СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Яшелчә, җиләк-җимешләр. Базарда ”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка по теме: "Овощи,фрукты.На базаре"

Просмотр содержимого документа
«“Яшелчә, җиләк-җимешләр. Базарда ”»

Дәреснең темасы: “Яшелчә, җиләк-җимешләр. Базарда ”

Дәреснең тибы: Лексик грамматик күнекмәләр формалаштыру (ЛГКФ)

Дәреснең максаты:

Шәхескә кагылышлы:

-Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

-Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ:

- Рәсемнәр белән эшләү.

- Аңлап , тиешле мәгълүматны сайлап алу

- - Объектларны чагыштыру.

- Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ:

-Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

–Диалог төзүдә катнашу.

- Фикерне дәлилле итеп җиткерә белү

- Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ:

-Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

- Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

- Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

- Эш сыйфатына бәя бирә белү.

- Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнгәнлеген билгели белү).

- Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча:

“ Яшелчә, җиләк-җимешләр. ” темасы буенча диалог - монологик сөйләм телен үстерү. Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация.

Сингапур структуралары: релли робин, сорт кардс,микс-фриз-груп


Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

II.Актуальләштерү

1)Уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! (Исәнмесез!)

-Әйдәгез дәресебезне күңелле башлыйк, бер-беребезгә карап елмаеп, җырлап алыйк. Давайте весело начнем урок, посмотрим друг на друга, улыбнемся и споем.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Хәлләр ничек?

-Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы, рәхмәт!

2) Дежур укучы белән әнгәмә

-Бүген кем дежур?

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Класста кем юк?


2)Фонетик зарядка


Без чәчәбез яшелчә

Кишер, кыяр, кәбестә.

Су сибәбез, су сибәбез

Алар үсә дә үсә.


3)Дәрес максатын билгеләү.


- Балалар,карагыз эле. Миңа ияреп куян дускай да мәктәпкә килде.


-Ай –яй, нинди матур куян! Куян нәрсә ярата? (Кишер,кәбестә,бәрәңге,алма)

-Алма? Мин дә алма яратам.

-Ә сез?

- Әйдәгез Анитадан да сорыйбыз.Ул алма яратамы?

-Анита, син алма яратасыңмы? (Мин алма яратам)

-Болар нәрсәләр? Как они называются одним словом? ( Җиләк-җимешләр)

-Ә тагын нәрсәләр? ( Яшелчәләр)

- Яхшы. Как вы думаете, что же мы будем делать на уроке?

- Будем повторять то, что мы проходили на прошлом уроке.

- Правильно! А еще мы поиграем. Бүген без уйнарбыз.


II. Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләр ныгыту

”Сорд кардс” структурасы. Сүзләрне төркемнәргә аеру.


1. Группада эшләү. “Кем тизрәк ?” уены (Интерактив тактада 2 кәрзингә яшелчә һәм җиләк- җимеш рәсемнәрен җыялар)


- Ребята, Куян собрал урожай, но ему нужно разложить по корзинам отдельно овощи и фрукты.

1 гр. овощи

2 гр. фрукты


-Нәрсә артык? Ни өчен?


IV Физкультминут. “Микс-фриз-груп” структурасы

Укытучы кәрзиннән груша ала да:

- Мин груша яратам. Ә син?

-Мин мандарин яратам.


Парлап эшләү.

“Син нинди яшелчә (җиләк-җимеш) яратасың?” уены .

Диварда яшелчә һәм җиләк- җимешләр эленгән. Балалар үзләре яраткан җиләк- җимеш яки яшелчә рәсеменә килергә тиеш. Укытучы сорау бирә ,укучылар дәвам итә.

-Бу нәрсә? (Бу суган)

-Ул нинди? (Ул сары).

-Суган тәмлеме? (Суган ачы)

- Хәзер музыка яңгырый, без биибез. Музыка туктагач, яраткан җиләк- җимеш яки яшелчәгә киләбез.

Рефлексия.

1.Сорау –җавап алымы.

2.Белемнәрне тикшерү .


-Балалар, кем кәбестә ашы ярата? (Мин яратам)

-Ни өчен? (Ул тәмле ,файдалы, анда витаминнар күп)

-Нәрсә яратасың? (Мин винегрет яратам)

-Хәзер 1 гр. кәбестә ашын пешерә ,2 гр. винегрет ясый.


Укучылар 1нче төркем кәстрүлгә кәбестә ашы өчен кирәклә яшелчәләрне ябыштырып куя, 2 нче төркем-винегретка .


-Яхшы. Ә хәзер төркемнәр белән алышыгыз, бер-берегезне тикшерегез. Сейчас проведем взаимопроверку, все ли правильно положили в кастрюлю.


3)Фронталь эшләү (укучылар арасында диалог) “Релли робин” структурасы


Өстәлдә яшечә һәм җиләк җимешләр .Укытучы акча тарата, диалогны башлый, ә укучылар дәвам итә.

“Базарда”.


-Сезнең өйдә яшелчә, җиләк-җимешләр бармы? (Бар)

- Сез аларны кайдан аласыз? (Кибеттән,базардан алабыз)


-Ә җиләк-җимешләр кайда үсә? (Бакчада үсә)


-Дөрес, балалар, без аларны бакчада үстерәбез.

-Яхшы, балалар. Әгәр бакчасы булмаса, кешеләр яшелчәләрне кайдан алалар?(Кибеттән. Базардан)


-Менә сез кибеткә килдегез. Кибеттә кем бар? (Сатучы, сатып алучы)


-Әйдәгез “Сатып алучы” уенын уйныйбыз.


-Кем сатучы була?

-Кем сатып алучы була?


Сатучы. -Исәнмесез,Сафия!Сиңа нәрсә кирәк?

Сатып алучы. -Миңа әфлисун кирәк!

Сатучы. -Ничә кило?

Сатып алучы. -12 кило

Сатучы. -Сездән 12 сум.

Сатып алучы. -Рәхмәт

Сатучы. -Сау булыгыз!

(Биремнәрне үтәгәннән соң, берничә парның җавабын тыңлау)

III. Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия.

-Хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйк. Подведем итог урока.


-Дәреснең темасы нинди?(Яшелчәләр, җиләк – җимешләр.Базарда)


-Бу дәрестә без нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек? Чему должны были научиться на уроке?

Запомнить названия овощей и фруктов и научиться задавать вопросы.


-Дәреснең кайсы өлеше ошады? Какой момент урока вам понравился?

-Нинди биремнәрдә авырлык кичердегез? В каких заданиях вы испытывали затруднения?


-Дәреснең максатына ирешә алдыкмы? Удалось ли нам достичь цели урока?


-Алган белемнәрегезне кайда куллана аласыз? Где можно применить полученные знания?


-Ни өчен кешегә яшелчә һәм җиләк-җимешләр кирәк? Для чего человеку нужны овощи и фрукты? (Они полезны для здоровья, в них много витаминов)

-Дөрес! Рәхмәт, укучылар! Сез бүген бик яхшы эшләдегез! Дәресебез тәмам.

-Сау булыгыз!