Кушма җөмлә синтаксисын
Равил Фәйзуллин
иҗаты белән бәйләп кабатлау
11 нче сыйныфлар өчен
интеграль дәрес эшкәртмәсе
Төзүче:
Яр Чаллы шәһәре
32 нче урта мәктәбенең
югары категорияле
татар теле укытучысы
Сәләхова Разилә Сәит кызы.
Өй телефоны 56-85-71.
8-9600754760
Мәктәп телефоны :54-28-04.
Яр Чаллы
2009 нчы ел
1
Кызганычка каршы, татар теле дәресләре елдан-ел киметелә, ә программа күләме кимеми. Бу проблеманы хәл итү өчен, мин әдәбият белән татар теле дәресен берләштереп карадым: “ Кушма җөмлә синтаксисын кабатлау ” темасын Равил Фәйзуллин иҗаты белән бәйләп үткәрдем. Мондый дәресне әзерләү күп вакыт сорый, ләкин ул бик отышлы, чөнки мин дәрестә “ике куянның койрыгын тоттым”: бер дәрес эчендә шагыйрьнең иҗаты да өйрәнелде, кушма җөмлә синтаксисы да кабатланды. Дәресләрдә компьютер куллану вакытны экономияли, тагын да күбрәк материал үтәргә мөмкинлек бирә.
Тема: Кушма җөмлә синтаксисын Равил Фәйзуллин иҗаты белән бәйләп кабатлау..
Максат:.Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау буенча белемнәрне ныгыту, логик фикер
йөртү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, Р.Фәйзуллин иҗаты турында
кыскача мәгълүмат бирү, кыска шигырьләре белән таныштыру, шагыйрь
иҗатына кызыксыну уяту.
Җиһазлар: экран, компьютер, укучылар алдында ноутбуклар.
Дәрес планы
I.Оештыру моменты.
Дәрес темасы, максаты, бурычлары белән таныштыру, уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү
Кушма җөмлә синтаксисы буенча тест эшләтү.
III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
1.Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.
2.Шагыйрьнең кыска шигырьләре белән таныштыру, эчтәлеге буенча фикер алышу
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Р.Фәйзуллин иҗаты аша кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.
2.” Ак шигырь”, “робагый”, “рифма” төшенчәләрен искә төшерү, ныгыту.
V.Йомгаклау.
VI Өй эше бирү.
Дәрес барышы.
-Исәнмесез, балалар.Бүгенге дәрес татар теле һәм әдәбияты дәресенең кушылмасы итеп үткәрелә.Кушма җөмлә синтаксисын шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗаты мисалында кабатлаячакбыз һәм ныгытачакбыз. Сез өегездә кушма җөмлә синтаксисын кабатлап килергә тиеш идегез, белемнәрегезне тикшерү өчен, тест эшлибез.
Тест укучыларның ноутбук экраннарында чыга. Укучылар җавапларны дәфтәргә язалар.
1.Кушма җөмлә төрләрен күрсәт:
а) тезмә кушма җ., иярченле кушма җ., теркәгечле тезмә кушма җ.
б) тезмә кушма җ., иярченле кушма җ., катлаулы төзелмәләр
в) катнаш кушма җ., синтетик иярчен кушма җ., иярченле кушма җ.
2.Иярченле кушма җөмләдә ничә гади җөмлә була?
а) 3 б) 2 в) берничә
3.Синтетик җөмләләрдә бәйләүче чара кайда була?
а) хәбәрдән читтә килә б) хәбәр составында килә в) хәбәрдән соң килә
4.Тезмә кушма җөмләләрдә нинди бәйләүче чаралар кулланыла?
а) санау интонациясе, тезүче теркәгечләр, каршы кую интонациясе
б) көттерү интонациясе, тезүче теркәгечләр, бәйлекләр
в) мөнәсәбәтле сүзләр, янәшәлек, бәйлекләр
5.Аналитик кушма җөмләләрдәге бәйләүче чараларны күрсәт.
а) мөнәсәбәтле сәзләр, бәйлекләр, теркәгечләр
б) янәшәлек, тезүче теркәгечләр, бәйлек сүзләр
в) ияртүче теркәгечләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе
2
6.Синтетик кушма җөмләдәге бәйләүче чараларны күрсәт.
