СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ял минутлары балалар бакчасында

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балалар бел?н  ш?гель вакытында ял  ит? ?чен ?зерл?нг?н материал.

Просмотр содержимого документа
«Ял минутлары балалар бакчасында»

 яЛ минутлары

яЛ минутлары

№ 1.Ял минуты “Кошларны ашату” Менә кошлар очып килде ( очу хәрәкәтләре ясау), Сөенделәр алар анда җим күпкә ( канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр) Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар) Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

№ 1.Ял минуты “Кошларны ашату”

Менә кошлар очып килде ( очу хәрәкәтләре ясау),

Сөенделәр алар анда җим күпкә ( канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр)

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

№ 2.Ял минуты “Кошлар” Кошлар булып очабыз, ( Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар ”, Аннан җиргә кунабыз, ( Чүгәлиләр) Бераз ял итәбез дә Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

№ 2.Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз,

( Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар ”,

Аннан җиргә кунабыз, ( Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

№ 3.Хәрәкәтле уен “Очты-очты” «Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр) № 4.Хәрәкәтле уен “Оясыз кош” Очып баручы кошлар (очалар) Тукталдылар аланда (утыралар). Утырып ял иттеләр, Кире очып киттеләр (тагын очалар). (Уен 2-3 тапкыр кабатлана.)

№ 3.Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала.

(Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)

№ 4.Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”

Очып баручы кошлар (очалар)

Тукталдылар аланда (утыралар).

Утырып ял иттеләр,

Кире очып киттеләр (тагын очалар).

(Уен 2-3 тапкыр кабатлана.)

№ 5 Ял минуты “Куян” Тышта яңгыр ява коеп, Утыра куян боегып (чүгәләп утыралар) Бөтен җире чыланган (тәннәрен сыйпыйлар) Куян яңгырда калган. Әйдәгез, куяннар, җылынабыз (сикергәлиләр)

№ 5 Ял минуты “Куян”

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып (чүгәләп утыралар)

Бөтен җире чыланган (тәннәрен сыйпыйлар)

Куян яңгырда калган.

Әйдәгез, куяннар, җылынабыз (сикергәлиләр)

№ 6.Аю бабай ял итә  (күзләрне йомып, башны кулларга кую). Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү), Бигрәк матурлар алар. Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре, кар шыгырдаган тавыш) Өйгә кайта балалар.

№ 6.Аю бабай ял итә

(күзләрне йомып, башны кулларга кую).

Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү),

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре, кар шыгырдаган тавыш)

Өйгә кайта балалар.

№ 7.Менә минем уң кулым, Менә минем сул кулым. Менә минем уң аяк, Менә минем сул аяк. Менә идән, менә түшәм Менә шулай зур үсәм.

№ 7.Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә минем уң аяк,

Менә минем сул аяк.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

№ 8.Кар бөртекләре оча, Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү). Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү), Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү). Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау), Тапмас безне ул явыз.

№ 8.Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү).

Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү),

Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү).

Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау),

Тапмас безне ул явыз.

№ 9.Без инде хәзер зурлар, Күп эшли безнең куллар, Без идән дә юабыз, Без керләр дә уабыз, Гөлләргә су сибәбез. Менә шундый уңган без, Менә шундый булган без.

№ 9.Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

№ 10.Без әле бераз ардык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга, Ә аннары – артка. Уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез, Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез. Аннары без чүгәлибез, Тезләрне кочаклыйбыз, Башларны алга яшереп, Азрак кына «йоклыйбыз». Менә ничек ял иттек, Дәресне дәвам итик .

№ 10.Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик .

№ 11.” Гәүдәнең өлешләре ” (Гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз) Башкай – кояшкай (сыйпыйлар) Борыным – борынчыгым (борын очына басалар) Тешләрем – кискечләрем (әкренгенә теш шакылдаталар) Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар) Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр) Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар) Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр) Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр) Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

№ 11.” Гәүдәнең өлешләре ”

(Гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз)

Башкай – кояшкай (сыйпыйлар)

Борыным – борынчыгым (борын очына басалар)

Тешләрем – кискечләрем (әкренгенә теш шакылдаталар)

Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар)

Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр)

Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар)

Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр)

Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр)

Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

№ 12.Транспорт төрләре” Бер, ике, өч, дүрт, биш - Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз) Юлда пассажирларны йөртә Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар) Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр) Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

№ 12.Транспорт төрләре”

Бер, ике, өч, дүрт, биш -

Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)

