СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ю.И.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе. (5нче сыйныф)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

План урока для 5 класса . Ермолаевның "Ике пирожный хикәясе"

Просмотр содержимого документа
«Ю.И.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе. (5нче сыйныф)»

Дәрес планы. Егорова Р.М. Кама Аланы 2нче урта мәктәбе.

Тема: Ю.И.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе. (5нче сыйныф)

Максатлар:

Ермолаевның “Ике пирожный” әсәре белән танышу, балаларның татарча үз фикерләрен әйтә белүе, геройларга характеристика бирергә өйрәнү.

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру.

Дәрес барышы:

I Мотивлаштыру-ориентлашу.

  1. а)Психологик уңай халәт тудыру;

ә)белемнәрне тигезләү.

2. Өй эшен тикшерү.

Үзбәя.

II.УМ кую.

Бүлек темасы нинди? Искә төшерик. Мин - өйдә булышчы.

Бүген әнигә булыштыгызмы? Кем булышты?

 Мин өйдә булышчымы? 

61 нче битне ачыгыз. Ермолаевның нинди әсәре китерелгән?

 Әсәр нәрсә турында? Кем белә?

Көтелгән җавап: Минемчә, әсәр      ...       турында.

Минем фикеремчә, хикәядә       ...     турында сүз бара.

Минем уйлавымча, әсәр      ...       турында.

III. УМ чишү.

Текст өстендә эш.


Беренче пунктта нәрсә була? (Тексттан кирәкле өлешен уку).

Икенче? Өченче? Дүртенче? Бишенче?

ПЛАН:

Әниләре кызларын ярдәмгә чакыра.

Оля булышырга уйлады.

Наташа “Африкада”.

“Кремлы пирожный бозылыр, дип уйладык,”- диде Оля.

“Ә синең иренеңдә нәрсә ул?”- дип сорады Наташа.

Группаларга берләшегез. Сезнең алда битләр.

Бәя бирәбез

1 нче рәсемдә кем ясалган? (Оля ясалган рәсем)

2 нче рәсемдә кем ясалган? (Наташа ясалган)

Уртада язылган кызга характеристика бирегез.  Һәр укучы берәр сүз яза.

Эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш, әнигә булыша, рәсем ясый, китап укый, савыт-саба юа, Африкада сәяхәт итә, уңган, акыллы, тәрбияле, әнигә булышмый.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Риза-риза түгел (билетлар)

1.Наташа китап укый.

Оля китап укый.

2.Әниләре кызлардан ярдәм сорады.

Әниләре малайлардан ярдәм сорады.

3. Наташа ике пирожный ашады.

Оля ике пирожный ашады.

4.Наташа савыт-саба юа.

Оля савыт-саба юа.

Язма эш

Кызлар нинди?

Оля     ...    , чөнки    ...        .

Наташа     ...     , чөнки      ...       .

V. Рефлексия.

Кем әнигә булышты? Оля. Әти-әниләргә булышырга кирәк. Ярдәм итегез!

Кем эшләми, шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Ни өчен әсәр “грустная история” дип атала?

Максатка ирештекме? Нәрсә белдек?

VI. Өй эше

1.Наташага киңәшләрегезне языгыз.

2.Эш турында мәкальләр табып килергә.

3.Өйдә әти-әниләрегезгә ничек булышасыз? 6-7 җөмлә язып килегез.

Билге кую (балалар дәрестәге эшчәнлекләренә үзләре бәя бирәләр)