайфуллин: Татарское книжное издательство. Казань.1965- ,,,,,,,,,,

5)”Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты” -тест;

6)“Ялгышмасам-үрнәк булсын,

Ялгышсам-гыйбрәт булсын”-эпиграф.


Дәрес планы:

I.Оештыру-мотивлаштыру.

1) Исәнләшү.

2) Уңай психологик хәләт тудыру.

II.Өй эшен тикшерү.

1)Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты”-тест эшләү.

2)Тест буенча нәтиҗә чыгару.

III.Актуальләштерү.

1)Дәреснең максатын җиткерү.

2)Поэманың эчтәлеген сөйләү.

3)Сорауларга җавап бирү.

IV.Яңа белем һәм күнекмәләр.

1)Поэманы аудиоязмада тыңлау

2)Укучыларның сәнгатьле укуы

3)Сүзлек өстендә эш:наборщик,комсомолка,тәүбә,гакыл,гыйшык.

4)Сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

5) Таблица ярдәмендә геройларның уңай һәм кимчелекле якларын билгеләү.

6)Язучының яшьлек,мәхәббәт турында язган цитаталарын язып алу.

V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Сюжет элементларын билгеләү.

2)Сурәтләү чараларын табу

3)Тәрбия темасына әңгәмә

VI.Йомгаклау.

1)Бүгенге көндә әсәрнең әһәмияте.

Өй эше:”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының үзеңә охшаган урынын яттан сөйләргә өйрәнергә.

Билгеләр кую.




Дәреснең план-конспекты

Дәрес барышы:

I.Оештыру-мотивлаштыру.

1)Исәнләшү.Хәерле көн. Исәнмесез, укучылар.

2) Уңай психологик хәләт тудыру. Кәефләрегез яхшымы?Яхшы булса, бүгенге әдәбият дәресебезне башлыйбыз. 



II.Өй эшен тикшерү.

1)Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты”-тест эшләү.

Әйдәгез әле, өй эшен тикшереп үтик. Сезгә өйдә әдипнең биографиясен һәм иҗатын укырга,өйрәнергә кушылган иде.

Әлеге теманы ничек үзләштерүегезне тикшерү максатыннан,әйдәгез әле,тест эшлик.(тест эшләү).

1. Һади Такташның туган авылы:

а) Сыркыды авылы:

ә) Иске Кармәт авылы;

б) Татар Пешләсе авылы.

2. Шагыйрьнең туган елы:

а) 1884 ел, 27 февраль;
ә) 1901 ел, 1 гыйнвар;

б) 1886 ел, 26 апрель.

3. Һади кемнән укырга-язарга өйрәнә?

а) авыл мәдрәсәсендә;
ә) Пешлә мәдрәсәсендә;

б) әти-әнисеннән.

4. Аның Бохарага киту сәбәбе:
а) укырга;

ә) тормыш авырлашу сәбәпле эшләргә.

5. 1918 елда ул Сыркыдыда кем булып эшли?

а) табиб;

ә) китапханәче;

б) укытучы.

6. Ул кайсы шәһәрдә «Юксыллар сүзе» газетасында эшли?

а) Казанда;

ә) Уральскида;

б) Оренбургта.

7. Такташның Ташкентка китү вакыты:

а) 1920 ел;
ә) 1921 ел:

б) 1923 ел.

8. “Җир уллары” нинди җанрда язылган?

а) комедия
ә) трагедия

б) драма

9. Һади Такташның вафат булу вакыты:

а) 1931 ел, 8 декабрь;
ә) 1950 ел, 1 апрель;

б) 1961 ел, 7 март.

10. Аның гәүдәсе кайда җирләнгән?
а ) туган авылы Сыркыдыда;

ә) Казан шәһәрендәге татар зиратында;

б) Казан шәһәрендәге туганнар каберлегендә.


2)Тест буенча нәтиҗә чыгару.

Барыгыз да эшләрегезне тәмамлаган булсагыз,бергәләп тикшерәбез. Җавапларны тыңлап, үзегезнең тестта дөрес һәм дөрес түгелләрен билгели барыгыз .Һәр сорауга дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә.

10б.-“5”ле,

8б.-“4”ле,

6-7б.-“3”ле,

5б.-дан түбәнрәк-“2”ле билгесе.

Балларны билгелибез.Кем күпме балл җыйды?


III.Актуальләштерү.

1)Дәреснең максатын җиткерү.

Без бүген дәрестә “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының эчтәлеген искә төшерербез. Әсәрнең һәр бүлегенә кыскача тукталып китәрбез, анализларбыз. Автор әйтергә теләгән төп фикерне ачыкларбыз. “Нәрсә ул мәхәббәт”? темасына сөйләшербез.

