«Иң зирәк» бәйгесе
Кашапова Ләлә Миннәхтәм кызы
Лениногорск шәһәре 6нчы урта мәктәбе
Максат:1) сыйныфтан иң зирәк , иң тырыш, белемле укучыны билгеләү;
2) белем алуга, китап укуга карата кызыксыну уяту;
Җиһазлау:сораулар язылган категорияләр, плакатлар, шарлар.
Бәйге барышы.
А.б.Бездә бүген “Иң зирәк” бәйгесе. Без сезнең белән бүген сыйныфтагы иң тырыш,белемле укучыны билгеләрбез.Сез чирек буе , финалга чыгу өчен көрәштегез.Һәм менә җиңүчеләр хәзер бер-берсе белән ярышачаклар.
Бәйгедә катнашучыларны чакырабыз.
Хәзер менә мин сораулар бирәм, кем беренче җавап бирә, тәртип номеры шул кешедән башлана.
Кышкы өс киеме.(тун)
Кишерне ул бик сөя.(куян)
Ул кыш көне ява.(кар)
Кыш көне дә, җәй көне дә яшел агач.(чыршы,нарат)
Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән?(велосипед)
Катнашучыларның үз урыннарын алу сорала.
1нче номерга .Менә монда төрле категорияләр: “Туган як”, “Мәктәп”, “Әкиятләр”,”Гаилә”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Викторина”, “Сан”, “Зурлык”, “Форма.Юнәлеш”, “Кошлар”, “Хайваннар”, “Үсемлекләр”, “Төрлесеннән”.Шушы категорияләргә карап,сораулар төзелгән.Кайсы категорияне сайлыйсың?
Бәйге шулай дәвам итә.
“Туган як”:
1.Татарстан Республикасының башкаласы?(Казан)
2.Россиянең башкаласы?(Мәскәү)
3.Туган авылыңның, шәһәреңнең исеме ничек?
4.Татарстан Республикасының гербында нинди җәнлек сурәтләргән?(Барс)
5.Минтимер Шәймиев-кем ул?(Президент)
6.30нчы август көнен кешеләр нигә бәйрәм итәләр?(республика көне)
7.9нчы май көне нинди бәйрәм ул?(Җиңү бәйрәме)
8.Кем ул Габдулла Тукай?(шагыйрь)
9.Син яшәгән район,шәһәр?(Лениногорск)
10.Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме ничек?(Сәгъди)
“Мәктәп”.
1.Елның кайсы вакытында һәм нинди айда мәктәпләрдә укулар башлана?
(көз,сентябрь)
2.Сыйныфтагы өстәлләр?(парталар)
3.Укытучы дәресне аңлатканда кая яза?(такта)
4.Укучылар уку кирәк-яракларын нәрсәгә салып йөрткәннәр?(сумка)
5.Нинди дәрестә рәхәтләнеп сикереп, йөгереп, туп белән уйнап була?(физкультура)
6.Ниндт дәрестә рәхәтләнеп җырлап була?(музыка)
7.Дәресләр арасындагы ял вакыты?(тәнәфес)
8.Дәрескә чакыру сигналы?(звонок)
9.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?(белем алырга)
10.Укучылар нинди билгене яраталар?(“5”)
“Әкиятләр”
1.Әкиятләр гадәттә ничек башлана?(Борын-борын....)
