СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа ел бәйрәме сценариесе

Категория: Завучу

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий на татарском языке для учащихся 7-8 классов

Просмотр содержимого документа
«Яңа ел бәйрәме сценариесе»

(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .


Убырлы: Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.


(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый, йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)


У. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..


Шүрәле (Сикереп тора) Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый).


Ш. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?


У. ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең? (Кылана).


Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.


У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.


Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.


У. Ничава , мин барында курыкма син.


Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?


У. Беләм!


Ш. Нәрсә беләсең соң син, чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!


У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.


Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.


У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.


Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.


(Ике клоун керә).


1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.


2к. Ә чыршы кайда соң?


1к. Әйдә алып киләбез (житәкләшеп чыгып китәләр).(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).


Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.


Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .


У. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар).(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә).


1к. Менә чыршы да булды.


2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.


1к. Чыршыны калдырып китәбезме?


2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.


1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).


Чыршы: ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).


Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.


У. Бизәргә кирәк моны.


Ш. Чуртым белән бизикме аны?!


У. (Уйлап тора, башын кашый) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Элмэт урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.“ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым. Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.


Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.


У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк. Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).


Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.

(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).

У. Һәм Ш.

Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.


Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Сарман гимназиясендэ.


У. Әйдә, чыршыны себеркегэ утыртып, качабыз


Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.


(Чыршыны күтәреп, чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).


1к. Ә чыршы кайда соң?


2к. Юк... Кая китте икән ?


1к. Нишлибез инде хәзер. Яна елны башларга кирэк.


2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?


1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.


2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек


1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.


2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде. (Тылсымчы керә).


Тылсымчы: Я кайсыгыз мине чакырды?


1к. Сез кем буласыз?


Т. Танымыйсызмыни?


2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.


Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.


1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...


2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.


Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач ул табышмакларның җавабын белми икән.


1к. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны.


2к.Без табышмак чишәргә яратабыз.


Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.

Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе.

Ходайның бойрыгы -

Бардыр койрыгы.


1к. Таптым! Маймыл – бу табышмакның җавабы.


Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.

Укталы да , чукталы,

Муены яшел нукталы,

Түбәсендә тарагы,

Койрыгында урагы,

Тәпиендә сәнәге,

Шул ни булыр, я әле?


2к.Белдем! Әтәч!


Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар маймыл һәм әтәч турында булды икән ?


1к. Узган ел – маймыл елы иде.


2к. Ә Яңа ел әтәч елы булачак.


Т. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә). (Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).


Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.


У. Без бүтән алай эшләмәбез.


Т. Гафу итәбезме аларны?


1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк. (Торжественная музыка)


2: Бөтен дөнья нурга чумган

Уйный ул көлә.

Йөрәкләрен җилкендереп,

Яңа ел килә.

Еракларга дәшә безне

Гомер юллары

Хәерле булсын, Җирем Яңа елларың.


1: Бүген без чыршы янында

Уеннар да уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем итеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел.


2: Сарман гимназиясендә нинди балалар укый икэн?.

1.:

  • “5” ле билгеләренә генә укучылар – отличниклар – бирегә рәхим итегез әле

  • 4-5 легә укучылар, төрле эшләрдә актив катнашучылар, әйдәгез кул чабыйк әле

  • гимназияне Яңа ел бәйрәменә матур итеп бизәүчеләр – торып басабыз

  • төрле-төрле кар сыннары ясаучылар – кул болгыйбыз

  • мәктәптә дежур торучылар – аяк белән тапылдыйбыз.


1: менә күрәсеңме, нинди тырыш, акыллы, булдыклы балалар укый монда.


2: Гимназиябезнең директоры Ләйсән Ханифовна да Кар кызыдай матур безнең. Бәйрәм белән котлау өчен, сүзне аңа бирәбез.


1:Рэхмэт, Ләйсән Ханифовна. 7б сыйныфына суз бирэбез. Рэхим итегез


(Телефон шалтырый.)


ӘЙЕ, КЫШ БАБАЙ, СИН ИНДЕ ЮЛДАМЫ? БЕЗ СИНЕ МӘКТӘБЕБЕЗДӘ КӨТӘБЕЗ. МЕНӘ СИНЕҢ СЫЛУ КЫЗЛАРЫҢ – КАР БӨРТЕКЛӘРЕ ДӘ КИЛЕП ҖИТТЕ.

(Кар бөртекләре биюе)


2: Кыш бабай күренми әле. Әллә адашып йөриме? Дию, син аны эзләп кер әле.


Кыш бабай:

Исәнмесез, кадерле дусларым! Ишеттем, ишеттем уңышларыгыз турында. Шуңа да сөенеп килдем яныгызга.


Кар кызы:

Исәнмесез, балалар!

Яңа ел бәйрәменә

Бабакаем белән бергә

Бик ашыгып килдек без

Безне үзенә чакырды

Сезнең матур җырларыгыз.


1:

Кыш бабай, сез утырып ял итегез, безнең бәйрәмгә дип әзерләгән номерларыбызны карагыз. 8а сыйныфы укучылары чыгышы


2. 8б сыйныфы укучылары чыгышы


(Әтәч кычкыруы)

Яңа ел:

Ишетәсезме, яңа ел чыкты юлга.

Мине каршы алагыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем Яңа ел

Мин – бәхет таратучы

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга

Үз телемдә, үз илемдә

Бәйрәм белән котлыймын

2017 нче елның иминлеген телимен.


2:

Әй, Яңа ел! Бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Уй-фикергә хаклык төяп,

Теләкләргә пакьлек төяп,

Ниятләргә ныклык төяп,

Кил син безгә, Яңа ел!


Кыш бабай:

Кадерле балалар! Менә минем кечкенә улым – яңа 1917 нче ел да килеп җитте. Мин сиңа үземнең тылсымлы таягымны калдырам. Яңа лллар имин, бәрәкәтле, уңышлы булсын. Ә безгә кызым белән китәргә вакыт.


1 нче алып баручы:

Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап

Яңа карлар ява җиргә

Яңарган төсле урам


2 нче алып баручы:

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!

Яңа ел белән, дуслар!