СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Информатикадан бирем: табышмакларның җавапларын табып, Paint программасында рәсемнәрен ясарга.

Категория: Информатика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Информатика фәненнән Point программасы өчен бирем.

Просмотр содержимого документа
«Информатикадан бирем: табышмакларның җавапларын табып, Paint программасында рәсемнәрен ясарга.»

Бирем. Табышмакның җавапларын табып, Paint програм-

масында рәсемен ясыйлар.


  1. Авызы юк, борыны юк

    Бик бар аның өч күзе.

    Урамдагы хәрәкәтне

    Көйләп торадыр үзе.


    1. Бу машина трамвай түгел,

      Түгел бу автобус та,

      Көпчәкләре булса да,

      Бензин кирәкми аңа.

    2. Сайрамый, оя да кормый,

      Кешеләр һәм йөк ташый.

      Кем миңа әйтер икән,

      Ә бу нинди кош икән?

    3. Уф- уф сулар,

      Уфтанса да алып китәр,

      Барыр җиренә җитәр.

    4. Ике көпчәкле арба,

      Утсыз да алга чаба.

    5. Нинди гаҗәп бер өй бу?

      Һәр ягы тәрәзәле,

      Аяклары резина,

      Бар ашаганы бензин.


      1. Килә бер батыр атлап,

        Аягы баса лап- лап.

        Урманда йөри,

        Умартадан бал көри.


      1. Яз күңелләндерә,

        Җәй ышыклый,

        Көз ашата,

        Кыш җылыта.

        Ул нәрсә?


        1. Туксан тугыз күзле ул,

          Көн дә сыйлый безне ул.

          Үзе сары чикмәнле,

          Сые исә бик тәмле.

10)Зыр-зыр итеп әйләнде дә

Сыртындагы калагы,

Кинәт күккә күтәрелде

Тимер энә карагы.


11)Елгыр да соң, җитез дә соң!

Лента күк бөтерелә.

Аяксыз да шәп элдерә.

Нәрсә соң ул, кем белә?


12)Җиләкләр пешкән вакыт.

            Әлсерәүдән су буена

            Йөзәргә төшкән вакыт.


13)Җәеп тотсаң- табактай,

Җыеп тотсаң- таяктай.


14)Күп булса да энәсе,

Юк берни дә тегәсе.


15)Кояш түгел- яктырта,

Өйгә нурлар тарата.


16)Лап- лап атлап йөри белә,

Кеше кебек сөйли белә,

Кушкан эшне эшли белә...

Аның телен яхшы белә

Тик укыган кеше генә.


17)Сары төсе бал кебек,

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.


18)Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты- каты типкәләп.

Җан- фәрманга йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп.


19)Шартлавы бар, өрсәң артык.

Ак болыттай оча биек,

Рәхәтләнеп уйныйм чөеп.


20)Чит- читләп менәр,

Чит-читләп төшәр,

Мәңге яшел тун кияр.


21)Көндез- хөрмәттә,

Кич- хезмәттә.


22)Елына ул бер килә,

Өйгә кергәч, үзеннән

Тәмле хуш ис бөркелә.

Җаваплар:”Табышмакның җавапларын табып, Pain программасында

рәсем ясыйлар”


1) светофор 2) троллейбус 3)самолет 4) поезд 5) велосипед 6)автобус 7) аю 8) агач 9) бәрәңге

10 )вертолет 11)елан 12) җәй 13) зонтик 14) керпе 15) лампочка 16) робот 17) ромашка 18) туп

19) шар 20) ылыс 21) юрган 22) яңа ел чыршысы