СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"һөнәрләр илендә" ачык сбор

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Саба муниципаль районы Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәбендә педагог – оештыручылар семинарында

үткәрелгән ачык чара эшкәртмәсе.

Просмотр содержимого документа
«"һөнәрләр илендә" ачык сбор»

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

 

 

   Тема:Һөнәрләр илендә

 

 

 

( Саба муниципаль районы Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбендә педагог – оештыручылар семинарында

үткәрелгән ачык чара эшкәртмәсе)

 

 

 







 

 

                                    Үткәрде: Саба районы

Тимершык урта мәктәбе

педагог-оештыручысы

                                    Гыйниятуллина Илһамия

Искәндәр кызы

                                           .

 

 

                                                                                                                  20.02.20

  

 

 

Сбор  (чара) барышы.

 

Тема: Һөнәрләр илендә

Максат: укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.

- Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү;

- Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;

- Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  3мольберт, колонка, экран. Төсле кәгазьдән ясалган алма рәсеме, алмагач. Хәрефләр язылган пазлы.

«КидСпейс»  - уены өчен:

1.     Хастаханә – халат, курчак, пеленка, сумка

2.     Җурналистика – блокнот, ручка.

3.     Флористика – чәчәк, гөл савыты.

4.     Матурлык салоны – палитра, лак, перчатка.

5.     Остаханә – брошка, төсле кагазьләр, клей, кайчы.

Материал: «Әдәплелек дәресләре», 1 – 3 сыйныф, Л. И. Галиева, Л. В. Баязитова, Казан, «Мәгариф», 115 -117нче битләр; «Татар халык мәкальләре» Яр Чаллы, «Идел-йорт», 72 – 79нчы битләр; «Көч һәм рух тамырлары», Казан, «Мәгариф», 52нче бит;

 

Чараның барышы.

1.     Оештыру өлеше

П.О.- Исәнмесез, хәерле көн. Мин Саба районы Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы сезнең белән чара үткәрәм.

Психологик уңай халәт тудыру.

 Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр.

-Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан җылылык кабынган.

- Хәзер сез дә янәшәгездәге иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Әйдәгез кузләребез белән дә  бер – беребезгә карап елмаеп, сәләм бирешик.

- Җылылык тоясызмы? (укучылар басалар, кулга –кул тотынышалар, бер-берсенә сәлам бирәләр)

 

2.     Төркемнәргә бүлү. Йорт төзү

 

П.О.- Укучылар минем кулда нәрсә рәсемнәре күрәсез?  (Кирпечләр)

- Бу материал кайсы өлкәдә кулланыла? (төзелештә)

-Кирпечтән нәрсәләр төзеп була? (өйләр, корылмалар һ.б)

Бу кирпечләр гади генә түгел, серле икән. Бирелгән шигъри  табышмакларның җавапларын табарга кирәк.

 

  Минем әти кирпеч түши,

  Нык итеп , тыгыз итеп.

  Матурлап, сырлап , шомартып,

  Турылап, тигез итеп.

  Ул кем?

 (Төзүче)

                   

 Аның кулында укол,

 Ерактан, читтән узам.

 Урамнан каршыма килсә,

 Тыкрыкка кереп сызам. (Табиб)

 

 Без әзерлибез табын,

 Китереп бөтен ягын.

 Уртага куйдык чәчәк,

 Чәчәк  янына чәкчәк . (Пешекче)

 

  Әтием машина йөртә,

  Әткәм эшен ярата.

  -Кулларыңның көчен ди ул,

  Әрәм итмә юк-барга.  (Шофер)

 

  Укырга да өйрәтә,

  Язарга да өйрәтә.

  Аны белә һәр кеше,

  Ул була………… (Укытучы)

 

 

П.О. Төзегән йортыбызда кемнәр яши (һөнәр ияләре)

Әйе, төрле һөнәр ияләре. Димәк, без бүген сезнең белән кемнәр турында сөйләшербез? (укучы җаваплар) Әйе, эшче һөнәрләр турында сөйләшербез. Әйдәгез, өебезнең түбәсен дә ябып куйыйк.

 

Нәтиҗә: Шулай итеп,  без бүгенге чарабызның темасын “Һөнәрләр илендә” дип атарбыз.

 

3.      Һөнәрләрне 5 төркемгә бүлү.

 

П.О Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый.  “Психологлар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.

·          (Укучылар белән бергәләп бүлү, төркемнәрне күрсәтү)       

     1. Кеше-кеше (тәрбияче, сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

     2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше-техника (токарь, слесарь, шофер һ.б.).

     4. Кеше- тамгалар  системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,      

         кассир һ.б.).  

      5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, артист һ.б.).

 

4.     П.О. Укучылар, әйдәгез, минем киемемә игътибар итегез әле. Мин ни өчен шулай киендем икән?. Аның сере бар.(Укытучы үз киеменә игътибар иттерә)

Укучылар, быел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде?

(Укучылар җавабы)

 

5.      “Ворлдскиллс” – белән танышу өчен видео тәкъдим итәм. Игътибар экраннарга. (видео күрсәтелә)

 

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Казанда 22 нче августтан алып 27 нче августка кадәр һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә 45 нче дөнья чемпионаты узачак. Анда 14 яшьтән - 25 яшькәчә булган дөньяның 60 тан артык иленнән 1 600 дән артык конкурсант  үз белгечлекләрендә “Иң яхшысы” исемен яулау өчен катнашачак.

 

Логотип: Чемпионат логотибының төп график элементы булып биш интенсив сызыктан торучы уч төбе тора. Ул бөтен илләрнең яңа күнекмәләргә таба кулларын сузган яшьләрен гәүдәләндерә. Астарак чемпионатны кабул итүче шәһәр һәм аның уздырылу елы күрсәтелгән.

 

Лалә чәчәге чемпионатның стиль  булдыручы үзәк элементы булып тора.

 

Чемпионатның талисманнары - Алмаз (Almaz) исемле малай һәм Алтын (Altyn) исемле кызБу ике яшь профессионалның, легенда буенча, фәннең, техниканың һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә белмәгәннәре юк, һәм алар уңышка ирешер өчен кирәкле барлык күнекмәләргә һәм белемнәргә дә ияләр.

Талисманнар яшьлекне, осталыкны, интеллектны һәм дуслыкны гәүдәләндерәләр. Алар үзләре үрнәгендә һәм Чемпионатның “Киләчәк синең кулларда” слоганы белән барлык кешеләрне дә рухландырып торалар.

 

Чемпионатның слоганы (девизы) SkillsForTheFuture һәм ул тәрҗемәдә “Киләчәк безнең кулларда” дип атала. Ул чемпионатның рәсми хештегы да (#будущеевтвоихруках дип беленә).

 

Казанда узучы Чемпионатта 56 компетенция 6 блокка берләштерелеп тәкъдим ителә.

Иҗат һәм дизайн

Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр

Транспорт һәм логистика

Төзелеш һәм төзелеш технологияләре

Хезмәт күрсәтү

Җитештерү һәм инженерлык технологияләре

 

П.О. Киләчәктә сездә үзегез теләгән һөнәрне сайлап, шундый зур конкурсларда катнашырсыз дип уйлыйм.

 

6.      “Һөнәр агачы” уены. Әти-әни һөнәре. 

Агач рәсеме. Ул агачка ниләр җитми. Әйдәгез, кәрзиннән алмалар алып, зур алмаларга әти-әнигезнең һөнәрен язып, алмагачка куябыз.

П.О. Әйдәгез танышып китик инде, сезнең әти-әниләрегез кемнәр булып эшли икән? Бер укучы әти-әнисе һөнәре белән таныштыра.

 

Укучыларга кечкенә алмалар бирелә.  Ә кечкенә алмаларга ускәч кем булырга теләгәнегезне язып, шушы тартмага салырсыз.

Сез мәктәпне тәмамлап, мәктәпкә очрашуга килгәч, бүген язган хыялыгызны карарсыз. Сезнең бүгенге хыялыгыз тормышка ашар микән?

Ә безнең Саба районында һәр укучы узенең әти-әнисенең эш урыннарында булып, фотоальбомнар эшләп тапшырды. Шуларның берничәсен сезгәдә тәкъдим итәм.

 

7.      Видеоязмадан әти-әнинең эш урыны күрсәтелә.

 

8.     П.О. Хәзер мин сезгә пазлы уены тәкъдим итәм. Нинди сүз килеп чыгар икән? (КидСпейс) “КидСпейс” сүзе сезгә танышмы?  Әйдәгез, танышып китик. Игътибар экраннарга.

 

9.     Видео язма:  «КидСпейс» һөнәрләр шәһәрчеге

Казанда “КидСпейс” – балалар өчен үзенчәлекле һөнәр шәһәрчеге эшли

«КидСпейс»та балалар уен аша төрле һөнәрләр белән таныша. Монда һәр бина билгеле бер юнәлешнең остаханәсе буларак оештырылган: хастаханә, банк, коткару хезмәте үзәге, ферма, автосервис, супермаркет, кондитер, төзелеш һәм башка. Барысы 20 уен станциясе «КидСпейс»та яшәүчеләр — 4-14 яшьлек балалар,

 

10.  П.О. Сез “КидСпейс” сүзе белән таныштыгыз. Безнең Саба районында да “Һөнәрле бала”проектын тормышка ашыру каралган.

Ә хәзер без сезнең белән 5 юнәлештә төрле һөнәр ияләре булып эшләрбез. (нинди эшләр икәне аңлатыла)

 

1.      Хастаханә. (Больница) –авыру баланы дәваларга, матур итеп төрергә.

2.      Журналистика- мәкалә язарга, фотога төшерә. Инстаграм битенә үткәрелгән чара  куела

3.      Матурлык салоны- тырнакларны буярга

4.      остаханә- чемпионатның стиль  булдыручы үзәк элементы булып торган Лалә чәчәген брошка итеп ясарга.

5.      Флористика –чәчәк букеты ясарга

(укучыларны икешәрләп 5 төркемгә бүлү, эш барышында музыка куела, журналистның берсе фотога төшерә, икенчесе  мәкалә яза)

 

П.О. Укучылар сез төрле һөнәр ияләре булып эшләп карадыгыз. Ә хәзер сүзне журналистларга бирәбез.

    Журналист: Бүген мәктәбебездә,  2019 ел Татарстанда ____________________________ елы уңаеннан, педагог-оештыручысы Гыйниятуллина..............Искәндәр кызы  ........ класс укучылары белән  “___________________________” темасына чара үткәрде. Укучылар Казанда оештырылган  “_____________________” – балалар өчен үзенчәлекле ___________ шәһәрчеге белән танышты һәм төрле __________ияләре булып карап, үз вазифаңа җаваплы карарга кирәклегенә төшенделәр.

..........чара сиңа ошадымы?

........сиңа нәрсә бигрәктә ошады?

     Әйе, чыннан да, бу чара безнең өчен бик файдалы булды, без бик күп Һөнәрләр белән Һәм яңалыклар белән таныштык.

П.О. Остаханә юнәлешендә эшләүче укучылар брошка ясадылар. Без аларны сезгә бүгенге чараның истәлеге итеп тапшырабыз.

 

Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Әйе, укучылар җырдагыча

Илгә кирәк пешекче дә,

Укытучы, тегүче,

Матур йортлар салучы,

Авырулар дәвалаучы

       Һөнәрләр күп: кем булсаң да

 Игенчеме, эшчеме?

 Тик онытма бер нәрсәне:

 Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен.

 Кадерле укучылар! Чарабыз шушының белән тәмам, чарада катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.

 

"Хыяллар чынга ашсын" җыры. Гөлнур Әлмиева шигыре, Флюра Шәрипова көе,аранжировка, тавыш яздыру Руслан Галиуллин.

1. Җир йөзендә һөнәрләр күп-

Үз юлыңны тап кына;

Курыкмыйча кыю атла

Максатыңа сак кына.

Кушымта: Хыяллар чынга ашсын,

Күңелләр боекмасын;

Шат җырлар яңгырасын,

Телебез саекмасын.

2. Илгә кирәк пешекче дә,

Укытучы, тегүче,

Матур йортлар салучы,

Авырулар дәвалаучы.

Кушымта шул ук.

3. Кеше булып калыйк җирдә,

Кемнәр генә булсак та.

Дуслар булып яшик әле-

Кайда гына торсак та.

 

Журналист:  16 нчы апрель көнне Тимершык урта мәктәбендә педагог -оештыручыларның район  семинары булып узды.  Семинар кысаларында педагог-оештыручы Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы  2019 ел Татарстанда эчше һөнәрләр  елы уңаеннан, хезмәттәшләре  белән  “Һөнәрләр илендә” дигән темага чара үткәрде. Килгән кунаклар Казанда оештырылган  “КидСпейс” – балалар өчен үзенчәлекле һөнәр шәһәрчеге белән танышты һәм төрле һөнәр ияләре булып карап, үз вазифаңа җаваплы карарга кирәклегенә төшенделәр.

..........чара сиңа ошадымы?

........сиңа нәрсә бигрәктә ошады?

     Әйе, чыннан да, бу чара безнең өчен бик файдалы булды, без бик күп Һөнәрләр белән Һәм яңалыклар белән таныштык.