СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Изге гореф - гадәтләр – милли тәрбия чарасы»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә, анда яшәүче һәр кеше  гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә тиеш .

Просмотр содержимого документа
««Изге гореф - гадәтләр – милли тәрбия чарасы»»















Тема:

Изге гореф - гадәтләр – милли тәрбия чарасы




























2019-2020 нче уку ел


Эчтәлек.

Кереш............................................................................................... 2-3

Беренче бүлек . Милли йолалар-рухи байлык .............................. 3-5

  1. Халкыбыз йолалары- тәрбия чыганагы.

  2. Йолаларыбызны саклыйк!

II бүлек. Календарь йола бәйрәмнәре ...............................................................

2.1. Сөмбелә ...........................................................................................................

2.2. Нәүрүз ............................................................................................................

2.3. Сабантуй ......................................................................................................

Йомгаклау. ....................................................................................... 13

Библиография. .................................................................................. 14

Кушымта.







































Кереш.

1.Теманың актуальлеге.

Җитәмени безнең туган якка:

Җәен-яңгыр,кышын –кар исен

Күкрәгеңә сулап,биек таудан

Ил киңлеген сөеп карыйсың..

Әйе,туган як,туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар.Минем туган авы-лым – Тат.Бүләр дә Мөслим районының иң зур һәм иң матур авылларыннан берседер.Авыл районнан 45 км ераклыкта урнашкан.Искиткеч гүзәл табигате, киң асфальт урамнары, төзек, мәһабәт йортлары, милли үзаңлы, һөнәрле , ты-рыш ,гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкы булуы белән күп яклардан ае-рылып торадыр ул.Мин үзем шундый авылда ,хезмәт сөючән халкым арасын-да яшәвем белән бәхетле. Һәм борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу-авылым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шу-лардан чыгып мин фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолалар- рухи байлык” дип исемләргә булдым.”Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый” диләр бит.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем.Шулай итеп мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена , авылымның милли йолаларыбызга битараф булмый яшәүче мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуын турында яктыртырга тырыштым.

2.Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

Һәр халыкның талантын,матурлыкка мөнәсәбәтен,яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора.Авылымның өлкән буын катлавы өчен гореф-гадәтләребезнең,йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы,милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү,милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр.Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын.Шуңа да йолаларыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп,аны тагын да камилләштереп яшәү шартын максат итеп яшәсәк, үзара аралашу,очрашу-күрешү,милли дуслык, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.Кыскасы,авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.

3.Эшемнең максаты:

- Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;

- Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;

- Авылыбызның күркәм бәйрәмнәрен уздыру турында тирәнтен өйрәнү.

Шушы максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • Халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;

  • Милли йолалар, гореф-гадәтләргә кагылышлы материаллар туплау;

  • Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.

I Бүлек. Милли йолалар - рухи байлык.



1.Халкыбыз йолалары –тәрбия чыганагы.

Һәркемгә дөньяда беренче аваз салган ,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән туган йорты,туган авылы, аның халкы, гореф-гадәтләре якын.Һәр халыкның үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар –шул ха-лыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.Гореф-гадәтләр,йолалар халык тормышының,мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.Алар зәгыйфләнә икән-халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарип-ләнә.Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәләр дә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар,серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә.Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсен-нән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.Бәйрәмнәр алар күп кешеләр катнашып уздырыла торган күмәк күренеш һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлык-ка килә.Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны ки-рәксенгән.Халык бәйрәмнәре,аларга караган күп кенә гореф-гадәт,йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хез-мәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша.Һәр буын ке-шесе анда катнашу тәртибен гадәт,традиция рәвешендә үзенә сеңдерә һәм кайда гына булса да ,бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора.





2.Йолаларыбызны саклыйк!

 Безнең республикада яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши, шуңа күрә безнең Татарстаныбыз бик күп илләргә үрнәк булып тора.

Бүгенге көндә туган телебезне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау- иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бер генә милләт  тә башкалар белән бәйләнешсез яши алмый.  Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татар халкының безнең төбәктә сакланып килә торган йола һәм бәйрәмнәре Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр, гореф – гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгәннәр алар.Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәөданына әверелгән. Әбием әрнеп: “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер – берсе белән аралашмыйлар, очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, - дип әйтеп куя. Әйе, бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм, йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомуман, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар хәтерендә сакланып калган хатирәләрне язып алырга кирәк булды Әгәр дә минем кечкенә генә эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертсә, мин бик бәхетле булыр идем. Нәүрүз Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында сорашкач Разыя әби түбәндәгеләрне сөйләде. “Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр. Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер – дога кылабыз, Аш – сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбәрәкбад. Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән. Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең авылыбызда да бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш. Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар. Нәүрүз бәйрәме турындагы материаллар татарлар яши торган байтак төбәкләрдә табыла тора. Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимебез Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, һәм ул өйрәтеп калдырган нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкаралар. Карга боткасы Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ Карга боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азыктөлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр: Карга әйтә: кар, кар, Туем җитте, барр, барр, Ярма, күкәй алып бар, Сый, маеңны салып бар. Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Олысы – кечесе карга боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар. Ә күрше авылларда, Әсхәт бабаем сөйләве буенча, ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар. “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һәр өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән эчемлекләр алып киләләр. Ботканы поштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”. Мин әбиемнән: “ Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “ Имеш, күрше Түбән Шөн авылында бер мари кешесенеү Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора-бара бу әйләнә-тирә татар авылларында йолага әйләнгән, имеш”. Язгы чәчү Язгы чәчү, сабан эшен башкаручылар дәрәҗәле, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Кырга чыккан көнне үк алар хөрмәтенә сабан боткасы пешерелгән, әбәт чиләге белән әйрән илткәннәр. Бу турыда авылыбызның аксакалы Нәбиулла бабай менә ниләр сөйләде: “Сабанга чыгуның беренче көне – иң әһәмиятле көн булып санала. Чәчүгә чыккан көнне йомырка пешереп өләшә иделәр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: “Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип,йомыркаларны чәчеп җибәрә идек. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашарлар иде.” Яраткан язучым Ш. Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә дә язгы чәчүнең беренче көннәре турында язылган. Аны укыгач, Нәбиулла бабай сйләгәннәре искә төшеп, алар йөргән басуларны күз алдыма китереп утырдым. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә нәрсәләр яза: “Минем әле үз тиребезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул күкәйләр хәтле булып үссен өчен”. Йомырка җыю Ә йомырка җыю күренешен авылыбызның мөхтәрәм Әсгать абзый болай сурәтли: “Без кечкенә чакта авылыбызда йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үтә иде. Бала-чага йорттан-йортка кереп йомырка җыябыз. Икешәр-өчәр букча йомырка җыярлар иде. Аннары урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәтеп, рәхәтләнеп төрле уеннаруйнар идек”. Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сыныган. Һә йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә йомырка биргәннәр. Ә соңгы елларда Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән йомырка җыялар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка бирә, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә бирәләр”. Бу йолаларны тыңлагач, уйга калдым. Чынлап та, бик күңелле булган икән бит?! Нигә хәзер йолалар онытыла соң? Бу йолаларда татар халкының юмартлыгы, кече күңеллелеге, дус, матур итеп яши алуы да күренә бит. Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю да бик күңелле булган. Әбием сөйләгәннәрдән чыгып шуны белдем: өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр дә бүләк җыючылыр йортка кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләгән. “ Бүләгем – көрәшчегә”, “ чабышта җиңүчегә”, “ иң арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт хуҗаларны мактап: “ Сабирә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура, ура, ура!”- дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Бүләкләрне яшьләр җыеп йөргән. Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң матур сөлге колга очында җилфердәгән. Грамун, җыр тавышы яңгырап торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар. Мөҗәлия әбием авылыбызда уздырылган сабантуй бәйрәмен менә ничек тасвирлады: “ Сабан туе табигатьнең бик матур җирендә - авыл читендәге чирәмлектә үткәрелә иде. Бәйге урыны – мәйдан. Мәйдан тирәсенә түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола белгечләре сайлап куела иде. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар катнаша ала. Ярышларны ат чабышы башлап җибәрә торган иде. Атларга 8-12 яшьлек малайларны атландыралар. Ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә, шул елны авылга килен булып төшкән киленнең чиккән сөлгесен бүләк иткәннәр. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага идек. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа җыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп быелуга, ярыш вакытындагы ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлар төгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”. Ә Разыя әби сөйләүләренә караганда, сабантуй бәйрәмнәрендә кичләрен яшьләр уены уздырылган. Ул үзенең яшь чакларында булган кичке уеннарны шулкадәр мавыктыркыч итеп сөйли, минем дә кисәк кенә шул вакытка кайтып, шул кичке уеннарда бергенә тапкыр булса да катнашасым килеп китә: “Менә урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр, артларыннан гармун уйнап яшь егетләр бара, ә алар артыннан шау – гөр килеп бала – чагалар...” Төн урталарына тикле гармун тавышы яңгыраган; егетләр һәм кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Мөхәммәт Гали үзенең бу хакта хикәясендә түбәндәгеләрне яза: “Шул кичне кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына җыелдылар. Киенеп-ясанышып килгән кызлар белән егетләрне һәм аларның уйнауларын карау өчен, шунда иптәш малайлар белән без дә бардык. Гармун көенә җырлаулар, биюләр булды. Безнең шикелле малайларны уртага утыртып, кызлар белән егетләр, читкә китеп, акча чөеп уйнарга керештеләр...” Сорашып йөрүләр барышында күрше Күкшел авылында Сабантуй бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Күкшел авылында яшәүче Сүрия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Кичен авыл яшьләре болынга, ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр - кызлар татар халкының җырлы-биюле уеннарын, "Назалы", "Биш парлы", "Балыкчы", "Капкалы", “Биеп алышлы" "Каешлы" һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән (егетләр сөрән алдыннан мәҗлесләр үткәрәләр, сөрән җырларын өйрәнәләр) кичке уенлыкка киләләр. Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер, ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне атап та бирәләр. Яшь кияү (нинди яшьтә булуына карамастан) урам уртасына алып чыгып чөелә . Егетләр урамда " Алмагачлары" көенә җырлап йөриләр. Алмагачым чәчәк ата Майның 15 ләрендә. Шул алмагач чәчәге күк Минем дус-ишләрем дә. Сусар баласын өйрәтә Суга каршы йөзәргә. Бик күп сабырлыклар кирәк Аерылганда түзәргә. Ә хуҗалыкларга кергәч түбәндәге җырларны җырлыйлар: Атлар иярләдеңме, Тайлар йөгәнләдеңме, Сабантуйлар җитә диеп, Бүләк әзерләдеңме? Өй артыңдагы умартаң Ел да сыен аерсын. Безне шулай хөрмәтләсәң, Ел саен да баерсың. Аю килә такырдан, Тырнакларын батырган. Рәхмәт яусын хуҗаларга, Кунак итеп чакырган! Биек икән тавыгыз, Каршы ява карыгыз. Без килдек тә кунак булдык, Сабантуйга барыгыз. Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын, яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне җилкетә." Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әбибабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбыз борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда искиткеч зиһенле әби-бабаларыбыз сирәк булса да бар әле. Безгә бу әби-бабаларны табып, татар халкының бәйрәмнәрен,йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен белергә,  милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш.

Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр.




II БҮЛЕК. КАЛЕНДАРЬ ЙОЛА БӘЙРӘМНӘРЕ

2.1. Сөмбелә

Сөмбелә бәйрәмен менә берничә ел инде мәктәптә бик күңелле итеп үткәрәбез.Укучылар көзге байлыкны чагылдырган өстәлләр әзерлиләр, аны яклыйлар. Бәйрәмгә балалар янына Сөмбелә, ай, кояш кунакка килә. Алар балалар белән бергәләп бәйрәм итәләр, күңел ачалар.

2.2. Нәүрүз .

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз бәйрәменең исеменә килгәндә, фарсыча «ноу» - яңа, «руз» көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елныкаршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.

Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән ул бәйрәм турында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә мәдәни учреждениеләребез аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады.

Фәнни экспедицияләрдән алынган мәгълүматлар буенча, бу бәйрәмдә яшьләр өйдән өйгә кереп, нәүрүз әйтеп (махсус шигъри әсәрләр сөйләп), бүләк җыеп йөргәннәр. Хуҗаларны яз белән котлаганнар. Бу, өйдән өйгә кереп, сөрән йөрүләрдә төрле кызыклы такмаклар, такмазалар, бәетләр сөйләп күңел ачканнар, хуҗаларның күңелләрен күргәннәр.

Хәзерге көндә Нәүрүз рухи һәм дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора һәм ул ел саен яңа эчтәлек, бизәкләр белән байый. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә әзерлек дип кабул иткәннәр. Мәсәлән, Карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер күренеше. Аны икенче төрле "Дәрә" яки "Зәрә боткасы" дип йөртәләр.

Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалардан соң урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салып йөргәннәр. Бу күренеш "сөрән салу" дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган.Җыелган халык "нәүрүз" җырлаган, бәетләр әйткәннәр. Нәүрүз көнне кеше күңелендәге гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул игелек булып, аның үзенә үк кире кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.

Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Кешеләр, электәге кебек, бу вакытта барлык начар сыйфатларыннан аерылырга тырышсын иде. Бәйрәм вакытында уртак казанда пешерелгән аш белән барысын да сыйлау, бөтен кешенең дә тамашага уртак теләкләр белән килү гадәте үзе генә дә бик зур мәгънәгә ия бит! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!Кыскасы, Нәүрүз бәйрәме татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен-күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә яшәп килә.


2.3. Сабантуй

Татар халкының уеннарын, тамаша сәнгатен, аның табигатькә дөньяга карашын үзендә туплаган һәм, гомумән, әйтергә мөмкиндер, милләтне оештырып, туплап торучы дәрәҗәсенә күтәрелгән бер олы бәйрәм бар. Ул - Сабантуй. «Сабантуй» дигәннән без, язгы чәчүләр беткәч, авыл халкының мәйдан оештырып, шунда Сабантуйга хас уеннар (көрәш, йөгереш, баганага менү һ. б.) уйнап, күңел ачуын күз алдында тотабыз. Әмма бу бәйрәмнең борын-борыннан көнкүрештә үтәп килгән вазифасы ул гына түгел. Аның төп вазифасы - язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү.

Этнограф галим Р. Уразманова татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлар уздыру тәртибен өйрәнеп, аларның системасын ачкан. Аның фикеренчә, татар халкында Сабантуй циклы йолалары дүрт вариантта уздырыла.

Беренче вариант: 1) халыктан җыйган азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату («Карга боткасы», «Зәрә боткасы»); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы - сөрән сугу; 4) танымаслык булып (исәкәй булып) киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (“җәяүле сөрән”); 5) мәйдан өчен бүләк җыю; 6) мәйдандагы ярыш-бәйгеләр; 7) яшьләрнең кичке уены.

Икенче вариант: 1) мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы (ат аягы кыздыру); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) бүләк җыю; 4) мәйдан; 5) яшьләрнең кичке уены.

Өченче вариант: 1) балаларның манган йомырка җыюы; 2) бүләк җыю; 3) мәйдан; 4) яшьләрнең кичке уены.

Дүртенче вариант: 1) бәйрәм алдыннан яки бәйрәм көнне картларның йомыркалар алып зиратка барулары һәм ата-бабалар. рухына дога укулары; 2) мәйдан.

Бу вариант буенча (ул күбрәк Глазов татарларына хас), Сабантуйның бүләк җыю йоласы башкарылмаган, бүләкләрне халык мәйданга үз ихтыяры белән алып төшкән1.

Уен, күңел ачу, йола тамашасы булу ягыннан безнең өчен Сабантуй циклының «Бүләк җыю» яки «Сөрән сугу» өлеше аеруча әһәмиятле.

Сабантуйны төп йоласы - мәйданда үткәрелә торган ярышлар һәм уеннар.

Уеннарның барысы да киң билгеле булганлыктан, исемнәрен атап китү белән генә чикләнәбез: ат чабышы, көрәш, чүлмәк вату, туры баганага менү, авыш баганага менү, кашык белән йомырка йөгертеш, капчык киеп йөгереш, катыктан тәңкә эзләү, капчык белән сугыш һ. б. Шулар арасында Сабантуй дигән олы бер тамашаның төп аренасы ул - көрәш мәйданы. Мәйданда батыр калган кеше билгеленә. Ул – сабантуйның төп батыры.

Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый. 

“Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын 

Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”. 
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән. 
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:  “Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша. 
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди...  
Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән. Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара. 
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул ГМ.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты. 
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухиһәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә. 



ЙОМГАК

Туган ягыбызның, борынгы бабаларыбызның үткәнен, милли гореф-гадәт, йолаларыбыз хакында өйрәнеп шуны төшендем:гаҗәеп бай күңелле, тырыш, изге җанлы икән безнең милләтебез. Горурланып сөйләрлек үткәне, төрледән-төрле йолалары ,матур бәйрәмнәре – үзе бер рухи байлык.Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләтең өчен горурлык хисе туарга мөмкин шул.Милләтебезнең саф, иманлы, горурланырлык шәхесләре хакында өйрәнү тагын да зур ләззәт бирде күңелгә.Бигрәк тә туган ягыбызның,авылыбызның бөек шәхесләргә бай булуы шатландырды.Безнең авылыбызда гына шундый үзенчәлекле,элек –электән килә торган гореф-гадәтләренең сакланышы буларак- Сабантуй үткәрелү тәртибе турында тирәннән өйрәнү –татарларның милли үзаңлы булуы,авыл халкының матур бәйрәмнәрне ,милли йолаларны зур кызыксыну белән җиренә җиткереп үткәрелүе, шул ук вакытта мәктәп балалары арасында да милли йолаларыбызны ныгытуга, милли тәрбия биргә зур көч куелуы расланды.Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, мәдәни мирасыбыз зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.Авылыбыз, безнең туган ягыбыз, йолаларыбыз – ул безнең горурлыгыбыз. Укучларның социаль – мәдәни компетенциясен үстерүдә уен рәвешендә оештырылган йола бәйрәмнәре үзенчәлекле урын алып торалар. Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була, аңардан башка җәмгыять тулы канлы һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яши дә алмый.Йола һәм гореф - гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте
белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешеңдә үзенә сеңдерә. Бәйрәм «вазифалары» теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. –

Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

  1. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан: Татар

кит.нәшр., 1992.

  1. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе;

Төз. З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

  1. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: татар

китап нәшр., 1980.

  1. Урманче Б. Сабантуй йолалары // Ватаным Татарстан. – 1989.

– 2 июнь.












































Библиография.

1.Ф.С.Баязитова.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”

Казан.Татарстан китап нәшрияты,1995.

2.Ә.Кәримуллин.”Татарлар: исемебез һәм җисемебез”

Казан.Татарстан китап нәшрияты,1991.

3.”Мәгариф” журналы:№12,2004; №12, 2009; №5,2008; №4,2005;

4.Музей , архив материаллары.

5.Авылның өлкән буын сөйләгәннән истәлекләр.




























Тезис.

Мин үземнең бу фәнни-тикшеренү эшемне “Милли йолалар-рухи байлык” дип атадым. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу.Бу безнең авыл халкының йолаларыбызга битараф булмыйча, аны җиренә җиткереп башкаруын бүген дә күрергә мөмкин булуга мин бик шат.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шулардан чыгып фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолаларыбыз-рухи байлык” дип исемләргә булдым.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем. Шуннан чыгып мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена,авылымның мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуы, милли җанлы шәхесләре турында яктыртырга тырыштым. Һәм милли йолаларыбыз, авылыбыздагы гореф-гадәтләрне тирән өйрәнеп, башкаларга бу хакта сөйләп, үземнән бераз булса да файдалы өлеш кертү яхшы эш булыр дип уйладым.Чөнки туган ягыбыз, авылыбызның горурланып сөйләрлек йолалары, яшәү йөген үз җилкәсендә иярләүче милләтпәрвәрләре бар.Чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы булырдай шундый асыл затлы хатын-кызлары, горур,батыр уллары белән мактанырлыгы бар авылыбызның.Күкшел-Мәчкәрә авыллары гомер-гомергә бердәм, дус-тату булып яшиләр.Һәм хаклы рәвештә туган ягыбыз шәхесләре, милли йолалары белән горурлана алалар. Эшемнең төп максаты:

- Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;

- Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;

- Авылыбызның күркәм хезмәт бәйрәме – Сабантуй һәм сөрән уздыру турында тирәнтен өйрәнү.

Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.

Эшем 3 бүлектән тора.Беренче бүлектә милли йолалар, гореф-гадәтләр, халкыбыз йолаларының тәрбияви әһәмияте, йолаларның милли дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә чыганак булып торуы хакында азсызыклап үттем.Ә икенче бүлектә исә Сабантуй,сөрән,һ.б. йолалар хакында кыскача тукталып үттем.Иң мөһиме үз авылыбызда уза торган сөрән,сабантуй йолалары хакында тирәнтен сөйләргә тырыштым.Шул ук вакытта мәктәп укуыларының мәктәп сабантуен нинди тәртиптә үткәрүләре хакында да бераз сөйләп үттем.Бигрәк тә авылыбыз халкының милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүен аңлатып үтәсем килде.Өченче бүлектә авылыбызның,милләтебезнең йөзек кашы,асыл татар хатыны Асия апа Мөлекова турында яктырту урынлы булыр дип уйладым.Чөнки Асия апа чын мәгънәсендә бар йөрәге белән милләтен яратучы, аның киләчәге, гореф-гадәтләре, йолалары өчен янып-көеп яшәүче мәрхәмәтле, милли җанлы олуг зат.Йомгаклап шуны әйтәсем килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!