СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Каһарман якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары” дигән темага класс сәгате.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие посвященное Великой отечественной войне

Просмотр содержимого документа
«“Каһарман якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары” дигән темага класс сәгате.»

Татарстан Республикасы

Лениногорск мунипаль районы

«Лениногорск шәһәренең 11нче санлы гимназиясе»















Лениногорск шәһәре 11нче гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Зәлифә Мөнәвис кызының “Каһарман якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары” дигән темага класс сәгате.


















2016 ел

Класс сәгате


Тема: Каһарман якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары

Максат:

- Бөек Ватан сугышы турында м актуальләштерү

-укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы геройлары исеменә лаек булган якташларыбыз белән таныштыру;

- патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннарына мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: медиапроектор, презентация


Укытучы:

Бөтен халык Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, безнең 6А сыйныф укучылары да читтә калмый. Без инде Җиңү бәйрәмен лаеклы каршылар өчен узган елда ук эш башладык.

5 нче сыйныф укучылары белән үзебезнең гимназиядә эшләп, лаеклы ялга киткән Тыл Ветераны Камалия Хәсән кызы Әбләзова белән якыннан торып таныштык, аның белән әңгәмәгә кереп, ярыйсы гана мәгълүматләр тупладык һәм стенд ясадык.

Быел инде без Лениногорск районыннан һәм каласыннан Бөек Ватан сугышындә катнашып, Советлар Союзы геройлары исеменә лаек булган якташларыбыз турында мәгълүматләр туплый башладык.

Бүгенге сәхнәләштерелгән класс сәгатендә ачы сугыш афәте һәм каһарман якташларыбыз турында әйтеп һәм күрсәтеп китәрбез.



Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.


1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.


2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!


1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.


3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.


4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.


4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.


2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.


(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)


Кызлар. И харап булдык, я Аллам!


1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә).

Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе)


Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.


1 алып баручы.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Бөек Ватан сугышы башлана.

Татарстан халкы да үз җиренә сугыш килеп җитмәсә дә, бу һөҗүмне тыныч хезмәткә кул сузу, һәр гаиләгә үлем куркынычы янавы буларак кабул итте.

Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән ар­тык кеше күтәрелде. Кулына корал алып сугышкан 100 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200 дән артык якташыбызга СоветларСоюзы Герое исеме бирелде. 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры булды. Халкыбыз эштә дә, көрәштә дә үзен сынатмады.


2алып баручы.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!



Ирләр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген өлгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барысы өзелеп.


1 алып баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәләргә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

2 алып баручы.

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Укытучы

Лениногорск район һәм шәһәреннән дә 11 мең 666 сугышчы китә. Шулар арасыннан 6 мең 789 кеше сугыш кырыннан кайтмый. 12 якташыбыз Советлар Союзы геройы исеменә лаек була.


Бүген дә шәһәребезнең һәм районыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе-батырлыгы туган ягына җыр булып кайткан, А.Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Газинур Гафиятуллин. Псков өлкәсе Освищево авылы өчен барган сугышта сержант Газинур Гафиятуллин дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплый.


Баһаутдинов Гыйльми Әбзәлулы Сталинград сугышында Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә һәм Ленинград сугышындакатнаша. Польшаны азат итүдәКарелия муентыгындагы бәрелештә батырлык күрсәтә һәм шунда ул һәлак була.


Денисов Иван Федорович Гвардия лейтенанты взводы белән беренчеләрдән булып Вислага (Польша)бәреп керәләр һәм плацдармны яулыйлар. Дошманның ут нокталарын юк итеп, безнең сугышчыларның хәрәкәтен тизәйтәләр.


Заварыкин Иван Александрович шәхси сугышчан хисабында дошманның юк ителгән 40 танкы, 130 лап автомашинасы, 20 артиллерия батареясы һәм башка күп кенә техникасы һәм җанлы көчләре исәпләнә.


Мурзин Ибраһим Хөсәин улы Польшада Призен поселогы янында плацдарм өчен барган сугышларда дошманның өч пулеметын, ротага якын солдатын юк итеп, поселкны дошманнан азат итүдә батырлык күрсәтә.


Садриев Самат Салах улы1943 елда Днипрны кичеп, Чүпрәле Хутор авылы янында плацдармы яулауда аяусыз батырлыклар күрсәтә.


Ушполис Григорий Саульевич Литвада туа.1942 нче елның февралендә Яңа-Писмән Район Хәрби Коммисариатына алына. Литвада Почечяй районы Неман елгасы буенда барган сугышларда ул пушкасы белән ачык позициядә дошманның ике танкын юкка чыгара һәм үзе дә каты җәрәхәтләнә. Җәрәхәтләнүенә карамастан, ул дошманнарга граната ыргытып, тагын бер танкын юкка чыгара.


Хәйретдинов Әкрам Минһаҗулы өлкән лейте­нант К.Ф. Ольшанский җитәкчелегендәге де­сант отряды белән Николаев шәһәре портына дошман тылына төшерелгән. Ике тәүлек дәва­мында отряд сугышып, безнең гас­кәрләр җиткәнче, дошманның 18 һөҗүмен кире кайтарган. Хәйретдинов бу сугышта һәлак булган.


Халиков Ислам Рәхим улы Днестр ел­гасы тамагын кичкәндә, Бессарабияне азат иткәндә батырлык күрсәтә. Успенка авылы өчен барган сугышта, аның орудие расчеты, дошман колоннасы белән бәрелешкә кереп, аның сугыш техникасын һәм сугышчыларын зур югалтулар­га дучар итә. Бу сугышта Халиков үзе дә һәлак була.

Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улы дошманның ныгытмаларын һәм гаскәрләрен штурмлау өчен 88 сугышчан очыш ясаган, 16 һава сугышында дошманың 3 самолетын бәреп төшергән.

Яковлев Евстафий Григорьевич Ул Кавказдан Берлинга чаклы сугышкан, дошманга каршы һөҗүмнәрне оста оештыра. Германиядәге Вербиг станциясендә барган сугышларда аның ротасы дошман оборонасын бәреп, совет танкларына юл ача. Бу сугышларда ул каты җәрәһәттән вафат була.


Яницкий Василий Иванович Ак Чиркәү, Ростов на Дону, Харьков, Воронеж районнарында дошман аэродромнарын һәм гаскәрләрен бомбага тотуда катнаша, үзе каты яралануына карамастан, самолетын үз аэродромына утырта.


2 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!


Бабам югалган” җыры тыңлана.


1 алып баручы.


Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.


2 алып баручы.

Жину көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Жир чәчәкләр тезеп күкрәгенә
Йөз балкытып карый Кояш та

1 алып баручы.

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның , хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

2 алып баручы.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! дип юкка гына әйтмиләрдер. Әйе, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә уелып калды.


1 алып баручы.

Батырлыгын совет солдатынын
Рәхмәт белән искә алабыз.
Жиңүләрдән аның, хөрмәтенә
Мәңге яшәр hәйкәл салабыз.

Укучы

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар,

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар,


Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.


Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!


Укытучы


Хөрмәтле кунакларыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).


Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән кичәбез тәмамлана.