СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Икетеллелек презентация

Нажмите, чтобы узнать подробности

Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә нинди ситуациядә югалып калмыйлар, башка балалар белән тиз аралашу юлын табалар

Просмотр содержимого документа
«Икетеллелек презентация»

Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә нинди ситуациядә югалып калмыйлар, башка балалар белән тиз аралашу юлын табалар. Киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә дә җиңел биреләләр. 2012 елда республика мәгариф һәм фән министырлыгының иҗат төркеме тарафыннан, федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп, икетеллелеккә өйрәтү буенча әлеге укыту-методик комплекты УМК гамәлгә керде. Безнең балалар бакчасы бу комплектлар белән тәэмин ителде. Яңа укыту методикасы хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар теле турында сөйлибез. Республика җитәкчелеге безнең алда баланы мәктәпкә барганда ике телдә дә аралаша алу дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйды. Безнең татар төркемендә татар телен яхшы белүче, начар белүче һәм белмәүче балалар бар. Чөнки катнаш семьялы ата-аналар балаларын татар телен үзләштерсен дип татар төркеменә бирергә торышалар. Икетеллелек буенча эшләгәндә без төп өйрәтү чарасы итеп уеннарны кулланабыз. Чөнки уен – балаларның сөйләм телен устерүдә иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе.Балаларга ике телне өйрәтү максаты белән төркемдә күп кенә дидактик уеннар ясалды.

Кулдан ясалган бу уеннар отышлырак куланыла. Чөнки һәр уен балаларның үзенчәлекләрен күздә тотып, үзең максат куеп ясала. Без бер үк уенны ике максат белән кулланабыз. Татар телен начар белгән балалар белән татар телендә уйныйбыз, рус телен начар белгән балалар белән рус телендә уйныйбыз. Төркемдә төрле яшьтәге балалар йөргәнлектән дә оста файдланабыз. Зуррак яшьтәге балалар кечкенәләрне уйнатып аларның тел байлыгын арттыруда, сөйләм телен үстерүдә безгә бик зур ярдәм итәләр.







Төркемдә 6-7 яштәге балалар таныш булган уеннарны, бигрәк тә сюжетлы-рольле уеннарны мөстәкыйль оештыралар. Алар “Кибет”, “Шифаханә”, “Мәктәп-мәктәп”, “Әни-кыз”, “Чәчтарашта”, “Төзелеш”, “Зоопаркта”, “Балалар бакчасында” уеннарын бик теләп уйныйлар. Уен барышында балалар ике телдә дә аралашалар.





Төркемдә балаларның фантазияләрен, хәтерен, артистлык сәләтләрен үстерү өчен театральләштергән уеннарны оештыру өчен күп кенә артрибутлар булдырылды.



Ул артрибутларны булдыруда әти-әниләр актив катнаштылар, бармакка киеп уйный торган әкият геройларын бәйләп, тегеп алып килделәр. Балалар шул уенчыклар белән үзләре курчак театры күрсәтәләр, яңа әкиятләр уйлап табалар.



Алар әкиятләрне үзләре маскалар киеп уйнарга да яраталар. Күбрәк рус һәм татар халык әкиятләрен, А.Алиш, Г.Тукай әкиятләрен яратып уйныйлар.

Ике телне өйрәнүне халык уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар рус һәм татар халык уеннарын бик тә яратып уйныйлар. Аеруча җырлы-биюле уеннарны яраталар.





“Түбәтәй”, “Миңлебай”, “Чума үрдәк, Чума каз”, “Гөлбану”, “Яулык алыш”, “Так калыш”, “Гори-гори ясно” уеннарын яратып уйныйлар.Ике телдә дә яхшы аралашу өчен бакчада уйнау һәм шөгыльләнү генә җитеп бетми. Ата-аналарның да балаларының ике телдә аралаша алуларында актив катнашулары бик кирәк. Әмма дә ләкин ул активлык аларда әлегә җитеп бетми. Безгә киләчәктә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, тагын да тырышып эшләргә кирәк.





































Татарстан Республикасы Биектау Муниципаль районының “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.









Чыпчык урта мәктәбенең татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында күчүчәнлек буенча доклад.







Тема: “Балаларны ике телдә аралашырга өйрәтүдә уенның әһәмияте”







Биектау муниципаль районының “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасының l категорияле тәрбиячесе Мавлютова Г.И.



2017 ел