СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Юл әлифбасы - безнең дустыбыз"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эшчәнлекләр җыр, бию, хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп бара. Үткәрелгән чаралар түгәрәк өстәл янында анализлана, килгән тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре буенча үз фикерләре белән уртаклаша.

Просмотр содержимого документа
«"Юл әлифбасы - безнең дустыбыз"»

“Юл әлифбасы – безнең дустыбыз”.

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт төре арта бару сәбәпле, юлда йөрү куркынычрак проблемага китерә бара. Билгеле булганча, юл йөрү һәлакәте көннән-көн арта бара.

Без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” тәрбиячеләре, балаларга бу проблеманы аңлату, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне алдыбызга максат итеп куйдык. Моның өчен бакчабызда предметара үстерелешле мөһит тудырылды: кирәкле атрибутлар белән җиһазландырылган кабинет бар, һәр төркемдә махсус почмаклар урнаштырылды, дидактик уеннар белән баетыла бара. Аларны куллану шөгыльләрне нәтиҗәле һәм уңышлы оештырырга мөмкинлек бирә. Белем бирү эшчәнлеге барышында төрледән-төрле яңалыклар кертергә, еш кына традицион булмаган алымнарга мөрәҗәгать итәбез. Бала уен аркылы тирә-юнь белән таныша, урамда, ишек алдында үз-үзен тоту кагыйдәләрен үзләштерә. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы барлык әйберләрне күрә белергә өйрәнә.

Бакчабызда 8 нче февраль көнне “Юл әлифбасы – безнең дустыбыз” дип исемләнгән куст методик берләшмә утырышы узды. Уртанчылар төркемендә тәрбиячеләр Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы һәм Мифтахова Алсу Әдехәм кызы “Мавыктыргыч сәяхәт” дип исемләнгән квест-уен, ә зурлар катнаш төркеме белән тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы “Юл билгеләре” дип исемләнгән белем бирү эшчәнлеген уен-КВН формасында алып барды.

Уртанчы төркем балалары тәрбияче белән балалар бакчасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар. Балалар “Юл билгесен дөрес җый”, “Сорауга җавап”, “Табышмакның җавабын әйт”, “Юл билгеләре”, “Кызыклы автомульти”, “Нинди транспорт тавышы” кебек биремнәрне үтәп юл билгеләрен ныгыттылар. Сәяхәтне “Мин шофер” җыры белән тәмамладылар.

Зурлар катнаш төркеме 3 командага бүленеп, үзләштергән “Юл билгеләре”н уен-КВН формасында ныгыттылар. “Табышмак әйтәм, җавабын тап”, “Юл билгеләрен җый һәм аңлат”, “Шоферлар”, “Юл математикасы”, “Юлдагы кызыклы хәлләр” дип аталган конкурслар балаларның зирәк, логик фикерләүләрен ныгыту, сөйләм телен баету сыйфатларын үстерү өчен әһәмиятле булды. Әкият геройларына ярдәм итеп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең бик мөһим булуын аңлатылды.

Эшчәнлекләр җыр, бию, хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Үткәрелгән чаралар түгәрәк өстәл янында анализланды. Килгән тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Куст методик берләшмә утырышын тәмамлап, Сафиуллина Алсу Рәшит кызы (Биектау районы юл хәрәкәте куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе) юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында видеороликлар күрсәтте һәм балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар, уеннар, методик ярдәмлекләр тапшырды.

Мәкаләмне Лилия Хамитованың “Сак йөрегез юлларда” җыры сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Сак йөрегез зур юлларда,

Юлыкмый хәвефләргә.

Хәерле юл барчагызга

Киләчәк гомерләрдә.

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!