Хәерле көн, кадерле дуслар
Вәлиева Әдилә
10 А сыйныфы укучысы,
19 нчы урта мәктәбе,
Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче:
Куряева Людмила Петр кызы,
югары категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Эшебезнең темасы:
“ Язмышлар бит без дигәнчә түгел алар...”
Актуал ьлеге:
Б үгенге яш ь буынның рухи зәгыйф ь леге, мәхәббәт хисләренә, гаилә мөнәсәбәтләренә җиңелчә каравы, тугрылык хисләрен югалта баруы халкыбызның шушы бөек шәхесләрен белеп бетермәве белән дә бәйле кебек...
Сагынып кайтам сине
... Иске капчык асып конвой белән
Урамнарың аша узганда,
Очыраса, күрмәгәнгә салышып,
Узып китәр хәтта Туфан да.
...Ә соң минем Адам, нәни Ләйләм,
Син белмисең булыр аларны.
Белмисеңдер, юкса түзмәс идең,
Шагыйр ь күңеле чөнки яралы.
Түзмәс идең, авыр көннәрендә
Барып сыйпар идең башларын;
- Беләм, дисең...Ә соң, белә торып,
- Ник аларны читкә ташладың?
Эшебезнең максаты:
Ике бөек шәхеснең тормыш юлын өйрәнеп, еллар, тарихның авыр сынаулары, тормышның кырыс рәхимсезлеге аларны ничек кенә сынаса да, аларның рухлары сынмавын, нинди генә хәлдә дә, нинди генә шартларда да олы җанлы, рухи яктан көчле, корычтай ихтыярларын кешеләргә үрнәк итеп куйган; язмышларын җиңеп, үз халкына рухи көч бирерлек әсәрләр
язуларны бәян итү.
Бурычлар:
- Ф.Кәрим һәм Х.Туфанның тормыш юллары белән танышу, алар тормышындагы уртак якларны билгеләү;
- Репрессия елларында әдипләрнең фаҗигале язмышларын күрсәтү:
- Ф.Кәримнең Х.Туфанга үпкә белдерүенең сәбәпләрен ачыклау;
- Аларның шигыр ь ләрендә сугыш фаҗигасенең бирелеше һәм Җиңүгә ышанычның шиксезлеген ассызыклау;
- Бөек әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү – исәннәрнең изге бурычы булуын раслау.
Ике шәхес – ике язмыш...
Фатих Кәрим
Ф.Кәрим туган йорт
1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче-төпчек бала булып дөн ь яга килә
Фатих Кәрим
Студент еллары
Фатих Кәрим
1938 нче елның
3 гыйнварында “халык дошманы” исеме тагылып, Кремл ь төрмәсенә озатыла
Хәсән Туфан
Әдип 1900 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның Аксубай районының Иске Кармәт авылында туа
“ 1914 ел язын Уралга бакыр казый торган абыйлар янына киттем.Эшләп-эшләп тә тернәкләнә алмаган абыйлар ”Үзебездән булмады инде...энебезне,кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә?” дип киңәш итеп, Уфадагы ”Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрделәр.”
Хәсән Туфан
Хәсән Туфан
1940 елны кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла. Шагыйрь илгә, халыкка хыянәт итүдә, к онтрреволюцион оешма эш е ндә катнашуда, млләтчелектә, япон шпионы булуда гаепләнә.
1942 елның 7 мартында суд аны атып үтерүгә хөкем итә.Үлем хөкемен унъеллык төрмә белән алыштыралар .
Хәтер почмагы
Яхшы ата, яхшы аналарның
Яман түгел баласы идек.
Яманлыкнның күзенә баса-баса,
Тантанага барасы идек.
Кемгә тидек
Кемне рәнҗеттек соң?
Кем соң безне шулай каргады?
Сак белән Сок кебек моңаябыз,
Арабызда Урал таулары...
Хәсән Туфан
Фатих Кәрим белән бер камерада
Бервакыт Хәсән Туфан ята торган камерага бөкшәеп беткән, туңган, ябыккан, аягына машина покрышкасыннан ясалган башмаклар кигән Фатих Кәримне кертеп ябалар.
-Хәсән абый,мин озакламый иреккә чыгарга тиеш. Әгәр дә син ашъяулыкка төрелгән ипи алсаң, бел, мин иректә!- ди Фатих.
Чыннан да, Фатих Кәримне алып чыгып китәләр. Байтактан соң Хәсән Туфанга ашъяулыкка төрелгән ипи кертеп бирәләр.
Фатих Кәрим, төрмәдән алгы сызыкка, фронтка җибәрүләрен теләп, гариза язган була, аның гозерен канәгатьләндерәләр.
Хәсән Туфан
Язмыш сыный... Шагыйр ь кайта. Аның хәсрәте чиксез... Җан әрнүләре шигыр ь юлларына күчә:
- Кайт! – дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр.
Кайттым.
Бусы – кабере..., - диделәр.
(“Кайсыгызның кулы җылы?”)
Хәсән Туфанның хатыны – Луиза Салиәскәрова – гомеренең соңгы көннәренә кадәр ышанычын югалтмый, сөеклесен онытмый
Фатих Кәримнең хатыны Кадрия апа да сагынып, юксынып яши
...Мин башка язмыш эзләмәдем...
Фатих Кәрим
Хәсән Туфан Бөек Ватан сугышы елларында корал тотып көрәшмәсә дә, үзен халык белән бергә тойды, патриотик шигыр ь ләр язды
Анкета нәтиҗәләре:
Катнашты – 76 укучы
- Ф.Кәрим иҗаты белән мин яхшы таныш – 33 кеше.
- Х.Туфан иҗаты белән таныш – 47 кеше.
- Әдипләр арасындагы дуслык турында укыганым һәм ишеткәнем бар – 24 кеше.
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!