а) ияртүче теркәгечләр, бәйлекләр, санау интонациясе
б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек, кушымчалар
в) кисәкчәләр, кушымчалар, теркәгечләр
7.Катнаш кушма җөмләдә нинди бәйләнеш төрләре була?
а) ияртүле дә, тезүле дә б) ияртүле бәйләнеш кенә в) тезүле бәйләнеш кенә
8. Иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмлә нинди функция үти?
а) баш җөмләнең нинди дә булса бер җөмлә кисәге урынына килә яки баш җөмләдәге
мөнәсәбәтле сүзгә ачыклык кертә
б) җөмлә кисәге булып килә
в) баш җөмләгә ияреп килә
9. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча ничә төрле була?
а) 12 б) 14 в) 8
10.Бәйләүче чара булып килгән парсыз мөнәсәбәтле сүз кайсы җөмлә ягында була?
а) иярчен җ. ягында б) баш җ. ягында в) икесендә дә була ала
11.Тезмә кушима җөмләләрдә кайсы төр теркәгечләр кулланыла?
а) тезүче һәм ияртүче б) җыючы, каршы куючы, бүлүче в) ияртүче
12.Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар?
а) 5 б) 12 в) 6
13.Бәйләүче чара булып бәйлек килсә, ул кайсы җөмлә ягында була?
а) баш җ. ягында б) иярчен җ. ягында в) ике җөмлә ягында да килә ала.
14.Иярчен хәбәр җөмләнең төзелеш ягыннан нинди төрләре бар?
а) синтетик төре генә б) аналитик төре генә в) аналитик төре дә, синтетик төре дә була
15Ияртүче теркәгечләрне күрсәт:
а) чөнки, әгәр, гүя, гүяки, ки, ягъни, әйтерсең, диярсең
б) һәм, чөнки, ләкин, әмма, яки
в) тик, я, да, ни, әгәр, гүя, ки
Эш тәмамланганнан соң, экранда дөрес җавап вариантлары һәм бәяләү нормалары чыга.Укучылар бер-берсенең җавпларын тикшерәләр һәм билге куялар.
-Дәрес темасыннан күренгәнчә, без бүген Р.Фәйзуллин иҗаты белән дә танышачакбыз.Хәзер шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карагыз.
Бер төркем укучыларга презентация эшләргә тәкъдим ителгән була.Бер укучы слайдларны күрсәтә, икенчесе аларга аңлатма биреп бара.
-Сезнең экраннарда Р.Фәйзуллин иҗаты турында текст. Текстны башта игътибар белән укып чыгыгыз һәм андагы мәгълүматны истә калдырырга тырышыгыз.
Текст экраннарда чыга, бер укучы аны кычкырып укый..Истә калдыру өчен, текст эчтән генә тагын бер кат укыла.
1.Равил Фәйзуллин 1943 нче елның 4 нче августында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылында туа. 2.Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 3.Студент елларында ук үзенчәлекле, өметле шагыйрь буларак таныла, “Ялкын”, “Казан утлары” журналларында эшли.
4.Шагыйрь тынгысыз булганга, аны һәрвакытта тормыш үзәгендә булган кеше шәхесе борчып тора, аның кичерешләре табигать күренешләре аша чагылдырыла.
5.Хәрби хезмәтен тутырып кайтканнан соң, ул аспитантурада укый, иҗат белән ныклап шөгылъләнә башлый. 6.Алтмышынчы елларда әдәбиятка Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр килү белән, поэзиягә яңа сулыш өрелә: шигърияттә үзенчәлекле шигырь формасы һәм фәлсәфи эчтәлек барлыкка килә.7. Әдип Һ.Такташ, Х.Туфаннар алып килгән ирекле шигырь төшенчәсенең яңа мөмкинлекләрен ача.
8. Р.Фәйзуллин 1968 нче елда Татарстан язучылар оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп сайлана.9. Ул 1973 нче елда Казанга әйләнеп кайта. 10.Шул ук елны аны Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп билгелиләр.
3
11..Җаваплы эштә эшләвенә карамастан, әдип шигырьләр язарга да вакыт таба.