2.Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?(казлар)
3.Чуар тавыкныә әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.(күкәй салам ди)
4.Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?(кувшин)
5.Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?(“Шүрәле”)
6.Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.(бүре башы)
7.Бүре ничек итеп койрыксыз калган?( бәке)
8.Сыерчыкның мактанчык күршесе?(чыпчык)
9.Боздан салынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганымы?(кайрыдан)
10.Эт белән Тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы?(мәче)
“Кошлар”
1.Кошларны башка хайваннардан ничек итеп аерып була?(кошлар канатлы)
2.Кызыл түшле кош?(кызылтүш)
3.Нинди кошлар хат ташучы була алалар?(күгәрчен)
4.Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә? (күке)
5.Көз көне җылы якларга китеп, яз кире якларга кайткан кошлар ничек дип атала?(күчмә)
6.Нинди кош көндез йоклый,төнлә оча,кешеләрне куркыта?(ябалак)
7.Нинди кошлар үзләренең әнкәйләрен белмиләр?(күке балалары)
8.Чыпчык үзен “мин кош”дип әйтә аламы?(юк,ул сөйләшә белми)
9.Сыерчык телен тешли аламы?(юк,аның теше юк)
10.Ак сыртлы кош?(саескан)
“Төрлесеннән”
1.Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)
2.Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.(күзлек)
3.Өстәл өстендәге яктырткыч.(лампа)
4.Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер.(клей)
5.Кер юу өчен кулланыла торган әйбер.(сабын)
6.Походка барганда кирәк – яраклар сала торган сумка.(рюкзак)
7.Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын.(суыткыч)
8.Карандашны нәрсә белән очлыйлар?(очлагыч)
9.Такталарны нәрсә белән кисәләр?(пычкы)
10.Җирне нәрсә белән казыйлар?(көрәк)
“Сан.Зурлык.”
1.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?(7)
2.Атнада ничә ял көне?(1)
3.Ничә предмет бер пар була? (2)
4.Кешедәге парлы әгъзаларны сана?(колак,күз,кул,аяк)
5.Алты саны барлыкка килсен өчен 2гә ничәне кушарга кирәк?(4)
6.5 саны килеп чыксын өчен нинди саннарны кушарга кирәк?(1+4, 2+3)
7.Берурынлы саннарны әйт (1- 9)
8.Сумма тапканда нинди гамәл башкарабыз?(+)
9.Аерма тапканда нинди гамәл?(-)
10.Өчпочмакның ничә почмагы бар?(3)
“Нәрсә?Кайда?Кайчан?”
1.Әгәр дә кар җылы бүлмәдә торса,нишли?(эри)
2.Кадакны тактага кагып кертеп буламы? (була)
3.Ни өчен пластилиннан әвәләп була,ә таштан юк?( пластилин йомшак,ә таш каты)
4.Ни өчен кош оча,ә эт оча алмый?(канаты юк)
5.Елда ничә ай?(12)
6.Кайсы ай календарьда юк?(күктәге ай)
7.Мәктәптә китаплар күп урын.(китапханә)
8.Сезнең сыйныфта ничә укучы?(...)
9.Бик тәмле һәм салкын ашамлык?(туңдырма)
10.Безнең сәгать сигездә нәрсә башлана?(дәрес)
“Гаилә”
1.Әниеңнең әнисенә ничек дәшәсең?(әби)
2. Әниеңнең әтисе кем була?(бабай)
3. Әниеңнең улының(кызының) исеме ничек?
4.Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?
5.Тиз генә 7 татар малае исемнәрен әйт.
6.”А”хәрефеннән башланган 7 татар кызлары исемен әйт.
7.Мәкальне дәвам ит: “Дөньяда иң йомшак нәрсә – (әниемнең кулы)
8.Гаиләгездә ничә кеше бар?
9.8Март нинди бәйрәм?(хатын-кызлар)
10.Әбиеңнең исемен әйт.
“Хайваннар”
1.Хайваннар патшасы.(юлбарыс)
2.Буй-буйлы майка кигән ат.(зебр)
3.Сумкалы сикергәк.(көнгерә)
4.Балны бик яратса да,умарта асрамый.(аю)
5.Иң кире хайван(ишәк)
6.Җәен соры,кышын ак, аңа шулай яхшырак.(куян)
7.Иң хәйләкәр җәнлек.(төлке)
8.Дүрт хәрефле хайван.(ишәк)
9.Нәрсәнең мөгезе борынында?(мөгезборын)
10.Урман санитарын әйт(тукран)
“Үсемлекләр”
1.Яңа ел агачы.
2.Кипкән виноград(йөзем)
3.Чәчәкләр патшасы(роза)
4.Җәрәхәткә яба торган яфрак(бака яфрагы)
5.Буратино нәрсәдән эшләнгән?(агачтан)
6.Сабаклары –энәле , җимешләре-файдалы.(гөлҗимеш)
7.Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар?(юкә)
8.Нинди үсемлек безне чага?(кычыткан)
9.Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.(яфрак)
10.Агачның җир астындагы өлеше(тамыр)
“Викторина”
1.Алтын таракның төшеп калган урыны.(басма)
2.Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?
3.Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(ике)
4.Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?(7 )
5.Г.Тукайның “Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт.(“Кызыклы шәкерт”)
6.Мәкальне дәвам ит: “Калган эшкә ...(кар ява)
7.Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр?(Сак-Сок)
8.Кызыл Калфакка әбисенә барганда кем очраган?(бүре)
9. Мәкальне дәвам ит: “Кем эшләми,..(ашамый)
10. “Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”
Бу өзек кайсы шигырьдән?(“Су анасы”, Г.Тукай)
“Форма.Юнәлеш”
1.Киресен әйт: алга-...(артка), уңга-...(сулга)
2.Сәгатьнең циферблатында 3 цифры каршында нинди цифра тора?(9)
3.1атнада ничә көн(7)
4.Нинди фигураның башы да,ахыры да юк?(түгәрәк)
5.Ярымтүгәрәк нәрсәгә охшаган?((айга)
6.Дүртпочмак ясау өчен ничә өчпочмак кирәк?(2)
7.Квадрат турыпочмаклыктан нәрсә белән аерыла?(квадратның бөтен ягы да бертигез)
8. Квадрат овалдан нәрсә белән аерыла?(овал почмаксыз)
9.Овал түгәрәктән нәрсә белән аерыла?(овал озынча)
10.Квадратны ике кисәккә бүлү өчен ничә сызык сызарга кирәк?(1)
Музыкаль пауза.
Бәйгенең икенче өлешен башлыйбыз.Шул ук тәртиптә сорауларга җавап бирәбез.Жюри урыннарны билгели.Җиңүчеләр хәзер бер-берсе белән ярышалар.Монда ике категория.
Әкиятләр.(Кемнең очкосы күбрәк, шул кеше сайлый.)
Викторина.
Дус булыйк. (Сүзләр төзергә кирәк: кул, ык, бул, ук, сул, суык, кыл, улы...)
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Менә шуның белән безнең бәйге тәмам.Безнең сыйныфның иң зирәк укучысы-... .Ә калган укучыларга “Иң зирәк”укучыдан калышмаска,күбрәк китап укырга ,тырышырга кирәк.
“Туган як”
1.Татарстан Республикасының башкаласы.
2.Россиянең башкаласы.
3.Туган авылыңның, шәһәреңнең исеме ничек?
4.Татарстан Республикасының гербында нинди җәнлек сурәтләргән?
5.Минтимер Шәймиев-кем ул?
6.30нчы август көнен кешеләр нигә бәйрәм итәләр?
7.9нчы май көне нинди бәйрәм ул?
8.Кем ул Габдулла Тукай?
9.Син яшәгән район,шәһәр?
10.Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме ничек?
“Мәктәп”
1.Елның кайсы вакытында һәм нинди айда мәктәпләрдә укулар башлана?
2.Класстагы өстәлләр?
3.Укытучы дәресне аңлатканда кая яза?
4.Укучылар уку кирәк-яракларын нәрсәгә салып йөрткәннәр?
5.Нинди дәрестә рәхәтләнеп сикереп, йөгереп, туп белән уйнап була?
6.Ниндт дәрестә рәхәтләнеп җырлап була?
7.Дәресләр арасындагы ял вакыты?
8.Дәрескә чакыру сигналы?
9.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?
10.Укучылар нинди билгене яраталар?
“Әкиятләр”
1.Әкиятләр гадәттә ничек башлана?
2.Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
3.Чуар тавыкныә әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.
4.Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
5.Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?
6.Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.
7.Бүре ничек итеп койрыксыз калган?
8.Сыерчыкның мактанчык күршесе?
9.Боздан салынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганымы?
10.Эт белән Тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы?
“Кошлар”
1.Кошларны башка хайваннардан ничек итеп аерып була?
2.Кызыл түшле кош?
3.Нинди кошлар хат ташучы була алалар?
4.Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә?
5.Көз көне җылы якларга китеп, яз кире якларга кайткан кошлар ничек дип атала?
6.Нинди кош көндез йоклый,төнлә оча,кешеләрне куркыта?
7.Нинди кошлар үзләренең әнкәйләрен белмиләр?
8.Чыпчык үзен “мин кош”дип әйтә аламы?
9.Сыерчык телен тешли аламы?
10.Ак сыртлы кош?
“Төрлесеннән”
1.Хатны нәрсәгә салалар?
2.Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.
3.Өстәл өстендәге яктырткыч.
4.Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер.
5.Кер юу өчен кулланыла торган әйбер.
6.Походка барганда кирәк – яраклар сала торган сумка.
7.Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын.
8.Карандашны нәрсә белән очлыйлар?
9.Такталарны нәрсә белән кисәләр?
10.Җирне нәрсә белән казыйлар?
“Сан.Зурлык.”
1.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
2.Атнада ничә ял көне?
3.Ничә предмет бер пар була?
4.Кешедәге парлы әгъзаларны сана?
5.Алты саны барлыкка килсен өчен 2гә ничәне кушарга кирәк?
6.5 саны килеп чыксын өчен нинди саннарны кушарга кирәк?
7.Берурынлы саннарны әйт
8.Сумма тапканда нинди гамәл башкарабыз?
9.Аерма тапканда нинди гамәл?
10.Өчпочмакның ничә почмагы бар?
“Нәрсә?Кайда?Кайчан?”
1.Әгәр дә кар җылы бүлмәдә торса,нишли?
2.Кадакны тактага кагып кертеп буламы?
3.Ни өчен пластилиннан әвәләп була,ә таштан юк?
4.Ни өчен кош оча,ә эт оча алмый?
5.Елда ничә ай?
6.Кайсы ай календарьда юк?
7.Мәктәптә китаплар күп урын.
8.Сезнең сыйныфта ничә укучы?
9.Бик тәмле һәм салкын ашамлык?
10.Безнең сәгать сигездә нәрсә башлана?
“Гаилә”
1.Әниеңнең әнисенә ничек дәшәсең?
2. Әниеңнең әтисе кем була?
3. Әниеңнең улының(кызының) исеме ничек?
4.Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?
5.Тиз генә 7 татар малае исемнәрен әйт.
6.”А”хәрефеннән башланган 7 татар кызлары исемен әйт.
7.Мәкальне дәвам ит: “Дөньяда иң йомшак нәрсә – ...
8.Гаиләгездә ничә кеше бар?
9.8Март нинди бәйрәм?
10.Әбиеңнең исемен әйт.
“Хайваннар”
1.Хайваннар патшасы.
2.Буй-буйлы майка кигән ат.
3.Сумкалы сикергәк.
4.Балны бик яратса да,умарта асрамый.
5.Иң кире хайван
6.Җәен соры,кышын ак, аңа шулай яхшырак.
7.Иң хәйләкәр җәнлек.
8.Дүрт хәрефле хайван.
9.Нәрсәнең мөгезе борынында?
10.Урман санитарын әйт.
“Үсемлекләр”
1.Яңа ел агачы.
2.Кипкән виноград
3.Чәчәкләр патшасы
4.Җәрәхәткә яба торган яфрак
5.Буратино нәрсәдән эшләнгән?
6.Сабаклары –энәле , җимешләре-файдалы.
7.Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар?
8.Нинди үсемлек безне чага?
9.Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше
10.Агачның җир астындагы өлеше
“Викторина”
1.Алтын таракның төшеп калган урыны.
2.Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?
3.Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
4.Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
5.Г.Тукайның “Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт
6.Мәкальне дәвам ит: “Калган эшкә ...
7.Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр?
8.Кызыл Калфакка әбисенә барганда кем очраган?
9. Мәкальне дәвам ит: “Кем эшләми,шул ...
10. “Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”
Бу өзек кайсы шигырьдән?
“Форма.Юнәлеш”
1.Киресен әйт: алга-..., уңга-...
2.Сәгатьнең циферблатында 3 цифры каршында нинди цифра тора?
3.1атнада ничә көн
4.Нинди фигураның башы да,ахыры да юк?
5.Ярымтүгәрәк нәрсәгә охшаган?
6.Дүртпочмак ясау өчен ничә өчпочмак кирәк?
7.Квадрат турыпочмаклыктан нәрсә белән аерыла?
8. Квадрат овалдан нәрсә белән аерыла?
9.Овал түгәрәктән нәрсә белән аерыла?
10.Квадратны ике кисәккә бүлү өчен ничә сызык сызарга кирәк?