СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Юл кагыйдәләре - безнең дусларыбыз" темасына белем бирү эшчәнлеге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне ныгыту һәм камилләштерү.

Просмотр содержимого документа
«"Юл кагыйдәләре - безнең дусларыбыз" темасына белем бирү эшчәнлеге»

6-7 яшьлек балалар өчен:

Максат:

Юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне ныгыту һәм камилләштерү

Җиһазлар: юл билгеләре, шакмак, светофор, биремле карточкалар, төсле карандашлар, магнитофон.

Барышы:

Тәрбияче: Бүген безгә бик күп апалар, кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез? (Балаларның җаваплары)

-Әйе,без авылда яшибез. Ә безнең авылыбыз аша зур юл уза. Ул юлларда бик күп машиналар йөри. Алар бик зур тизлектә йөриләр. Әйдәгез әле, бер генә минутка күзләребезне йомып урамдагы тавышны тыңлап карыйк әле. (Магнитофон тасмасын тыңлау)

Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Ул “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Ул җәяүленең юлда дөрес йөрмәгәнен кичерми. Бу закон бик җитди, чөнки ул кешеләрне бәладән сакларга булыша.

-Ә хәзер өстәлләргә карагыз әле. Өстәл эскәтерләре нинди төстә һәм алар нәрсәне хәтерләтә? (Светофорны).

-Әйе, бик дөрес. Хәзер без өч командага бүленәбез, ә командалар төсләр белән аталыр. Кызыл, сары, яшел.

 - Бүген без урамда,йөрүнең төп кагыйдәләрен кабатларбыз. Светофорның ни өчен кирәклеген, юл билгеләрен искә төшерербез. Төрле сорауларга җавап бирербез һәм юлдагы төрле хәлләр турында сөйләшербез. Бу биремнәрне сез үзегез сайлыйсыз. Сезнең өстәлләрдә шакмаклар бар, анда түгәрәкләр ясалган. Капитаннар шакмакны ыргыталар. Ничә түгәрәк туры килсә, шул номерлы биремне үтисез. Һәр дөрес җавапка команда бер очко ала. Кем күбрәк очко җыя, шул команда җиңүче була. (Капитаннар чиратлашып өстәл янына киләләр һәм шакмакны ыргытып, бирем алалар).

1нче бирем. “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү)

Тәрбияче: Һәр команда бирем ала. Сез башта фикер алышыгыз һәм җавап бирегез. Әгәр җавабыгыз дөрес булмаса, башка командалар җавап биреп, үзләренә очко җыя ала.

Яшел” төсле командага .

Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.

Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?

Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.

Сары” төсле командага.

Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.

Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?

Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый.  Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!

Кызыл” төсле командага.

Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.

Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?

Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.

2 нче бирем. “Билгеләрне сайлап ал”

1нче команда - хезмәт күрсәтүне белдерүче, 2нче команда - кисәтүче билгеләрне, 3нче команда - тыючы билгеләрне сайлап алырга тиеш. Кайсы команда дөрес һәм күбрәк билге сайласа, шул команда җиңүче була.

Музыкаль пауза. “Светофор” җыры башкарыла.

3 нче бирем. “Кем җитезрәк?” уены.

Һәр командага машина рәсеме һәм аның аерым-аерым өлешләре бирелә. Кайсы команда шул өлешләрдән машинаны тиз һәм дөрес җыя, шул команда җиңүче дип санала.

4 нче бирем.“Юл билгесе – минем дустым”

Һәр командага сюжетлы рәсемнәр бирелә. Шул рәсемгә караган тиешле юл билгеләрен ясарга һәм буярга.

5 нче бирем. “Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)

Яшел” командага.

Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел, ә юл янына килгәннәр?

Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.

Сары”командага.

Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?

Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, яшел янганын көтеп торырга кирәк.

Кызыл” командага.

Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?

Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.

Тәрбияче: Сез бүген бик тырышып эшләдегез, үзегезнең белемегезне күрсәттегез, барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүегезне күреп без бик канәгатьләнәбез. Юлда һәрвакыт сак булыгыз! Көннәр тыныч, якты һәм имин булсын! Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!