Юлда пассажирларны йөртә

Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар)

Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)

Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

№ 13.“Шофер” Без бит әле кечкенә (утыралар) Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр) Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп) Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

№ 13.“Шофер”

Без бит әле кечкенә (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

№ 14Хәрәкәтле уен “Теплоход” Яшел причалдан кузгалып киттек  (бер адым алга, куллар янда) Артка таба чигендек (бер адым артка) Яңадан алга киттек (бер адым алга, кулларны алга сузып теплоход тавышы астында вак-вак атлап түгәрәк буенча йөрибез)

№ 14Хәрәкәтле уен “Теплоход”

Яшел причалдан кузгалып киттек

(бер адым алга, куллар янда)

Артка таба чигендек (бер адым артка)

Яңадан алга киттек (бер адым алга, кулларны алга сузып теплоход тавышы астында вак-вак атлап түгәрәк буенча йөрибез)

 № 15.“Һөнәрләр”  Хәзер бераз ял итик, Тәнебезгә көч кертик. Аяк очына басып, Гәүдәбезне төз тотыйк. Пешекче апа кебек Бергәләп камыр басыйк. Менә шулай, менә шулай. Тәмле пироглар ясыйк. Оста гимнастлар кебек Матур күнегү ясыйк. Бер уңга, бер сулга Аякларны күтәрик. Җитез спортсменнардай Бергәләшеп йөгерик.

№ 15.“Һөнәрләр”

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк.

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик.

Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

№ 16. “Яз” Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр) Килде яз, килде ЯЗ (кул чабу хәрәкәтләре белән) Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр) Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән). Кыш буе яткан карлар Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән) Сыерчыклар, тургайлар Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

№ 16. “Яз”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде ЯЗ (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

 № 17.“Без суыктан курыкмыйбыз” Без суыктан курыкмыйбыз Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар) Борыннарны ышкыйбыз. Кулларны чәбәклибез , (Кул чабалар) Аякларны күтәрәбез . (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар) Урында сикерәбез , (Урында сикерәләр) Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр )

№ 17.“Без суыктан курыкмыйбыз”

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез , (Кул чабалар)

Аякларны күтәрәбез . (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез , (Урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр )

№ 18.“Киенәбез” Иң башта без киябез Калын, җылы чалбарны. Аякларга киябез Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте) Йомшак, җылы туныбыз Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү) Аннан без киябез Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте) Нәни кулларыбызга Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күр сәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

№ 18.“Киенәбез”

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күр

сәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

 № 19.“Җил” Җил исә-исә, Агачларны селкетә. (балалар кулларын күтәреп як-якка селкиләр) Җил тына- тына, тына,(кулларны аска төшерәләр) Ә агачлар үсә дә үсә, Үсә дә,үсә.(кулларны өскә күтәрәләр.

№ 19.“Җил”

Җил исә-исә,

Агачларны селкетә.

(балалар кулларын күтәреп як-якка селкиләр)

Җил тына- тына, тына,(кулларны аска төшерәләр)

Ә агачлар үсә дә үсә,

Үсә дә,үсә.(кулларны өскә күтәрәләр.

№ 20. “Сәгатъ» Сәгатъ йөри келт- келт,( башны як- якка чайкыйлар) Ул уяна иртүк: тук- тук .(баш кагу хәрәкәтләре) Ялкауларны яратмый: юк-юк (баш чайкау хәрәкәте).

№ 20. “Сәгатъ»

Сәгатъ йөри келт- келт,( башны як- якка чайкыйлар)

Ул уяна иртүк: тук- тук .(баш кагу хәрәкәтләре)

Ялкауларны яратмый: юк-юк (баш чайкау хәрәкәте).

№ 21.“Үсәм” Мин әле бик кечкенә, (балалар алга таба иеләләр), Миңа әле өч кенә (күтәреләләр). Үсә, үсә зур булам. Бик матур малай ( кыз) булам.  (ике кулның да имән бармакларын бит урталарына куеп,башларын чайкыйлар)

№ 21.“Үсәм”

Мин әле бик кечкенә, (балалар алга таба иеләләр),

Миңа әле өч кенә (күтәреләләр).

Үсә, үсә зур булам.

Бик матур малай ( кыз) булам.

(ике кулның да имән бармакларын бит урталарына куеп,башларын чайкыйлар)

№ 22.“Кояш” Кояш күтәрелә .( балалар әкрен генә торалар куллары өскә күтәрелә. Кинәт җил чыкты .( уңга- сулга кулларын чайкыйлар) Яшен яшьнәде .( уңга- сулга кул чабалар). Яңгыр ява башлады .(чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр) Яңгыр туктады .( балалар торып басалар) Яңадан кояш чыкты .(кулларны өскә күтәрәләр)

№ 22.“Кояш”

Кояш күтәрелә .( балалар әкрен генә торалар куллары өскә күтәрелә.

Кинәт җил чыкты .( уңга- сулга кулларын чайкыйлар)

Яшен яшьнәде .( уңга- сулга кул чабалар).

Яңгыр ява башлады .(чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)

Яңгыр туктады .( балалар торып басалар)

Яңадан кояш чыкты .(кулларны өскә күтәрәләр)

№ 23.“Аю” Тау башында ята кар, Тау башында бик күп кар! ( балалар, кулларын җәеп,әкрен генә өскә күтәреләләр. Урманда чыршы төбендә Йокыга талган аю бар .( гәүдәне алга таба ия төшеп,әкрен генә алга баралар) Шыпырт, тавышланмагыз, Аюны уятмагыз .(бармак яныйлар, йоклыйлар)

№ 23.“Аю”

Тау башында ята кар,

Тау башында бик күп кар! ( балалар, кулларын җәеп,әкрен генә өскә күтәреләләр.

Урманда чыршы төбендә

Йокыга талган аю бар .( гәүдәне алга таба ия төшеп,әкрен генә алга баралар)

Шыпырт, тавышланмагыз,

Аюны уятмагыз .(бармак яныйлар, йоклыйлар)

№ 24.“Чебиләр”  Өй алдында чебиләр :( кулларын җәеп як- якка борылалар) Чип- чип- чип!- дип йөриләр .( кулларын як- якка җәяләр) Кечкенә канатлары (бармаклар бии) Муеннары сап- сары (башларын чайкыйлар)

№ 24.“Чебиләр”

Өй алдында чебиләр :( кулларын җәеп як- якка борылалар)

  • Чип- чип- чип!- дип йөриләр .( кулларын як- якка җәяләр)
  • Кечкенә канатлары (бармаклар бии)
  • Муеннары сап- сары (башларын чайкыйлар)
№ 25.“Без атлап барабыз” Без атлапбарабыз, (атлап баралар) Йөгереп тә барабыз (йөгерәләр) Арып китсәк, утырып, Аякларны язябыз .(туктап, бер урында тыпырдыйлар).

№ 25.“Без атлап барабыз”

Без атлапбарабыз, (атлап баралар)

Йөгереп тә барабыз (йөгерәләр)

Арып китсәк, утырып,

Аякларны язябыз .(туктап, бер урында тыпырдыйлар).

№ 26.“Курчагым” Менә минем курчагым, Ике күзе бар аның .( күзләрен күрсәтәләр) Ә менә бу- борыны, Бу билгеле- муены. Колакларын күрсәтим, Чәчен сыйпап иркәлим. Бигрәк матур битләре, Авызында төшләре. Теле дә бардыр әле. ( шулай күрсәтеп баралар ) Ә енә болар – куллар, Чәбәк- чәбәк уйныйлар. Кечкенә аяклары Бик матур тыпырдыйлар. Тыпыр- тыпыр Тыпыр- тыпыр.

№ 26.“Курчагым”

Менә минем курчагым,

Ике күзе бар аның .( күзләрен күрсәтәләр)

Ә менә бу- борыны,

Бу билгеле- муены.

Колакларын күрсәтим,

Чәчен сыйпап иркәлим.

Бигрәк матур битләре,

Авызында төшләре.

Теле дә бардыр әле. ( шулай күрсәтеп баралар )

Ә енә болар – куллар,

Чәбәк- чәбәк уйныйлар.

Кечкенә аяклары

Бик матур тыпырдыйлар.

Тыпыр- тыпыр

Тыпыр- тыпыр.

№ 27.“Без шулай ял итәбез” Без әле бераз ардык, Ял итәргә уйладык. ( басып торалар) Башны алга иябез, Ә аннары артка. Уңга, сулга борабыз, Аннары арап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез ( хәрәкәт сүзләргә туры китерелеп ясала).

№ 27.“Без шулай ял итәбез”

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык. ( басып торалар)

Башны алга иябез,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннары арап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез ( хәрәкәт сүзләргә туры китерелеп ясала).

№ 28.“Утырып ардык” Утырып инде ардык, Бераз ял итеп алйк. Кулларны билгә куеп, Башларны чайкап карыйк. Куллар билгә, өскә, янга. Утырып- торып алыйк. Кушаяклап сикерик тә Урыныбызга утырыйк. ( хәрәкәтләр сүзгә карап ясала)

№ 28.“Утырып ардык”

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып- торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк. ( хәрәкәтләр сүзгә карап ясала)

№ 29.“Без яздык” Без яздык, без яздык, Безнең бармаклар талды ( йодрыктагы бармаклар бер ачыла, бер ябыла) Без хәзер ял итәбез ( кулларны аска төшереп,бармакларны селекетәләр) Аннан язып китәбез ( язу хәрәкәте ясыйлар).

№ 29.“Без яздык”

Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды ( йодрыктагы бармаклар бер ачыла, бер ябыла)

Без хәзер ял итәбез ( кулларны аска төшереп,бармакларны селекетәләр)

Аннан язып китәбез ( язу хәрәкәте ясыйлар).

№ 30.“Шаян балалар” Балалар ирекле басалар.Сүзләргә туры китереп хәрәкәт ясыйлар. Бигрәк шаян инде без, Тик тормыйбыз бер дә без. Кулларны күтәрәбез, Анары төшерәбез. Чүгәлибез , торабыз, Башны уңга борабыз. Аннан сулга карыйбыз Һәм сикерә башлыйбыз. Шул арада иелеп өлгерәбез. Тирән итеп сулыйбыз, Ял итәргә туктыйбыз.

№ 30.“Шаян балалар”

Балалар ирекле басалар.Сүзләргә туры китереп хәрәкәт ясыйлар.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез,

Анары төшерәбез.

Чүгәлибез , торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

№ 31.“Март” Кара каргалар килә (очу хәрәкәтләре) Түбәдән тамчы тама ( бармак очлары белән өстәл өстенә чиертәләр) Көндез көн җылы була, ( куллары өстә чайкала) Суыта кичкә таба ( чүгәлиләр) Тамчылар бии тып таа тып ,(бармакларны өстәл өстендә биетәләр) Тамчылар сикерәләр, ( урыннарында сикерәләр) Аларны булмый туктатып, Алар яз китерәләр ( кул чабалар).

№ 31.“Март”

Кара каргалар килә (очу хәрәкәтләре)

Түбәдән тамчы тама ( бармак очлары белән өстәл өстенә чиертәләр)

Көндез көн җылы була, ( куллары өстә чайкала)

Суыта кичкә таба ( чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып таа тып ,(бармакларны өстәл өстендә биетәләр)

Тамчылар сикерәләр, ( урыннарында сикерәләр)

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр ( кул чабалар).

№ 32.“Апрель” Гөрләвекләр агалар, Күктән кояш елмая ( утырган килеш кулларын як- якка җәяләр) Каңгылдашып торналар, Тезелеп үтте бая .( басалар, кулларын өскә күтәрәләр, очу хәрәкәтләре ясыйлар) Инешләрдә коена, Канатланып үрдәк, каз ( чуму, йөзү хәрәкәтдәре) Җирне яшәртеп безгә, Гөлләр алып килә яз (кул чабу).

№ 32.“Апрель”

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая ( утырган килеш кулларын як- якка җәяләр)

Каңгылдашып торналар,

Тезелеп үтте бая .( басалар, кулларын өскә күтәрәләр, очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Инешләрдә коена,

Канатланып үрдәк, каз ( чуму, йөзү хәрәкәтдәре)

Җирне яшәртеп безгә,

Гөлләр алып килә яз (кул чабу).

№ 33.“Физзарядка ясый куян” Балалар чүгәләп утырганнар, күзләре йомык. Куян күзләрен ача ,( күзләрен ачалар) Төпкпә менеп баса .(басалар) 1,2,3- утыра ,( чүгәлиләр) 1,2,3- ул тора .( басалар) Зур агачка тотынып ,( куллар алга,артка) Куян таган атына .( чайкалалар) Алан тулы төп тә төп, (сикерәләр) Кинәт читкә тартылды Һәм урынына утырды .( утыралар)

№ 33.“Физзарядка ясый куян”

Балалар чүгәләп утырганнар, күзләре йомык.

Куян күзләрен ача ,( күзләрен ачалар)

Төпкпә менеп баса .(басалар)

1,2,3- утыра ,( чүгәлиләр)

1,2,3- ул тора .( басалар)

Зур агачка тотынып ,( куллар алга,артка)

Куян таган атына .( чайкалалар)

Алан тулы төп тә төп, (сикерәләр)

Кинәт читкә тартылды

Һәм урынына утырды .( утыралар)

№ 34.“Һәркайсының үз эше” Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләә бара Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала) Имән бармак имән кисә ,( агач кисү хәрәкәте) Урта бармак ут кабыза, ( шырпы сызу хәрәкәте). Атсыз бармак ат җигә, ( атта йөрә хәрәкәте) Чәнти бармак чәй эчә (чәй эчү хәрәкәте)

№ 34.“Һәркайсының үз эше”

Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләә бара

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә ,( агач кисү хәрәкәте)

Урта бармак ут кабыза, ( шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә, ( атта йөрә хәрәкәте)

Чәнти бармак чәй эчә (чәй эчү хәрәкәте)

№ 35.“Куяннар санамышшы” Бер, ике, өч! Куяннарда бөтен көч !( кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр) Дүрт,биш! Безне җиңеп булмый һич ( гәүдәне алга,артка ияләр) Алты,җиде! Куяннар башын иде .(башларын ияләр) Сигез,тугыз,ун! Алты бүре, алты тун ( куллар,бармаклар ярдәмендә саныйлар) Без тук бүген,бүре –ач. Әнә килә тизрәк кач ( як-якка йөгерешәләр)

№ 35.“Куяннар санамышшы”

Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч !( кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр)

Дүрт,биш!

Безне җиңеп булмый һич ( гәүдәне алга,артка ияләр)

Алты,җиде!

Куяннар башын иде .(башларын ияләр)

Сигез,тугыз,ун!

Алты бүре, алты тун ( куллар,бармаклар ярдәмендә саныйлар)

Без тук бүген,бүре –ач.

Әнә килә тизрәк кач ( як-якка йөгерешәләр)

№ 36. “Урманда яңгыр” Яңгыр ява коеп, Утыра куян боегып.( балалар чүгәләп утыралар) Колаклары тырпайган, Аяклары чыланган.(кулларын баш өстенә куялар басып тыпырдыйлар) Аю белән бүре дә Яңгыр астында калган.(әле бер,әле икенче аякларын күтәреп, әкрен генә чайкыйлар) Кача- кача яңгырдан Аяклары бик арган.( йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар) Ә төлке бик хәйләкәр, Куак астына качкан.( чүгәлиләр) Көчла яуган яңгырдан Шулай качып котылган( башларын тезләренә яшерәләр) Бездә качыйк яңгырдан, Йөгереп кайтыйк урмннан ( урыннарына утыралар)

№ 36. “Урманда яңгыр”

Яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.( балалар чүгәләп утыралар)

Колаклары тырпайган,

Аяклары чыланган.(кулларын баш өстенә куялар басып тыпырдыйлар)

Аю белән бүре дә

Яңгыр астында калган.(әле бер,әле икенче аякларын күтәреп, әкрен генә чайкыйлар)

Кача- кача яңгырдан

Аяклары бик арган.( йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Ә төлке бик хәйләкәр,

Куак астына качкан.( чүгәлиләр)

Көчла яуган яңгырдан

Шулай качып котылган( башларын тезләренә яшерәләр)

Бездә качыйк яңгырдан,

Йөгереп кайтыйк урмннан ( урыннарына утыралар)

№ 37. “Булышу” Тәрбияче: Тышка чыктык ,( баралар) Балалар: Ике кулга пычкы тоттык. Тәрбияче: Утын кистек. Балалар: Зиң- зиң, зиң- зиң .(кисәләр ) Тәрбияче :Ике кулга Балалар: Балта тоттык. Тәрбияче: Утын ярдык .( яралар) Балалар: Дак-док,дак-док. Тәрбияче: Өйгә кайттык ( утыралар)

№ 37. “Булышу”

Тәрбияче: Тышка чыктык ,( баралар)

Балалар: Ике кулга пычкы тоттык.

Тәрбияче: Утын кистек.

Балалар: Зиң- зиң, зиң- зиң .(кисәләр

)

Тәрбияче :Ике кулга

Балалар: Балта тоттык.

Тәрбияче: Утын ярдык .( яралар)

Балалар: Дак-док,дак-док.

Тәрбияче: Өйгә кайттык ( утыралар)

№ 3

№ 3