СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? 

Просмотр содержимого документа
«Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү»

Cахапова Л.И.

Мамадыш районы Түбән Сон

урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү

(Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллану)


Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Укучыларны активлаштыру чарасы буларак кулланган “Штурм” алымы буенча тәҗрибәмне тәкъдим итәм.
“Штурм” (мозговой штурм) - сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган методы. “Штурм” яки “Атака” алымын борынгы викинглар уйлап тапкан. Авыр ситуациядә калгач, корабль палубасына бөтен команда җыела һәм бәладән котылу чарасын эзли башлыйлар. Ә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында инглиз офицеры Алекс Осборн экипажны палубага җыя һәм проблеманы чишү өчен, иптәшләреннән үз фикерләрен әйтүләрен сорый: немец торпедаларыннан корабльне ничек саклап калырга була? Төрле фикерләр арасында, борт янына тезелеп басып, торпедо килгән юнәлештә өрергә кирәк дигән шаян идея дә була. Көлке бу!.. Ахмаклык!.. Ләкин А.Осборн, бу идеягә таянып, ачыш ясый: корабльгә өстәмә винт монтажлап куя. Винт борт яныннан суны куып тора, ә торпеда, курсын үзгәртеп, башка юнәлештә китә. Психолог А.Осборн классик “мозговой штурм”ның атасы санала. 1953 нче елда “Управляемое воображение” китабы басылып чыга.



Әдәбият дәресләрендә “Штурм” методын куллануның социаль-педагогик моделе


“Штурм” - сорауларга коллектив җавап эзләүнең иң киң таралган методы. Үземнең фәнгә яраклаштырган модельне тәкъдим итәм.
Методның максаты: укучыларны кыска гына вакыт аралыгында күп төрле идеяләр тудырырга стимуллаштыру.
Методның асылы: группада берничә укучының берләшеп эшләү процессында кыска гына вакыт эчендә күп төрле идеяләр туплау, проблеманы хәл итүгә юнәлеш алу.
Группада эш тәртибе: укытучы – оештыручы ролендә була, сыйныфтагы укучылар группаларга бүленә: 1 - идея туплаучылар (генераторы идей), 2 – аналитиклар (экспертлар).
Кагыйдәләр:
- Идеяләр күбрәк булган саен, яхшырак! Аларны язып барырга кирәк.
- Идеяләрне тәнкыйть итү тыела. Начар идея булмый, барысы да хуплана, чөнки һәр идеяне үстереп була.
- Эш барышында кыска формулировкалар хуплана.
- Фантастик идеяләр дә, шаярулар да кабул ителә.
- Идеяләрне анализларга, фикерләрне берләштерергә, отышлыларын сайларга, дусларча бәяләргә, оптималь вариантны тәкъдим итәргә. 
Методның өстенлекле яклары:
- Гади булуы.
- Алдан әзерлек кирәкми.
- Түбән сыйныф өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә кулланырга яраклы.
- Мәсьәләне уртага салып тикшерү мөмкинлеге, бер-берсенең идеяләрен үстерү мөмкинлеге бар.
- Оялчан, кыюсыз баланың да коллективта статусын күтәрергә ярдәм итә, программаны йомшак үзләштерүче укучылар да фикер әйтә. 
- Укучылар үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан, тәнкыйть итүдән курыкмыйлар.
- Позитив тәнкыйтькә өйрәтә.
- Укучыларның фантазияләрен баета, фикерләү сәләтен үстерә.
Методның кимчелекле яклары:
- Катлаулы проблемаларны хәл итү өчен кулай түгел.
- Бәяләү критерийлары юк.
- Төгәл алгоритмы юк.
- Яхшы идеяләрнең авторы билгеле түгел.
- Оештыручының юл бирүе – уңышның яртысы. Оештыручы үз фикерен өстен куярга, эшне ниндидер юнәлешкә борырга тиеш түгел.
Дөнья психологларының иң әһәмиятле уңышларының берсе - тормышка бер-берсен алыштырып килүче эш төрләре җыелмасы итеп караудыр, мөгаен. ФДБС буенча дәрестә укучының эшчәнлегенә аерым басым ясалуы юкка түгел. “Штурм” алымы киләчәк дәресләрендә үз урынын алыр, укытучылар аны үз тәҗрибәләренә кертеп җибәрерләр, дип уйлыйм. Бу метод шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә. Коллективта бала шәхесен үстерүдә өстенлекле яклары булганга күрә дә, игътибарга лаек алым дип саныйм.

Әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган кайбер вариантларны карап үтик. Урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында программа буенча Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы үтелә. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә буын нәниләрнең төшләргә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырларлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: “Сез ялгызыгыз урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Бер заман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Тукай әкиятендәге Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән.” Группаларда эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар. Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: “Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Нияз абыйга тапшырам”, - дип тәкъдим кертә. (Нияз абый - тире җыючы.) Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели... Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый – шуңа күңел сөенә. 
Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны – чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. 6 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. “Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?” Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар –тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк!
Барыбызга да билгеле хикәя - Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да, тыныч кына уйланып утыра... Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган... Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: “Матур Бәдретдиннең әнисе!” – дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек... Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында... Ышанам...
Әдәбият сүзенең нигезендә “әхлак” төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк..

Әдәбият исемлеге:


1. Ю.Г. Тамберг. "Развитие творческого мышления детей" - Москва: Мир, 2005
2. А.М. Кузьмин. Методы поиска новых идей и решений. Мозговой штурм. "Методы менеджмента качества", №1, 2003.
3. Дж. К. Джонс. Методы проектирования - Москва: Мир, 1986.