Просмотр содержимого документа
«Ибраһим Газиның “Сиртмәкойрык”” әсәренә Сингапур технологиясе»
1) - Исәнмесез, укучылар. Узган дәрестә сезгә өй эше итеп Ибраһим Газиның “Сиртмәкойрык”” әсәрен укырга бирелгән иде. Бүген без әсәрдә сүз нәрсә турында барганлыгы турында сөйләшәчәкбез.
Сәгать
- Сезнең алда сәгать рәсеме төшерелгән кәгазь битләре ята. (Алып күрсәтәм.) Анда 3, 9, 6, 12 вакытлары билгеләнгән. Әлеге сәгатьне алып, бирелгән вакытларда сыйныфташларыгыз белән очрашу билгеләргә кирәк. Мәсәлән, Илһам сәгать 3 тә Вәсилә белән очраша, 9 да Харис белән очраша һәм шулай һәрберегез бу вакытларга үз парын табарга тиеш. Әгәр дә сезнең, мәсәлән, Диләрә 12 дә Харис белән, ә Харис Илһам белән очраша, туры килү була икән кул күтәреп үзегезгә пар эзлисез. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Ә хәзер тордыу, урындыкларны этеп кйдык. Башладык......
- Рәхмәт, утырыгыз.
Мэнэдж мэт
2) - Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Әлеге карточкаларда сораулар язылган. Сезгә сорауны укырга һәм җавапны кәгазьнең бөкләнгән өлешенә язып куярга кирәк. 5 минут вакыт бирәм.
- Хәзер иңгә-иң утырган иптәшегез белән бергә, башта берегез сорауны укый, икенчегез җавап бирә. Әгәр дә син укыган сорауга иптәшең җавап бирә алмый икән, син дөрес җавапны әйтмисең, ә ул исенә төшерә алырлык ярдәмлек сораулар бирәсең. Аннары икенчегез сорау бирә, син җавап бирәсең. Җавапның дөреслеген дәреслектән тикшерәсез. 2 минут вакыт бирәм.
Куиз-куиз-трэйд
- Рәхмәт. Сәгатьне кулларга алдык, сез бүген кайсы иптәшегез белән 12 дә очрашу билгеләгән. Карыйсыз,эчтән генә укыйсыз. Игътибар белән тыңлагыз,кулларыгыздагы карточкаларны алып, мин әйтү белән торып басасыз, урындыкларны өстәл астына этеп куясыз. 12 дә кем белән очрашу билгеләгән, аның янына барасыз. Бер-берегезне болай сәламлисез. Һәм аңа үзегезнең сорауны бирәсез, ул җавап бирә. Аннары икенчегез сорау бирә, беренче кеше җавап бирә. Икегез дә җавап биргәннән соң, сез сорауларны алмашасыз һәм кул күтәреп башка пар эзлисез. Аның белән дә сорауларны бер-берегезгә укыйсыз, җавап аласыз, карточкаларны алмаштырып, кул күтәреп башка пар эзлисез. Иң беренче сорауны кемнең чәче озынрак, шул бирә. Сезгә 10 минут вакыт.
- Рәхмәт, утырыгыз. Нинди сораулар бирелде һәм ниндиерәк җаваплар алынды икән? 1 нче өстәл, 2 нче укучы соравын һәм җавабын укып күрсәтә. 2 нче өстәл 3 нче укчы, 3 нче өстәл, 4 нче укучы җавап бирә.
-Рәхмәт, укучылар. Безнең тәмам.