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып числоны һәм теманы язып куйыйк.

Дәрескә эпиграф итеп түбендәге сүзләрне алыйк:

“Ялгышмасам – үрнәк булсын

Ялгышсам – гыйбрәт булсын”

(халык әйтеме)

2)Поэманың эчтәлеген сөйләү.

Әйдәгез әле,поэманың кыскача эчтәлеген искә төшерик. Сүз нәрсә турында бара?

(Зөбәйдә наборщик егет Мәхмүтне чын күңелдән ярата.Ә егетнең кызга мөнәсәбәте бик үк җитди түгел.Аны вакытны ләззәтле уздыру өчен генә кирәк дип саный.Зөбәйдә исә,Мәхмүтне ихлас ярата,шуңа күрә егеттәге хисләрнең чынлыгына да шикләнми.Мәхәббәтнең күзе сукыр,нәтиҗәдә,егет кызны алдый.Кыз балага узгач,туачак җан иясе өчен җаваплылыктан качып,Мәхмүт Зөбәйдә янына бөтенләй килмәс була.Ата буласы кешенең үзен ташлавы кызны борчуга сала.Ләкин,бәхеткә каршы,бала тугач,егеттә үз кылганнарына үкенү хисе уяна,ул Зөбәйдәсе һәм үзенең баласы янына килә. Гаилә туа.)

3)Сорауларга җавап бирү.

Әйдәгез әле,поэманы ныграк аңлау өчен, сорауларга җавап бирик.



-Әсәрдә мәхәббәт проблемасы ничек сурәтләнгән?

-Төп образларның мәхәббәткә мөнәсәбәтләре нинди? (Зөбәйдә чын күңеленнән гашыйк,әМәхмүт тормыштагы әхлакның нигезе “ирекле сөю” булырга тиеш дип уйлый)

-Такташ яшьләр арасындагы булып алган тетрәнлергеч хәлне әллә ни киң җәлеп язмый, акыллы кеше аңларлык итеп кайбер ишарәләр генә бирә. Ләкин ярамый торган эш эшләгәнен күрсәтер өчен, бу вакыйгага бөтенләй катнашы юк кебек күренгән янәшәлекләр бирә. Нинди күренешләр икән ул?

(Ай да холыксызлана, бүреләр дә котырына, караклар да үзләренең кара эшләрен башкаралар, Зөбәйдә дә алдана)

-Ирекле сөю нәтиҗәсендә бала да туарга мөмкин . Монда инде кешенең үз баласына мөнәсәбәте турында сүз бара. Икәвең яратышып дөньяга китергән бала өчен я ана, я ата гына җавап бирү дөресме?

(Юк, бала өчен икесе дә җававп бирергә тиеш, аны икесе дә карарга тиеш)

-“Ачулы җил” бүлегендә җилнең тузынуын автор ни өчен керткән дип уйлыйсыз?

өбәйдәнең күңелендә булган кичерешләрне күрсәтер өчен.)

-Ни өчен автор песи баласын китереп керткән?

(Автор песиләрне кешеләр белән чагыштыра. Песи баласын ташласа да бу гадәти хәл, әмма кешеләр бит акыл ияләре. Алар хайваннардан акыл белән эш итүләре белән аерылалар. )

Әгәр уйлап карасак, кешеләр песиләрдән дә юньсезрәк икән. Шулай да автор мәхәббәткә булган ышанычын киметми. “Юк! Ата күңеле күрми түзалмас”, - ди ул. Чыннан да Мәхмүт килә.

Менә шулай, Һади Такташ яшьләр арасында булырга мөмкин төрле катлауларны гыйбрәт алырдай сурәтләп биргән. Автор нәрсә әйтергә теләгән?

(“Ирекле сөюнең” кызганыч нәтиҗәләргә китерүен әйтергә теләгән. Зөбәйдә белән булган вакыйгадан гыйбрәт алыгыз, үзегез берүк ялгыша күрмәгез. Башкаларга үрнәк булыгыз.)

Ә сез авторның фикере белән килешәсезме?

йе, килешәбез)

IV.Яңа белем һәм күнекмәләр.

1)Поэманы аудиоязмада тыңлау.

Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”поэмасын аудиоязмада игътибар белән тыңлагыз. Аны Фоат абый Галимуллин укый. 

2)Укучыларның сәнгатьле укуы
Инде үзебез дә әсәрне сәнгатьле итеп укып чыгыйк (укучылар укыйлар).


3)Сүзлек өстендә эш: наборщик, комсомолка, тәүбә, гакыл, гыйшык.

Һади Такташ әсәрен “Мәхәббәт тәүбәсе” дип атаган. Әйдәгез әле, “Тәүбә” сүзенең мәгънәсен ачыклыйк.Сезнең алдыгызда сүзлекләр ята. Хәзер шулар белән эшлибез.

Тәүбә-ис. Яраксыз эшне эшләмәскә сүз бирү; тәүбә итү.

Сущ.1)раскаяние; 2)обет,зарок.

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге” К.З.Хамзин, М.И.Махмутов, Г.Ш.Сайфуллин: Татарское книжное издательство. Казань.1965,-615б.



Безнең колакка ятрак тоелган тагын берничә сүзгә аңлатма биреп китик әле. Һәрберебез сүзлекләр белән эшли. Гакыл, наборщик, комсомолка, гыйшык сүзләренең дә мәгънәләрен сүзлекләрдән табып,дәфтәрләрегезгә язып куегыз әле.



Гакыл-ис. Акыл,аң,аңлый белү,дөрес фикер йөртүчелек.

-сущ.Ум,разум,интеллект;понимание,здравый смысл.

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге” К.З.Хамзин, М.И.Махмутов, Г.Ш.Сайфуллин: Татарское книжное издательство. Казань.1965,-72б.



Гыйшык-ис.Сөю,өзелеп ярату.

сущ. Любовь,влюбленность.

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге” К.З.Хамзин, М.И.Махмутов, Г.Ш.Сайфуллин: Татарское книжное издательство. Казань.1965/-101 б.



Наборщик- и.Типографиядә хәреф җыючы эшче,Әй,наборщик,үзеңә түгел зәвык,Яңлыш тезсәң,җәзасы бар дөньяда ук!Ш.Бабич.

”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.Өч томда, IIIтом. /И.А.Абдуллин, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова,Л.Р.Гайнанова,Ф.Ә.Ганиева,М.Г.Мөхәммәдиев,Ш.С.Ханбикова, Р.Г.Әхмәтьянов-Казан:Татарстан китап нәшрияты:1981.-431б.



Комсомолка- и.1.Коммунистик яшьләр союзы.Комсомолга керү.Комсомол-кайчан гынабулмасын,кайда гына булмасын-партиянең иң якын ярдәмчесе.М.Әмир.

2.Коммуминистик яшьләр союзы члены;комсомолеө,комсомолка.

Комсомоллар -искелеккә бомбалар!!!Һ.Такташ.II с.мәгъ.комсомолларны берләштергән,комсомоллардан торган.Комсомол оешмасы.Комсомол рейды группалары.

”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.Өч томда, IIIтом. /И.А.Абдуллин, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова,Л.Р.Гайнанова,Ф.Ә.Ганиева,М.Г.Мөхәммәдиев,Ш.С.Ханбикова, Р.Г.Әхмәтьянов-Казан:Татарстан китап нәшрияты:1981.-145б.

4)Сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Хәзер шушы сүзләр белән сүзтезмәләр,җөмләләр төзеп карыйк әле.

(Гыйшык булу,тәүбә кылу,гакыл ягы сай булу,наборщикны сөю,комсомолка кыз; Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер)

5) Таблица ярдәмендә геройларның уңай һәм кимчелекле якларын билгеләү.

Геройларга тукталыйк әле.Зөбәйдә һәм Мәхмүт образлары холкындагы уңай һәм тискәре яклар нәрсәләрдән гыйбарәт? Шуларны дәфтәрләрегезгә таблицага урнаштырыйк.



Төп образлар

Уңай яклары

Тискәре яклары

Зөбәйдә

Яшь, чибәр, өзелеп сөя белә. Ихлас яратуы өчен генә дә аны асыл, затлы дип әйтеп булыр иде. Әмма аның күркәмлеге моның белән генә чикләнми. Ул — сабыр. «Сабыр төбе сары алтын», — ди халык. Сөйгәне килми башлагач, татар хатын - кызларына хас булганча, сабырлык, тыйнаклык белән эш итә. Сөйгәненә хат яза, аны көтүен әйтә. Соңыннан да әле, Мәхмүт үзен гафу итүен сорап килгәч, Зөбәйдә үзендә аны кичерерлек көч таба. Нинди олы йөрәкле, шәфкатьле ул!

Зөбәйдәнең матурлыгы безнең күз алдыбызда арта бара. Ул, баласы буласын белгәч, үзенең мәхәббәт җимешен көтеп ала. Зөбәйдә — баласы турында кайгыртучы гүзәл, асыл хатын - кыз, чын ана.


Мәхмүт

Наборщик,ләкин гади генә эшче түгел,җыелышларда доклад сөйли;соңлап булса,Зөбәйдәнең җитди кыз булуын аңлый,үз кылганнарына үкенү хисе уяна,кире кайтып,гафу үтенә;

Кызны алдый, кыерсыта, җаваплылыктан кача,яңа трмышта әхлакның нигезе “ирекле сөю” булырга тиеш дип уйлый.


6)Язучының яшьлек,мәхәббәт турында язган цитаталарын язып алу.

Мәхәббәт төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый. Сезнең дә һәрберегезнең бу турыда үз фикерләрегез бар.Әйтеп карагыз әле,нәрсә соң ул мәхәббәт?

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында шагыйрьнең яшьлек һәм мәхәббәт турында матур,җыйнак, күңелебезгә керерлек итеп әйткән сүзләрен-цитаталарны дәфтәрләребезгә язып алыйк.



“Яшьлек,
Гомрең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела...
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...”



“,,,Мәхәббәт тә —
Нәфис матур чәчәк,
Ләкин
Үзе гаҗәп гомерсез,
Кайчак загс белән соңы бетә,
Ә кайчакта...
Яхшук- күңелсез...”

V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Сюжет элементларын билгеләү.

Поэманың сюжет элементларын билгелик әле.Бу эшне мөстәкыйль башкарабыз,соңыннан бергәләп тикшерербез.



Башлам -1нче һәм 2нче бүлекләр:авторның яшьлек турында әйтеп бирүе һәм Зөбәйдә белән таныштыруы.

Төенләнеш-Зөбәйдәнең алдануы.

Чишелеш- Мәхмүтнең Зөбәйдә янына,улы янына кайтуы.

2)Сурәтләү чараларын табу.

Укучылар,поэмадан сурәтләү чараларын табып алыйк әле.

Сынландыру: яшьлек кичен чәчәк ата,ә таңында инде коела;йөрәк мәхәббәтне яңарта;яшлек гомерен бирә.

Метафора: янган яшьлек,тиле яшьлек,яшьлек таңы.

Чагыштыру: кара болыт кебек.

Эпитет: сандугачлы таңнар, азгын күңел.

Фразеологик әйтелмәләр: тәүбә итү, күз тимәсен.

3)Тәрбия темасына әңгәмә

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур – зур планнар кора, барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Сезнең күпләрегез эчмәгән, тартмаган, акыллы егет һәм кызлар белән дуслашырга омтыла. Бәхетле тату гаилә коруда яраткан һөнәр иясе булуда күрә. Шулай итеп, бүгенге дәрес сездә саф, сау – сәламәт яшәү үрнәге булып исегездә калсын, тормышны яратырга рухландырсын, тагы да матуррак яшәү теләге тудырсын, тормышка һәм гүзәлеккә, әти – әниләрегезгә, сөйгән кешегезгә – чын, чиксез мәхәббәт хисләре тәрбияләсен, чөнки кешегә яшьлек ике килми. Ул гомернең тиз үтеп китә торган вакыты. Әгәр, яшьлекне, кадерен белеп, акыллы һәм мәгънәле үткәрмәсәң, чыннан да үкенечле булып калуы ихтимал.

VI.Йомгаклау.

1)Бүгенге көндә әсәрнең әһәмияте.

Бүгенге дәрестә без ниләр турында сөйләштек?

Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын анализладык, яшьлек, мәхәббәт турында сөйләштек.

Укучылар,әсәр ничәнче елда язылган?

(1927 нче елда)

80 елдан артык вакыт үтсә дә бүгенге көндә дә автор күтәргән проблема актуаль. Мәхәббәт бары тик бәхет кенә китерәме?

(Юк.)

“Ирекле сөю” бүгенге көндә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?(бала туарга мөмкин)

Ә егетләр нинди кызларны яраталар?(тыйнак,сабыр,акыл белән эш итүче кызларны)

Бәхетле гаилә нигезендә нәрсә ята?

( саф мәхәббәт, тугрылык, сабырлык, тыйнаклык)


Укучылар,нинди нәтиҗә чыгарыр идегез сез үзегезгә?

Эшне башкарганчы азагын уйларга кирәк, үзең эшләгән эшкә җаваплы булырга кирәк, кешеләргә үрнәк булырга кирәк, шулай булса, бар нәрсә дә яхшы була.Шуны һәрвакыт исегездә тотсагыз иде.

Өй эше:”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының үзеңә охшаган урынын яттан сөйләргә өйрәнергә.

Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.Дәрестә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.





















































РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

АЛАБУГА ИНСТИТУТЫ

ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

























Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын өйрәнү

дәрес-конспекты

































Эшне башкарды: 147нче төркем талибәсе

Вилданова Ф.

Эшне тикшерде: филология фәннәре

кандидаты, доцент Р.Б.Камаева




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!