Просмотр содержимого документа
«Яшә, яшьнә, Биектау»
Яшә, яшьнә, Биектау!
Казан каласы белән янәшә
Бар Биектау исемендәге район.
Рус,татар һәм дә башка милләтләр
Дус яши торган гаҗәп бу урын.
Монда туган бик күп бөек шәһесләр:
Татарның көйязары – Солтан Гәбәши,
Данлы вә моңлы Сәлих Сәйдәшев,
Рәфис Корбан – балалар шагыйре.
Санап китсәң, бихисап күп алар:
Исемнәре тарихка кергәннәр,
Сугышта җиңү яулаган геройлар
Һәм башкалар – зинһар үпкәләмәсеннәр.
Биектауда истәлекле урыннар,
Тарихи, изге җирләр күп алар.
Онытмыйча, үткәннәрне барлап,
Киләчәккә бар син алга карап.
Халкың булсын һәрвакыт гел тырыш.
Эшләрдә булсын уңыш һәм отыш!
Яшә, яшьнә Син һаман да үрнәктә
Биектау күтәрелсен бөеклеккә!
Ганиева Гөлгенә Мәүлит кызы
МБДОУ “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасы