Йөрәктән – йөрәккә.
(Әниләр көненә багышлангланган бәйрәм концерты)
1 Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә багышланган “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган бәйрәм тапшыруын башлыйбыз.
2.Алып баручы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
1. Алып баручы.
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
2 Алып баручы. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
1 Алып баручы.
Ә хәзер безгә килеп ирешкән хатны укып үтик әле.
(__5_____ сыйныф хаты укыла)
_Кәрим башкаруында җыр “Әниемнең кочагы”___________
2. Алып баручы.
“Әни, ” – диеп телем ачылган,
“Балам, ” – диеп кулга алгансың.
Туган яктан чыгып китсәң дә
Онытмый шул ана баласын.
Әнкәйләргә булган мәхәббәт,
Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.
Рәнҗетмәгез бер үк, балалар,
Әнкәйләрнең нечкә күңелен.
Хәзер алдагы хатыбызны укып үтәбез
(___9____ сыйныф хаты укыла)
__Һинд кызлары биюе___________________
1 Алып баручы
Кайберәүләр: «Кояш – бер генә!» – ди.
Мин килешмим – икәү ул минем
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе – өйдә әнием.
Бер кояшым бирә тормыш уты,
Икенчесе – йөрәк җылысын.
Бөтен гомерем үтсен шулар белән
Шул бәхетемнең иң-иң олысы.
Бу юллар белән барыбыз да килешәдер. Рөхсәт итегез чираттагы хатыбызны укып үтәргә.
(_____1 һәм 2__ сыйныф хаты укыла)
_______________________________
2 Алып баручы
Әкрен генә карлар ява.
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Иң сөйкемле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз
Кунагыбыз Илалова Индира апа башкарачак җырын җир йөзендәге барлык әниләргә багышлый. Рәхим итегез, сәхнәбез түренә _____________
1 Алып баручы
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Ә хәзер безгә килеп ирешкән чираттагы хатны укып үтик әле.
(__3 һәм 4_____ сыйныф хаты укыла)
_Әнвәр башкаруында “Иң якын кешем” җыры,
Сәхнәгә Миләүшәне чакырабыз .Җыр “Гөлләрем-гөлкәйләрем”
Әзерлек төркеме балаларына сүз бирәбез
__________________________________________________________
2 Алып баручы.
Газиз Әнкәйләр!
Иң сөйкемле сүзлөр-сезнеке!
Йомшак, жылы куллар-сезнеке!
Иң-иң татлы сүзләр- сезнеке!
Жан изрәткеч жырлар- сезнеке!
Сезсез донья күрмәс идек,
Сезсез берни белмәс идек,
Сезсез берни кылмас идек,
Сезсез кеше булмас идек!
Бәйрәм белән котлап, үзенең җырын бүләк итә Мухаметшина Раилә. Рәхим итегез!__________________________________
1 Алып баручы.
Әни сүзе – иң бөек сүз!
Юк аңа һичбер алмаш!
Иң- иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас!
Әниләргә Алла ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Кадерле әниләребез, котлауларны дәвам итәбез. Хәзер алдагы хатыбызны укып үтәбез (___6____ сыйныф хаты укыла)
___Илүзә башкаруында _җыр “Әнием”__
2 Алып баручы.
Тапшыруыбызны дәвам итәбез.
Шәүкәт Галиевның “Җирдә миңа ни кирәк?” дигән шигырен укып китәсе килә
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге имин Җир кирәк!
Бу юллар белән килешми мөмкин түгел. Рөхсәт итегез чираттагы хатыбызны укып үтәргә.
(___8____ сыйныф хаты укыла)
___8 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр “Кояш гомере”____
1 Алып баручы
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
Ә хәзер сәхнәбезгә Мазитова Иринаны чакырабыз. Рәхим итегез! _______________
2 Алып баручы
Роберт Миңнуллин “Әни кирәк”
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
Ә хәзер безгә килеп ирешкән хатны укып үтик әле.
(__11_____ сыйныф хаты укыла)
__Миләүшә башкаруында җыр “Добрая мама”________________
1Алып баручы
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң , бел – һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем» дип күргән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенуләрем кимрәк булсын дисән, алар исән чакта карашларына куләгә төшермә, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер».
2 Алып баручы
Ана булу – изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса – кичерә,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.
Сезне бәйрәм белән котлап җырлый Галяветдинова Минзәлия. Рәхим итегез.
_______________
- Гомер биргәнегез өчен,
- Кадерләп үстергәнегез өчен,
- Назлы карашларыгыз өчен,
- Пешергән ашларыгыз өчен,
- Йөрәк җылыларыгыз өчен,
- Шәфкатьле кулларыгыз өчен,
- Барсы, барсы, барсы өчен
- Рәхмәт сезгә, әниләр,
-Котлы булсын бәйрәмнәр,
-Рәхмәт сезгә, барсы өчен!
Котлап бүген барчагызны
Әниләр көне белән,
Бәйрәмне без тәмамлыйбыз
Иң матур бер җыр белән!
Безнең гомер зур бәхет ул,
Кадерләрен белегез.
Чын күңелдән теләкләрне,
Бездән кабул итегез.
Бәхеттә, шатлыкта,
Исәнлектә, саулыкта,
Үтсен гомер юлларбыз,
Тазалыкта, байлыкта.
Салкыннарда тик сулмасын,
Үстергән гөлләргез.
Таң нурыдай аяз булсын,
Киләсе көннәрегез.
Бәхеттә, шатлыкта,
Исәнлектә, саулыкта,
Үтсен гомер юлларбыз,
Тазалыкта, байлыкта.
Тормыш нурлы, тормыш матур,
Якты булсын күңелләр.
Җырларбыз да, биербез дә,
Озын булсын гомерләр.
Бәхеттә, шатлыкта,
Исәнлектә, саулыкта,
Үтсен гомер юлларбыз,
Тазалыкта, байлыкта.