Тәрбиячеләр үзара сөйләшәләр
1 нче тәр. Ишеттегезме, Яңа елдан соң бөтен нәрсәгә бәяләр үсә икән.
2 нче тәр. Пенсия арта бит, пенсия аз гына артса да бәя күтәрәләр
Заведую керә. Үләм, әле һаман киенеп бетмәгәннәр. Ата – аналар килергә бөтенләй аз вакыт калган.Бәйрәмне башлар вакыт җитә бит инде.
3 нче тәр. Быел Ачасырга Яңа ел килми икән.
Завед. Кем әйтте мондый тозсыз сүзне?
3 нче тәр. Клуб төзелеп өлгермәгән, клуб 2024 нче елда ачылырга тиеш булган. Шуңа күрә Яңа елны да тоткарлыйлар, ди. Авыл советында сөйләшкән бу сүзләрне Нәгыймә кибеттә Айсылуга әйткән, Айсылу Рәхимәгә, Рәхимә Сәлимәгә, Сәлимә Гөлназга, Гөлназ Зөлфиягә, Зөлфия...
Зав. Җитте, җитте, моның ахыры юк, ахырысы.
3 нче тәр. Бар, ник булмасын, тагын 5 кенә кеше калды.
Зав. Коллегалар, хезмәттәшләр, Яңа елны без алып киләбез бит. Беренче ул балалар бакчасыннан башлана. Әйдәгез, 3 минуттан әзер булыйк. (кереп китәләр)
Шүрәле чыга
Ш. Яңа елны без алып киләбез диме? Китерми генә торыгыз әле, яме?
Тәмам ачуымны чыгарды бу кешеләр. Чисталык саклау, экология, диләр. Үзләре авылда чүпне савытка җыялар, ә урманны бер дә карамыйлар, чүплиләр, суларын пычраталар. Су эчәргә Гарәфи коена йөрим бит хәзер. Ну кызык итәм хәзер үзләрен дә, Яңа елны китермим. Менә бу Кыш бабай капчыгы. Монда Раязга, Әминәгә, Айгөлгә, Әмирханга, Мөхәммәткә, Умарга, Станиславка бүләкләр салынган. Ха-ха-ха. Кыш бабайның капчыгын урладым. Капчыгы булмагач, Кыш бабай килми, Кыш бабай килмәгәч, Яңа ел булмый. (Убырлы тыңлап тора)
Убырлы. Сиздем эшеңне, Шүрәле
Шүрәле. Әстәгафирулла. Ә яхшы кеше дип торам, син икән карт шайтан.
У. Мин шайтан түгел, мин – убырлы
Ш. Беләм лә, безнең урманда шулай сөйләшәләр. Нихәл хәлләрең, убырлы?
У. Ялагайланма. Бөтен планнарыңны, кыңгыр эшләреңне кешеләргә сөйлим.
Ш. Я инде, убырлы туган. Без синең белән дуслар бит. Ә кайсы кешенең синең белән дус булганы бар?
У. Яңа ел килсә, сиңа шуннан ни зыян?
Ш. 1 ел өстәлә, картаябыз, шуны да аңламыйсыңмы әллә, ярты баш?
У. Анысы шулай инде. Мин элек бертуктамыйча 2 сәг. сөйләп тора ала идем. Хәзер ярты гайбәттән, ягъни 1 сәгатьтән арам. Картлык галәмәте, ахрысы.
Ш. Аннары минем кешеләргә ачуым да килә. Урманнарны яндыралар, ел саен Себердә урман яна.Анда янып бетсә, аннары безнекенә ут төртерләр шул. Красный Восток бөтен ферманың әшәкеләрен кырга түгә, ә яз көне ул Әрә, Зөя елгаларына ага, урманны чүплиләр. Яз көне охота сезоны башлангач, бигрәк тә ачык күренә бу хәлләр.
У. Ай дөрес, ай дөрес әйттең, Шүрәле, әллә син депутатмы?
Ш. Үзләре шундый аңгыра. Соң мин бит 6 нчы класс дәреслегендә бар. Әле менә монда килгәндә бер малай күрде, танымады. Нихәл, Хәсән абый, ди. Көнгә 3 тапкыр кибеткә баручы Тимершәех белән бутады.
У. Ярар, ярар. Иң мөһиме исәнләшкән. Кара әле, балалар кызганыч бит. Бүләк көтәләр, ә без аларны урладык.
