СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Интернетның файдасы һәм зыяны.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Доклад  на семинаре завучов по теме "Интернет-зависимость обучающихся"

Просмотр содержимого документа
«Интернетның файдасы һәм зыяны.»

Тема: Интернетның укучыларга файдасы һәм зыяны.


Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар. Педагог буларак та, әти- әни буларак та мине, бүгенге көндә балалар тормышына тирәнтен үтеп кергән интернетның проблемага әйләнүе борчый.


Сезнең алда бүгенге чыгышымның темасы: “Интернетның укучыларга файдасы һәм зыяны”.



Сораштыру һәм күзәтүләр нәтиҗәсе буенча Россиядә 2000 нче елда:

  • 20% кеше интернетның ни икәнен дә белми;

  • 37,3% кеше интернет турында ишетеп белә, ләкин аңа билгеләмә бирә алмый;

  • 3,6% кеше интернеттан даими файдалана.


2016 нчы елда:

  • атнага 1 тапкыр 60 млн кеше;

  • атнага 2 тапкыр 40 млн кеше;

  • атнага 3-5 тапкыр 25 млн кеше;

  • даими рәвештә 10-12 млн кеше интернеттан файдалана.


Һәрнәрсәнең файдалы һәм зыянлы ягы булган кебек, интернетның да файдасы һәм зыяны бар.


Файдалы якларын санап китсәк, өстәмә белем алырга ярдәм итә, утырган җирдән генә интернеттан кирәкле мәгълүматны тиз эзләп табарга мөмкин, интернет аша туганнар, дуслар белән аралашабыз, объектның кайда урнашуын, анда ничек барасын тиз эзләп табарга мөмкин, документация эшен компьютерда башкарабыз, түләүләр интернет аша башкарыла. Чамасын белеп кулланганда интернетның ярдәме зур.


Көн белән төнне бутап компьютер каршысында утыру- реаль тормыш белән виртуаль тормыш арасында бер адым.


Мин,проект эшләү максатыннан, 2015 нче елның ноябрь аенда Олы Әтнә урта мәктәбендә 2 нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр 187 укучы арасында аноним рәвештә тест уздырдым. Тестта 20 сорау булды.


Билгеләнгән вакыттан артык онлайнда утырганыгыз бармы?” дигән сорауга 49 укучы (26%) “беркайчанда артык утырмыйм”; 138 укучы (78,3%) “һәрвакыт артык утырам” дигән җавапны бирде.



Тере аралашуга караганда компьютер аша сөйләшүгә өстенлек бирәсезме?” дигән сорауга 5 нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр 97 укучыдан 67 укучы (69%) “беркайчан да өстенлек бирмим”; 58 укучы (59,8%) “һәрвакыт өстенлек бирәм” дигән җавап бирде.


Тест нәтиҗәсендә 22 укучының компьютерга ныклы бәйлелеге билгеле булды: малайлар-11, кызлар-11



Гыйбрәтле мисаллар эзләп ерак китәсе юк.


Әти- әниләр белән булган сөйләшүдән 3 мисал.


Исемнәр әти- әниләрнең соравы буенча үзгәртелде.


Әни кеше:

“Минем улым Марселгә 15 яшь. Ул наркоман кебек компьютерга бәйле. Ул үзе яхшы укый, миңа да һәрчак булыша. Улым төне буе компьютерда утырып, йокламыйча мәктәпкә китә. Берничә тапкыр ачлыктан аңны югалтып егылды, чөнки мин эштә булганда, пешереп калдырган ризыкны ашарга аның “вакыты юк”


Әти кеше:

“Минем кызым Гөлнур төннәр буг компьютерда утыра. Аңа 17 яшь. Ул бик матур кыз. Күзләре начар күрә, миопия белән чирли. Шул компьютер аркасында гына инде...” (Әти кешенең күзләрендә яшь)


Әти кеше:

“Мин кызыма 5 яшь туган көненә ноутбук бүләк иттем. Ул балалар бакчасына йөри иде. Менә 3 ай инде киреләнеп елап бакчага йөрми. Аның аппетиты бозылды, төнне начар йоклый башлады, сүз тыңламас булды...

Мин интернеттан компьютерның организмга зыяны турында укыдым һәм ноутбукны кыздан тартып алдым. Ул бер атна минем белән сөйләшми. Мин ноутбук сатып алып ялгышуымны аңладым. Зур курчак бүләк итәсем калган икән..”.


Түгәрәккә йөрүче укучыларым белән интернетның уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп, “Ничек интернет корбаны булмаска” дигән киңәшләр тупладык.


1 Вакытны дөрес файдалы итеп бүлергә өйрәнергә тырыш.

2 Компьютер янында бирелгән вакыт аралыгында гынам утырырга өйрән.

3 Компьютер өстәле янында дөрес утыр.

4 Интернеттан кирәкле мәгълүматны гына эзлә.

5 Буш вакытны компьютер янында түгел, саф һавада күбрәк уздыр.

6Тере аралашуны социаль челтәргә һәм компьютер уеннарына алыштырма.

7 Шикле виртуаль уеннарга, группаларга кермә.

8 Электрон почтага килгән хатны сак кына ач.

9 Таныш булмаган кешедән килгән хәбәрне игътибарсыз калдыр.

10 Үзең, туганнарын турында тулы мәгълүматны интернетка урнаштырма.

11 Чит кешегә фотографияләрне, телефон номерларын җибәрмә.

12 Интернет сиңа укуда ярдәмче һәм дус булсын.


Проблемаларны кулга-кул тотынып эшләгәндә генә җиңәргә мөмкин. Барыгызга да уңышлар телим. Рәхмәт.