СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Ата-аналарга эшчәнлекне күрсәтү.

Просмотр содержимого документа
«"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник"»

Алып баручы:

Исәнмесез дусларым!

Бүген бик күңелле көн.

Тапкырлар һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.


Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Бәйрәмебез кунагы

Дәртле күңелле уен

Күптәннән безне көткән.

(Музыка тавышы, этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!

Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.

Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.

Әби: Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең, өйрәнеп кайтырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).Светофор саубуллашып чыгып китә.

Бәйрәмебезне башлау өчен сүзне балаларга бирик. (Балалар керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап җырга басалар).

ҖЫР: “СВЕТОФОР УТЛАРЫ”

(балалар шигырь сөйлиләр)

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән. (Г.Ислам)


Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк.

Моны-белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк! (Ф.Ильяс)


Юл чатында дуслаштым, мин

Горур светофор белән

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм. (Г.Ильяс)


Иң кырыйсы-мин-Кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма! (Рузинә)


Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син. (Булат)


Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең,

Имгәнүләр күрмәссең. (Ралинә)


Кызыл, сары ут янганда

Ярамый, ди, чыгарга.

Янган чакта яшеле

Кирәк икән чыгарга. (Лиана)


Переходя дорогу, не торопись,

Сначала слева, потом справа осмотрись.

Кто правила дорожные соблюдает,

Тот до ста лет доживает. (Амир)


Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә. (Зәринә)


Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшләрне тыңла:

-Көт!Күрерсең, Сары янар

Өч төснең уртасында. (Данил)


Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,

Җаваплар дөрес булсын. (Әнвәр)


Артыннан ук мин – Яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен, каршылыклар юк,

Курыкмый, алга атла! (Эмиль)


Светофор сказал нам строго:

– Осторожно, здесь дорога!

Не играйте, не шалите,

Просто стойте и смотрите! (Раниль)


Движеньем полон город:
Бегут машины в ряд,

Цветные светофоры
И день, и ночь горят. (Дарина)

Алып баручы: Әйе, дуслар, бүген бездә КВН- бик гаҗәеп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы: “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Җылы,матур ял көннәрендә безнең  урамда йөгерәсе, төрле уеннар уйныйсы, велосипедта йөрисе килә. Ә шул чакта юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк. Уен-ярышта 3 команда катнашачак. Командаларга бүленү өчен һәр бала тартмадан түгәрәкләр ала. (тартмада кызыл, сары, яшел түгәрәкләр салына). Кызыл түгәрәк алучылар “Кызыллар” командасы, сары түгәрәк алучылар “Сарылар” командасы, яшел түгәрәк алучылар “Яшелләр” командасы дип аталачак. (Балалар үз урыннарын алалар).

1 нче конкурс “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

  1. Очмый, жуылдамый да,

Улу рам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Машина)

  1. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.

Йөгереп Убырлы керә кулында сумка, себеркесе белән балаларны куркытып ала..

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?

Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы. Юк, белмим.

Алып баручы: Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

2 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя һәм аңлата)

Убырлы. Ай, балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

3 нче конкурс. “Шоферлар”

Кеглялар арасыннан руль тотып йөгерәләр.

Җырлы-биюле уен: “Едим-едим”

Убырлы: Ай-яй, оста шоферлар икән үзегез. Балалар, ә миңа китергә вакыт, киләсе очрашуларга кадәр.


4 нче конкурс “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү) 

1нче бирем. “Яшел” төсле командага .

Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.

Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?

Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.

 2нче бирем. “Сары” төсле командага.

Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.

Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?

Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый.  Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!

 3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.

Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.

Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?

Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.

5 нче конкурс “Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)

Яшел” командага.

Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.

Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.

 “Сары”командага.

Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?

Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

Кызыл” командага.

Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?

Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.

6 нчы конкурс “Могҗизалар кыры” (3 командадан берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган төснең конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр).

Алып баручы: Шуның белән безнең бүгенге бәйгебез тәмам. Жюри әгъзалары киңәшкән арада, балалар җыр тәкъдим итәләр.

ҖЫР: “СВЕТОФОР”.

(ЖЮРИ СҮЗ ӘЙТӘ. ФЛЕШМОБ БИИЛӘР)








Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе




Тема: “Юл билгеләре”

(зурлар катнаш төркемендә үткәрелгән ачык белем бирү эшчәнлеге, уен-КВН)


Тәрбиячеләр: Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы

Мифтахова Алсу Әдхәм кызы

Музыка җитәкчесе: Гыйлметдинова Алина Азат кызы




2017 – 2018 нче уку елы