“Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары”
Максат:
Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре – бишек җырлары белән таныштыру;
Бу җырларның эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау;
Әти - әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар: Өй күренеше, сәке, бишек, чүпләмле сөлгеләр, мендәр һәм урын җир, кровать, татар халкының милли ризыклары, самавар һәм башкалар.
ҖЫР : “БӘХЕТ КАЙТТЫ”
Бәхет кайтты, бәхет кайтты.
Мәшәкать һәм шатлык артты.
Ак биләүдә сабый бала,
Бәхетләрен бирсен аңа.
Бәхет кайтты, бәхет кайтты.
Мәшәкать һәм шатлык артты.
Башлана бер яңа гомер,
Ниләр белер, ниләр күрер? (ӘНИ КЕШЕ БАЛА КҮТӘРЕП КЕРӘ).

Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Әлбәттә, куаныч белән бергә, мәшәкатьләр дә өстәлә. Бәбине гел карап, тәрбияләп үстерәсе була. Ул борчыла да, елап та ала. Менә шул чакта әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар. Бүгенге кичәбез “Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары “ дип атала.
Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез.

ҖЫР : “ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕ”
Биләүсәдә ята сабый бала,
Кулларыма аны мин алам.
Күз тидермә, ярабби бер алмам,
Тәүфиклы булып үс син балам.
Кушымта: 2 тапкыр.
Ак дөньяны сиңа бүләк иттем,
Ак биләүгә сине биләдем.
Ак биләүгә сине биләдем дә,
Ак бәхетләр генә теләдем.
Үсеп буйга җитәрсең бу көн
Тик онытма шуны иң элек.
Кайда, нишләп кенә, нишләп кенә йөрсәң дә
Күңелеңдә булсын игелек.
Кушымта: шул ук 1 тапкыр.
(Бәгърем, газиз балам минем, тәүфиклы бул, сәламәт бул, бәхетле бул!!!).
Башка тәрбиячеләр кереп китә.
Әни кеше җырлый- җырлый бәби йоклата.
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам, багалмам, үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп
Сандугачкаем дәшәрсеңме син?
(Ак әби чыга һәм йон өрләргә барып утыра)
БАЛА белән КЫЗ чыга. (БАЛА – Рүзинә, КЫЗ – Элина)
Кыз: ә-ә-ә-ә, йокла инде, йокла, и-и-и-и, елама инде , елама.
-Апай
Элина: әү
Кыз: Курчагым елый да елый, йоклатып булмый да булмый
Элина : Сеңлем курчакны иү элек иркәләргә, яратырга кирәк
Кызым, кызым, кыз кеше
Кызыма килер йөз кеше
Йөз кешенең арасыннан
Сайлап алыр бер кеше
Ә-Ә-Ә – итә
Кызым йокыга китә
Кызым йокыга китә
Бәлли – бәлли бәү итш
Ә хәзер без аны бишек җыры җырлап йоклатырбыз, сеңлем син курчагыңны тирбәтеп утыр.
(ЭЛИНА БИШЕК ҖЫРЫ ҖЫРЛЫЙ, Рүзинә курчак тирбәтә)
(АК Әби янына барып утыралар, Кыз да йоклап китә).
Ак әби оек бәйләп утыра.

Алып баручы: Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин. Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр . Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар. Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне әнисенең караваты янына асып куялар. Ә менә бишекләрне бүген очратып буламы соң?
Бишекләр инде өйләрдә юк диярлек, аларны заманча бишек –коляскалар алыштырды.
Сезнең чыбылдык сүзен ишеткәнегез бармы? Чыбылдык ни өчен кирәк булган икән соң? Бишекне чыбылдык белән ябып куйгач, нәни бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән: һава да җылы, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Бәби рәхәтләнеп йоклый. Безнең бәбиебез дә тынычлап йокласын.
(Ишек шакыйлар, кунаклар керә.)
Кунаклар: Исәнмесез, саумысез! Ак әби, без бәби карарга кидек.
Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, бәби карау – изге эш.
Алгы яктан ӘНИ кеше чыга:
Исәнбез, саубыз
Күптән көткән кунак сез,
Күршеләрне көтә- көтә
Балам да уянып килә (БАЛА елаган тавыш)
Кунаклар:
Сөбханалла, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен
Хай, бу бала бал кебек
Сыгылып торган тал кебек
Авыз – борыны уймактай
Өсте утырган каймактай
Ак әби : Күз тидерә күрмәгез, күз тидерә күрмәгез, кая әле корым сөртеп куйыйм эле.
Кунаклар: Үчтеки - үчтеки
Үсмәгәнгә кечтеки
Үсә-үсә зур булыр
Бигрәк матур кыз булыр
Кызым, кызым, кыз кеше
Кызыма килер йөз кеше
Йөз кешенең арасыннан
Сайлап алыр бер кеше
Үчти-үчти, үчтеки,
Үсеп китте кечтеки.

Ак әби: Җитте, җитте , киленемне ялыктырып куюыгыз бар, йоклат кызым балаңны, йоклат ( Әни баланы бишеккә сала тирбәтә)
Кунаклар :
Әлли – бәлли итәргә
Тал бишеге бар
Җырлый – җырлый тирбәтергә
Үз әнкәсе бар аның
Әнкәсе дә гөл кебек
Килеп киткән кешеләргә
Кош кадәр дә юк кебек
Әни : ТССС (бала йоклап китә)
Кунаклар: Гөлсәрия апа апа, кызыгызга кем исеме куштыгыз сон?
Әни: Айсылу дип куштык. Ай кебек сылу, матур булсын дидем.
Кунаклар: Бик матур исем кушкансыз. Һәр ата-ана үзенең баласына матур һәм мәгънәле исемнәр кушарга тырыша.
2 кунак: Әйе, Айсылу, әтиле-әниле алтын канатлы булсын.
3кунак: Озын гомерле , бәхетле, тәүфыйклы булсын.
4 кунак: Яман күзләр сиңа тимәсен
Намуслы бул, тырыш, гади бул.
Туры куллы, күндәм, сабыр бул
Сабыр булу үзе бәхет ул.
5 кунак: Текер-текер йөресен,
Әткә-әнкәсен сөйсен.
Күп кешеләр үзен сөйсен,
Күзләр генә тимәсен.
(Буләкләр тапшырылып бетә.)
Ак әби: Рәхмәт, кызлар, теләкләрегез, бүләкләрегез өчен.
(Кунаклар барып утыра.)
Ак әби: Менә бала да йоклап китте. Балага бишек җыры җырласаң, бала изрәп йокыга китә.

Алып баручы: (сәхнә артыннан). Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләлре белән очраша.
Ак әби: Элек балаларны бишектә генә түгел, ә мендәргә салып та йоклата идек.
(Сюжет: Ак әби мендәрдә бала йоклата.)
Җыр: Әлли-бәлли, былбылым
Г. Афзал шигыре. Р. Әхъярова көе.
Җилләр дә тынган инде,
Күлләрдә томан инде,
Син дә йокла, күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!
Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына,
Син дә йокла, йолдызым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!
Бал - шикәрдән тәмлесең,
Күр төшеңнең тәмлесен,
Ак көмештәй ай нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!
Алсу нурлар йөгерсен,
Җилбер-җилбер җил өрсен,
Уятырмын: «Тор, кызым!»
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!
Алып баручы: Менә шулай, балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары – бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул. Дөнья белән, табигать белән танышу туган тел аша, Тукай шигырьләре аша, бишек җырларыннан башлана.
Тән биргән дә ана,
Сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана,
Көй биргән дә ана.
Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әнилә, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.
Җыр.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син! ( Г.Тукай)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары”

КАТНАШТЫЛАР: Әни – Исламова Алсу Гомәр кызы
Акъәби – Галимҗанова Кәримә Шәфигулла кызы.
Кунаклар: Валиуллина Алия Әдхәм кызы, Мифтахова Алсу Әдхәм кызы, Асылгарәева Альбина Әлфрид кызы, Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы, Сафиуллина Лилия Альберт кызы.
Алып баручы: Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы
Кыз балалар: Валиуллина Элина Илнар кызы, Мифтахова Рүзинә Руслан кызы,Баянчы: Калимуллина Илүсә Илдүс кызы.
2017 – 2018 нче уку елы