СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 17.07.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ягез, әле егетләр!

Нажмите, чтобы узнать подробности

23 нче февральгә багышланган ярыш-кичә. Башлангыч класс малайлары арасында уздырыла.

Просмотр содержимого документа
«Ягез, әле егетләр!»

Ягез әле, егетләр!” бәйгесе



Максатлар:

  1. Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

  2. Егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау, сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

Тәрбия чарасының барышы



Алып баручы:

- Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар ! Бүген без сезнең белән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Бу көнне һәрберебез дә үзебезнең әтиләрне, бабайларны, абыйларны, ир егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Чөнки алар безне яклаучылар, безнең Ватаныбызны саклаучылар.Кадерле егетләребез, бу бәйрәм сезгә дә багышланган, чөнки сез кечкенәдән үк үзегезнең дусларыгызны, яклап үсәсез. Ә инде зур булгач сез армия сафларына басып үзегезнең Туган илегезне, Ватаныбызны саклаячаксыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы укуларызызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Алып баручы: Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Бүген була зур уен –

Бик тә күңелле уен.

Егетләребез ярыша,

Менә булыр тамаша.



  • Булачак егетләребезнең уңганлыкларын сынап карыйк әле. Безнең алда 2 команда, алар бүген Кара диңгезгә сәяхәткә чыгалар, ләкин без ярышны жюри әгъзалары сайламыйча башлый алмыйбыз.



1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.

2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз

3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар бакларга ягулык тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).

4 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем  күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)

5 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (апельсинны әрчеп , команда членнарына бүлеп ашатырга).

6 нчы бәйге. Һәр командага өй эше бирелгән иде. Үзләренең яраткан җырларын җырларга, рәхим итегез.

7 нче бәйге. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” диләр,әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Капитаннар сәхнә уртасына чакырыла. Сәдәф тегү.

8 нче бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.

  1. Канаты бар – очмый

Аягы юк,йөрми. (балык)

2. Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3. 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

4. Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

5.Тышта таш була, өйгә керсә су була (боз)

6. Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

7. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

8. Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

9. Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

10. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк?(2)

11. Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

12. Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

13. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)







10 нчы бәйге. “Театраль” бәйге.

Һәр команда кәгазь битендә язылганны сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш:

Яңа гына ашап чыккан кешене. Биле авырткан кешене.

Аяк киеме кыскан кешене. Ялгыш кирпич типкән кешене.

Авыр йөк күтәргән кешене. Үкчәсе сынган кешене.

- Жюри нәтиҗә чыгарган арада , ял итеп алырга тәкъдим итәм. 2в сыйныфы укучылары башкаруында бию (бию)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

  • Шушы конкурсларда актив катнашкан егетләребезгә кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар, исәнлек, саулык һәм көчле, батыр солдатлар булып үсүләрен теләп калыйк.



  • Кадерле кунаклар,егетләребез! Сезне барыгызны да “23 февраль- Ватанны саклаучылар” көне белән тәбрик итәбез. Сезгә кояштай озын гомер,корычтай нык сәламәтлек,яңа яуган ак кардай бәхетләр,иге-чиге булмаган шатлыклар,әти-әни сүзен тыңлап тәртипле,әдәпле,белемле,әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүгезне телибез.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!