СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Иң-иң кадерлеләребез

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләр бәйрәме үткәрү өчен сценария тәгъдим итәм.

Просмотр содержимого документа
«Иң-иң кадерлеләребез»

























1

Тема: Иң-иң кадерлеләребез.


Максат: 1. Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү. 2. Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү. 3. Әниләргә, әбиләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. “Иң-иң кадерлеләребез”, дип язылган плакатлар.

Кичә барышы:

Укытучы: Хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез – Әниләр!

Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!


Җыр: “Әниемнең туган көне”


Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.


Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.


Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.


Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!


Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!




2

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булмас.


Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.


Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.


Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.


Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.


Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.


Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!






3

Көнгә ничә тапкыр “әни” диебез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур чәчәкләр.


Җыр: “Иң якын кешем син, әнием”


Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние җулуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәне

Бөтен дусларым күрсен!

Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.


Бию.

Әнием!

Җанга нинди якын бу сүз.

Аны әйткән саен күңелгә рәхәтлек йөгерә. Син үзеңне иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Әйе, әни – җирдә иң газиз, якын кеше.

Җылы нурын чәчүче кояш та ул, төннәрен йокламыйча, бишек җырын көйли – көйли тирбәтүче кош та ул.

Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүнмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.


4

Кая барма, шунда әни йөзе,

Кая бармам - әни күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.


Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый – тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.


Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә - ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан – яңа мәгънә алып килә.

Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә әниең синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әнием, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.


Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.


- Көннәр якты булсын өчен,

- Йокы татлы булсын өчен,

- Җил – яңгырдан саклар өчен,

- Усаллардан яклар өчен,

- Ашлар тәмле булсын өчен,

- Дөнья ямьле булсын өчен,

- Бәхет – шатлык артсын өчен

- Әни кирәк!


Җыр: “Әниемә бүләгем”


Әйе, әниләрдән безгә бик күп кирәк. Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр. Чишмәләрдән йөгереп су алып кайтсак, идәнне себереп һәм юып чыгарсак, гөлләргә су сипсәк, тәмле аш пешерсәк, әниләр йөзенә куаныч – сөенечтән якты елмаю куна. “Уңганым, үскәнем, булышчым минем!” – дип мактап туя алмыйлар алар мондый чакта. әниләрдән безгә күп кирәкме? Юк, алар бу хакта әйтмиләр.






5


Әмма аларның карашында безнең чын кеше булып үсүебезне теләгән өмет чаткысы балкый.


Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтарам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. әниләргә бездән күп кирәкме? Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар. Әниләргә бездән иң элек әнә шундый шатлык кирәк.

-Ә, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән ни кирәк?


- Безнең көннәр якты булу кирәк аңа!

- Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!

- Җил – яңгырдан безне саклау кирәк аңа!

- Усаллардан безне яклау кирәк аңа!

- Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!

- Безнең дөнья ямле булу кирәк аңа!

- Шуңа күрә ул бит ана!


Әни! Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!


Кайбер вакытларда без әниләребезнең ниндидер уйларга бирелеп, тынып калган чакларын күргәнебез була. Шунда аңардан:

- Әнием, ни өчен шулай сагышланасың? – дип сорасак, ул шунда ук эч серен уртаклашыр: “Синең турыда уйланам, балакаем, - дип әйтер. – Тамагың тук булсын, өстең – башың бөтен булсын, дим. Исән – сау гына булып үс, дим. Яхшы гына, тырышып кына укысаң иде, дим”.


Әниләр шундый алар. Безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар.







6

Әнием бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп –

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.


Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар: әниемнең

Үз туны бит югалды.


Әни! Әниемнең җырлары... бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп, аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп – җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк булды. Димәк, өйдә, илдә тынычлык, иминлек.


Ата – ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының әти - әниләре турында әйтелгән мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.


-Анаңдай ана булмас.


-Ата - ана теләге

Утка – суга батырмас.


-Ана баланы 2 кат тудыра: бер кат – тән биреп, икенче кат- тел биреп.


-Ата – ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.


-Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч – йөрәккә авыр.


-Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен ул бала.




7

-Ана балага авызыннан өзеп каптыра.


-Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.


-Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.


Җыр: “Туган көнең белән әнием”


Ачуланып, пыр тузынып

Кайтты Булат өенә.

Күңелендә дулады аның

Җил – давыллы өермә.

Сумкасын атып бәрде ул

Өйгә керә - керешкә.

- Синең аркада бүген мин

2” ле алдым дәрестә.

  • Ничек алай? – дип сорады

  • Әнисе бик аптырап.

  • Моннан соң минем өй эшен

  • Эшләп куй син яхшырак.


Борын – борын заманда

Булган әйбәт заманнар.

Кешеләр бер - берләренә

Кунакларга барганнар.

Бәйрәмнәрдә котлашып

Матур хатлар язганнар.

Авыллардан – шәһәрләргә,

Шәһәрләрдән – авылларга

Посылкалар салганнар.

Бар да әйбәт булганнар,

Бар да юмарт булганнар.

Хәтта куяннар да элек

Тәмле күчтәнәчләр биреп

Җибәргәннәр урманнан.

Үзгәрделәр әбиләр,

Үзгәрделәр әниләр.

Хәзер инде куяннар да

Ерак – ерак урманнардан

Күчтәнәч җибәрмиләр.





8

Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идек?

Әле ярый җирдә әниләр бар!

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Әле ярый җирдә чишмәләр бар, болыннар бар, әниләр бар!


Әни, әниләр... Без аякка басып, тәпи – тәпи атлап киткән көннән башлап ашыгабыз, кабаланабыз, этешәбез – төртешәбез; кайчакларда тукталып әниләребезне искә төшерергә, аларга

Әнием, мин яратам сине!” – дип әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Әниләребез безнең ялгышларыбызны кичерә, рәнҗеп – рәнҗеп

булса да кичерәләр алар.


Җыр: “Кайтабыз да китәбез шул”


Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан зуррак бәхет юк!


Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.


Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң – иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем – җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әниемә

Рәхмәт әйтәсем килә


  • Миңа гомер биргән өчен,

  • Кадерләп үстергән өчен,

  • Назлы карашлары өчен,

  • Пешергән ашлары өчен,

  • Йөрәк җылылары өчен,

  • Шәфкатьле куллары өчен,

  • Барсы, барсы, барсы өчен

  • Рәхмәт сиңа, сөенечем.

  • Котлы булсын бәйрәмнәрең,

  • Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!





9

Җыр: “Әниләргә рәхмәт”


Иң матур юллар – син йөргән юллар.


Иң тәмле сулар – син биргән сулар.


Иң йомшак куллар – син сөйгән куллар.


Иң якты моңнар – син белгән моңнар.


Иң кайнар эзләр – син баскан эзләр.


Иң моңлы күзләр – син баккан күзләр.


Иң тугры сүзләр – син әйткә сүзләр.


Иң сабыр йөрәк – синең йөрәгең.


Иң талмас беләк – синең беләгең.


Иң изге теләк – синең теләгең.


Иң бөгелгән бил – ул синең билең.


Гөл сибелгән тел – ул синең телең.


Үч тотмас күңел – синең күңелең,

ӘНИ!



Җыр: “Бәхеттә шатлыкта”





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!