Просмотр содержимого документа
«Иж- Бубый мәгърифәтчеләре .»
Ризаэддин Фәхреддин укулары
- Башкарды : Ногманова Миләүшә Сәлим кызы,
- татар теле һәм әдәбияты укытучысы
- Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
- “ Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбе”
- Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Тема : Иж- Бубый мәгърифәтчеләре
Эшемнең - максаты: Иж- Бубый авылының танылуына төп сәбәпче- татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен ачыклау
Мәдрәсә - мәгърифәт учагы
Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында 1781 нче елда оеша.Бубыйларның бабалары Нигъмәтулла Монасыйп улы дүртенче хәзрәт булган булса,алтынчы имам итеп, Габделгалләм Нигъмәтуллин сайлана .
.
Мәдрәсә тормышында яңалыклар
- Искечә укырга гадәтләнгән шәкертләрне
- тиз генә тәртипкә кую , аларның һәр
- искене изге саный торган аталарын яңача укытуга риза итү
- мөмкин булмаганлыктан, үзгәрешне сиздермәс өчен,
- Бубилар бик сак эш итәләр.
- “ Иске китапларны акрын-акрын чыгарырга, вә яңа китаплар белән яңа фәннәрне ипләп-ипләп кенә кертергә керештек, шулай итеп шәкертләрне акрынлап яңа китаплар белән яңа фәннәргә гадәтләндердек,вә 6-7 ел арасында үзебез теләгән үзгәрешне тәмам ясап җиткердек.”,- дип яза кабат истәлекләрендә Габдулла Буби
1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр укытыла:
- психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә.
- гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина,
Беренче кызлар мәктәбе
Иж- Бубый авылында Рәсәйдәге мөселман хатын- кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе ачыла.Аның белән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы Мөхлисә Буби идарә иткән. Ә абзаларының җәмагатьләре- Нәсимә һәм Хөснифатыйма дәрес бирәләр .
Мәдрәсәдә тәрбия эше
Мәдрәсәнең бай китапханәсен татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендәге әдәби әсәрләр ,Рәсәйдә һәм чит илләрдә басылган күптөрле газета- журналлар тәшкил итә. Шәкертләргә, спорт белән шөгыльләнү өчен ,махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы да була.
- Русиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.Шәкертләрдә милли хис, хөр фикер, милли горурлык тәрбияләү мәдрәсә эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән була.
Мәдрәсә ябылу
- Иж- Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында , Рәсәй хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.Мәдрәсә таратылгач, кызлар мәктәбе дә ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә китә. Анда кызлар урта мәктәбендә укыта., аның шөһрәте
- бөтен Россиягә тарала. Мөхлисә абыстай 1917-1937 нче елларда казыя вазифаларын башкара.Халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен җанын- тәнен аямыйча көрәшүчеләрнең берсенә әверелә. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән вакытта кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә.
Бубилар язмышы
Гобәйдулла Буби исә Уфага күчә.
1912-1924 нче елларда төрле мәктәпләрдә физикаһәм география укыта.1924-1926нчы елларда Казан авыл
хуҗалыгы техникумында эшли.
Үзбәкстанда берничә ел мәктәп директоры була.
Габдулла Буби
- Габдулла Буби,1913 нче елда төрмәдән азат ителгәч, гаиләсе белән Кытайга күчеп китә, анда “ Нур” мәктәбен оештыра. 1918 нче елда туган авылында педагогик эшчәнлеген дәвам
- итә.
Йомгак
Буби биредә алдынгы уку ысулларын кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән.
Бубый мәдрәсәсенең данын еракларга тараткан төп сәбәп-биредә дин гыйлеме белән беррәттән ,дөньяви фәннәр укытылу.Мәдрәсәнең ике уку бинасы, гомуми тулай торагы,бай китапханәсе, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булган.
Кызлар мәдрәсәсе “ Дәрелмөгаллимат” , ирләрнеке “ Дәрелмөгаллимин” дип йөртелгән.
Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучы һәркем “ укытучы” таныклыгына ия булган.
Мәдрәсәдә 15-20 төрле фән укытылган.Укулар унике ел дәвам иткән.
Уку бай һәм ярлы балалары өчен бернинди түләүсез булган.
Хаҗи бай йорты яңартыла