СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Йомгаклау контроль диктантлар

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Йомгаклау контроль диктантлар яздыру. Бу  һәр класста үткәрелә.

Просмотр содержимого документа
«Йомгаклау контроль диктантлар»

Сабый чактан ук

Һәр бала сабый чактан ук яхшы холыклы булып үсәргә тиеш. Пөхтәлек һәм җыйнаклык, эшчәнлек һәм тырышлык кебек яхшы гадәтләрне кече яшьтән үк үзләштерергә кирәк. Мондый күркәм сыйфатларга ия булган кешене һәркем хөрмәтли,якын дус итә .Һәр бала зурларга хөрмәт курсәтсен,кечкенәләргә игътибарлы булсын. Әдәпле бала олылар белән һәрвакыт үзе башлап исәнләшә, хәерле иртә, хәерле кич тели.

Хезмәт кешене тәрбияли, чыныктыра, аңа культура күнекмәләре бирә.Һәркем үзенең хезмәте кергән әйберләрне якын курә.Берәр әйбергә үз көчең никадәр күбрәк керсә, аның кадере дә шулкадәр зуррак булачак. Шуңа күрә һәркем кече яшьтән үк эш яратып , хезмәткә күнегеп үсәргә тиеш.

Көндәлек тормышта ныклы режим булдырырга кирәк. Режим кешене тәртипкә өйрәтә , төгәллеккә гадәтләндерә. Йокыдан билгеле вакытта торырга , билгеле сәгатьләрдә дәрес әзерләргә , уйнарга , ашап-эчәргә , файдалы эш белән шөгыльләнергә кирәк. (126 сүз)