12.Аның иҗатында мәхәббәт лирикасы үзенчәлекле урын алып тора, сөю турындагы шигырьләренең күбесе җырга тиң, алар күңелгә тирән бер моң булып утырып калалар, тормышка ямь биргән ярату хисен әдип үзе генә аңлаган фәлсәфи югарылыкта сурәтли. 13.Равил Фәйзуллин шигырьләрендә хиснең олылыгы шунда: ул – кешене көчле итә, бөек итә, матур итә һәм саф итә
14. Шагыйрь - халык авыз иҗатын, телебезнең нечкәлекләрен яхшы үзләштергән талант иясе, шуңа күрә аның кайбер шигырьләре мәкаль-әйтемнәргә охшап тора.
15. Ул – кыска шигырьләр остасы, аның берьюллык, ике, өч, дүрт, биш, алтыюллык шигырьләре беренче карашка ниндидер табышмак, хикмәтле сүз кебек, бер укуда аларны аңлап та бетермисең.16. Алар кабырчык эчендәге энҗе кебек : фикер табылсын өчен, башта кабырчыкны ачарга, аннан соң гына энҗене эзләп табарга кирәк.17. Равил Фәйзуллин шигырьләрендә акыл белән хис көрәшә, чөнки ул – фәлсәфәче, ул – фикере тирән үзенчәлекле шагыйрь.
18.Бүгенге көндә Р.Фәйзуллин “Казан утлары” журналын җитәкли.19. Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән өчен, 1978 нче елда ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 20. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.
- Шагыйр иҗаты турында нәрсәләр белдегез? (Укучыларның җаваплары)
-Тексттан кушма җөмләләрне табып икенче төс белән билгеләгез.Кушма җөмләләрнең номерларын әйтегез. (4, 6, 7, 12, 13, 14, 15, 16, 17)
- Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясыйбыз:: 7, 12, 13, нче номерлы җөмләләрне интерактив тактада, 4, 14, 15 нче номерларны урында телдән эшлибез, схемаларын дәфтәрдә төзибез, ә 6, 16, 17 нче номерларны аерым укучыларга карточка итеп бирәм.
(4)
1) Шагыйрь тынгысыз булганга, 2) аны һәрвакытта тормыш үзәгендә
булган кеше шәхесе борчып тора, 3) аның кичерешләре табигать
к
2 2
3 3
үренешләре аша чагылдырыла.
1
нче җөмлә – синтетик иярчен сәбәп җөмлә,
б
әйләүче чара –га кушымчасы
2 нче җ.-– баш җөмлә
3
1 1
нче җ.-- баш җөмлә
Бу – катнаш кушма җөмлә
(6)
1) 60 нчы елларда әдәбиятка Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр
килү белән, 2 )поэзиягә яңа сулыш өрелә: 3) шигърияттә үзенчәлекле
шигырь формасы һәм фәлсәфи эчтәлек барлыкка килә.
1
2
нче җөмлә- -синтетик иярчен вакыт җөмлә,
бәйләүче чара- “белән” бәйлеге
2
нче җөмлә – баш җөмлә
3
3
1

нче җ - аналитик иярчен аныклагыч җөмлә
,
бәйләүче чара - аныклау интонациясе
Бу – тиңдәш түгел иярүле күп иярченле
катлаулы кушма җөмлә.
(7)
1
1 )Әдип 2) Һ.Такташ, Х.Туфаннар алып килгән 1) ирекле шигырь төшенчәсенең яңа мөмкинлекләрен ачты.
1
нче җөмлә -баш җөмлә
2
2
нче җөмлә - синтетик иярчен аергыч җөмлә,
бәйләүче чара-янәшәлек
Бу-иярченле кушма җөмлә.
4
(12)
1
2
3
4
1) Аның иҗатында мәхәббәт лирикасы үзенчәлекле урын алып тора, 2) сөю турындагы шигырьләренең күбесе җырга тиң, 3) алар күңелгә тирән бер моң булып утырып калалар, 4) тормышка ямь биргән ярату хисен әдип 5) үзе генә аңлаган 4) фәлсәфи югарылыкта сурәтли. 1

нче җөмлә --баш җөмлә
2
нче җөмлә - баш җөмлә
3
5
нче җөмлә - баш җөмлә
4 нче җөмлә - баш җөмлә
5 нче җөмлә синтетик иярчен аергыч җөмлә, бәйләүче чара-янәшәлек.
