СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, анда милли гогурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.

Просмотр содержимого документа
«Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы»

Изге гореф - гадәтләр – милли тәрбия чарасы


Галимова Раушания Фоат кызы

Казан шәһәре Киров районы 70нче кайбер

Предметларны тирәнтен өйрәтүче урта мәктәбенең

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, анда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.

Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам тәрбиясе балаларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләре сеңдерә. Алар милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар. Мондый шартларда балаларны халкыбызның күркәм аралашу традицияләре, хәзинәләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шаҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Билгеле булганча, халыкның гореф – гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Тарих инде исбатлаган: әгәр бер милләт башка бер милләт эчендә үзенең үзенчәлекләрен югалта башласа, бу милләт, һичшиксез, юкка чыгачак. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү тудыра. Бу юнәлештә мәктәбебездә күпкырлы эшләр алып барыла. Милли составы буенча мәктәбебездә татар һәм рус, чуаш, таҗик һәм әзербайҗан балалары белем алалар. Ләкин бу рус мохитында тәрбияләнгән татар балалары өчен авырлык тудырмый. Соңгы унбиш елда мәктәптә укыту-тәрбия эшләре татар телендә алып барыла торган сыйныфлар ачып киләбез. Милли юнәлеш белән, тәрбия эшләрен үзләренең сыйныфларында ана телебездә оештыручы, иҗат итүче, үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йола кануннарын хөрмәтләгән, халкы өчен янып-көеп фидакәрь хезмәт куйган татар теле укытучылары эшли безнең мәктәптә. Татар теле укытучыларыбыз районда да, шәһәрдә дә , хәтта, республикабызда да дәрәҗәле. Һәр укытучы үз дәресендә туган телгә мәхәббәт, ике милләт халыкларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша. Профессиональ конкурсларда да артта калмыйлар алар. Биредә укучылар да остазларына охшап, иҗат дәрте белән яналар. Мәктәбебездә традициягә кереп килүче матур очрашулар була. Ел саен укучылар “Шәһри Казан” һәм “Сабантуй” газеталарына,”Ялкын” һәм “Сөембикә”, “Казан утлары” журналларына язылып, материалларын татар теле дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә генә кулланып калмыйлар , үзләре дә каләмнәрен газета битләрендә сынап карыйлар. Мәкалә язып, үзләренең шигырьләрен газета битләрендә укып шатланалар. Бәлки, безнең мәктәпне тәмамлаган Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы булып өлгергән Гөлназ Вәлиева кебек мәктәбебез бусагасыннан тагын яшь шагыйрьләр зур тормыш дәрьясында кайнар. Кайнарлар дип төпле итеп әйтәсе килә, чөнки мәктәбебезне тәмамлаган Альбина Мөхәммәтҗанова “ Атна” битләрендә үзенең беренче шигырьләрен бастыра, Алсу Әскарова, Диләрә Ахонова, Нияз Хафизовларның иҗат җимешләре дә “Сабантуй” газетасы битләрендә дөнья күрделәр. Рус телле мәктәптән яшь шагыйрьләр шытып чыккан, шәһәр конкурсында урын яулаган “Казан Сандугач”лары, горур “Татар кыз”лары булган мәктәпне чыннан да бәхетле мәктәп дип әйтеп була. Шундый укучылар үстереп , аларның җимешләре өчен шатланып яшәр өчен күп хезмәт керткән укытучылар алдында баш иясе килә. Алар рус мохитендә укыган балаларга Тукай, Җәлил шигырьләрен йөрәкләренә җиткереп, Сара апа җырларын өйрәтеп, Сәйдәш моңнарын тыңлатып , татар теленең бөеклеген аңлатып тәрбия кылган балаларда өметләрен өзмиләр. Татар балалары гына түгел, рус телле балалар да , шәһәр күләмендә шигырь конкурсларында татарча шигырьләр сөйләп , музыка коралларында татар композиторларының көйләрен яңгыратып, призлы урыннар яулап, телевидениедә интеллектуаль программаларда катнашып зур сәхнәгә чыгалар. Татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен, тарихын өйрәнү белән беррәттән, татар композиторлары, бөек язучылар иҗатына багышланган кичәләр, татар халкының борынгыдан килгән бәйрәмнәре – Карга боткасы, Нәүрүз, Сөмбелә, Сабантуй бәйрәмнәре уздыру күркәм гадәткә керде. Ул бәйрәмнәр эчтәлекләре белән тирән тарихка барып тоташа.

Татар халкы , башка халыклар кебек үк, элек- электән үзенә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Бу киемнәрне сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелгән, матур итеп чигелгән калфак-түбәтәйләрсез күз алдына да китереп булмый. Шушы гүзәллекне хәзерге яшь буынга җиткерү максатыннан мәктәбебездә ана телендә тәрбияләнүче сыйныфларда сыйныф сәгатьләре уздыру зур традициягә әйләнде. Сыйныф сәгатьләренең төп максатлары булып укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү тора.

Халкыбызның гореф - гадәтләре, йола, бәйрәмнәре белән баету укучыларда тел белән кызыксыну сыйфаты тәрбияли, сөйләм телен үстерергә, ана телен ихтирам итәргә өйрәтә. Буыннан-буынга килгән тәрбия ысулларын, халкыбыз традицияләрен файдаланып эшләү тормышыбызга ямь өсти, аны тагын да матурлый.

Безнең мәктәптә кайбер сыйныфларда инглиз теле тирәнтен укытыла. Чит тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, уеннарын, мәдәниятен, әдәбиятын һәм сәнгате белән менталитетын балаларга җиткерү дә эшебезнең максаты булып тора, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Телне, халыкларның тормышын , тарихын өйрәнгән саен, кешенең интеллектуаль фикерләү сәләте үсә. Без үзебезнең алдыбызга рус , татар һәм чит телләрне камил белгән иҗади шәхес тәрбияләү бурычын куйганбыз икән, шул шәхесне толерантлы кеше булуын да истә тотарга тиешбез. Чөнки үзенең һәм чит илләрнең тарихын, телен, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белгән, милли үзаңы үскән, әхлакый сыйфатларга ия булган кеше халыкара аренада да үзен һичшиксез танытачак, шуның белән бергә милләт үсешен дә тулыландырачак. Тел – халыкара танылу чарасы да булып тора бит ул. Шуларны истә тотып безнең мәктәптә дә татар, рус һәм башка милләт балалары да инглиз телле халыкларның бәйрәмнәре турында, гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәнеп мәктәп, район һәм шәһәр сәхнәләрендә матур-матур чыгышлар ясыйлар, әкиятләрен сәхнәләштерәләр, милли җырларын һәм биюләрен башкаралар. Минемчә, рус мәктәбе шартларында да барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, яшь буында үз халкың , милләтең белән горурлану, башка милләт халыкларына кызыксыну һәм ихтирам хисләре булдырып, милли үзаңы үскән һәм поликултуралы шәхес тәрбияләп була.

Татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул.