СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"??н?рл?р" темасына д?рес конспекты

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес максаты:

1) ??н?р  исемн?рен  белдер?  торган  с?зл?рне, ??н?рл?рг? хас  сыйфатларны   с?йл?мд?   кулланырга  к?нектер?, диалогик  h?м  монологик  с?йл?мне  ?стер?;      

2)  укучыларны? телд?н с?йл?м осталагын,  укучыларны? фикерл??, бер-берсе бел?н аралаша  бел? с?л?тен ?стер?; укучыларны? т?р?ем? ит?,  ??мл?л?р т?з?, ишетеп а?лау, с?нгатьле с?йл?м к?некм?л?рен камилл?штер?;

3) хезм?т иясен? х?рм?т т?рбиял??, ??р ??н?рне? м??им булуын , яхшы ??н?р иясе  булу  ?чен белемле булуны?  зарурилыгын билгел?п ?т?;  укуга кызыксыну т?рбиял??.

Просмотр содержимого документа
«"??н?рл?р" темасына д?рес конспекты»



Алексеевск районы Биләр урта мәктәбенең

татар теле hәм әдәбияты укытучысы Абрарова Алсу Раиф кызы.


5 нче класста рус төркемендә татар теле дәресе.

Дәрес темасы. Һөнәрләр.


Максат:

1) һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләрне, һөнәрләргә хас сыйфатларны сөйләмдә кулланырга күнектерү, диалогик hәм монологик сөйләмне үстерү;

2) укучыларның телдән сөйләм осталагын, укучыларның фикерләү, бер-берсе белән аралаша белү сәләтен үстерү; укучыларның тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3) хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын , яхшы һөнәр иясе булу өчен белемле булуның зарурилыгын билгеләп үтү; укуга кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау: мультимедиа, рәсемнәр, карточкалар, таблица.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру.

Исәнмесез! Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән хәерле көн телик. “Яхшы сүз- җан азыгы” диләр татар халкында, ә русларда “Доброе слово – бальзам для души” дип әйтәләр. . Дәресебезне башлыйбыз.

Кәефләрегез ничек? Бүген безнең дәресебездә кунаклар булгач дәресебез тагын да күңелле үтәр.

Дәресебезнең девизы: Дәрестә игътибарлы, актив булыгыз!

Әйдәгез, башта авазлар әйтәлешен кабатлыйбыз.

II. Фонетик зарядка. Һәр группа берәр тизәйткеч әйтә.

а) Тизәйткеч.

Тиз әйт, тиз әйт,

Тизрәк, тизрәк,

Тиз, тиз, ди тизәйткеч

Тизәйткеч ул тиз әйттереп

телебезне төзәткеч.

б) Чүәкче

Чүәк чигә чүәкче

Чүәкчедән күрмәкче,

Чүлмәкче дә чүлмәген

Чүәк кебек чикмәкче.

в) Кыланчык

г)Күпер

Күпер башында күп күркә

Күп күркәгә кирәк күп көрпә

Аларның берсе күк күркә

Күк көрпәгә түк көрпә.

III. Тыңлап аңлау күнегүләре.

Игътибар белән тыңлагыз. Тәрҗемә итегез.

Мәзәк.

Иртә белән барысы да эшкә барырга җыеналар. Кечкенә Марат болай ди:

-Мин дә эшкә барам.

- Ә кайда эшлисең соң син?

-Балалар бакчасында.

- Кем булып?

-Бала булып.

Кем булып?

-Бала булып.

Кем аңлады, мәзәк нәрсә турында? Кем тәрҗемә итә?

Бирем. Экранга карыйбыз. Ребуслар чишәбез.(Слайд №1)

Жаваплар тыңлана.

Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Һөнәрләр (Слайд №2)

IV. Актуальләштерү.

Хәзер янәшә утырган күршегез белән” һөнәрләр” темасы буенча өйрәнелгән лексиканың ничек үзләштерелүен тикшерәбез.

Вакыт -беренче парга 1 минут.

Икенче парга 1 минут.

Укытучы сораулары:

Катя, Оксана ничек белә?

Саша , Чулпан ничә сүз белми?

V. Өй эшен тикшерү.
- Ә хәзер өй эшен тикшереп үтик. Өй эше “Мин кем булырга телим” дигән темага диалог төзергә һәм рәсем ясарга иде.

Пар чыга, рәсемне тактага магнит ярдәмендә беркетә, диалогны сөйли.

Берничә парны тыңлау.

Калган укучылар игътибар белән тыңлыйлар, сораулар әзерлиләр. Укытучы соравына җавап бирергә дә әзер булырга.

Мәсәлән,

(Роман кая йөри? Беренче космонавт кем? Никита кем булырга тели?)

Бирем.

Классның төрле урынына 3 плакат (медицина, закон, техника - сызым сүзләре белән) беркетелгән.

Кайсы сүз сез сайлаган профессиягә якын шул сүз янына басасыз.

Класстагы укучылар төркемнәргә бүленә һәм парларда биремне

Җөмләне дәвам итәргә:

Мин табиб булачакмын, чөнки...

Барыгызга да рәхмәт. Охшаш профессияләргә бүленеп бер өстәл артына утырыгыз. ( 3 төркемгә бүленеп утыралар)

Укытучы.

Укучылар, без хәзердән үк үзебезне киләчәк профессиягә әзерли алабызмы?

Җаваплар тыңлана.

Укучылар теләгегез тормышка ашсын өчен сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиеш?

Уйлап карыйк әле шул турыда?


Сез ничек уйлыйсыз?

VI. Фрейер моделе буенча укучыларнын белемен гомумиләштерү.

(Тактага ясарга)
















Кирәкле сыйфатлар

Кирәк булмаган сыйфатлар












Мисал




Капма-каршы мисал




табиб


Укучылар биремне үтиләр (таблицаны тутыра)

Биремгә 5 минут вакыт бирелә.

Биремне үтәгәннән соң һәрбер укучы укый , калганнары үзләрендә булмаганны өстиләр. (һәр группа эшли)

Ахырдан һәр группадан бер укучыны укыту.

VII. Текст өстендә эш.

Башта 1 кат иҗекләп укыйлар, аннан укытучы укый.

Группаларда тәрҗемә итәләр.

Бер группадан тәрҗемә иттерү.

Укытучы нинди булырга тиеш?

Һәр өстәлдән төрле укучылар җавабын тыңлау.

Киләчәктә сез сайлаган про фессияләрнең барысына да нинди уртак сыйфат кирәк? Яхшы белгеч булу өчен нинди сыйфатлага ия булырга кирәк?


VIII. Плейсмэт консенсус структурасы буенча эшләү.

Тема: Яхшы белгеч -........(һәрбер укучы үзенең идеясен яза, аннары әгәр дә консенсуска килсәләр, уртадагы квадратка шул сыйфатларны язалар. Группаларда һәрбер укучының идеясе тыңлана).

Ахырдан һәр группадан бер укучы уртадагы квадратка язылган төп идеяләрне укый.

IX. Йомгаклау.

- Әйе, укучылар, яхшы һөнәр иясе булу өчен нинди булырга кирәк? (Белемле. сәламәт, тырыш булырга кирәк)

Аның өчен без хәзердән нишләргә тиеш? ( тырышып укырга, төрле түгәрәкләргә йөрергә)

Безнең төп эш-нәрсә? (уку)

X. Өй эше.
а) Хикәя төзергә “Мин кем булырга телим?”

Б) Текст эчтәлеген сөйләргә, 122 нче бит күнегү 9.

Дәрестә бик әйбәт эшләдегез, җавапларны яхшы бирдегез, үзегезгә билге куегыз.

Үзләренә билге куялар.
(билгеләр кую.)

XI. Рефлексия.

Укытучы сораулары:

Син яхшы белгеч булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Бирем. (аерым битләргә һәр укучы җавап яза)

Мин ... булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?