Ш.Без түгел, ә мин, урламадым, алдым гына... Мин бүләкләрне балаларның өйләренә кертеп бирәм.
У. Шүрәле, качыйк тизрәк, кемдер килә
(Кыш бабай белән Кар кызы керә)
К.б. Һай кызым, харап булдым. Бүләкләр салынган капчыгымны югалттым бит. Урладылар микән?
К.к. Юк, бабакай, алай начар уйламыйк әле. Бәлки берәрсе ялгыш алып торгандыр. Бераздан кире кайтарыр. Я үзебез табарбыз.Менә күңелем шулайрак сизә.
К.б. Молодец та кызым. Гел яхшы уйлар гына синең башыңда. Ай билем, ай билем эләктереп алды.
К.к. Хәзер, бабакай, түз.03 кә шалтыратам. Алло, доктор Айболит. Оча торган паласка утырып, тиз генә килеп китегез әле. Кыш бабайның биле авырта. Адресы? Олы Ачасыр авылы. Урамы? ( Ата- аналардан сорый, урам, өй номеры ничә әле)
Доктор Айболит керә
Д.А. Исәнмесез, Кыш бабай, Кар кызы
Авыру кешенең кәефләре ничек?
К.б. Доктор Айболит, билем авырта
Д.А. Хәзер укол салам (сала)
К.к. Ай, рәхәт. Рәхмәт, Доктор Айболит. Бил авыртмас өчен кешеләргә кирәк икән ул.
Д.А. Ятып телевизор карамаска, физкультура ясарга
К.к. Мин телевизорны ятып карый идем. Ә физик күнегүләр эшләгәнем юк (физ.ясый башлый) 1, 2. 3, .... бөгелә – сыгыла
К.к. Бабай, җитә мәллә. Күп иттең бит
К.б. Юк әле, бүгенгә булса, монысы кичәге өчен булсын. 1, 2, 3....
Д.А. Кыш бабай, биюләр дә бик яхшы, физик күнегүләр.. (музыка уйный)
К.б, К.к, Айболит бии
Д.А. Кыш бабай, мин китим инде. Башка җирдә көтәләрдер. Балалар, сез авырмыйсызмы? Не болеете?
К.б. Монда, балалар да бармыни? Һи нәни дусларым, бер кочып алыйм әле. Исәнмесез, күрми дә торам. Әйдәгез, чыршы тирәли түгәрәккә басып, җырлап алыйк әле. (җырлыйлар)
К.б. Балалар, сез минем капчыкны күрмәдегезме?. Кто знает, где мой мешок?
(Шүрәле белән Убырлы төртешә- төртешә чыгалар)
К.к. Бабай, менә капчыгың да табылды.
К.б. Кемнәрне күрәм мин. Дуслар да килгән икән. Шүрәле, Убырлы, сездән башка нинди бәйрәм булсын, ди
Ш. Кыш бабай, менә капчыкны алып килдек. Былтыр алган
К.б. Былтыр алганны быел алып килдегезме?
Ш. Юк, быел былтыр алган
У. Нәрсә сөйлиләр болар, берни аңламыйм
К.б. Шүрәле әйтә капчыкны былтыр алмадык, быел алдык, ди
Убырлы Шүрәлегә: Нигә без дип әйттең? Балалар алган дияргә иде.
К.к. Алдарга ярамый. “Кырын эш кырык елдан сон да беленә”
Д.А. Алдашучыларга мин Моргунов уколы салам. Шүрәле, Убыр, иртәгә 9.40 ка Доктор Айболит утарына килегез!
Ш. Һәм У. бергә: Юк, юк
Ш.: гафу итегез, без ялгыштык
У. Бер генә юлга кичерегез
К.б. Һай, хәйләкәрләр, бер генә юлга диләр ә? Үзләре минем капчыкны ел да урлыйлар. Без бит сез алганны белдек. Үзегез килеп, гафу үтенгәнне көттек. Менә болай эшлибез. Безнең белән чыршы тирәсендә җырлап йөрсәгез, гафу итәбез. Бу безгә зур ярдәм булачак. Шулаймы, балалар. Прощаем их на первый раз?
Балалар: Да, прощаем
К.б. Ә , хәзер барыбыз да бастык. Бәйрәм дәвам итә.