Бу- катнаш куәшма җөмл
(13)
1
1) Равил Фәйзуллин шигырьләрендә хиснең олылыгы шунда: 2) ул – кешене көчле итә, бөек итә, матур итә һәм саф итә.
1
нче җөмлә – баш җөмлә
2
2
нче җөмлә – аналитик иярчен хәбәр җөмлә,
б. чара-парсыз мөнәсәбәтле сүз һәм көттерү интонациясе..
Бу – иярченле кушма җөмлә
(14)
2
1) Шагыйрь - халык авыз иҗатын, телебезнең нечкәлекләрен яхшы
үзләштергән талант иясе, 2) шуңа күрә аның кайбер
шигырьләре мәкаль-әйтемнәргә охшап тора.
1
2
нче җөмлә – анал. иярчен сәбәп җ., б.чара-парсыз мөн.сүз “шуңа күрә”
2 нче җөмлә - баш җ.
Бу- иярченле кушма җөмлә
(15)
1) Ул – кыска шигырьләр остасы, 2) аның бер, ике, өч, дүрт, биш,
1
2
алтыюллык шигырьләре беренче карашка ниндидер табышмак, х
икмәтле сүз кебек: 3) бер укуда аларны аңлап та бетермисең.
1
нче җөмлә - баш җөмлә
2
3

нче җөмлә - баш җөмлә
3 нче җөмлә–анал. иярчен аныклагыч җөмлә, б.чара-аныклау интонациясе
Бу - катнаш кушма җөмлә
(16)
1
1)Алар кабырчык эчендәге энҗе кебек : 2)фикер табылсын өчен, 3) башта кабырчыкны
ачарга, аннан соң гына энҗене эзләп табарга кирәк.
1
3
нче җөмлә – баш җөмлә
2 нче җөмлә – синтетик максат җөмлә,
б
әйләүче чара- “өчен” бәйлеге
3 нче җөмлә – аналитик иярчен аныклагыч җөмлә
б
2
әйләүче чара – аныклау интонациясе
Бу – бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә
(17)
1
1) Равил Фәйзуллин шигырьләрендә акыл белән хис көрәшә, 2) чөнки ул – фәлсәфәче,
3
) ул – 4)фикере тирән, 3) үзенчәлекле шагыйрь.
1
2
3

нче җөмлә - баш җөмлә
2
нче җөмлә - аналитик иярчен сәбәп җөмлә, б.чара- “чөнки”
3
4

нче җөмлә - аналитик иярчен сәбәп җөмлә, б.чара-“чөнки”
4 нче җөмлә - синтетик иярчен аергыч җөмлә, б.чара-янәшәлек
Бу - берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә
5
Синтаксик анализны тактада, урында, карточкалар белән эшләүчеләр телдән аңлата, хаталар булса, иптәшләре тарафыннан төзәтелә.Соңыннан дөрес схема-җаваплар экранда чыга, чагыштырыла, бәяләр куела.
-Р.Фәйзуллин – поэзиянең төрле жанрында иҗат итүче талантлы шагыйрь. Аның бигрәк тә кыска шигырьләре зур игътибарга лаек. Текстта әйтелгәнчә, алар “ кабырчык эчендәге энҗе кебек, мәгънәсен аңлау өчен, башта кабырчыкны ачарга, аннан гына энҗене эзләп табарга кирәк ”. Экранда әдипнең шундый шигырьләреннән үрнәкләр бирелә.
Экранда шигырь үрнәкләре чыга.Аларны укытучы кычкырып укый.
1.
Табуты шулай куелган:
аяк табаннары
кояшка тиеп тора.
-Шигырьнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Аяклары кояшка тигән, димәк, бу кеше яна, ул шулкадәр гөнаһлы: җирдән күккә менеп җитмәс борын ук тәмугъ утында яна башлаган, һәр гамәл өчен җавап бирергә кирәк).
-Шигырь төзелешенә игътибар итегез, анда рифма сакланганмы? ( Юк).
- Рифмасыз шигырьләрне ничек атыйлар? (Ак шигырь).
2.
Пәһлеван кабере өстендә
яфраклары калтыраулы
кәкре, зәгыйфь усак үскән.
-Автор бу юллар белән нәрсә әйтергә теләгән? ( Бу адәм тышкы яктан зур һәм батыр күренә, ә чынында исә куркак, “бөгелгән”, зәгыйфь күңелле бер мескен, теле белән генә эшли, ә кулыннан бер эш тә килми).
-Мондый кешеләр турында нинди мәкаль-әйтемнәр әйтә аласыз? (Бүрәнә артыннан бүре куа, бияләй эченнән йодрык күрсәтә, буш куык)
3.
Күзләр ачылып килгәндә
ябар вакыт җитә.
-Бу шигырь юллары нәрсәне аңлата? ( Гомер кыска, күз ачып йомган ара кебек кенә, вакытның кадерен белергә кирәк, аны кире кайтарып булмый)
4.
Акчаң булса - гөл сибәрләр юлыңа,
Акчаң бетсә - көл сибәрләр йөзеңә
-Шигырьгә әдип нинди мәгънә салган дип уйлыйсыз? ( Бөтен нәрсәне дә акча белән хәл итүчеләр турында, алар кешегә бәяне байлыгына карап бирә: акчасы булса, ул-кеше, булмаса-ул чүп)
-Бу шигырьнең төзелешенә игътибар итегез.Ул нинди жанрга охшаган? (мәкальгә)
-Тирән мәгънәле кыска шигырьләр борынгы әдәбиятта ничек атала иде? (Робагый)
-Әйе, робагый жанрында Р.Фәйзуллин кебек бик талантлы әдипләр кенә иҗат итә
ала. Халык бит юкка гына “Кыскалыкта-осталык” димәгән
- Ә хәзер шушы шигырьләрнең сезгә кайсылары ошады, шуларны дәфтәрегезгә күчереп алыгыз һәм җөмлә төренең исемен әйтегез. (1, 2, 3 –иярченле кушма җөмләләр, 4-катнаш җөмлә)
-Р.Фәйзуллинның “кабырчыклы” шигырьләренең бик азы белән генә таныштык, аларны бер дәрес эчендә генә карап бетерү мөмкин түгел. Калган шигырьләрен үзегезнең компьютерыгызга күчереп аласыз һәм өегездә синтаксик анализ ясап, мәгънәсе турында фикер эзерләп киләсез.
-Бүгенге дәрестә үзегезгә нәрсә алдыгыз? (Укучыларның җаваплары).
Тест, синтаксик анализ, телдән җаваплар өчен билгеләр куела.
6
Өй эше:
Татар теле. Әдипнең ошаган шигырьләрен күчереп алырга, мәгънәсен табарга, синтаксик анализ ясарга.
1 2
Әй, килә соң тапкыр сүзләр бәхәс тынгач! Намус – җанның сакчысы
Кайчак ачык күренә дөнья - күз йомылгач... Еллар – гомер баскычы,
Күпме сөю уты каба яшьлек үткәч!... Кылыч – күкрәк ачкычы
Күпме даннар йөри артта иясе киткәч!..... Шигырь – йөрәк ачкычы
3 4
Туган җирең чүл булса да, Язсам гына – бәхетем тулы, бөтен
Күңелдә ул гөл генә, Язу эше – намус, кан эше,
Ватан катлы-катлы булмый, Язсам гына – илгә, кешеләргә
Ватан була бер генә. Файда итсәм генә, мин – кеше.
5 6
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен Күңелең синең тар, энә күзе икән...
Даның, януың кирәк. Гаҗәп: шуннан күпме хәтәр
Януыңны халыкларның мәкер үткән.
Күмәк тануы кирәк. 7
Дошманның да дуслары бар,
серләреңне эчтә сакла\
Әдәбият. Р. Фәйзуллинның “ Яздан аерып булмый Тукайны ”, “ Якты моң ” шигырьләрен укып, эчтәлеген белеп килергә.