“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Икенче кечкенәләр төркемендә
“Көз” бәйрәме.
Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.
Муз. җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.
2016 ел октябрь
Максат:
1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;
3. Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
4. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.
Бәйрәм барышы.
Бер кыз, бер малай залга кереп баса.
Раиль: Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Ризәлә: Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Кайгырмыйбыз без.
Яфраклар белән бию: “Яфрак бәйрәме”
А.Б. Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.
– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……
(Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә.)
Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?
А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.
Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?
А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.
Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).
Турыйсың да турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган).
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).
Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).
Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).
Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.
А.Б. Бабай, без сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтик әле.
Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.
Кәрим: Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап – сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Нәргизә: Сары, сары сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Зилә: Яңгыр ява шып та шып,
Тамчы тама тып та тып.
Яңгыр диеп тормыйбыз
Зонтик белән йөрибез.
Альмир: Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Руфинә: Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган,
Безнең чиләкләр тулган. .
Иделия: Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән
Безнең базыбыз тулды.
Җыр: “Безнең бакча”
Бабай: Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.
(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).
Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.
А.б.: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.
Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”
Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.
Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар.
Әби килеп керә. Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайта диеп көтеп утырам.
А.б.: Әби, тукта әле. Ачуланма әле бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Әле менә бабайга биеп күрсәтик дип тора идек. Син дә кара әле, әби.
Күмәк бию
Әби: Әй, бигрәк матур биедегез. Хәтереңдәме, бабасы, яшь чагында без ничек җырлап-биеп күңел ача идек. Әй, кызык та яши идек. Әллә сезгә дә өйрәтикме, балалар?
Балалар: Бик теләп өйрәнербез.
Уен: “Түгәрәк”
Бабай: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Сезнең белән бик күңелле дә, менә миңа сезнең ярдәмегез кирәк бит әле. Яз көне шалкан чәчкән идем балакайларым. Шалканым бик зур булып үскән. Бакчага баргач тарттым, тарттым һич тартып чыгара алмадым шалканны. Кемнәр ярдәм итәр икән миңа?
( Балаларга маскалар киертелә: кыз, эт, мәче, тычкан)
Шалкан әкияте.
Тычкан ( Руфинә) : Мин – тычкан, чи-чи-чи! (Йөгереп кереп кача)
Песи (Ризәлә): Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә.Мияуууу! (Йомшак келәмгә барып ята)
Эт (Раиль): Мин эт булам. Исемем Акбай, һау- һау-һау! (Оясы янына ята)
Кыз (Ралия): Ә мин – кыз. Исемем минем Ралия. ( Өйгә кереп китә)
Әби: Мин әби булам. (Өйгә кереп китә)
Бабай: Ә мин бабай булам. ( кулын каш өстенә куеп шалкан тирәсендә йөри)
Ай Аллам, вай Аллам!
Каян үскән бу шалкан!?
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм? ( башын кашып тора)
Тукта әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда! (Яулыгын төзәткәләп чыга)
Әби: Ятып кына торыйм, дисәм,
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга,
Шалканга карап тора?
Бабай: (шалканга күрсәтеп)
Күр, әбисе нинди шалкан
Үскән безнең бакчада!
Бергәләп тартып чыгарыйк,
Тотын минем аркага!
Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби: (маңгаеннан тирен сөртеп алып)
Булмый, бабай, туктале,
Кызны чакырыйк әле.
Кызым, кызым, Ралия!
Кил эле син бирегә!(Кыз чыга)
Әби: Кара, кызым, күрәмсең:
Шалкан ничек үскәнен!
Бергәләп тартып карыйк,
Бу шалканны чыгарыйк!( Кыз әбигә килеп тотына)
Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Булмый, булмый, туктагыз
Акбайны чакырыйк, әле.
Акбай, Акбай! Кайда син?
Ник бирегә килмисен?
Акбай: Һау-һау-һау! Нәрсә булды?
Әби: Акбай, тотын безнең артка
Әйдә, шалкан тартырга!
(Акбай кызның артына тотына)
Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Абау, булмый болай!
Шалкан бигрәк зур булган.
Кая син, Мияубикә?
Ярдәмгә килеп җит лә.
( Мияубикә келәмнән торып чыга)
Песи: Ник уяттыгыз мине йокыдан?
Әби: Бабай шалкан үстергән.
Шалкан гаҗәп зур булган.
Тартып-тартып карыййбыз –
Һич чыгара алмыйбыз.
Булыш әле, Мияубикә!
Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Бабай: Юк, шул шалкан чыкмый һаман!
Ярдәм сорыйк тычканнан.
Тычкан, тычкан чи-чи-чи.
Син кайларда йөрисең?
Тычкан: Нәрсә булды бабакай?
Әби: Бабай үстергән шалкан.
Шалканы бик зур булган!
Тычкан, ярдәмең кирәк,
Тартып чыгарыйк тизрәк!
Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тарталар-тарталар икән. Ниһаять тартып чыгарганнар Бабай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Шалканны тартып чыгарырга ярдәм иттегез.
Әби: Бабай,әйдә, шуның өчен балаларга үзебезнен күчтәнәчләребезне бирик тә өйгә кайтыйк. Бигрәк озак тордык.
(Шалкан эченнән балаларга күчтәнәчләрен алып бирәләр)
А.б. Рәхмәт сезгә әби, бабай! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз.
А.б. Шуның белән балалар көзге бәйрәмебез тәмамланды. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.